Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
3 февраль 2023, 22:01

Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (15)

Кыз караватка сузылып ятты. Янында утыручы Зәки аның кием астыннан күренеп торган ак тәненә төбәлде.

Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (15)
Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (15)

* * *

Анна Сомова!

Тәнзилә инде берничә көн эзәрлекләгән Анна аны үзе тапты. Пистолеты галәмәт зур күренә дә инде...

– Ишетмисезме әллә, нишләп мине эзәрлеклисез дим?

Почмактан Зәки килеп чыкты. Көтелмәгән хәлдән ул да югалып калды. Анна артка чигенде. Тәнзилә, аны тынычландырырга теләп, кулларын күтәрде.

– Мин сезне эзәрлекләмим. Дөресрәге, гомумән алганда, мин сезне эзлим, тик хәзерге вакытта... Хәзер мин сезне түгел...

Анна фотографиядәгегә караганда матуррак күренә. Тәнзиләнеке кебек үк кара чәч, шомырт кара күзләр. Шулкадәр гүзәл һәм... куркыныч кыз.

– Аңлаешлырак итеп сөйләгез әле.

– Ышаныгыз, мин – детектив. Сезнең өчен борчылучы берәү яллады...

– Шулаймыни?! Ну-ка, ну-ка, дәвам итегез әле, бик кызык бу. Кем инде ул игелекле кешегез?

– Сезнең апагыз. Ул миңа сезне һәм сез... аның өеннән сораусыз алган әйберләрне табарга кушкан иде.

– Бик кызык. Минем апа инде байтактан, катлаулы операция көтеп, хастаханәдә ята. Тагын берсе бар иде, ике ел элек гүр иясе булды. Кем эзли икән мине, ә?

Гаҗәпләнүдән шымчы кызның күзләре түгәрәкләнде.

– Чыккандыр хастаханәдән, һәрхәлдә, мин аның белән өендә очраштым. Ул миңа сезнең фотографияне бирде, сезне элек тә өйдән әйберләр шудыра иде, тик шау-шу гына куптарасы килми, диде. Шуңа күрә милициягә хәбәр итмәгән, детектив ялларга булган... Сез бит Анна инде? Анна Сомова? Сима, Серафима исемле апагыз бармы?

– Тасвирлап күрсәтегез әле шул хатынны.

Зәки дә телгә килде:

– Ниндидер сәерлек бар бу эштә дип әйттем бит!

Тәнзилә аңа кул гына селтәде дә Серафиманың билгеләрен саный башлады:

– Сары чәчле, буе сезнең чама, аз гына биегрәктер. Гәүдәсе төз...

Анна пистолетын чалбар биленә кыстырды да шаркылдап көләргә тотынды. Зәки белән Тәнзилә аптырап калдылар.

– Шулайрак булыр дип уйлаган идем мин аны! Минем караклыкка берәр дәлил таптыгызмы соң? – диде Анна, бераз тынычлана төшкәч.

– Дәлил дип антиквариат кибетенә тапшырган теге тартманы әйтүегезме?

– Нәкъ үзе.

– Әйе, мин... без аны сатып алдык.

Тәнзилә телен тыеп тора белмәгән Зәкигә усал итеп карады.

– Нәрсә әйтим? Әйбәт булган. Бирегез шуны теге хатынга... минем апага илтеп.

– Беләсезме, Анна, бөтен проблема да шунда шул. Сезнең апагыз хәзер миннән үзе качып йөри бугай. Без монда да аның артыннан куа килдек...

Аннаның йөзе җитдиләнеп калды. Як-ягына каранып куйды. Ләкин үзен тиз кулга алды.

– Аны табыгыз да тартманы кулына тоттырыгыз. Мин сезгә рәхмәтле булырмын. Хушыгыз!

Шулай дип әйтүгә, Анна Сомова, кырт борылып, кызу адымнар белән караңгылыкка кереп чумды.

 

7.

 

Тәнзилә, аякларын бөкләп, караватта утыра. Карашы алдына тезелгән кәгазьләргә береккән. Анна Сомованың тонык фоторәсеме, апасының, шаһитларның күрсәтмәләре... Боларның бөтенесен җыеп, ничектер бер җепкә саласы иде. Тик шунысы бар – ничек итеп? Тәнзиләнең моңа зиһене җитми.

Шымчы кыз авыр сулап куйды да терсәге белән мендәргә терәлде. Зәки янда булмаганда бу бүлмә бигрәк зур икән...

«Гомумән алганда, ярыйсы гына егет бу Зәки. Вакыйгаларның шулай тиз алышынып торуына бөтен кеше дә түзә алмас иде. Зәки – фирма хуҗасы, кызлар мәсьәләсендә интегә торган кеше түгел, монысы хак... Ә мин? Зәкигә күз ташлауга зиһенем чуала, дөньядагы бөтен нәрсә онытыла бугай. Төртмә телле ул башмакчы егеткә беректеммени соң шулай итеп?»

Тәнзилә кәгазьләрен туздырып ташлады да икенче тәртиптә тезеп чыкты. «Тынычланырга, үзеңне кулга алырга кирәк, детектив. Зәки турында да, узган төнге «маҗаралар» турында да онытырга... Вакытлыча гына булса да онытып торырга! Эш эш булып калырга тиеш бит. Ахыр чиктә, минем бу буталчык эш тәмамлангач, икебез ике якка китеп барачакбыз бит һәм башка беркайчан да...

Тәнзиләнең уйларын бүлдереп, ишек йозагы чылтырап куйды. Кыз сагаеп калды.

– Тәнзилә, бу мин.

Зәкинең йөзендә кош тоткан кешенеке кебек шатлыклы елмаю чәчәк ата иде.

Шымчы кыз сүзсез генә аның кулындагы төргәкне тартып алды... Бисквит! Иң тәмле, иң зур күренгәнен сайлап, бөтенләе белән авызына капты.

– «Рәхмәт» сүзен ишетсәм, тагы да шәбрәк булыр иде, әлбәттә.

Тәнзилә тарафыннан «Әх–үә» дигән кебегрәк кенә аваз ишетелде.

– Миңа берсен генә булса да калдырырсың бит?

Тәнзилә пирожныйларга карап куйды. Тагын бишәү. Күбрәк күбрәген, тик... тыелып буламыни?!. Кызның ялварулы карашы Зәки тарафына берегеп калды.

– Аңладым инде, аңладым, кая, бәласеннән башаяк, берсен булса да алып куйыйм әле, – дип елмайды Зәки. – Юкса, чынлап та тәмле күренә бит.

– М-м-м, хәтәр тәмле... Әйдә, сөйлә!

– Нәрсә сөйләргә?

– Кайда йөрдең? Ике сәгать буе пирожныйга чират тормагансыңцыр бит инде?

– Сагындыңмыни мине, кояшкаем?

«Ничек сагынганны күз алдыңа да китерә алмыйсың шул син, башмакчы малай», – дип уйлап куйды Тәнзилә. Шулай да сер бирмәскә тырышты:

– Юк, сагынмадым.

– Алдыйсың, кызый...

Зәки, акрын гына иелеп, кызның тез башын үбеп алды. Тәнзилә чәрелдәп кычкырды да читкә тайпылды.

– Нишлисең син?! Пирожный белән хатын-кыз арасына беркайчан да кермә, ишетсен колагың... Ну, сөйлә инде.

Кыз караватка сузылып ятты. Янында утыручы Зәки аның кием астыннан күренеп торган ак тәненә төбәлде.

– Синең баш миеңдә бер генә сыр бар, дип әйткәннәре юкмы?

– Ялгышмасам, син шулай дидең.

– Ә миннән башка?

– Юк, син бердәнбер.

– Алдыйсың!

– Ә син бик чибәр...

Ул да булмады, Тәнзилә, сикереп торып, өстәл артына качты. Зәки, уфылдап, кулларын күтәрде.

– Ярар соң, әйт, нишләргә җыенасың? Эш мәсьәләсендә... һәм минем мендәр өстеннән пычрак капчыгыңны ал!

Тәнзилә үзенә таба ыргытылган рюкзакны тотып алды да урындык астына ташлады. Утырып уйга батты...

 

Фото: damion.club

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: