

* * *
Зәки, Тәнзилә каршына утырып, аның чәнечке белән салат чемченүен күзәтте.
...Ниһаять, Тәнзилә дә чынбарлыкка кайтты.
– Нишләптер соңгы арада баш эшләп җиткерми башлады. Кичерешләр артык күп булгангамы? Әйт әле, зинһар, нишләп ул егетләр безне җибәрергә булды?
– Чынлап та прокуратура кешеләре алар. Берсе белән университетта бер чорда укыганбыз булып чыкты.
– Шуның өчен генә безне җибәрде диясең киләме?
– Әйе.
Тәнзилә тирән сулыш алды да башын чайкап куйды. Очраклы бәхеткә шулай ышана башлыйсың инде.
– Аннары нәрсә?
– Аннары мин синең турыда, синең эш буенча белгәннәремне сөйләдем...
Тәнзиләнең күзләре усал ялтырап куйды. Зәки аны тынычландырырга кирәк тапты.
– Шулай кирәк иде. Синең турында ниндидер начар мәгълүматлар юк аларда.
– Мин үземнең ярамас адым ясамаганлыгымны болай да беләм.
– Ну, син бит Анна турында берни белми идең.
– Алар да, димәк, шуны эзли. Нишләгән соң ул чынлыкта?
– Прокуратурага билгеле булганча, әллә ни түгел. Бер кешенең буыннан-буынга тапшырылып килә торган көмешләрен урлаган...
– Әллә ни түгел?! Нишләп минем арттан йөргәннәр соң алай булгач? Көмеш аркасында түгелдер, дип уйлыйм.
– Белмим, әйтүләренә караганда, Анна, дөрестән дә, Сима-Серафимадан асылташлар чәлдергән. Иң кызыгы – ул хәзинә аныкы түгел икән. Күптән түгел үзе дә бер әбинең өеннән урлап чыккан булган...
– Аңлый алмыйм. Баш мием кайный...
Официант кыз аның алдыннан тәлинкәне алмакчы булган иде, Тәнзилә аны кисәк кенә үзенә таба тартып куйды. Зәки канәгать елмайды – болай булгач, кызның аппетиты кайта башлаган.
– Прокуратура тикшерүчесе бөтенесен дә сөйләп бирергә атлыгып тормады, күбрәк тыңлап торды.
– Димәк, аларга Серафима-Сомова, ягъни Вәсимә-Сәлимова кирәк... Тартма турында әйтмәгәнсеңдер бит?
– Юк, билгеле, Серафима яки Анна турында берәр нәрсә ачыкласак, хәбәр итәрбез, дип сүз бирдем.
– Ә нишләп Анна турында?
– Серафиманың эзенә төшәргә ярдәм итәр дип исәплиләр...
Кинәт Зәки, корт чаккандай, утырган урыныннан сикереп торып басты.
– Нәрсә?! Сима-Серафиманың чын исеме Вәсимә Сәлимова дисеңме?!
Тәнзилә каушап калды.
– Таныш кешең мәллә?
Зәки үзен, кая куярга белмичә, баскан урынында таптанырга тотынды. Бераздан, утырып, иягенә таянды, йөзен учлары белән каплады.
– Вәсимә – минем бер ел элек качкан хатыным!..
8.
– Ярар, хәзер нәрсә? Ул Сомова-Сәлимовалар хакында борчылмаска була инде, димәк? Әзмәверләрдән дә куркып торасы юк.
– Әйе, балконнан да сикерәсе түгел һәм... һәм без элекке кунакханәгә кайта алабыз, әгәр теләсәң.
– Әйе, аңлыйм. Синең бөтен әйберең шунда калды.
Ул бер генә нәрсәне телгә алмады. Анда, элекке кунакханәдә, аларга ир белән хатын булып кыланасы булмаячак, һәрберсенең үз номеры бар.
Тәнзилә кинәт кенә күңелсезләнеп калды.
– Шулай да, аларның прокуратурадан булып чыгуы кызганыч. Бернинди романтика калмады. Их, әгәр дә мин чын бандитлар белән көрәшсәм...
Зәки үз колакларына ышанмады. Сәер кыз, нәрсә турында борчыла бит!
– Ә нишләп алар минем номерга кулларына пистолет тотып кергәннәр?
– Алар сине Анна дип уйлаганнар. Кыяфәтең дә охшаган, ди. Шул номерда яшәгән бит ул.
– Кызганыч...
Аңа прокуратураның үзе артыннан кумавы кызганыч!
Тәнзилә, урындыгын артка этеп, аягына басты.
– Хәзер кая барабыз?
– Элекке кунакханәгә кире кайтыйк. Сима-Вәсимә дә, прокуратура да тырыша-тырыша эзләгән ул тартманың нинди сере барлыгын ачыклап карыйк. Тартма бездә бит... Безнең кулда – иң зур козырь. Аңлыйсыңмы, бу ни дигән сүз? Уен дәвам итә! Карап карыйк – кем кемне!
Бу эш көннән-көн мавыктыргычрак була башлады шикелле миңа...
Тәнзиләнең юлдашы тынгы белмәс кызга гаҗәпләнеп карап куйды. Күзләре әле генә күңелсезләнеп калган иде, хәзер инде аларда очкын уйнап тора. Тормыш мәгънәсен кабат тапкан, диярсең. Бер шик юк, шымчы кыз Тәнзилә, клиентының югалуына, прокуратура исемле көндәше пәйда булуына карамастан, эшне ахырына кадәр җиткерәчәк! Ярар, димәк, спорт аяк киемнәре тагын көтеп торачак. Ир-егет башы белән, бу җилбәзәк кызның үзен генә калдырып китә алмый бит инде Зәки. Кызга күз-колак булырга тиештер?!
...Тәнзилә үзенең элекке номерында караватта утыра. Алдында – Анна Сомо–ваның, дөресрәге Зәки хатыны Сима-Вәсимәнең тартмасыннан алынган ялтыравык әйберләр. Ул бриллиантларны, сапфирларны, энҗе-мәрҗәннәрне төрлечә боргалап карады... Юк, башына бер юньле фикер килмәде. Авыр сулап, караватка сузылып ятты. Карашы үзеннән-үзе икенче мендәргә күчте, аннан – Зәки номеры белән аерып торучы стенага...
Кунакханәгә килеп җиткәч, Зәки, гадәттәгечә, номерга аның белән бергә керер дип көткән иде. Егет, каядыр шалтыратырга тиешлеге турында нәрсәдер мыгырданды да үз номерына кереп чумды. Тәнзиләне яп-ялгызы калдырып...
Шымчы кыз сәгатькә күз төшерде. Алар аерылганнан соң биш сәгать үткән инде, Зәки күренми әле.
...Ә нәрсә, прокуратура тарафыннан аңа берни дә янамый, Тәнзилә белән инде барысы да булды... Хатыны табылды...
Кыз кашларын җыерды, иреннәрен тешләде, күзләрен йомды... Ап-ак җәймә өстендә көчле ир гәүдәсе... Каты итеп кочулары... Кинәт туган теләктән Тәнзиләнең гәүдәсенә ток йөгерде. Бөтен тәне сулкылдый башлагач, тизрәк торып утырды. Икенче мендәрне алып йөзен каплады. Күзләре дымланды.
«Гадәти мөнәсәбәтләр генә – бернинди хис тә юк. Капма-каршы җенестәге сау-сәламәт ике кеше арасындагы кичерешләрдән башка берни дә юк... Тфү, Зәки белән ике арада булганнарны фәнни тел белән әйтсәң, шулкадәр җирәнгеч килеп чыга! Хайваннар диярсең...»
Тәнзилә мендәрне карават почмагына томырды да кабат тартмага үрелде. Шулкадәр күп халыкның игътибарын үзенә җәлеп итеп торучы бу әрҗәнең серен ачарга кирәк!
Ишек шакыган тавыш кызның ниятләрен челпәрәмә китерде. Тәнзилә күбәләктәй очып ишек янына килде. Тартма онытылды.
Бусагада Зәки басып тора иде.
– Йә... мине көттеңме?
«Әйе, зарыгып! Ләкин мин аны сиңа әйтмим!»
– Кыскасы... бу сиңа.
Зәки Тәнзиләгә үз машинасының арткы утыргычындагы тартмаларның берсен алып кергән иде.
– Син миңа берни дә тиеш түгел... Ух... Бу бит кроссовкалар... Без, нәрсә, кая да булса барабыз мәллә?
– Ну... азрак кына саф һава сулап керсәк дигән идем.
– Саф һава... Син... – Тәнзилә кроссовкаларга, аннан асылташлар тулы тартмага карап куйды.
Зәки, кая барып төртелергә белмәгәндәй, әле тегендә, әле монда каранып торды. Ниһаять, аның карашы сәгать циферблатында тукталды.
– Мин... бик мөһим очрашуда булдым. Бигрәк озак торылган... Асылташлар белән хәл ничек?
Караватка күз төшерер дә берәр мавыктыргыч тәкъдим ясар дип уйлаган иде Тәнзилә. Ләкин... Зәкинең йөзендә үзгәреш сизелмәде. Кыз көзге каршына килеп басты. Боргалана-боргалана, үзенең кыяфәтен тикшереп чыкты. Барысы да элеккечә.
Ярар. Йөреп керик соң...
Фото: vyborg.mir-kvestov.ru