Чәчмә әсәр
30 гыйнвар 2023, 16:53

Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (12)

Ул Тәнзиләнең куркынган йөзенә күз төшерде. Нишләп җинаятьче булсын инде бу яшь кенә кыз?! Мөмкин түгел...

Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (12)Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (12)
Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (12)

* * *

Коридор ягыннан ишетелеп киткән тавыш аңа Тәнзилә белән «очрашырга» маташкан прокуратура вәкилләрен искә төшерде.

– Тәнзилә! Сөйләшеп алырга кирәк!

Серле тавыш кабат ишетелеп китте. Икесе дә сагаеп калдылар. Кемдер тагын Тәнзилә номерын ачарга маташа иде...

Тәнзилә күз ачып йомганчы залга чыкты, өстәлдә яткан кәгазьләрне алды. Куллары җиңелчә генә калтыраса да, кызның йөзе гаҗәеп тыныч, үзгәрешсез калды. Зәки аның кулыннан тотты.

– Тәнзилә, тукта! Теге кешеләр... Ну, кичә төнлә... мин бүген алар белән сөйләштем! – диде ул пышылдап кына.

Кыз баскан урынында катып калды, күзләрен челт-мелт йомгалап, Зәкигә текәлеп тора башлады.

Егет әйтә башлаган сүзен тәмамларга ашыкты:

– Син нәрсә эшләгәнсеңдер, кем белән чуалгансыңдыр, белмим... Кыскасы ул егетләр прокуратурадан!

Ишек йозагы озак чыдарга охшамаган. Нәрсәдер эшләргә кирәк. Дөрес эшлиме ул, юкмы – Зәки уйлап тормады, Тәнзиләне, җилкәсеннән кочып, йокы бүлмәсенә өстерәде.

Җинаятьчеләргә теләктәшлек күрсәтү мәсьәләсендә нәрсә диләр әле? Ярар, соңыннан. Ул Тәнзиләнең куркынган йөзенә күз төшерде. Нишләп җинаятьче булсын инде бу яшь кенә кыз?! Мөмкин түгел... Дөрес, кайсыдыр  шикләнергә яратучылар: «Кешенең кемлеген белеп бетерү өчен ярты көн дә бер төн генә җитәмени?» – дияр. Ләкин Зәки болай уйларга теләмәде.

Тәнзилә кашларын җыерды да ныклы адымнар белән балконга юнәлде. Зәки – аның артыннан.

– Кызык, прокуратура миннән нәрсә өмет итә икән?

– Тәнзилә, ул егетләр минем турында белә...

– Күп беләләрме инде? – Кыз күзләрен кыса төшеп, Зәкигә текәлде.

– Нәрсә?.. Ә, әйе, алар минем шушында, янәшәдәге номерда яшәвемне белә. Билгеле, үткән төнне бергә үткәрүебез аларга мәгълүм түгел бугай түгелен, синең исемне әйтмәдем. Шулай да шикләнәләр булса кирәк. Офиска юкка гына килмәгәннәрдер дип уйлыйм.

– Төнлә синең белән караватта тыпырчынып яткан хатын турында нәрсә әйттең соң? – диде Тәнзилә, авыз чите белән генә елмаеп.

– Ну... стриптизерша иде, дидем.

– О, рәхмәт инде...

Тәнзилә җәһәт кенә борылды да кәгазьләр тутырылган рюкзакны балконнан җиргә ташлады. Зәки аптырап калды.

– Нишлисең син?

– Аска төшәргә җыенам, нәрсә тагын? Синең номерга ярамый дисең бит... Нәрсә булды, Зәки, биектән куркасыңмы әллә?

– Юк, мин синнән куркам...

Зәки аңышмыйча да калды: Тәнзилә, елмаеп, аңа күз кысты да, берара балкон читенә асылынып торганнан соң, уйлап-нитеп тормастан, фонтан суына сикерде.

Артта ишек тоткасы борылган тавыш ишетелде. Зәки шул вакытта гына аңышты, чит номерда басып торуын күрәчәкләр – монысы бер, Тәнзиләнең аның тормышыннан бөтенләйгә югалуы бик мөмкин – ике.

Уйлап-нитеп торырга вакыт юк иде. Егет гөрселдәп суга килеп төште...

 

* * *

Матур җирдә урнашкан да инде бу шәһәр. Якында гына киң елга, куе урман!..

– Әйдә, барысын да яңадан башлыйбыз.

– Нәрсәне әйтәсең?

– Безнең танышуны. Сәлам! Минем исемем Зәки. Мин «Тизлек» дигән фирма хуҗасы. Сезнең белән танышырга мөмкинме?

Кызның эчкерсез елмаюыннан Зәкинең тәне эсселе-суыклы булып китте.

– Тәнзилә мин. «Частный детектив...»

«Тәк. Башы булды. Иң мөһиме – аны чыгырыннан чыгармаска! Җитдирәк бул, Зәки. Аны прокуратура эзәрлекли. Әйе, сине дә... Күр инде, әле кичә генә кунакханәдә берүзем интегеп ята идем. Тормышым аз гына кызыклырак булсын иде дип хыялланып. Телдән кем тарткандыр...»

– Аңарчы кем булып эшләдең инде?

Кыз елмаюыннан тукталды да читкә борылды.

– Секретарша идем дидем бит инде, – диде ул бераздан теләр-теләмәс кенә.

– Нәрсә?!

– Сек-ре-тар-ша!..

– Син нәрсә ял... сөйлисең?! Менә шулай тоттың да бер көн эчендә мисс Марплга әйләндеңме?

– Әйттем бит, берни дә барып чыкмаячак дип.

– Син нәрсә турында?

– Синең сорауларыңа җавап кайтарганда тилегә охшап калам...

Тынып калдылар: Тәнзилә – үпкәләп, Зәки – әйтер сүз табалмыйча.

– Ә... ә син нишләп миннән сорамыйсың?

– Синең дә тиле булып күренәсең киләмени? Рәхим ит. Әйт әле, Зәки, бизнеска кереп киткәнче кем идең син?

– Спортчы.

Тәнзилә Зәкигә гаҗәпсенеп карап куйды.

– Шә-ә-әп!

Ул аның спорт карьерасын күздә тоткан идеме, әллә фигурасынмы – Зәки ачыклап тормады, дәвам итәргә ашыкты:

– Умыртка баганасын имгәттем.

– Нинди спорт белән шөгыльләндең соң?

– Каратэ, айкидо...

– Оһо! Билеңдәге яра шуннан калгандыр инде? Авыр булгандыр сиңа...

– Әйе, кичерешләр аз булмады. Соңрак, менә, үземә шөгыль таптым.

– Андый ихтыяр көче һәркемгә дә бирелмәгән шул. – Тәнзилә авыр сулап куйды. – Әнә, минем туганнан-туган абыем, авариягә эләккәч, көне-төне аракы чөмерә. Утыз биш яшь кенә әле үзенә, инде кешегә охшашлыгы да калмады бугай.

Зәки саклык белән генә Тәнзиләгә карады:

– Үзең дә секретарша булырга хыяллаямагансыңдыр дип уйлыйм.

Кыз кеткелдәп көлеп куйды:       

– Юк, әлбәттә! Белемем буенча журналист... Сулга борыл1

– Нигә?

– Бигрәк күп сорау бирәсең. Әйдә, пресс-конференциягә нокта куйыйк әле егет...        ’

– Әллә мине таксист урынына гына тотасыңмы соң син?

– Ә нәрсә, шәп фикер бу. Киттек ломбардка. Мин эзли торган теге Анна Сомова дигән хатын берничә көн элек анда кереп чыккан, кайбер нәрсәләрен тапшырган

– Ул анда тагын килер, дип уйлыйсыңмы?

– Килергә тиеш!

Яшеллеккә күмелгән тын урамга чыктылар. Иске йортлар... Әби-чәби эскәмиядә гәп кора... Зәки машинасының двигателен сүндерде...

 

Фото: elorda.info

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас