Чәчмә әсәр
1 Февраля 2023, 15:10

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (5)

Сварщик сварка аппаратын кушуга, Мәдинә тизрәк читкә борылды. Тирә якка кечкенә йолдызчыклар чәчелә башлауга, аның күз алдына кичке авыл килеп басты.

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (5)Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (5)
Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (5)

ВАКЫТ КЫСА

1969 елда ил буйлап хәбәр таралды: Чаллыда зур төзелеш башлана икән. Авылда бу хәбәрне ишетүгә, яшьләр умарта күчедәй гөжли башлады. Кемнедер районнан комсомол путевкасы белән шанлы төзелешкә җибәрделәр. Ә кемнәрдер үз теләге белән юлга кузгалды. Шәһәр һәм «КАМАЗ» автогигантын төзүдә катнашу һәр яшь кешенең зәңгәр хыялына әйләнде. Көтү куарга чыккан хатыннарның телендә дә шул гына.

 – Ишеттегезме әле?! Күрше авыл мәктәбен тәмамлаган чыгарылыш класс укучылары сүз куешып, бөтенесе бергә Чаллыга чыгып киткәннәр.

 – И-и-и! Авыллар бушап калмаса ярый инде. Класслары белән китеп барсалар, авылда кем калыр? Фермада кем сыер савар?! Кырда кем иген игәр?!

 – Бик зур төзелеш булачак, дип сөйлиләр бит телевизордан. Кызыктыралар. Кемнең генә авылда каласы килер микән?!

*  *  *

Мәдинә дә башкалардан калышмады. Аның да яшьтәшләре белән бергә бәхетен сынап карыйсы килде. Яшьлек чакыруына кушылып, ул да Чаллыга аяк басты. Кыз зур заводка эшкә кергәннән соң, үз күзе белән күргән вакыйгаларны күңеленә сеңдерә барды. Ил шаулаткан төзелеш, заводларның, шәһәрнең үсеше аның күз алдында булды. Ул исемнәре ил тарихы китабына алтын хәрефләр белән язылган җитәкчеләрне күрде. Алар җитәкчелек иткән заводта тырышып хезмәт куйды. Бер гасырдан икенче гасырга күчкәч тә, Мәдинә шул вакыйгаларның эчендә кайнаган чакларын онытмады. Яшьлекне онытып буламы соң инде?! Менә ул кабаттан хәтер белән шул чакларга кайтты.

Мәдинә «КАМАЗ»ның Двигательләр заводына эшкә килгәндә, завод белән Виктор Денисович Поташов идарә итә иде. Әле идәне һәм түбәсе генә булган заводка җиһазлар, станоклар урнаштыру, көйләү, конвейерны сафка бастыруны, йөк төягеч машинада эшләүче кызлар-егетләр хезмәтеннән башка күз алдына да китереп булмый. Зур агач тартмалардагы станокларны цехка урнаштырганда техника куркынычсызлык кагыйдәләрен бозмыйча ничек эшләргә?! Автопогрузчиклар гына җитешә алмый. Кайчакларда кызларга да электропогрузчиклар белән ярдәмгә килергә туры килә.

Менә бүген дә эш сәгате башлануга, Мәдинә белән Рәфидә янына, алар хезмәт күрсәтәчәк цехның мастеры йөгереп килде.

 – Кызлар, сезнең ярдәм кирәк. Сез булышмасагыз, җитешеп булмаячак. Вакыт кыса. Зинһар өчен ярдәм итегез!

 – Ә нәрсә эшләргә?

 – Әнә теге зур тартмаларда станоклар. Шуларны заводның теге башындагы цехка илтергә кирәк. Мин үзем сезгә юл күрсәтеп барырмын.

 – Безнең хәлдән киләме соң ул?! Тартмалар зур, авырдыр да әле. Безнең погрузчикларның көче җитәр микән?!

 – Әйдә тырышып карыйк инде! Автопогрузчик ватылган. Бүген урнаштырып бетерергә куштылар. Сездә бөтен өметебез.

Кызлар бер-берсенә карашып алдылар да, мастер артыннан кузгалып киттеләр. Башка цехка хезмәт күрсәтүче ике погрузчик аларның килгәнен көтеп тора. Мастер кызларга кул болгап, станоклы тартманы күтәрергә кушуга, ике йөк төягеч машина тартманы ике кырыйдан алгы яклап, тагын ике погрузчик арткы ягыннан озын җәпләре белән эләктереп алдылар. Мастер үзе кул изәп, аларга кай якка борылырга, кайсы төшкә туктарга икәнлеген күрсәтеп, озата бара. Кинәт Мәдинә йөкнең авырлыгыннан погрузчигының арты күтәрелүен сизеп, куркуыннан кычкырып җибәрде.

 – Әнекәем, Рәфидә! Бу ычкынып китеп безнең өскә төшмәс микән?! Арттагылар туктап калса ни эшләрбез?!

 – Туктый күрмә, Мәдинә! Мастер тыныч кына бара бит. Куркыныч хәл килеп чыгарлык булса, кисәтер иде. Ипләп кенә барыйк бер көйгә.

Йөкнең авырлыгыннан, погрузчикларның арткы тәгәрмәчләре күтәрелеп, чөйлегеп-чөйлегеп китә. Шулай да йөкне урнаштырасы җиргә китереп җиткерделәр. Инде хәзер тартмаларны сүтү, урнаштыру егетләр кулына күчә.

Мәдинә белән Рәфидә, слесарь, наладчик егетләрнең такталарны каерып, тиз-тиз генә тартманы сүткәннәрен, яшел төстәге станокларны кран балка белән күтәреп, тиешле урынга утыртканнарын берничә минут күзәтеп тордылар да, үз эшләренә тотыныр алдыннан бераз сөйләшеп алдылар:

 – Рәфидә, күр әле, егетләр ничек тырышып эшлиләр. Станокларны көйләүчеләрнең дә кулы кулга йокмый. Иртәгә инде бу станокларга да җан керер. Безнең кебек курсларда укып һөнәр үзләштергән, яңа гына заводка килгән кызлар, егетләр эшли башлаячак, күр дә тор!

 – Әйе, шул, Мәдинә! Күрәсеңме без нинди яхшы һөнәр ияләре. Күпме кеше безнең булышлык белән үз эшен башкара! Күреп торырсың, тиздән, бик тиздән беренче КамАЗлар да конвейердан төшәчәк!

 –Их, тизрәк килеп җитсен иде ул көн! Күрәсе килә! Кулыбыз белән тотып карар идек. Бәлки әле утырып йөрергә дә туры килер. Күз алдыңа китер әле, без төзегән заводта күмәк көч белән җыелган машиналар ил буйлап юлларда җилдерә. Авылга да шул машиналарга утырып кына кайта башларбыз әле, кем белә?!

 – И-и-и, дускаем! Авызыңа бал да май! Иллә дә шәп булыр иде! Атна саен кайтыр идек, әйеме?!

Мәдинәнең күз алдына туган авылына алып кайта торган сикәлтәле озын юл килеп басты. Чаллы белән авыл арасында йөз егерме километр ара гына, юкса. Вак таш җәелгән, урыны-урыны белән чокырланып беткән юлдан авылга кайтып җиткәнче көн төнгә тоташа. Әле ул өстән явып тормаса. Яңгыр коя башласа, машинаның ачык кузовында бөкшәеп кайткан юлчылар, суга төшкән тавыкка әйләнәләр. Машина да буксовать итә башлый. Кайчагында батып та кала.

Җитмәсә ярты юлдан аз гына күбрәк араны үткәч, елга аша чыгасы. Язын такта күперне ташкын су агызып алып китә. Андый вакытларда көймәче авыл агае, чиратлап икешәр-өчәр кешене утырта да, көймәсе белән аргы якка чыгарып куя. Елганы аркылы чыгу белән түгел бит әле. Калган юлны кайтасы бар. Ярый ла, икенче ярда берәрсен озата килгән машина булса. Булмый икән, авылга кадәр калган кырык чакрымнан артык араны «унберенче трамвай» белән узасың. Аяк киеменә сылашкан үзле балчык артка тарта. Юл газабы – гүр газабы, диләр. Андый чакларда: «Бүтән мәңге кайтмыйм!» – дип үз-үзеңә сүз бирәсең дә, җай чыгу белән кабат юлга кузгаласың. Әнкәй белән әткәй көтеп торганда, ничек кайтмыйсың инде?! Авылдан чыгып китүгә кадерле кешеләреңне, эчкән суыңны, туган туфрагыңны онытсаң, җир йотар.

*  *  *

Завод эче гөжләп торган умарта оясын хәтерләтә. Әле анда, әле монда, «тук-тук, тук-тук» чүкеч суккан, йә выжлап үтеп киткән машина, мотороллер, яисә «пыты-пыты, пыты-пыты» пытылдап, каядыр ашыгучы Т-16 һәм «Беларус» тракторларының тавышлары ишетелә. Аларга төрле авазлар чыгарып эшләүче станоклар шавы өстәлә. Шул шау-шуга яшь-җилкенчәкнең эш арасында ял итәргә туктагач, шаярып көлешкән тавышлары кушыла. Туктап, берничә минут станокларын ял иттереп алган яшьләр яңа көч белән эшкә тотыналар. Станокта эшләүчеләр үз сменаларында кирәкле детальләрне ясап, контролёрларга тапшыралар. Тикшерү үткән, кабул ителгән детальләр тимер тартмаларга салынгач, шул ук йөк төягеч машина йөртүче кызлар, тартмаларны конвейерга, яисә складка илтеп куялар.

Ә инде завод бар көченә эшли башлагач, эш тагын да күбәйде. План үтәр өчен социалистик ярышларда узыша-узыша, тизрәк «КАМАЗ»ның беренче чиратын, соңрак икенче чиратын сафка бастыру өчен тырыштылар.

Төнге сменада эшләгәндә, атна ахырында Мәдинәнең йөк төягеч машинасының җәпләре кареткадан төшеп калып интектерде. Дүшәмбе эшкә килү белән, Мәдинә ремонт цехына ашыкты.

 – Егетләр, кайсыгызның вакыты бар? Җәпләр төшә дә кала. Җәпне кареткага кертә алмыйча җәфаланып бетәм. Күтәреп кертергә авыр. Ярдәм сорап, гел-гел станокта эшләүчеләрне дә бимазалап булмый. Берәр нәрсә эшләтегез әле!

 – Хәзер! Сварщик килеп җитсен әле. Бер секундта эшләп бирә ул аны.

 – Мине цехта көтәләр. Беләсез бит инде, бездән башка эш бармаганны.

 – Ни булды?

Электр белән эретеп ябыштыручы егетнең тавышы ишетелгәч, Мәдинә ялт итеп борылып, остага үзенең зарын сөйләргә тотынды:

 – Менә, тагын синең янга керергә туры килде. Синсез дөнья сансыз. Зинһар өчен тиз генә кареткага берәр тимер кисәге ябыштырып бир әле! Погрузчикның җәпләре юлда төшә дә кала. Тырык-тырык тыркылдап болай да эчләр авыртып бетә. Линиягә чыгу белән, цехка да барып җитмәдем, тагын төшеп калган.

 – Нишләп карап йөрмисең соң?!

 – Соң сизмәгәнмен. Нидер шакылдаганны ишеткән идем. Тәгәрмәч астына берәр нәрсә эләккәндер, йә ялгыш бәрелеп киткәнмендер дип уйлап, туктамадым. Барып җитсәм, җәпнең берсе юк. Җәп эзләп заводның икенче башына кадәр бардым. Зинһар өчен төшми торган итеп ясап бир әле!

Сварщик сварка аппаратын кушуга, Мәдинә тизрәк читкә борылды. Тирә якка кечкенә йолдызчыклар чәчелә башлауга, аның күз алдына кичке авыл килеп басты. Август төнендә йолдызлар атылганны күзәтеп, капка төбен саклаган чаклар сагындыра. Сирәк кайтыла шул авылга. Эш күп. Ял көннәрендә дә, икеләтә хак түләүгә кызыгып, эшкә чыгалар. Акчасыннан бигрәк, тизрәк беренче КамАЗларны күрәселәре килә. Шушы уйларга бирелеп, сварщикның җайлы гына эшләп куйганын да сизми калды кыз.

КАМАЗ заводларында «Балканкар» погрузчиклары хезмәт күрсәтә. Погрузчиклар Болгария заводында кара кургаштан ясалган, кислоталы аккумулятор батареялары белән эшли. Мәдинә погрузчикта иң оста йөрүчеләрнең берсенә әйләнде. Бер карасаң, ул складта, икенче карасаң, инде заводның икенче башында. Тимерче тимерне кызуында сугарга ярата. Мәдинә дә тиз-тиз генә кирәкле детальләрне үзе хезмәт күрсәткән цехка тарата.

Погрузчик йөртүчеләр смена башында диспетчердан путевка алып, башта аккумулятор батареясын алыштыралар. Аннан соң, путевкага мастердан кул куйдырып, билгеләнгән цехка эшкә чыгып китәләр.

Аккумуляторны алыштыру бик җиңел эш түгел. Шуңа күрә эш сәгате башланырга ярты сәгать алдан килеп, погрузчикны әзерлисең. Башта утыргыч урнашкан авыр капкачны ачарга кирәк. Кайбер утыргычларны читкә алып куеп торырга була. Кайберсе ныклап беркетелгән. Кызларның капкачны күтәрергә көчләре җитми. Бер-береңә ярдәм итмичә булмый. Аккумуляторчы кранбалканы кабызгач, аккумуляторны дүрт ягыннан ыргакка эләктерергә кирәк. Аннан соң ул аны күтәреп алып, зарядкага (электр батареясын кору урынына) куя. Аңа да ыргакларны ычкындырырга булышасың. Электр белән корылган аккумуляторны погрузчикка куйгач, капкачын ябып, җәпләрен, тәгәрмәчләрнең гайкалары ныклап беркетелгәнен тикшергәннән соң гына линиягә чыгарга рөхсәт бирелә. Водительләрнең һәр эш иртәсе, һәр смена шулай башлана.

Мәдинә ТСОдан кыр казлары кебек тезелешеп чыккан погрузчикларның, төрле цехка таралганнарын күзәтергә ярата. Авылда гомергә дә чалбар кимәгән кызлар, заводка килгәч, өсләренә махсус эш киемнәре киделәр. Чалбарга да ияләштеләр. Болай киенеп эшләү дә уңайлы. Егетләр дә, үзләрен җирдәгеләрдән өстен күргәндәй, гәүдәләрен горур тотып, погрузчикта утырган кызларга күзләрен алартып карап калмыйлар.

Станокта эшләүчеләрнең дә, конвейердагыларның да хезмәт нәтиҗәсе шушы кызларның уңганлыгына, җитезлегенә бәйле. Кайчакта складта кирәкле деталь килеп җитмәгән була. Аны башка заводтан китереп җиткергәннәрен көтеп утырасың. Соңыннан бригада эшен тоткарламас өчен, тизлекне арттырган чаклар да була.

Мәдинә йөк тулы тимер тартма белән тизлекне киметмичә, дөбер-шатыр чабып барган җиреннән борылып, олы юлга килеп чыкты. Шул минутта, каршысына ялтырап торган кара «Волга» машинасы килеп туктады. Машина ишеге ачылуга, өстеннән кара костюм кигән, ак күлмәккә галстук таккан, туры коңгырт-кара чәчләрен шәпләп тараган, күзлекле, илле яшьләр тирәсендәге чандыр гәүдәле ир пәйда булды. Ул, житди карашын төбәп, йөк төягечен туктаткан кыз каршына килеп басты да: «Сез беләсезме, минем кем икәнне?» – дип сорау бирде. Мәдинә дә аптырап калмады: «Юк, ә сез беләсезме, минем кем икәнемне?!» – дип елмаеп, аңа сораулы караш ташлады. Кыю, чая кызның ихлас елмаюы белән очрашкан ир, көлеп җибәрде дә, машинага кереп утырды һәм кузгалып та китте.

Цех эчендә станок көйләп торган наладчик егет бу хәлне күзәтеп торган икән. Ул станок арасыннан чыгып, Мәдинәгә сүз кушты:

 – Әй, син, кызый! Беләсеңме хәзер генә кем белән сөйләшкәнеңне?! Ну эләкте-е-ең! Завод директоры – Поташовның каршысына очып чыгуың гына җитмәгән, телләшеп торасың. Болай булгач, үзең генә түгел, бөтен бригадагыз премиядән колак кагачак инде. Их син!

Егет кабат станок арасына кереп китте. Мәдинә ни әйтергә дә белми, телсез калды. Завод директоры алдында техника куркынычсызлыгын бозган кыз, үзенә шелтә белдерерләр дип куркып йөрсә дә, цехка бернинди дә шикаять килмәде. Ә эш өчен янып йөргән яшьләргә хәерхаһлы җитәкченең исем-фамилиясе Мәдинәнең күңел түрендә уелып калды. Ул, еллар үткән саен, хәтер йомгагын сүтеп, шул чакларны исенә төшерә.

Заводның актлар залында тантаналы җыелышларда еш булырга туры килде аңа. Иҗатка тартылуын белгәч, профком председателе җитез, чая кызны оештыру эшләренә җәлеп итә башлады.

Мәдинә үз бригадасында гына түгел, инде цехта да, завод эшчеләре арасында да ихтирамлы. Аның сүзен тыңлыйлар, аңа иярәләр. Шул ягын исәпкә алып, җитәкчеләр дә күз уңыннан читкә җибәрмәделәр. Завод директоры Виктор Денисович Поташов бер чыгышында, Мәдинәгә төбәлеп, нәкъ аны күз алдында тоткандай, ышаныч сүзләрен белдерде:

 – Завод эшчеләре рухи яктан да үсеш алырга тиеш. Төрле мәдәни чаралар белән халыкның күңелен күтәрергә, илһамланып эшләрлек дәрт өстәргә кирәк. Сез аны булдырасыз. Беләм, сезнең арагызда үз артыннан ияртеп барырлык кадрлар җитәрлек. Нигә әле шул егет-кызларга бу эшне йөкләмәскә.

Аның сүзләрен профком рәисе дә күңеленә салып куйды. Һәм озак та үтмәде, Мәдинәне үзенә чакырып алды.

 – Язучылар, шагыйрьләр, сәнгать осталары белән очрашулар оештырсак яхшы булыр иде. Мәдинә, бу эшне син булдырасың. Сизгәнсеңдер, Виктор Денисович та бу хакта сүз кузгатканда, сиңа карап сөйләде. Күрәсең, ул сиңа зур өметләр баглый. Аның ышанычын акларсың дип уйлыйм.

 – Рәхмәт, ышаныч белдергәнегез өчен. Булдыра алырмын микән соң?!

 – Курыкма! Син бит үзең генә түгел. Һәр цехта синең кебек сәнгатькә гашыйк кызлар-егетләр эшли. Иң кыюларын, иң сәләтлеләрен бергә туплап, вокаль ансамбльләр, бию түгәрәкләре оештырып җибәрергә була. Башта үзебезнең завод эшчеләре алдында, соңрак башка заводларда, ә аннары шәһәр алдында да чыгышлар ясарсыз. «Энергетик» мәдәният сарае сезне көтә. Тиздән «КАМАЗ» мәдәният сарае да сафка басачак.

Поташов кызны күрүгә, кайчандыр кыюлыгы, чаялыгы белән үзен сүзсез калдырган кызны танып алды. Ул белә, мондый кызлар эштә дә, тормышта да сынатмыйлар. Мәдинә кебекләргә ышанырга була. Нәкъ шундый рухы ныклы кешеләргә ил таяна. Кыю карашлы, туры сүзле кыз аларның ышанычын аклаячак. Менә бит, нинди завод төзеп куйдылар! Шул кызлар кулы белән җыелган КамАЗлар ил буйлап җилдерә. Авылдан килеп, эштә чыныккан яшьләрдән зур-зур шәхесләр үсеп чыгасына бер шиге юк аның.

Ак өметләр алга әйдәгәндә, абруйлы җитәкчеләр теләктәшлек белдереп ярдәм итеп торганда, илһам канатлары да ныгый икән. Мәдинә эчке бер күңел күтәренкелеге белән оештыру эшләренә тотынды. Төрле төбәктән килгән эшчеләр арасында талантлы егетләр, кызлар чынлап та бихисап. Тиз арада оешкан иҗат коллективы белән, актлар залында куйган беренче концерт, заводның тарих китабы битләрендә якты эз калдырды.

...Зал шыгрым тулы. Борчак төшәр урын юк. Алдагы рәттә завод, профком җитәкчеләре. Зур кызыксыну белән барысы да сәхнәгә төбәлгәннәр. Эшче яшьләрне танырлык түгел. Зәвык белән тегелгән сәхнә киемнәреннән алар затлы артистлар кебек күренәләр. Бер-бер артлы тезелешеп, сәхнәгә чыгып басулары булды, зал гөрләтеп кул чабарга тотынды. Башта күмәк хор белән җыр башкардылар, аннан аерым номерларга күчтеләр.

Мәдинә җиңнәре кабарып торган озын, ак ефәк күлмәктән. Салмак көйгә, балериналардай аяк очына басып, бии башлагач, зал сихерләнгәндәй тынып калды. Әйтерсең лә, түгәрәк күл өстендәге төнбоеклар арасыннан парын күзли-күзли, аккош йөзеп килә. Аның нәфис хәрәкәтләренә сокланган тамашачылар арасыннан: «Афәрин!» – дип кычкырган тавышлар ишетелә. Зал түбәсе алкышлардан күтәрелгән кебек тоела.

Концерт соңында Виктор Денисович Поташов үзе сәхнәгә менеп, үзешчән артистларга рәхмәтен белдергән мизгелләрдә дә алкышлар тынып тормады.

Мәдинә ай саен диярлек, завод эшчеләрен йә язучы, йә шагыйрь, яисә Казаннан, Мәскәүдән килгән мәртәбәле шәхесләр белән очраштырды. Әдәби кичәләр дә җыр-бию белән аралашып барды. КАМАЗ заводларын һәм шәһәр төзүдә үз өлешләрен керткән, инде әдип булып танылган: Мәхмүт Газизов, Ямаш Игәнәй, Хәниф Хөснуллин, Кадыйр Сибгатуллин, Әхәт Гайнуллин, Рәшит Хәйретдинов, Альберт Сафин, Сәлимә Шәрипова, Венера Хәбибрахманова кебек мәртәбәле шәхесләр белән очрашулар һәркемнең күңелендә онытылмаслык хатирәләр булып кереп урнашты.

Соңрак шәһәр тулай торакларында, мәдәният сарайларында җыелган тамашачылар да, завод эшчеләренең осталыгына бик күп мәртәбәләр сокландылар. Эштә дә, иҗатта да үрләр яулап алга барган яшьләрнең сәхнә эшчәнлеге, шәһәр мәдәни тормышының аерылгысыз бер өлешенә әйләнде.

Көндезге ялга туктагач, кыз кызыл почмакка кереп, газеталарга күз салды. Өстәлдә «Рабочий КамАЗа» газетасының яңа саны ята. Кыз аны алып укый башлауга, таныш фамилиягә тап булды. Анда нәкъ менә Мәдинәнең күңел түренә исеме язылып калган Виктор Денисович Поташов хакындагы язма. Менә шул язмадан укып, ул зур хөрмәткә ия җитәкченең Двигатель заводы үсешенә генә түгел, «КАМАЗ» комплексы үсешенә керткән хезмәтләренең дә бәяләп бетергесез икәнен белде. Поташов җитәкләгән чорда предприятие коллективы социалистик ярышларда унсигез мәртәбә җиңеп, «КАМАЗ» Җитештерү берләшмәсенең күчмә Кызыл Байрак, Яр Чаллы Коммунистлар партиясенең шәһәр комитеты һәм шәһәр комитетының истәлекле Кызыл байракларына лаек була. Ә завод директоры В.Д. Поташов үзе Ленин, Октябрь Революциясе орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Менә шул тарихка кереп калган җиңүләрдә бөтен завод эшчеләренең, шул исәптән, үзләренең хезмәт нәтиҗәләре дә чагылуын аңлаган Мәдинәнең күңелен горурлык хисләр биләде.

Фото: gorodrabot.ru

(Дәвамы бар)

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (5)
Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (5)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас