Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
4 февраль 2023, 13:17

Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (16)

Сораулар җаваплардан күбрәк. Шул ук вакытта һәрбер табылган җавап кем әитмешли, үзе белән тагын бер көлтә сорау алып килә, шайтан алгыры...

Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (16)
Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (16)

* * *

 

«Апам хастаханәдә ята, диме? Кызык, ә Сомова аларның чын фамилияләре микән? Тукта, Казанга...»

Ул Казанга, шәһәр телефон челтәрендә эшләүче туганнан-туган апасына шалтыратырга булды...

Шок – бу очракта бик йомшак кына әйтелгән сүз. Күрсәтелгән адрес буенча Казанда бернинди Серафима Сомова яшәмәгән. Ул гына да түгел, хәзерге вакытта бу номер бөтенләй өзелгән. Тәнзиләнең «Бу телефон номеры буенча элек кем теркәлгән булган?» – дигән соравына, апасы кыбырсып алды — конфиденциаль мәгълүматларны бирергә ярамый, имеш. Тәнзиләгә, шушы телефон номерын биреп, үзе юкка чыккан бер шәп егет турында әкият уйлап табарга туры килде. Мәхәббәт романнарын үлеп яратучы апасы шундук эреде.

Абонент Вәсимә Сәлимова исемле ялгыз хатын булган. Телефон өчен түләргә яратмаган, шуңа өзгәннәр.

– Сәер, – диде Тәнзиләнең апасы. – Шундый шәп йортта яшә дә, телефонга түләмә инде. Акчасы булмаган микәнни? Синең чибәр егетеңнең берәр туганыдыр, дисеңме?

– Нинди... Аһ, әйе, шулайдыр инде, күрәсең. Рәхмәт, апакаем.

Бу мәгълүмат бернәрсәгә дә ачыклык кертмәде кертүен. Нишләп ул Серафима-Вәсимә ялган исем белән йөри һәм Аннаны эзли?

Тәнзилә Аннаның фоторәсемен кабат алдына куйды. Бер караганда, кыяфәте берничек тә бу Сима-Вәсимәгә тартым түгел бугай шул. Ярар, алар чынлыкта апалы-сеңелле булмасын да ди. Бәлки, вакытында Анна Сомова Серафима-Вәсимә өендә хезмәт иткәндер? Аннары тартманы урлагандыр да...

Сораулар җаваплардан күбрәк. Шул ук вакытта һәрбер табылган җавап кем әитмешли, үзе белән тагын бер көлтә сорау алып килә, шайтан алгыры...

 

* * *

– Нинди китап ул синдә?

Гаҗәп Зәкинең кулында яртылаш укылган ниндидер роман? Китап укырга да җай таба микәнни бу бизнесмен?!

Ә нәрсә белә соң әле ул Зәки турында?! Бәлки ул тынычлану, авыр уйларыннан арыну өчен укыйдыр? Стресс, кирәгеннән артык адреналин белән һәркем үзенчә көрәшә бит. Тәнзиләнең әнисе, мисал өчен, йорт җиһазларын күчерә...

Кыз, иелә төшеп, китапгың исемен укыды. «Җинаять кодексы».

– Миннән көлүеңме?

– Юк, нишләп алай дисең?

– Нигә кирәк инде бу китап сиңа?

– Урын-җир өстендә ятмаган вакытларда нәрсәдер белән шөгыльләнергә кирәк бит. Бизнес башка керми инде, исәбем – сиңа ярдәм итү максатыннан предмет белән якыннанрак танышу...

Тәнзилә Зәки янәшәсенә ятты һәм уйчан  кыяфәттә аның куе кашларын сыйпап куйды.

– Нәрсә, хәзер миңа спорт аяк киемнәре турында укыргамы?

Зәки хихылдап алды.

– Укыйсың килмәсә, укыма. Беләсеңме нәрсә? Шайтаныма олаксын шул кроссовкалы шымчылары...

 

* * *

– Зәки... кызганыч, тик безгә тукталырга туры килер...

– Нигә?

– Яхшы сорау. Чөнки, онытмаган булсаң, минем бит хәл итеп бетерәсе проб­лемаларым да бар.

– Һе, аны чишкәч нәрсә була инде?

Шул шул менә. Нәрсә була? Ул китәчәк? Барысы да бетәчәк, аралар өзеләчәкме?

...Зәки, урыныннан сикереп торып, бүлмә буйлап әрле-бирле йөрергә тотынды.

«Тынычлык, Зәки, тыныч бул! Шымчымы ул, башкамы, сиңа бу кызый ошый. Бар да тәртиптә...»

Ә йөрәге башка фикердә: «Бу – мәхәббәт, дустым!»

Юк. Юк! Юк?

Үзен җенси мөнәсәбәтләр турында, барысын булмаса да, шактый белүчеләр исәбенә кертә иде Зәки, ләкин мәхәббәт хакында...

– Әй! Нәрсә булды? Нишләп акырасың – нәрсә юк?

Зәки борылып кызга карады. Тәнзилә шорты, ак блузка, аның астыннан ак топ кигән. Шулай булса да, ялтыравыклы журналлардагы чибәркәйләрең бер кырыйда торсын.

«Йа Раббым, мин бит аңа чынлап та гашыйк булганмын!»

– Син әзерме? О, юк, гафу ит, мәгънәсез сорау бирдем бугай.

Әйе, ул әзер түгел, бөтенләй әзер түгел...

– Нәрсәгә?

– Ничек инде нәрсәгә?

– Ә... әлбәттә!

Зәки, ашык-пошык киенеп, Тәнзилә артыннан атлады. Лифт кузгалып киткәч кенә кабат телгә килде ул:

– Аңламадым, нишләмәкче син? Нинди планың бар?

– Раил: «һәркемнең тормышында кан дошманнарны да теләктәш итәр момент була», – дип әйтә торган иде.

Тагын Раил?! Зәки авыр сулап куйды. Аның мескен кыяфәтен күреп, шымчы кыз көлеп җибәрде.

– Бирешмә, башмакчы! Бүген чын дусларыбыз кемнәр икәнен, дөресрәге, кайсысының дошман түгеллеген ачыкларбыз кебек тоела...

 

Фото: Pinterest

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: