

ЧАБЫШ АТЫ
Кар-буранлы февраль ае да килеп җитте. Җил улаган тавышка уянып киткән Мәдинә сәгатькә күз салды. Сәгать уклары иртәнге биш тулып киткәнне күрсәтә. Мәдинә урыннан сикереп торды.
– Кызлар, торырга вакыт! Эшкә соңга калабыз!
– Чәй кайнап чыкты, эчәргә өлгерәбезме?! Кем җитешә, шул чәй ясый тора.
– Чур! Юыну бүлмәсенә керергә минем чират.
Бүлмәдә ыгы-зыгы. Кемдер юыну бүлмәсе ишеге төбендә. Кемдер шкафны ачып, кием сайлый. Кемдер урын-җирен җыя. Юынып өлгергәне, кухняга узып, чынаякларга чәй агыза.
– Кызлар, киттек!
– Ишекне бикләргә онытмагыз!
– Газны сүндердегезме?
– Пока-пока!
Тулай торак ишегеннән кызлар бер-бер артлы, утыз градуслы салкын кочагына атылдылар. Тын алганда сулаган һава ап-ак бәс булып керфекләргә куна. Бәйләм башлыгы кырыеннан чыгып торган сумаладай чәчләр минут эчендә ак төскә керә. Кыш бабайның пумаласы җиһанны ак буяу белән буяганны күреп, яшьләр суык белән узыша-узыша, тукталышка ашыга.
Эшчеләрне заводка йөртүче автобус шыгрым тулы. Сыңар аягына басып, егылмаска тырышып, баш очындагы тотынгычка тотынып барган Мәдинә, кирәкле тукталышта халык агымына ияреп, автобустан төште. Алда зур шатлыклы вакыйга ымсындырып тора.
1976 елның 16 феврале җитүен КАМАЗлылар зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Ул көнне завод эшчеләре иртәнге сменага ашкынып килделәр. Ниһаять, Автомобильләр заводының баш конвейерыннан беренче КамАЗ йөк машинасы төшәчәк. Әлеге вакыйга бөтен ил өчен зур шатлыкка әйләнде. Бу шатлыкны бүлешү двигательләр заводында эшләгән хезмәт алдынгыларына да насыйп булды.
Цех башлыгы чакыра, дигәнне ишеткәч, Мәдинә ни булды икән дип борчылып, җитәкче утырган кабинетка ашыкты.
– Исәнмесез, керергә буламы?!
– Уз, әйдә, утыр! – дип каршы алды Мәдинәне цех башлыгы Яковлев.
Каушап калган кыз, читенсенеп, башын аска иде. Борчылуы йөзенә чыккан кызга карап, җитәкче сүз башлады:
– Мәдинә! Без сине Автомобильләр заводына баш конвейерга җибәрергә булдык.
– Ничек инде?! Минем шелтә алганым юк, эшемне яратып башкарам. Үзебезнең заводта эшлисем килә!
Мәдинәнең сүзләрен ишетеп, цех башлыгы көлеп җибәрде.
– Мәдинә! Без сине яхшы эшләгәнең өчен бүләкләргә булдык. Баш конвейердан беренче КамАЗ машинасы төшү тантанасына җибәрәбез үзеңне. Син ул бәйрәмне күрергә лаек.
Автомобильләр заводына килеп кергән эшчеләр төркемен дәртле музыка тавышы каршы алды. Завод эчендә бәйрәм рухы. Эшчеләр, төркем-төркем булып, конвейерның машина төшә торган ягына ашыгалар. Конвейер буе кызыл комач әләмнәр белән бизәлгән. Транспарантлар эленеп тора. «ЕСТЬ 1-й КАМАЗ!» – дигән сүзләрне күрүгә үк, Мәдинәнең йөрәге чабыш атыдай ярсып тибәргә тотынды. Беренче КамАЗны каршы алырга җыенган халык, радиоалгычлардан диктор тавышы ишетелә башлау белән, бер мизгелгә тын калды. Чебен очкан тавыш та ишетелердәй тынлыкны бозып, КАМАЗ радиосы дикторы сөйли башлады.
– Игътибар! Автомобиль төзүчеләр шәһәре Яр Чаллы сөйли. Авыр йөк автомобильләре җитештерү Кама комплексы сөйли. Аның баш җыю конвейеры сөйли. Безнең микрофоннар, 10-15 минуттан соң беренче КамАЗ маркалы серия автомобиле төшәчәк күперчектән берничә метр ераклыкта урнаштырылган.
Тантананы партиянең Чаллы шәһәр комитетының беренче секретаре Рәис Киямович Беляев ачып җибәрде.
– Хөрмәтле төзүчеләр, монтаж осталары, завод, шәһәр һәм районның барлык хезмәткәрләре! Сезнең барыгызны да Татарстан җирендә күмәк көч белән ирешкән бөек хезмәт җиңүе белән котлыйм.
Советлар Союзы гимны яңгыраган мизгелләрдә һәркемнең күңеленнән хезмәтенең нәтиҗәсен күрүдән туган горурлык хисләре ташып чыкты.
– Ура! Ура! Ура! – дип кычкырган тавышларны бүлеп, Рәис Кыямович үзенең сүзен дәвам итте:
– Төп конвейердан «КамАЗ» маркалы беренче автомобильне алып чыгу бурычы «КамАЗ» автомобильләрен сынаучы шофер Валерий Перетолчин, КПССның XXV съезд делегаты, йортлар төзү комбинаты монтажчылар бригадиры Рафис Сабирҗанов, 7 нче трестның Чаллы специальләштерелгән идарәсе бригадиры Дмитрий Загребальный иптәшләргә тапшырылды. Алар бу хокукны социалистик ярышта җиңеп яуладылар, – дип, төп конвейерны хәрәкәткә китерергә боерык бирде:
– КАМАЗның баш конвейерын җибәрергә!!!
– Ура! Ура! Ура! – дип шатлыкларын белдергән меңләгән кешеләрдән торган халык төркеме диңгез дулкыннарыдай гөж килә. Ялтырап торган кабинасына: «КПССның XXV съездына 0000001 №лы КамАЗ», бортына: «Ватаным, беренче «КамАЗ»ны кабул ит!» – дип язылган, 00-01номерлы зур машинаның конвейердан төшүен фотографлар фотога төшерә, видеокамера тоткан операторлар тантаналы мизгеләрне мәңгеләштерүче кадрларны эләктереп калырга тырышалар.
Тантаналы чыгышны КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табеев дәвам итте:
– Партиябезнең алда торган егерме бишенче съездына без КамАЗ вәгъдә иттек. КамАЗ бар! Туган илебезгә, партиябезгә, халкыбызга безнең бүләгебез. Бу елларда, туган илебездәге иң зур төзелеш объектларының берсе КАМАЗ төзелгән елларда эшчеләр, төзүчеләр, монтажчылар, автомобиль төзүчеләр бик яхшы хезмәт иттеләр. Дан безнең атаклы эшчеләр сыйныфына!
Әлеге тарихи минутларны үз күзе белән күрү, Мәдинә өчен әйтеп бетермәслек могҗизага тиң булды. КамАЗ машинасы җыю өчен бихисап кул көче керткән камазлылар, көн саен намус белән хезмәт куюларының нәтиҗәсен бөтен ил белән бергәләшеп бәйрәм итте. Шатлыгы эченә сыймаган, бәхет тойгыларын кичергән Мәдинә – шул истәлекле мизгелләрнең тере шаһиты. Нәкъ менә бердәм көч белән генә бөек җиңүләргә ирешеп булганын да, Мәдинә шул көнне аңлады. Кабатланмас тарихи вакыйганы күргән чакларын хәтер китабына җуелмаслык итеп язып куйды.
Чаллы урамнарында, КАМАЗ заводларында, һәр борылышта, һәр мәйданда, яңа гына төзелеп беткән йорт диварларында эленгән: «Без Кама буенда шәһәр – үзебезнең киләчәгебезне төзибез»; «Халык һәм партия бербөтен!»; «Югары җитештерү культурасына ия цех исемен алуга ирешик!»; «Төкле адымың белән, «КамАЗ!»; «Ватанга безнең хезмәт!»; «КАМАЗның беренче чиратын сафка бастырыйк»! – кебек бихисап күп чакырулар, лозунглар яңадан-яңа җиңүләргә дәшеп тора.
Ә ул җиңүләр озак көттермәде. 1976 елның 29 декабрь көнендә, Кама йөк автомобильләре җитештерү берләшмәсенең беренче чираты кулланылышка керде.
1979 елның 10 июлендә – «КАМАЗ»ның төп конвейерыннан 100 меңенче автомобиль төште.
1981 елда «КАМАЗ»ның икенче чираты сафка басты. Камазлыларны алда тагын да зуррак планнар, яңа җиңүләр көтә.
Капкадан килеп керүгә, завод исе тынга каплана. Заводның бер башында эмульсия, кызган машина мае исе аңкып торса, икенче башында, машиналар конвейердан төшкән урында, томанга охшаш зәңгәр төтен. Сменага килгәндә борын җыерган, искә-төтенгә чыдый алмаган халык, эш сәгате төгәлләнер вакыт җиткәндә инде ияләшеп өлгерә. Завод исе чәчкә, тәнгә, киемнәргә сеңеп, тулай торакка, өйгә дә ияреп кайта.
Җәй көне завод мунча кебек кыза. Кыш көне, завод капкасына якын цехларда эшләүчеләр, тамырлардагы канны катырырлык суыктан интегәләр. Тимер арасында, менә шундый шартларда эшләгән эшчеләргә бөек җиңүләргә ирешү, әлбәттә җиңел булмый.
Станоклар эмульсия белән эшли. Кулланылган эмульсия подвалдагы зур чаннарга агып төшә. Эмульсия ага торган канаулар табаклы тимер кисәге белән ябылган. Ул идәннәргә бернәрсә белән беркетелмәгән. Чөнки станокта детальләрне җитештергән чакта, көмеш төсендәге ялтырап торган тимер йомычкалар да шул чокырга җыела. Аны станокта эшләүче ир-егетләр тимер ыргаклар белән эләктереп тартып чыгаралар да, зур тимер контейнерларга тутыралар. Аларны рампада урнашкан чүп җыю складларына чыгарырга, аннан соң үзбушаткычларга төяп, яңадан кою заводына эшкәртергә җибәрергә кирәк.
Йөк төягеч машинада эшләүчеләр арасында бәхетсезлек очракларына юлыгучылар да булды. Мәдинә белән бер бригадада эшләүче башкорт кызы Гөлбикә, погрузчигы белән эмульсия чокырына ауды. Өстенә погрузчикның аккумулятор батареясы төшеп, кызның тәне кислотага пеште. Бу хәл бөтен завод эшчеләрен тетрәндерде.
Бригада кызлары бу хәлне ишетүгә, бәхетсезлек килеп чыккан цехка җыелдылар. Погрузчикларыннан төшеп, тизрәк Гөлбикәне чокырдан алу өчен, үз ярдәмнәрен тәкъдим итүчеләр арасында Мәдинә дә бар иде.
– Аһ, Гөлбикә, Гөлбикә! Хараплар гына булмасаң ярый инде! Йә бер Аллакаем, берүк Гөлбикәбезне ярдәмеңнән ташлама! Исән генә кала күрсен!
Гөлбикәнең ыңгырашуы бөтен заводка ишетелгәндәй тоела. Кызның авыртынуы башкаларга да күчә сыман.
Бу минутта Мәдинәгә салкын акыл каян килгәндер. Ул йөгерешеп килеп җиткән, ни эшләргә белми бер читтә басып торган егетләргә сүз кушты.
– Егетләр, әйдәгез тизрәк, җәпкә эләктерегез погрузчигын, тартып чыгарырга кирәк. Аккумулятор батареясы таралган, сакланып алыгыз! И-и-и, үзегез дә кислотага пешәсез бит! Мәгез әле, резин перчатка киегез! – дип, погрузчик утыргычы астыннан алып, егетләргә перчатка сузды.
– Саграк кыланыгыз, калган кислота да Гөлбикә өстенә акмасын тагын! Болай да нык пешкән ахрысы
Мәдинә беренчеләрдән булып, Гөлбикә өстенә төшкән аккумулятор батареясын тартып чыгарырга булышты. Рәфидә здравпунктка чапты. Шәфкать туташы килеп, озак та үтмәде, сиреналарын кычкыртып, ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы да килеп җитте.
Ярый әле кызның гомере бетмәгән. Чокырга төшеп, ике егет Гөлбикәне күтәреп, өстәгеләр кулына салды. Аңын җуйган Гөлбикәне башта заводның ашыгыч ярдәм күрсәтү пунктыннан шәфкать туташы алып килгән носилкага сузып салдылар. Медсестра иелеп, аңа нашатыр спирты иснәтте. Бераз аңга килгәндәй тоелган кызның кислота тигән битенә марганцовкага манчылган стериль бинтны, тән тиресендәге куыкларга стериль марля салфеткалар каплады. Аннан соң ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенең ак халатлы табиблары кызга тиешле беренче ярдәмне күрсәттеләр.
– Бераз читкәрәк китегез, комачауламагыз! Йөрәге тибә, аңы юк! Авыртудан аңын югалткандыр!
– Эчке әгъзаларына зыян килмәсен инде.
– Әйдәгез, тизрәк машинага күчерәбез!
– Булды, кузгалабыз!
Ашыгыч ярдәм машинасы, сиренасын кычкыртып, Гөлбикәне хастаханәгә алып киткәч тә, бригада кызлары озак кына тынычлана алмадылар.
Гөлбикә бик озак дәваланганнан соң, аякка басып, яңадан цехка әйләнеп кайтты. Тәнендә җәрәхәт эзләре калса да, үз эшен ташламады. Шундый сынаулардан соң да сынмый, кире яраткан эшенә әйләнеп кайтуны батырлык дими, ни дисең?! Әле алай гынамы? Гөлбикә сихәтләнеп, шушы ук заводта хезмәт куючы тиң яры белән кавышып, гаилә кору бәхетенә дә иреште. Ике кызга гомер биреп, менә дигән әни дә булды.
Шул вакыйгадан соң, Гөлбикә белән Мәдинәнең аралары тагын да якынайды. Үзенә беренчеләрдән булып ярдәмгә ашыккан Мәдинәне Гөлбикә туганы кебек якын күрә башлады. Ул аның якын сердәшенә әйләнде. Гөлбикә барлык йөрәк серләрен Мәдинә белән бүлеште.
– Гөлбикә, бу хәлләрдән соң, нинди йөрәк белән шул ук эшкә курыкмый чыктың? Кайлардан көч таптың?!
– И-и-и, Мәдинәкәем! Әгәр дә йөрәгемне яулап алган, гомерлеккә бергә булырга сүз куешкан егетем яныма килмәсә, белмим, урынымнан тора алыр идем микән? Больницада аңга килеп, күземне ачуга ук, аның күзләре белән очраштым.
– Берәү булса, гарипләнеп калыр дип куркыр иде.
–Көн саен яныма килеп, хәлемне белеп тормаса, йөрәгемә яшәү көче өстәмәсә, сихәтләнә дә алмас идем. Эштән соң гел янымда булды. «Кит!» – дип куган чакларда да:«Беркая да китмим, синнән башка миңа яшәү юк!» – дип җавап кайтарды. Аның ныклыгына, яратуына таянып аякка бастым.
– Таһир-Зөһрә, Ләйлә-Мәҗнүн мәхәббәтедер сездә. Чын-чынлап яраткан кешеләр генә сынауларны җиңеп чыга. Бигрәк яхшы, чын кеше, молодец егет икән!
– Үзем дә шаккатам. Больницадан чыккан көнне, өйләнешик дип тәкъдим ясады. Тиздән туебыз. Туйда синең урының иң түрдә булачак, Мәдинә! Шаһит булырсың, яме?!
Мәхәббәт тау күчерә, яшәргә көч бирә дигән сүзләргә ничек ышанмыйсың?!
Сындырып сыный торган сынаулардан сабак алып, сакланып эшләргә тырышсалар да, кызлар кайчак онытылып китәләр. Мәдинә дә берничә мәртәбә үлем тырнагына эләгә язды. Рампада эшләгән чакта, өстенә йөз килограммлы тимер тартма төшеп, исән калуы үзе бер могҗиза. \
Бу хәл УПП (җитештерү мәйданнарын җыештыру) цехында, икенче сменада эшләгәндә, рампадан үзбушаткыч машинага чүп төягәндә килеп чыкты. Бөтен цехлардан рампа складына тимер тартмалар белән чүпне китереп өяләр. Әле ул чакта чүп төягеч погрузчиклар (перевертоннар) юк. Мәдинә чүпле тартманы җәпләр белән эләктереп ала да, үзбушаткыч әрҗәсенә якын килә. Тартманы бер як кыреннан үзбушаткыч әрҗәсенең читенә эләктереп артка чигенә. Аннан соң самосвал әрҗәсенә төртеп төшергән тартманы, аскы тишегеннән җәп очы белән эләктереп, кире рампага ыргыта. Аны яңадан аягына бастырып, бушаган тартмаларны берсе өстенә икенчесен күтәреп тезеп, бер читкә яхшылап урнаштыра. Чүп белән тулы машина Тогай чүплегеннән урап килгәнче, аларны алып куеп, эшне дәвам итәрлек урын әзерләргә кирәк. Шулай кызып эшләгәндә, дүрт ярус итеп куйган тартмаларның иң өскесе, түбә терәве – тимер баганага эләгеп, Мәдинәнең өстенә килеп төште дә инде. Ул чакта погрузчикларның өсләре дә куркынычсызлыктан саклый торган рәшәткә белән капланмаган. Өстән ялгыш берәрнәрсә төшсә, баш ярылуын көт тә тор!
Мәдинә күпме вакыт һушсыз яткандыр. Күзен ачып җибәргәндә, янында участок башлыгы утыра. Ак халатлы фәрештә – здравпункттагы шәфкать туташы, Мәдинә күзен ачуга, кушеткага таба иелеп, аның хәлен сорады:
– Хәлең ничек?! Кайсы җирең авырта?
– Яхшы! Бер җирем дә авыртмый. Башым гына әйләнә. Ә нәрсә булды?!
Мәдинә, янәшәсендә утырган участок башлыгына күз салды да, куркып: «Сез нишлисез монда?» – дип, сорау бирде. Мәдинә әллә кызулыгы белән бернәрсә дә сизми, аңламый калган. Участок башлыгы кызның каушап, куркып калуыннан файдаланып, кызга бар гаепне өяргә тырышты:
– Мәдинә! Нигә син куркынычсызлык кагыйдәсен тупас рәвештә боздың?! Беләсең бит, тартмаларны ике ярустан арттырып күтәрергә ярамаганын. Ул кагыйдәләрне көн саен сезнең исегезгә төшереп торабыз. Берәмтекләп кенә алып куйган булсаң, мондый хәл килеп чыкмас иде.
– Мин алай эшләсәм, җитешә алмыйм бит. Машина бик тиз урап килә. Көнлек чүпне икенче көнгә калдырырга ярамый. Шикаять белән килсәләр, үзегез үк ачуланасыз.
– Йә, ярый! Акланудан мәгънә юк. Бар гаеп үзеңдә. Куркынычсызлык кагыйдәсен бозган өчен үзеңә үк җәза бирергә кирәк. Әгәр акт төзесәк, бөтен бригаданың гына түгел, бөтен цехның премиясен кисәчәкләр. Йә нишлибез?!
Бу мизгелдә кызның башыннан, үзенең сәламәтлеге турындагы түгел, ә бригадада бергә эшләүче хезмәттәшләренә, цех җитәкчелегенә кыенлык китердем ахрысы дигән уй сызып үтте. Башкалар турында кайгыртып яшәргә күнеккән Мәдинә, киләчәктә минем белән ни булыр, дип уйлап та карамады. Шуңа күрә участок башлыгының:
– Хәзер бригадирны җибәрәм. Ул сине шифаханәгә озатып куяр. Пропускаңны бригадирга бирерсең. Көннәр куеп барырбыз. Бер-ике атна узганнан соң, авыртуларың басылгач кына килерсең эшкә! – дигән сүзләре белән килешеп, баш какты.
– Ни өчен йөк төягеч машинаның түбәсе бернәрсә белән дә капланмаган. Куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, ул капланган булырга тиеш. Ни өчен безне шундый погрузчиклар белән эшкә чыгарасыз?! – дип дәгъва белдерергә башына да килмәде.
Шәфкать туташы кызның аяк-кулларын, башын капшап караганнан соң, ашыгыч ярдәм машинасын чакыртты. Шифаханәдә эш сәгате тәмамланып килә. Бригадир хатын озатуында, үз аягы белән килеп кергән кызның аяк-кулын тарткалап караган табиб: «Бер җирегез дә сынмаган, башыгызда гына йодрык кадәрле шеш, авыртса, башка көнне килерсез!» – дип, кызга справка язып бирде дә, саубуллашырга ашыкты. Бераз аксаклап йөргән кыз, баш әйләнүе басылгач, ике атна үтүгә эшкә чыкты. Цех җитәкчелеге бәхетсезлек очрагы хакында акт төзеп тә тормады. Ә гади авыл кызы ни эшләсен?!. Үзең гаепле, дигән карар белән килешергә туры килде. Ярый әле, әнисе әйтмешли, фәрештәләр канат җәеп үлемнән саклап калган. Ашыйсы ризыгы, эчәсе суы булса, кеше тимер астыннан да, таш астыннан да исән чыга икән.
Фото: arnfoto.ru
(Дәвамы бар)