Чәчмә әсәр
6 Февраля 2023, 06:59

Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (18)

Кинәт Тәнзилә аны кулыннан эләктереп алды да үзенә таба борды. Бөтен гәүдәсе белән аңа сыенды, күзләренә төбәлде. Егеткә бу мизгелдә дөньяның иң матур күзләре карый, ярым ачык иреннәр магнит кебек аңа тартып-тартылып тора иде. Зәки, әлбәттә, тыелып кала алмады. Куллары, ирексездән, кызның биленә үрелде, иреннәр бер-берсен табышты.

Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (18)Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (18)
Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (18)

* * *

Зәки, Тәнзиләнең кечкенә гәүдәсенә килешеп торган ал күлмәккә, аның аркылы чак кына калкып торучы күкрәкләргә, алсу бит алмаларына игътибар итмәскә тырышып, янәшә атлады. Билгеле, аның өчен бу гаҗәеп авыр эш иде, чөнки чиядәй кып-кызыл иреннәр тәме әле дә онытылмаган...

Кыз туктаусыз сөйләнә. Зәки тәкъдим иткән кроссовкалардан баш тарткан иде, шуңа күрә башта уйланылганча иркенләп саф һава сулап йөрү дә барып чыкмады.

Кичке эңгер-меңгер вакыт булуына карамастан, бик кызу. Кызган асфальттан дулкын-дулкын кайнар һава бөркелә, ә янәшәдә Тәнзиләнең дә булуы тәмуг эссесе тойгыларын арттыра кебек. Зәки аягүрә эреп, янып, парга әйләнеп барды.

Ниемә дип шулай киенде инде ул? Зәки җиңнәрен терсәгенә кадәр сызганды, галстугын чишеп кесәсенә тыгып куйды, күлмәк якасының сәдәбен ычкындырды. Көтмәгәндә кыз аны култыклап алды. Зәки бик нык кызган үтүкне кинәт ялан кул белән тоткандай ысылдап куйды. Тәнзилә аңа сораулы караш ташлады да, бераз баргач, йомшак тавыш белән сүз башлады:

– Зәки, сөйлә әле. Кем ул Зәки, нинди егет?

– Белмим... Гап-гади кеше... Синең ашыйсың киләме?

– Килми, һәм гомумән, урамда йөрү – синең тәкъдим иде. Шулай булгач, йөр инде һәм, берәр нәрсә сөйләп, минем кәефемне күр. Хәзер минем синең турыда сөйләшәсем килә. Сөйлә, гап-гади кеше!

– Ярар. Димәк болай... Сәгать алтыда тора, кар-яңгыр явып тормаса, бер биш километр чамасы йөгереп керә. Сәгать сигезгә эшкә бара. Биштә өйгә кайтып китә, ягъни китәргә тиеш... Карале, әле генә башка килде... былтыр, тулаем алганда, сигез ай буе читтә йөргәнмен.

– Энекәем! Сәхнә йолдызы гастрольләре диярсең!

– Эһем... Йолдыз... Җанатар кызларым гына чыелдашып артымнан йөрми... Моңа кадәр, ничектер, эшкә эш дип тә карамады шул Зәки. Юк, акча табу

ысулы гына түгел, ул аның карьерасы иде, тормыш рәвеше.

– Ә син, димәк, секретарша идең?

Зәкинең, нигәдер, һаман да моңа ышанасы килмәде. Күзәтүләре буенча, Тәнзилә бер урында биш минуттан да артык утырырга сәләтле түгел. Кирелеген, аппетитын, бөтен нәрсәне дә үзенчә эшләргә омтылуын да исәпкә алсаң... Дөрес, Тәнзилә аның секретаршасы булса, Зәки үзе беркая да йөрмәс иде. Кимендә бер дүрт ярдәмче яллар иде дә...

– Алты ел буе. Журналист дипломым була торып... Әйттем бит инде.

Алар беравык сүзсез генә атладылар.

...Янәшәсеннән атлаучы кызның үзенә текәлеп каравын тоеп, Зәки айнып китте. Куркынган да төсле, шул ук вакытта шаян шайтан малайлары сикерешеп торган күзләренең нәрсә әйтергә теләгәнлекләре ярылып ята.

– Зәки, мин синең өчен борчыла башладым, – диде, ниһаять, Тәнзилә. – Урамга чыкканнан бирле бер генә мәртәбә дә...

– Үзең бит... баш миендә бер генә сыр булган егетләрне яратмыйсың...

– Бөтенләй булмауга караганда, берәү булуы хәерлерәк... Бүген иртән мин сине, ашыгыч ярдәм табиблары теле белән әйтсәк, югалттым бугай. – Соңгы сүзләреннән кыз үзе үк аптырап китте. – Шундый авыр хис...

...Иртән Тәнзиләне кунакханә номерында калдырып, Зәки, чынлыкта да, тормышны гадәти агымына кертергә һәм кыз турында башка уйламаска ниятләгән иде. Сәркатибенә, хезмәттәшләренә шалтыратты. Тик бу вакытта аның уйлары эш турында түгел иде инде. Бер-бер артлы: «Вәсимәне ничек табарга? Ник миннән качып китте ул? Нигә җинаять юлына баскан? Рәшит кайда?.. Бу шайтан кызы Тәнзилә миннән аерылгач тагын нәрсәләр майтарып ташларга өлгерде икән?» – дигән сораулар бөтерелде аның башында...

Белсә иде Тәнзилә Зәкинең хәзерге мизгелдә нәрсәләр тойганын!

Кинәт Тәнзилә аны кулыннан эләктереп алды да үзенә таба борды. Бөтен гәүдәсе белән аңа сыенды, күзләренә төбәлде.

– Зәки!

– Әү?

– Бер генә тапкыр үп әле мине.

Егеткә бу мизгелдә дөньяның иң матур күзләре карый, ярым ачык иреннәр магнит кебек аңа тартып-тартылып тора иде. Зәки, әлбәттә, тыелып кала алмады. Куллары, ирексездән, кызның биленә үрелде, иреннәр бер-берсен табышты. Айлар-еллар буе бер-берсен күрергә зар-интизар булып яшәгәндәй, ике яшь йөрәк кабат бер ритмга тибә башлады. Зәкинең зиһенендә ап-ачык ният-күренеш туды – аның бу кызны саклыйсы-яклыйсы килә! Прокуратурадан да, тартма артыннан куучы пистолетлы хатыннардан да түгел, ә балалык дәртеннән.

Урам, әйләнә-тирә эреп юкка чыкты. Галәмдә Зәки белән Тәнзилә генә калды...

– Зәки?

– Ммм?

– Җәмәгать урынында үзебезне әдәпсез тоткан өчен кулга алганчы, ашап чыгабызмы әллә?

...Тәнзилә кич буе тәмле ризыклар һәм Зәкинең күзләре арасында бәргәләнде. Егетнең гаҗәеп матур карашы, кызыктырып, бераз котыртып торган төсле әледән- әле дерелдәп куючы иреннәре берөзлексез үзенә тартып тора...

Кыз утырган урыныннан сикереп торды.

– Зәки... киттек, кайтабыз.

Моңа кадәр Тәнзиләнең ризыкларны ашап бетермичә өстәл яныннан киткәне юк иде.

...Бүлмә эче кап-караңгы. Зәки капшанып кына стенадагы төймәне эзләп тапты. Тик ут кабынмады. Өстәл лампасын эзләргә тотынды. Тапты. Тик лампа да эшләми иде. Тәнзилә капшана-капшана ишек ягына үтте дә юыну бүлмәсендә ут кабызды. Залга кире керде һәм... баскан урынында катып калды.

Утны кабызмаган булса икән!

Бүлмә эчендә туздырылмаган, ватылмаган бер генә нәрсә дә калмаган! Матрас-мендәрләр умырылган, мамыклары бүлмәдә йөзә; Тәнзиләнең киемнәре тәртипсез рәвештә идәндә ауный. Кыз калтыранган куллары белән футболкасын күтәрде. Футболка буйдан-буйга киселгән иде...

 

Фото: газета-вся-тверь.рф

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас