

4.
Керемле килешүгә кул куелды. Коллегалары чиратлашып Зәки янына киләләр, җилкәсенә сугып, кулын кысалар, киләчәктә дә хезмәттәшлек итәчәкләренә ышаныч белдерәләр... Барысы да аның башыннан үткән нәрсә инде. Зәки үз арбасында...
«Кызык, Тәнзилә минем номердан чыгып китмәде микән әле? Да, кичә төнлә кызык кына булды. Бүгенге кичне дә аның белән үткәргәндә шәп булыр иде дә... Тик нигә кирәк соң әле бу күзаллаулар, хыяллар? Бөтен нәрсә кайчан да булса бетә бит. Кичәге маҗара да, хәтер җепселләрен аз гына кытыклап, үтеп китте...»
– Зәки әфәнде!
Гаҗәп тә инде, кайбер кешеләрнең тавышы шулкадәр җанны өтеп ала! Андый кеше ниндидер куркыныч сүз дә әйтмәгән кебек үзе, исемеңне генә атый, ә синең тез буыннарың мизгел эчендә калтырап китә, тәнең буйлап ток йөгерә башлый...
Кичәге егет, дөресрәге, бүген иртән лифтта бергә төшкән әзмәвер һәм аның үзе кебек үк зур гәүдәле әшнәләре иң соңгы булып конференцзалдан чыгып килүче Зәкинең юлына аркылы төштеләр...
... Документларыннан аңлашылганча, егетләр шәһәр прокуратурасыннан иде. Озак кына сөйләшеп тордылар Зәки белән. Дөрес, аларны бу «әңгәмә» аз гына да канәгатьләндермәде.
Әйтүенә караганда, күрше номерда кем яшәгәнен Зәки тамчы да белми.
– ...Әйе, кичә кич минем номерда хатын-кыз бар иде. Хезмәттәшләр шаяртуы, ха-ха, ну, сез аңлыйсыз инде. Туган көн иде бит, миңа сюрприз ясадылар... Ул Настя белән (исеме шулайрак иде бугай) ничек элемтәгә керергә? Бик тырышсаң, эзләп карарга була булуын, тик бу аның чын исемедер дип кем әйтә алыр? Мин бит аның э-э-э... документларын сорамадым, – дип кенә җавап кайтарды ул.
Прокуратура хезмәткәрләренә ялган сөйләдеме ул? Әйе, бер яктан караганда, әлбәттә. Аңа оятмы? Мыегы да селкенми. Ә нәрсә? Каршыдагысын исәпләмәгәндә дә, күрше номерлар икәү, һәм ул аларда кемнәр яшәгәнен күз алдына да китерми. Кирәге дә юк. Аның янәшәсендә хатын-кыз күргәннәр икән (анысын ничек күргәннәрдер, билгесез), ул моментта алар, дөрестән дә, таныш түгел иде бит әле. Номерында анадан тума шәрә таныш булмаган кыз пәйда булуын да, чынлап та, башта хезмәттәшләре «күчтәнәче» дип кабул иткән иде.
* * *
Зәки үз номерының ишеген шакыды. Эчке якта тавыш-тын ишетелмәде. Йозакны ачып керде. Тәнзилә юк. Йокы бүлмәсе пөхтә итеп җыештырылган, ваннада дымлы сөлгеләр эленеп тора. Зәки күршесенең телефон номерын җыйды, тик аңа җавап бирүче булмады. Балконга чыкты. Тәнзилә анда да юк иде. «Бүлмәсенә чыгып киткәндер инде», – дип уйлап куйды ул канәгатьсез генә...
Аларның балконын ике метр чамасы бушлык аерып тора. Бернинди торба-фәлән, тотынырлык нәрсә дә күренми. «Тәнзилә шушы араны сикереп чыкты микәнни? Төн уртасында, шәп-шәрә, юеш килеш? Ышанырлык та түгел хәтта».
Егет күз кырые белән генә аска карады. Тәнзиләнекедер инде – ямь-яшел чирәм өстендә зур-зур чәчәк сурәтләре төшерелгән сөлге аунап ята. Ни өчендер кунакханәгә терәп үк диярлек ясалган фонтан янында, яшел чирәмдә, яшь пар утыра. Яннарында гына бала коляскасы тора. Шуларныкыдыр инде – бераз читтәрәк бер нәни кызчык чыр-чу килеп күбәләк куа...
Берәү дә аның ягына карамый кебек... Икенче мизгелдә Зәки күрше балконда иде инде. Бәхеткә, ишеге бикләнмәгән булып чыкты. Ул, тәвәккәлләп, номер эченә керде.
...Ваннада эчке киемнәр, футболка, кофта, Зәкинең трикосы аунап ята. Егетнең карашы ал төстәге матур күкрәкчәдә тоткарланды. Елмаеп куйды. Сагаеп кына йокы бүлмәсенә керде. Бүлмә буш иде.
Залга кире чыкты. Шул мизгелдә аның муенына кечкенә, ләкин гаҗәеп нык куллар килеп ябышты. Тагын бер мизгелдән Зәки инде карават янында, келәмдә ята, ә аның өстендә, еш-еш сулап, Тәнзилә утыра иде. Кызның күзләрендә – курку катыш аптыраш. Ә авызы ерылганнан-ерыла бара...
– Син нәрсә инде, Зәки, кергәч тә берәр сүз әйтә алмадыңмыни? Мин бит, ялгыш, тагын тегеләр килгән дип уйладым. Бер-бер хәл эшләгән булсам шунда?
– Әйт әле дөресен, кайда яшеренеп яттың?
– Әйтмим. – Кыз кабат елмайды.
– Тәнзилә!
– Юк, әйтмим. Карават астында.
– О, бу, мөгаен, шымчылар өчен беренче кагыйдәдер инде, әйеме. «Номерыгызга берәрсе килеп керсә, карават астына яшеренегез!» – дип көлде Зәки.
Тәнзилә аңа үпкәле караш ташлады да, чын-чынлап еларга җитешеп, читкә борылды.
«Аңа көлкедер шул! Миңа нишләргә иде соң, бу бит минем беренче эш һәм... күз алдына китермәгән, бөтенләй башка сыймаган нәрсәләр килеп чыкты...»
– Карама миңа алай итеп! һәм, гомумән, узган төндә син үз мөмкинлегеңне ычкындырдың инде.
– Мин бит сине белми идем...
– Син мине хәзер дә белмисең!
– Бәлки шулайдыр. Ә бәлки...
– Мин... Карама миңа алай!.. Ник кердең, трикоң белән футболкаңамы? Әнә, ал да ычкын! – дип, ванна ягына ымлады Тәнзилә, каш астыннан гына сөзеп карап.
– Юк, очрашуга әзерләнергә дип килдем... бик мөһим очрашуга...
– Ә мин шулай дип аңладым да.
– Нәрсә аңладың?
– Мине карават астыннан тартып чыгару өчен генә килмәвеңне...
– Мин...
Зәки көтмәгәндә тынып калды.
Фото: newstes.ru