

6.
Теге вакытта дәресләрдә нәрсә сөйләделәр әле аңа? «Югалган кешеләрне эзләү – иң авыры; алар җаннары-тәннәре белән үзләрен тапмауларын тели, шуңа омтыла. Мондый эшне илле процентка гына үти алсагыз да, бик әйбәт нәтиҗә булыр... Һәм акчаны алдан алырга тырышыгыз!..»
Әйе шул. Беренче өлешен ярыйсы гына үтәп чыкты ул, тиз арада эзенә төште. Тик икенче өлештә, менә, тиз генә ерып чыгып булмаслык кыенлык туды. Биш мең сум аванс алды алуын. Ләкин эшләр алга таба да бүгенге кебек барса, тиздән акчадан җилләр исәчәк. Никтер, заказчы Сима-Серафима белән элемтә дә урнаштырып булмый... Нишләргә? Башка чара юк, гонорар да Анна Сомова кебек койрыгын күрсәтеп качмас дип өметләнергә генә кала, күрәсең.
Тәнзилә, аякларын җыя төшеп, тезләрен кочты. Зәки аның янәшәсенә чүгәләде. Беравык икесе дә тын гына утырдылар.
– Әй, кызый! Ник боектың?
– Казанга кайтып китәргә кирәктер миңа, мөгаен. Иң акыллы фикер шул булыр. Аптырарсың да: сеңлесен табарга кушкан хатын үзе югалды. Клиент юк, димәк, акча да юк... Бернәрсә дә юк. Шәхсән миңа ул Анна Сомова пычагыма да кирәк түгел. Ярар, тагын бер тапкыр таптым ди – нәрсә эшли алам инде мин аның белән?
– Бер караганда, фикер инде бу...
– Ну... белмим мин! Инде миңа бу детектив шөгыле дә ахмаклык сыман тоела. Минем яхшы башкарган бердәнбер эшем – телефоннарга җавап биреп утыру, фирмаларга барып акча, спонсорлык ярдәме сорау. Урыным шунда!
Тәнзилә иреннәрен тешләп читкә борылды. Кайдадыр эчтә кранны ачтылар диярсең, күзләренә яшь тулды. Зәки бармаклары белән аның җилкәсенә кагылды. Тәнзилә калтырана ук башлады...
– Мин... минем инде бер нәрсәгә дә өметем калмады...
– Минем белән дә шулай булганы бар. Сиңа дигән бәхет, синең яныңнан гына үтеп китеп, ниндидер башка берәүгә эләккәндәй була андый вакытларда.
Мускулларның киеренкелеге бетте, сүз дә юк. Аның каравы, эчтә барысы да тарттырып куйган кыл кебек.
– Үзең уйлап кара, кызый. Күпме кеше үз тормышын аз гына да үзгәртә алмый һәм, кызык, бу турыда уйлап та карамый. Син бит элекке эшеңне шайтанга олактырып, йөрәк кушканны үтәргә булдың. Бу – батырлык... Мин алай эшли алмас идем!
Тәнзиләнең түземлеге бетте, Зәкигә карады. Егетнең йөзе тыныч һәм җитди күренде.
– Сиңа бит алай эшләү кирәк тә түгел. Син... э-э-э... бизнесмен.
– Синеке дә бизнес инде. Эштәге уңыш белән бәхет – икесе ике нәрсә.
– Зәки, әйт әле, сиңа хәзер бер әйбер, дөньяда иң яраткан әйбереңне сайларга тәкъдим итсәләр, нәрсә сайлар идең?
– О-һо-һо... Куркыныч сорау... Белмим, элек спорт, профессиональ карьера турында уйлый идем. Хәзер бу турыда хыяллану – көлке.
– Ә минем модель буласым килә иде, тиешле габаритларга кадәр үсә генә алмадым...
* * *
– ...Каядыр җыендың ахрысы?
– Син... шул гадәтеңне кайчан туктатасың инде?
– Нәрсәне ул?
– Минем һәр адымымны күзәтеп торуыңны диюем.
– Тырышырмын, тик вәгъдә итмим.
Тәнзилә Зәкигә каш астыннан гына карап алды да, фыркылдап, юыну бүлмәсенә кереп китте.
Зәки әле генә Тәнзилә яткан мендәргә йөзе белән капланды. Бераз гына дымлы, хлорка исе – фонтан сәламе – сизелеп торган мендәргә, бер үк вакытта шәфталу һәм лаванда исе сеңгән. Зәки аңлый, бу ис һәрвакыт Тәнзиләне хәтерләтәчәк.
Ул мендәрне читкә томырды.
– Юк, кая бармакчы соң син? – диде Зәки, Тәнзиләнең ванна бүлмәсеннән киенеп чыгуын көтеп алдып.
– Урамга.
– Анысын аңладым. Төгәлрәк беләсем килә, – диде егет, бераз ачулангандай итеп.
Кыз, карават читенә утырып, чыраен сыта–сыта, туфлиен кияргә маташа. Җәзалау коралын, дисәк, дөресрәк булыр.
– Минем теге ломбардка, антиквариат кибетенә кереп чыгасым килә. Кызык бит, Анна анда нишләде икән?
– Соң, бикле бит инде ул.
– Юк, алар сигезгә кадәр эшли. Барып карыйм әле.
Зәки җилкәләрен сикертеп куйды да күлмәгенә үрелде. Теләмичә генә өстенә киде.
– Мин синең белән барам...
* * *
Тәнзилә ломбардның буш, тузанлы шүрлеге янына килеп басты. Эңгер-меңгер вакыт җиткәнгә, кечкенә, кысан бүлмәдә бөтенләй күңелсез. Ул витринаны кызыксынып күзәтүче Зәкигә карап куйды.
– Тәнзилә, карале, бу бит – «Ролекс». Чып-чын «Ролекс» сәгате! Каян килгән икән ул Чаллы кешеләренә?!
Караңгы почмактан карлыккан тавыш ишетелде:
– Әйе, егет, сез ялгышмыйсыз. Якыннанрак карыйсыгыз киләме?
Хуҗа, Тәнзилә яныннан әкрен генә үтеп, Зәкине култыклап ук алды. Тагын бер секундтан алар инде күптәнге танышлар кебек гөрләшә дә башладылар.Тәнзиләнең ачуы кабарды. Алар монда алтын сәгатькә хозурланып утырыр дип килмәделәр ләбаса!
Зәки, Тәнзилә янына килеп, җилкәсенә кагылды. Шымчы кыз егеткә усал караш ташлады һәм... катып калды. Зәкинең кулында төрле төстәге ташлар белән бизәлгән кечкенә генә тартма иде.
– Зәки... н-нәрсә бу?
Зәки өчен кибет хуҗасы җавап бирде.
– Ул нәрсәне дә, көмеш савыт-сабаны да, пычак-чәнечкеләрне дә сез кызыксынган кеше калдырды. Беләсезме, чит кешеләр инициалы язылган көмешне беркемнең дә аласы килми. Бүген менә шушы тартманы да алып килде... Ачып карагыз сез аны...
Тәнзилә аһылдап куйды – аның күзләренә ак ут көлтәсе килеп бәрелде. Тартма эчендә гаҗәеп матур, күз явын алырлык купшы муенса ята иде. Алтын кысалы эре бриллиантлар белән бизәлгән. Нишләп әле Анна Сомова дигәннәре моны шәһәр читендәге кечкенә генә антиквариат кибетенә алып килгән? Үзәктә зур-зур ювелир кибетләренең һәрберсе биш куллап кыйбатракка да алган булыр иде бит югыйсә...
Зур осталык белән ясалган вак-төяк чып-чын кыйммәтле әйбер кебек күренә иде, шулкадәр матур, нәфис – бер тотып карагач, кулдан ычкындырасы да килми.
Кинәт Тәнзилә үзләренең яп-якты витрина янында басып торуларын һәм бик шәп мишень булуларын уйлап куйды. Урамга да бик вакытлы күз ташлады шымчы кыз – ломбард янына такси килеп туктаган иде. Машинаның арткы ишегеннән купшы гына киенгән урта буйдагы бер хатын чыкты. Тәнзиләнгең йөрәге кайдадыр бугазында тибеп куйды.
Сима?! Серафима Сомова, Аннаның апасы! Ходайга мең шөкер, ул да монда. Инде, мөгаен, тиешле гонорарын...
Серафима, витрина тәрәзәсе аша Тәнзиләне күреп булса кирәк, таш сындай катып калды. Бераздан кире машинага ташланды. Такси зур тизлек белән кузгалып китте һәм мизгел эчендә күздән юк булды.
Тәнзилә кибеттән уктай атылып чыкты, тик аркылы урамга борылучы сары машинаның арткы фараларын гына күреп калырга өлгерде. Ашыга-ашыга кибет кире кереп, Зәкинең кулыннан эләктерде.
– Тизрәк инде!
Хуҗа кырыс кыяфәт белән бармак янады:
– Дустым, хәзер үк түләвегезне сорыйм, юкса әйбер миндә кала.
– Тәнзилә, тартма кулдан, шулкадәр, кая ашыгасың? Гарип калсам, сиңа ярдәм итә алмаячакмын бит.
– Зәки, дим, тизрәк инде!
Зәки кабаланакабалана чек тутырып хуҗага тоттырды да, тартманы култык астына кыстырып, Тәнзилә артыннан урамга ашыкты. Икенче мизгелдә инде аларның машинасы да әлеге борылышта иде.
– Кояшым минем, моның күпмегә төшкәнен чамалыйсыңмы соң син?
– Ярар ла... Минем клиенткам... Борыл! Уңга, уңга! Уңга!
– О, юк! Бернәрсә дә әйтмә. Ул синнән тагын качты!
– Анна түгел, апасы иде ул.
– ?..
– Комментарийлар соңыннан, хәзер аны тотарга кирәк.
– Тотып нишләтәбез инде без аны?
– Нишләп миннән качып йөри икән, шуны сорарбыз, нәрсә тагын!
– Шулаймыни?! Юкәдә икән чикләвек! Кызык тапкан шымчы кызыбыз! Сиңа кызык булгач, мин шатланам гына... Ә, әйе, җилдәй җитез ул клиенткаңны тоткач, аның ялган бриллиантлары тутырылган бу матур тартмасы өчен мин чыгарып салган акчаны да сорарга онытма әле, яме, кояшкаем.
– Кояшкаем, шәхсән миңа бу ошамый башлады. Нәрсәдер не то. Кая ашыга ул синең Серафимаң шулкадәр?
Такси артыннан куып җитә яздылар. Шик юк, арткы утыргычта Тәнзиләнең заказчысы Серафима! Үзе! Инде кача алмассың!..
Киң урамга килеп чыктылар. Каршыда – пирамида рәвешендә эшләнгән зур пыяла бина, күргәзмә залы.
– О, юк! Хәзер фиргавеннәр карап йөрер вакыт түгел! Борынгы Мисыр байлыклары күргәзмәсе ниемә кирәк ул Серафимага?
– Ну, Зәки, ничек шуны да аңламыйсың инде син? Анда кеше күп! Раил: «Андыйлар һәрвакыт кеше күп урыннарга атлыга», – дип әйтә иде. Чынлап та, кеше арасында югалырга була бит инде.
– Мин бер генә нәрсәгә аптырыйм – нигә синнән качып йөри ул хатын? Һәм кем ул Раил?
– Нәрсә?
– Мин синең ниндидер Раилең турында икенче тапкыр ишетәм инде, ә син һаман да аңлатырга теләмисең.
– Раил... ул... ул минем дустым. Күптәнге дустым. Әйдә соңыннан, ә? Такси туктый...
Нәкъ шул мизгелдә күргәзмә залының ишекләре ачылды һәм аннан халык көтүе агылды. Зәки теш арасыннан гына сүгенеп куйды, ә аның янәшәсендә утыручы Тәнзилә таксидан күзен алырга да куркып, түземсезләнеп, сикергәли башлады. Моның хәтле күп кеше арасыннан кемне дә булса куып тоту мөмкин түгеллеге көн кебек ачык иде. Таксиның тизлеге кимүе генә бераз тынычландыра анысы. Моны Серафима да аңлап алды булса кирәк, ахыр чиктә, ашыга-кабалана машинадан чыгып, халыкны терсәкләре белән этә-этә, туп-туры «пирамида»га юнәлде.
Тәнзилә дә, тартманы утыргыч астына тыгып, машинадан чыкты. Ниемә дип кигән инде ул озын күлмәк белән туфлиен?! Алай дисәң, теге вакытны шорты гына кигән булса да, лаякыл исерек кеше кебек, борыны белән асфальт юлны сөзә язган иде әле...
Тәнзилә адымнарын тизләтә төште. Аны төрле яклап эткәлиләр, төрткәлиләр, өстенә киләләр. Җавап итеп, ул да эткәләде-төрткәләде, Серафима артыннан калмаска тырышты. Каршында гына ниндидер хатын чәрелдәп җиргә капланды. Мөһим түгел, монысы да мөһим түгел. Иң мөһиме – ничек тә сәер клиентканы куып тоту...
Ул да булмады, Серафиманы күргәзмә залы ишеге йотты. Тәнзилә каршына алыптай буй-сынлы сакчы килеп басты. Кызның буе сакчының күкрәгеннән генә иде. Бик үк оригиналь уй килмәде Тәнзиләгә:
– О, гафу итегез, бер минутка гына мине эчкә кертмәссез микән, – диде сакчыны читләтеп үтәргә чамалап. – Сумкамны калдырганмын бит. Кайда икәнен яхшы хәтерлим, алып кына чыгыймчы...
Сакчының мыегы да селкенмәде:
– Шәп уйлап таптың, кызый, — диде тыныч кына. — Башка вакытта сумкаңны итәк астына тыгып йөр, яме... Бикле! Иртәгә килерсең!
Ул арада алар янына килеп җиткән Зәки, кашларын җыерып, күкрәген киерде.
– Проблема бар мәллә, Тәнзилә?
– Юк ла...
Сакчы борын астыннан гына нәрсәдер мыгырдап алды да, үз урынына басып, таш сын кебек катты.
– Кызык, аны ничек керттеләр икән соң? — диде Тәнзилә, бераз читкәрәк киткәч, ишек ягына ишарәләп.
– Акча төрткәндер, бәлки... Планың әллә ни һуш китмәле димәс идем.
– Син яхшыракны тәкъдим итмәкче мәллә, башмакчы?
– Юк-юк...
Тәнзилә, киртәгә терәлеп, халыкны күзәтергә кереште. Кем әйтмешли, салават күперенең бөтен төсләре дә бар, бөтен раса вәкилләре дә шушында җыелган диярсең. Бер караганда, качкыннарның халык арасында югалырга омтылу да гаҗәп түгел шул. Аларны монда, чынлап та, ансат кына табып булмаячак. Серафима кара күлмәктән иде шикелле. Аның турында, мөгаен, шуны гына тәгаен әйтеп буладыр... Кара күлмәк кигән сары чәчле, кыскарак буйлы хатыннар бу халык арасында болай да җитәрлек.
Каһәр суккан эш! Тәнзиләгә ул кичә үк мәгънәсез тоелган иде тоелуын. Тик ул чагында аны бу ямьсез уйлардан шушы башмакчы Зәки йолып алды. Инде менә хәзер өметсезлек тойгысы Тәнзиләнең күкрәген тагын кысарга тотынды.
...Егерме минутлап үтүгә, бина ишегалдына караңгылык иңде. «Пирамида»дан чыгучылар да бетте. Тәнзилә теге сакчының ишеккә йозак элүен карап торды. Кешеләр таралышып бетте, мәйданда бер адәм заты да калмады. Тукталышта да ике машина гына тора. Берсе Зәкинеке булгач, икенчесе сакчыларныкыдыр инде, күрәсең.
Зәки Тәнзилә янына килеп басты да кулларын күкрәгенә кушырды.
– Зәки... ул берәр ничек безнең яннан үтеп киткәндер...
– Бәлки. Хәзер нәрсә инде?
– Мин... белмим...
Зәки Тәнзиләнең күзләренә текәлде. Күзләр ниндидер мәкер корган кешене! кебек ялтырап куйды.
– Уйлап та карама! Ишекне каерып керергә, залларны тентергә рөхсәтем юк!
– Рөхсәт сорарга милициямени син?.. Мин аны уйламаган да идем.
Тәнзилә матур итеп елмайды да, «пирамида»дан Серафима чыгып шыла алырдай башка ишекләр бармы-юкмы икәнен ачыклау нияте белән, пыяла стена буйлап атлап китте. Ул да булмады, почмакта... каккан казык кебек катып калды.
Туп-туры аның күзләренә пистолет көпшәсе карап тора иде. Утлы коралны кысып тоткан куллар, һичшиксез, хатын-кызныкы иде, ләкин алар һич кенә дә калтырамый. Пистолет хуҗасының тавышы тыныч, тик шул ук вакытта катгый тоелды:
– Нишләп минем арттан йөрисез сез?
Фото: sreda24.ru