

5.
– Нишлисең анда, дип сорадым мин синнән...
Көтелмәгән хәлдән аптырап калган Зәкинең тавышын машина идәненә үк яткан Тәнзилә әллә ишетмәде, әллә аңламады – җавап булмады. Шактый вакыт үткәч кенә пышылдаган тавыш ишетелде:
– Зәңгәр «Жигули»! Артта торамы һаман?
Ломбардтан бер квартал читтә зәңгәр «девятка» тора иде.
– Карале, безнең арттан килгән бит болар. Ничек сизмәдек икән?.. Тукта чыкмый тор, күрмәсеннәр! ’
– Иманым камил, әгәр дә син машина йөртә белсәң, без алардан ычкынган идек инде...
– Ярар, шулай да булсын ди. Тик безне бит барыбер тоткан булырлар иде. Ломбардка кергәч... һәм, гомумән, туктамаган булсам, авариягә очраячагыбыз көн кебек ачык иде. Ул чагында нәрсә?
Зәки, машинасын яңадан кабызып, яр буе урамыннан китте.
Яшеллеккә күмелгән ярны зәңгәрсу дулкыннар юа. Төрле төстәге көймәләр яхталар, баржалар...
Зәңгәр «девятка» күз күременнән югалгач, Тәнзилә, кире үз урынына утырып тәрәзәгә борылды. Сизеп тора – Зәки аның һәр хәрәкәтен күзәтә. Ул егетнең нәрсә турында уйлаганын карашыннан тойды, шуңа күрә аңа таба борылырга ашыкмады да. Гомер буе ирек, үзе теләгәнчә яшәү турында хыялланды бит ул. Бу матур, шат күңелле, көчле, серле егет Тәнзилә аның ярдәменә мохтаҗ дип уйлый күрәсең. Ә ул мохтаҗ түгел, ул, гомумән, беркемнән дә берни дә өмет итми...
– Хәзер кая барабыз инде?
– Нәрсә дисең?
– Бер мәгънәсезгә әйләнеп йәрүне, мәйтәм, туктатсак яхшырак булыр.
Гаҗәп хәл, янында Зәки булганда Тәнзиләнең, гомумән, уй-фикерләре чуала башлый. Аның янәшәсендә миенең бер генә өлеше тулы көченә эшли. Рәхәт хисләр, татлы уйлар, хайвани дәрт өчен җавап бирә торганы. Кызык, гашыйкларның бөтенесе белән дә шулай була микән?
«Нәрсә? Зәкигә гашыйк булдыммы?! Ул бит, миңа ярдәм кулы сузарга теләп, хәзер нишләргә, миннән ничек котылырга белмәүче бер мескен генә. Дөрес, кыяфәте мескенгә охшамаган анысы...»
– Зәки, мин белмим.
– Ә кем белергә тиеш?!
– Кызма. Син моны эшләргә бурычлы түгел дип әйттем бит инде. Хәзер мин үз юлым белән китә алам, син мине бүтән күрмәячәксең. Әйдәле, кунакханәгә кире кайтыйк. Мин машина яллармын да...
– Шуннан?
– Нәрсә дә булса уйлап табармын әле. Янымда син булмасаң башыма дөрес фикерләр киләсенә минем иманым камил, бик беләсең килсә. Чөнки... Чөнки син миңа әллә ничек тәэсир итәсең...
Зәкинең иреннәрендә канәгать, шул ук вакытта бераз мыскыллы елмаю чаткылары күренеп китте.
– Ник ыржаясың, башмак сатучы?!
– Әллә ничек тәэсир итәм, димәк?
– Син минем энергияне аласың... Вампир син!..
– Эһем... Шулай дисең, алайса...
– Әй, әй, син нәрсә турында?
– Дөресен әйт инде, кызыкай. Синең мине ташлап калдырасың килми.
Тәнзилә ни әйтергә дә белмичә тынып калды. Егетнең йөзенә карап шаркылдап көлмәкче иде, тик... килеп чыкмады.
Зәки, юлга карап барган уңайга, көзгесен рәтләп куйды.
– Тәк, ярар, син каршы булмасаң, минем бер тәкъдимем бар.
Тәнзилә җайлап утырды да кулларын күкрәгенә куйды.
– Ярар, сөйлә!
– Син теге кызнымы, хатыннымы тапмый торып, без икебез дә бу хәлдән ктыла алмабыз шикелле.
– Аннанымы?
– Әйе, югалган Анна түтине. Менә болай, син аны тапканчы берәр кафеда тамак ялгап алырга тәкъдим итәм.
– О, шәп идея! Бу безнең эзләнүләрдә һичшиксез ярдәм итәчәк дип уйларга кирәк?
– Юк, эзләнүдә ярдәме булмас булуын. Ә минем эчем быгырдаудан туктарга мөмкин. Аннан соң, мин офиска шалтыратырга тиеш. Андагы дусларым безгә башка кунаханәдән урын белешер, бүтән исемнәр белән. Шул рәвешле, прокуратура... безне тиз арада таба алмаячак.
– Аннары?
– Нәрсә аннары?
– Без исемнәребезне һәм кунакханәне алыштыргач нәрсә була?
– ...Киттек кафега!
Ломбард каршында ук диярлек урнашкан кечкенә ресторанны сайладыл: Берьюлы өч-дүрт кешене туйдырырлык ризык сорап алган парга сәерсен караучы чибәр официант кыз нәрсәдер әйтергә чамалап авызын ачты. Ләкин шундук тыелып калды, кире уйламасыннар болар тагын дип уйлап куйгандыр инде, яннарыннан тизрәк китү ягын карады...
Зәки, әкрен генә салат ашый-ашый, Тәнзилә алдындагы кыздырылган итнең, пешкән бәрәңгенең һәм башка ризыкларның зур тизлек белән юкка чыга баруын күзәтте. Ниһаять, кыз урындык аркасына терәлде, тирән сулыш алды... һәм әйтеп куйды:
– Әйдә, дусларыңа шалтырат!
Зәки, урыныннан сүзсез генә торып, бармен өстәлендәге телефонга юнәлде. Трубканы шундук алдылар. Ул элекке кунакханәгә шалтыратып берникадәр вакыт анда булмаячагын кисәтеп куярга һәм бүтән кунакханәдә номер белешергә кушты. Аннан соң берничә көнгә барлык эшләрнең дә кичектерелүен әйтеп, янәдән Тәнзилә янына килеп утырды. Өстәлдәге салатка һәм кызның буш тәлинкәләренә карады. Официантканы чакырды.
– Бу туташ ашаган ризыкларны миңа да китерегез!
– Тик сезгә монысы өчен дә түлисе булачак...
– Борчылмагыз, алып килегез тизрәк! Үтереп ашыйсым килә... Тәнзилә! Сөй әле миңа шул Анна турында...
Кыз җитдиләнеп калды. Бераз уйланып торганнан соң сузып кына сөйли башлады.
– Дөресен әйткәндә, сөйләрлеге дә юк инде. Миңа аның апасы шалтыратты, үзенә чакырды. Аннаның фотосын һәм ул урлаган әйберләр исемлеген бирде.
Тәнзилә Зәкигә фотография тоттырды. Егет, фотога текәлеп, беравык тын гына утырды.
– Исемлектә нәрсәләр бар соң?
– Көмеш савыт-саба, ниндидер тартма, бер-ике бизәнү әйберсе... Үз апаңның әйберен дә урлап була микәнни ул?
– Аннары нәрсә булды?
– Мин Аннаның Казандагы фатирына киттем. Кечкенә генә бүлмә. Күп фатирлы зур йортлардагы арзан «хрущевка»ларны беләсеңдер инде... Анда озак яшәгәнгә охшамаган.
– Ничек эзенә төштең соң?
– Раил мондый вакытта «төгәл фәнни нигезгә корылган очраклы уңыш» дияр иде.
– Анысы кем инде? – Зәки кызга сынаулы караш ташлады.
– Мөһим түгел. Вокзалда, кафеларда иснәнеп йөрдем, һәм берни дә тапмады. Бер җеп тә юк иде. Автостанциядә бер хатынга акча төртергә ничек башы» килгәндер, инде әйтә алмыйм. Аннага охшаган берәүнең Чаллы автобусына утырып китүен исенә төшерде бу. Алга таба барысы да бик җиңел булды. Ул башта тукталган кунакханәне таптым. Аның номерына урнаштым. Берәр кызыклы нәрсә тапмыйча калмамдыр кебек тоелган иде. Ләкин, билгеле, инде номер җыештырылган, Аннаның тузаны да калмаган иде. Шунысы да аптырашта калдыра: Чаллыда да Анна Сомова башка фамилия яки чит кеше паспорты кулланып тормаган... Шәһәргә чыктым. Ломбард минем эзләнүләр барышында өченче пункт булды...
Ломбард каршына бер такси килеп туктады. Кара чәчле яшь хатын белән бер ир, машинадан чыгып таксист белән исәп-хисап ясадылар да, бинага кереп киттеләр. Зәкинең күкрәк туры кызышып куйды. Кашларын җыерды.
– Кая, фотографиясен тагын бер карыйм әле.
– Рәхим ит.
– Тәнзилә!
– Нәрсә булды? Таныш мәллә? – диде шымчы кыз Зәкинең йөзендә кискен үзгәреш сизеп.
– Синең Аннаң әле генә ломбардка кереп китте...
«Анна Сомова?! Урра! Ә бәлки Зәки ялгышкандыр? Ниндидер утыз-кырык метр чамасы ераклыкта – хакыйкать. Ялгыш күрмәгән генә булса икән... Ә бәлки шаярткан гынадыр?»
Тәнзилә, өстәл артыннан сикереп торып бер-ике адым атлагач, артына борылып карады... Зәки, берни булмагандай, официант кыз белән сөйләшеп тора иде. Ну, башмакчы, шаярткан гына бугай!..
Тәнзилә локбард янында тукталып калды, тәрәзәгә күз ташлады. Әйе, шайтан алгыры, шул хатын! Эләкте бит, Анна Сомова үзе эләкте болай булгач!..
Тәнзиләгә бу мәсьәләдә күрсәтмәләр бирелгән иде бирелүен: Анна артыннан сиздермичә генә күзәтергә, аннары апасы Серафимага шалтыратырга!
Шымчы кыз кашларын җыерып куйды. Соңгы тапкыр Серафимага шалтыратырга маташуы уңай нәтиҗә бирмәгән иде шул.
Ишек ачылган тавыш аны айнытып җибәрде. Ломбардтан, акчаларын сумкасына яшерә-яшерә, Анна Сомова чыгып килә иде. Шулвакыт Тәнзилә һич кенә дә эшләргә тиеш түгелне эшләп ташлады. Бөтен урамны яңгыратып кычкырып җибәрде:
– Туктагыз, Анна!!!
Йа Хода, милициядә эшлимени ул? Эшләсә дә, ни шайтаныма дип...
Анна, каккан казык кебек, бер урында берегеп калды. Аптыраудан күзләре түгәрәкләнде. Як-ягына карап куйды. Җилкәсен сикертеп алды да салмак кына адымнар белән китеп барды. Аннары кинәт йөгерә башлады. Тәнзилә, нишләргә белмичә, урынында басып калды...
– Шулмы?
Зәки тавышыннан шымчы кыз сискәнеп китте. Ул арада Анна Сомова йортлар арасына кереп югалды. Бар дөньяга ачуы чыккан Тәнзилә бөтен көченә Зәкинең аягына басты. Егет улап куйды.
– Нишлисең?!
– Синең аркада кулдан ычкындырдым...
Борылып, Анна китеп югалган юнәлештә чабарга уйлаган иде, тик шундук туктап, читкә тайпылды.
Каршы як борылыштан өч әзмәвер утырган баягы «девятка» пәйда булды һәм Анна Сомова артыннан китте. Алар да кызны шәйләгәннәр булса кирәк, тик хәрәкәт темпларына караганда, кая кереп югалуынчамаламый калганнар иде.
– Ха! Авыз ачып калдыгызмы? – дип кычкырды Тәнзилә, ачудан нишләргә белмичә...
Фото: roscontrol.com