Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
27 гыйнвар 2023, 09:30

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (17)

Бияләйкәем биш энә, Кулга кисәм, тишелә. Кеше сүзе кеше аркылы Бигрәк авыр ишетелә.

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (17)
Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (17)

(Дәвамы.)

Чабата базары

Яхшырак чабата сатып алып, көнендә әйләнеп кайтыр өчен, унбиш километр ераклыктагы Гундыр базарына барырга иртәнге караңгыда чыгарга кирәк. Базарда сайлап алу мөмкинлеге бар, шуңа күрә, ерак булса да, авылның яшьләренә бу базарга барып килү — бәйрәмгә чыгып керү кебек кенә тоела.

Гундырның аяк-кием осталары үзләренең төрле фасондагы эшләрен тәкъдим итәләр. Чабаталар да күптөрле. Бигрәк тә, башларындагы шөлеләре бөтерелеп эшләнгәннәре матур була. Урыс чабаталары үзенчә уңайлы: уңы-сулы бар, ләкин андыйларны Нурия кияргә яратмый. Балтырны капларлык, биек итеп үрелгәннәре дә бар...

Кышкы туң юлдан атлаулары җиңел! Матур тамашага ашыгып барган сымак, яшь буыннар үзләре үк йөгертәләр. Яхшы тайны тыеп барган төсле, кызлар аякларына кызуларга ирек куймыйлар, чөнки хәлләре кире кайтасы юлга да җитәргә тиешле бит әле!

Бүгенге килүләрендә, иптәш кызы  Саҗидә үзенә ике пар чабата, ак кершән, әнисенә кәшәмир яулык сатып алды. Нуриянең үткән базар көнне Яңавылга алып барып саткан бер капчык көнбагыштан кергән акчалары бар иде. Яңа чабата өчен түләгәч, алты көләчә-күмәч алырга да калды...

Туң кар өстеннән килгәндә туза башлаган чабатасын Нурия базардагы остадан төзәттереп алды. Кайдан килгәнен чамалаган базар бабае акча сорамады. Бәлки, кызның ябык моңсу йөзеннән дә аңлагандыр — нинди авыр тормышта яшәвен...

Авыл халкының көндәлек аяк савытлары сатыла торган базар артта калды. Ике ахирәт урман аша, ат юлыннан әкрен генә атлыйлар. Каршыларына очраган базарга китеп баручы авылдашларына яңа чабаталарын күрсәтеп, артларыннан куып җиткән атлы юлчыларны уздыргач, җыр ритмнарына атлый башладылар.

Нурия күңеленә килгән беренче такмагын сузды:

Бияләйкәем биш энә,

Кулга кисәм, тишелә.

Кеше сүзе кеше аркылы

Бигрәк авыр ишетелә.

Саҗидәсе аңардан да көррәк тавыш белән икенче такмак сүзләрен урманга яңгыратты:

Аклы ситса күлмәгемнең

Итәген уясым бар.

Битләреңдә кояш уйнай,

Ай гына куясың бар!

—Әйдә, Бибиүкнекен җырлаек!

—Әйдә! Син башла...

Миллям урам уллань урам,

Питыралос чуж алма.

Чуж алма кадь аныкайме

Ку бон адҗом, и Алла!*

Җыр кыскарта араларны, диләр. Дөрес икән! Төш узуга, һәркем үз өендә базар күчтәнәчләре белән чәй эчте; яңа чабата киеп, клубның идән тузанын ышкырга чыгасын уйлап, бераз ял итеп алырга ятты.

__________________________________

 *(удмуртча)          

Безнең урам түбән таба,

Тәгәри сары алма,

Алма кебек әниемне

Кайчан күрәм, и Алла!

 

Коры ботак та алырга ярамый!

Утын җитештерү бик зур көч куйдырта. Язгы туң кар өстеннән аны алып кайту җайлырак һәм куркынычсызрак. Урман каравылчысы иртә таңнан урманда йөрми, шуңа күрә бәләкәй чана тартып, таң караңгысында урманга китүче-кайтучылар гына очраштыргалый.

Нурия күбрәк Мүклек-якка барып йөри. Таң караңгысында бер бара, кичкә таба — тагын бер. Менә бүген дә кызның ике кабат барырга исәбе!

Балтасы белән зирек агачларын сайлап кына чапкалап-кисеп, кабык чанасына төяде. Бау белән бәйләгән чагында Баян абыйсы белән бервакыт кыш көне урманга килүләре исенә төште.

Чаналарга төялгән ботакларны бәйләп ятканда, каравылчы килеп чыккан иде. Сизми калдылар. 

Сугыш башланган ел. Кырыс законнар заманы!..

—Бушатыгыз! — диде каравылчы. Күрше авыл кешесе иде ул.

—Ә нигә бушатырга? Монда бит бары да коры ботаклар... — Абыйсының бу сүзләре һавада асылынып калды.

—Я бушатасыз, я сельсоветка алып барам. Әйдәгез, киттек! — диде атлы кеше.

Нуриянең ишеткәне бар: рөхсәтсез урманга кергәне өчен, кемнеңдер чанасын эштән чыгарган. Шуңа ул абыйсын тиз туктатты. Чана кадерлерәк!

Буш чаналарын тартып кайтып барганда, абыйсына шул хәбәрне әйтте.

—Мин дә ишеттем андый хәлне. Бригадир аръяк урам Гөлкия апаның чана табанын чапкалаган, — диде Баян.

—Абый, хәзер гел безне сагалап кына йөрер инде бу кеше, әйме?

—Юкны сөйләмә, икенче кабат ул бүтән җирне тикшерәчәк. Иртәгә барырбыз...

Хәзер абыйсы сугышта. Утын җитештерү күбрәк Нурия җилкәсендә... Үз кешесе урманнарга хуҗа булганлыктан, Шәймәрдән кызлары хәзер урманга барырга курыкмыйлар. Төрле коры-сары утынны алып кайтырга көчең генә җитсен! Ләкин Ахмәтгали башка кешеләргә коры ботакны да сатып бирә. Кифая аптырап сорый:

—Кияү, урманда коры-сары бигрәк күп бит. Сатма алай. Урманыңны чистарталар ич...

—Әби, кысылма, хөкүмәт шулай куша!

Кифая үз сүзе көчсез булуын шунда гына аңлый. Башка вакытларда да каршы әйткәннән кызып китүче Әхмәтгалине ярсытудан сакланырга тырыша.

1942 елның җәй азагында ул да фронтка алынды.

Нурия уйлый: бүген ике юл китерсә, кар беткәнче тагын ике атна буе ташыса, җәйгә чыкканчы икмәк пешерергә, мунчага ягарга җитәчәк...

Лотфия, утынга диеп барса, бер ягарлык кына салып кайтып китә. “Мин бала үстерәм, миңа көчәнергә ярамый”, — ди. Киләсе кышларда әнисе урынына — олы кызы Зинира булышчыга әйләнде. Тыңламаса, кыйнап диярлек, аны бу эшләргә “җигә” башлады. Чана тартырга  ярарлык булып үсеп җиткән туганын, барыбер, ярдәмчесе итеп үстерде.

Ул елларда зирек агачлары ныкъ кырылды, шул сәбәпле, күп уйсулыкларда чишмәләр корыды. Табигать бер яклап кешеләрне туйдырса да, икенче яктан үзенең кырыслыгын күрсәтеп, аларны үзенә карата сак булырга өнди иде кебек.

Лотфия, яшь баласын әнисендә калдырып, Әмҗегә эшкә чыгып китте. Урман утырту эшенә башлады. Кергән фатирында ун яше тулып узган Зинирәсен юньләп туйдырмый: үзе ашый — кызы, өстәлдәге ризыкларга тилмереп карап, ач утыра...

Өч яшьлек Шидәне Нурия карый, Ямадыга нәнәсенә күтәреп алып баргалый. Әхмәтгалинең апасы Фәрхинурның сыеры бар, берүзе генә яши. Шидә туйганчы сөт эчеп кайта. Кире кайтканда, җиләклеккә керәләр. Шидә үзе өзеп ашамый, гел җыеп биргәнне көтеп утыра. Нурия бирсә, тиз генә ашап куя. Җип-җиңел гәүдәле, бәләкәй мут бала!

Кире әнисе йортына әйләнеп кайткан Лотфия әзергә-бәзер яшәргә тырыша. Су алып кайту, утын китерү — аның өчен бик авыр хезмәт булып тора. Урманга утынга баргач, әз генә салып, барысыннан алда кайтып китә. Ә Нурия, иптәшләре белән бер-берсенә ярдәмләшеп, күп төялгән чаналарын йә Мүклек-тауга, йә Яман-саз үрләренә мендереп куешкач кына, кайтырга чыга.

Утын әзерләүне Нурия әнисе алдындагы иң төп бурычы итеп саный.

(Дәвамы бар.)

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (17)
Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (17)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: