Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
28 гыйнвар 2023, 21:57

Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (10)

Шулвакыт ниндидер кыштырдаган тавыш ишетелеп киткәндәй булды. Кызның йөрәге, күкрәгеннән атылып чыгардай булып, шашып тибә башлады. Монда иркенләп утырырга ярамаганын белә иде ләбаса ул.

Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (10)
Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (10)

3.

 

Зәки конференц-залдагы зур стендка карап озак утырды. Стендта узган яртыеллыкның керем-чыгымнары графигы күрсәтелгән. Бормалы-сырмалы сызык бер кыз гәүдәсен хәтерләтә кебек. Зәки уйда гына ул сызыкка җитмәгән детальләрне өсти...

Гадәттә, эшкә җитди карарга тырыша иде ул. Тик бүген... Тәнзилә белән бер номерда төн үткәргәннән соң, эшкә булган дәрте бөтенләй сүнде.

Бәлки дөрес тә эшләмәгәндер – милициягә дә шалтыратмады, йокы бүлмәсендәге кызны да куып чыгармады. Киресенчә, уятудан куркып, мендә-юрган да алмыйча, залга чыгып ятты. Уңайсыз, кечкенә диваннан ике мәртәбә мәтәлеп төшә язды. Ахыр чиктә, иртән иртүк авырлык белән генә торып, киңәшмәгә китте...

Зәкигә дүрт пар күз карап утыра. Тик, хикмәт, Зәкинең башында сәүдәгә кагылышы булырдай ник бер фикер булсын! Ахыр чиктә каты гына йөткереп куйды да кәнәфиеннән торды. Борын эченнән генә гафу үтенде һәм акрын адымнар белән ишеккә юнәлде.

Коридорга чыгып, ишек янындагы кизү өстәленә юнәлде. Телефонны алып, ашыга-ашыга үзе яшәгән бүлмә номерын җыйды. Телефон кыңгыравы сигез мәртәбә чыңлагач кына трубканы алдылар.

Тәнзилә!

– Шайтаныма дип тиясеңме ул телефонга?

– Ә кем бу?

– Ничек уйлыйсың соң?

– Зәкиме? Син кайда?

– Мин? Мин... эштә.

– Чынлапмы? Киткәнеңне сизми дә калганмын бит.

Гаҗәп, Зәки иртән мөмкин кадәр күбрәк тавыш чыгарырга тырышты – бертуктаусыз шкаф ишекләрен шакылдатты, суны бер ябып, бер ачты, зал белән йокы бүлмәсе арасында тыз-быз йөренде. Тәнзилә селкенеп тә карамады.

– Сине моңа да шымчылар мәктәбендә өйрәттеләрме соң?

– Нәрсәгә ул?

– Төрле шартларда да тынычлап йокларга диюем.

– Ну, синең номерыңда миңа куркыныч янамый бит.

– Син каян беләсең?!

Тәнзилә сүзне шаяруга борырга ниятләде:

– Э-э-э, күңелем шулай сизә...

– Аһ, аңлыйм, аңлыйм. Монысын да шымчылар мәктәбендә өйрәткәннәрдер инде, мөгаен.

Тәнзилә хихылдап куйды.

– Ярар соң, Зәки әфәнде, берәр бик мөһим нәрсәне беләсең килдеме, тикшерүең генәме?

Бөтенләй миңгерәү булып күренмәс өчен, Зәки тумбочкадан үзенең көндәлеген һәм паспортын карарга кушты. Чынлыкта, алар аның кесәсендә иде. Иң мөһимен әйтәсе килмәде. Төне буе Тәнзилә номерында утырып чыккан егет Зәки белән бер лифтта төште. Зәки аның Тәнзилә номерыннан чыкканын да күрде. Әгәр дә бу хәбәрне әйтсә, кыз, һичшиксез, аның номерыннан хәзер үк чыгып китәчәк. Зәки, нишләптер, моны теләмәде...

– Алло, Зәки. Анда берни дә юк.

– Нәрсә турында син? Аһ, әйе! Ярар, борчылма, Тәнзилә. Машинада калдырганмындыр инде алайса.

– Шул гына идеме?

– Ну... әйе инде...

– Хуш, алайса.

Зәки «Красотка» кинофильмын исенә төшереп, үзалдына елмаеп куйды.

– Әй, туктале! Трубканы бүтән алма яме. Бәлки... Кыскасы, миңа кем шалтыратырга мөмкин икәнен белмисең бит син.

– Син бит өйләнмәгән дидең?

– Үземне монах дип атадым мәллә?!.

– О, аңлыйм. Ярар...

 

* * *

Тәнзилә башын мендәргә терәде. «Бу егет шаяра да белә икән. Кирәк бит ә, сынап карамакчы, имеш!»

Караватка җайлабрак урнашты да, күзләрен йома төшеп, хыялга чумды. Шаяра белә торган кешеләр белән соңгы тапкыр кайчан аралашты соң әле ул? Бик күптән инде... Дөрес, Зәки белән ике арада булганнарны «аралашу» яки «мөнәсәбәт» дип атап булмый әлегә. Алар бит бергә төн генә уздырдылар. Бер номерда.

«Карале, бу номердан чыгып китсәң дә ярый торгандыр инде. Көн буена монда кунаклап булмас. Зәки милиция турында кичә нәрсә әйткән иде әле? Әйе, иң башта номерда утырып калган «кунак»ның кемлеген ачыкларга кирәк, һаман да шунда микән?..»

Тәнзилә, портьега шалтыратып, үз номерына иртәнге аш китерүләрен сорады. Тиз генә салкынча душка кереп чыкты. Зәкинең кием шкафына сәяхәт нәтиҗәләре: ирләр күлмәге, трико, бер пар оекбаш. Искитмәле түгел, шулай да... Ярыйсы гына костюм килеп чыкты...

Лифт ишеге ачыла башлауга, Тәнзилә йозак тишегеннән генә тышкы якка күз ташлады. Кечкенә арбага ризыклар төяп, бер кеше аның номерына якынлаша иде. Туктады. Тәнзилә номерының ишеген шакыды. Берничә мәртәбә шакып карап та ишек ачучы булмагач, җилкәләрен сикертеп алды һәм китәргә дип борылды.

Тәнзиләгә тәвәккәлләргә кирәк иде. Коридорга ашыкты. Күрше номердан атылып чыгучыны күреп сәерсенгән кешегә елмайды.

– Сәлам! Бик уңайсыз хәлдә калдым. Бер минутка гына чыккан идем, ишек бикләнеп калды. Күршеләргә керергә туры килде... Бу – минем номер.

– Гафу итегез...

– Аңлыйм, ышанмыйсыз. Ярар, әйдәгез, мин сезгә иртәнге ашка нәрсәләр сораганымны санап чыгам...

Бик җентекләп тикшергәннән соң, ниһаять, күнде официант – портье янына, запас ачкыч алырга юнәлде. Бар нәрсәне белергә, бөтенесенә тыкшынырга яратучы портье үзе дә ияреп килде, билгеле. Шулай итеп, бүлмәгә өчәүләп керделәр.

Номерда бер кеше дә юк иде.

 

* * *

...Тәнзилә тәлинкәдән соңгы җиләкне алды да кулындагы аклы-каралы фоторәсемгә төбәлде. Мөгаен, бу номерда калу бик яхшы фикер дә түгелдер, ләкин монда һичьюгы бөтен әйбер үзеңнеке. Үз джинсысы белән ал футболкасын да киеп алгач, иркенрәк булып китте аңа. «Ярар, – диде Тәнзилә үзалдына. – Башка барып төртелер җир барыбер юк бит әлегә, вакытны әрәмгә үтереп ятканчы эш турында уйларга кирәк... Бәлки тиздән Зәки дә кайтып җитәр? Ачкычы миндә бит... Туктале, кызый, нәрсә турында уйлыйсың син һаман?.. Тәк, хәзергә нәрсәләр билгеле? Яшь карак кыз портреты, аның бертуган апасының күрсәтмәләре бар... Монысы – урланган әйберләрнең бер өлешен кабул итеп алган ломбард адресы. Әйе, ул елгыр кызның савыт-сабаны кая илтеп тапшыруын ачыклый алдым. Җанны кимергән бердәнбер сорау гына калды: карак кыз хәзер үзе кайда булырга мөмкин? Монысын ачыклар өчен күп тир түгәргә туры килер, күрәсең...»

Рәсемдәге хатынның яше Тәнзиләнеке чамасы гына булырга тиеш, карт күренми. Кабарып торган иреннәр, озынча яңак, зур кара күзләр, бераз күтәрелеп торучы кашлар... Бер карашка, бернинди серлелек тә чалымланмый шикелле үзендә.

«Фоторәсеме әллә нинди моның. Кәгазе бик юка. Монысына да гаҗәпләнмәскә мөмкин булыр иде, иң хикмәтлесе шунда – бу фоторәсемне Серафима, Аннаның апасы бирде. Бераз гына булса да сыйфатлырак фоторәсем таба алмаганмыни ул? Әллә гаилә альбомына кагыласы килмәгәнме?.. Кем соң син, Анна Сомова?.. Моңа кадәр суд җаваплылыгына тартылмаган. Олы апасы Серафимада кунакта булган, ул киткән көнне генә гаилә хәзинәсе юкка чыккан. Бәхеткә, ул хәзинәнең бер өлеше – бик борынгы, күзгә ташланып тора торган әйберләр, ломбардта пәйда булгач, тиз табылган...»

Сеңлесе турында Тәнзиләгә сөйләгәндә, Серафиманың йөзендә нәфрәт чаткылары уйнап торды.

– Ул һәрвакыт нәрсә дә булса эләктереп китә иде. Бөтенесе дә аныкы гына булырга тиеш дип уйлый иде бугай. Балачактан ук шундый карак булды. Яңа ел бәйрәмендә чыршыдан бик кыйммәтле уенчык урлаганын да хәтерлим. Ышанасызмы?..

Дөресен әйткәндә, күргәне булмагач, андый «бик кыйммәтле» уенчыклар белән бизәлгән чыршыны күз алдына китерә алмады Тәнзилә, шулай да сер бирмәскә булды.

Сөйләвенә караганда, Серафима бу вакыйга турында турыдан-туры милициягә хәбәр итәргә теләмәгән. Нигә зурдан кубарга соң әле, ни дисәң дә, гаилә эше бит. Бердәнбер теләге – буыннан-буынга күчеп килгән көмешне кире кайтару һәм Аннаның кайдалыгын ачыклау...

Тәнзилә, кулындагы фоторәсемгә карап, кабат уйга батты. «Нинди хатын соң бу Анна Сомова? Наркоманкамы? Эчкечеме? Клептоманкамы? һәм каян килгән шулкадәр зур аерма, ни өчен апалы–сеңелле ике кызның берсе әбисеннән өеме-өеме белән калган кыйммәтле әйберләргә хуҗа, ә икенчесе шәһәрнең иң иске, иң пычрак районындагы күп фатирлы йортның соңгы катында, кечкенә генә бер бүлмәсендә яшәргә мәҗбүр булган? Кызык, бик кызык... Серафимага кабаттан шалтыратып алганда комачауламас иде...»

Тәнзилә аның номерын җыйган иде – телефоннан өзек-өзек тавыш кына ишетелде. Бераз гаҗәпсенеп торганнан соң, кабат җыеп карарга булды. Нәтиҗә шул ук...

Шулвакыт ниндидер кыштырдаган тавыш ишетелеп киткәндәй булды. Шымчы кызның йөрәге, күкрәгеннән атылып чыгардай булып, шашып тибә башлады. Монда иркенләп утырырга ярамаганын белә иде ләбаса ул. Каһәр суккан шул Аннаны уйлап...

Тавыш кабатланды.

 

Фото: smartik.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: