Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
27 гыйнвар 2023, 11:28

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть. (3)

Гөлчәчәк, ике атнага бер кайтып йөрүенә карамастан, туган җирен сагынырга да өлгергән.

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть. (3)
Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть. (3)

ХЫЯЛЛАР ДИГӘНЕ ШУШЫ ИКӘН...

Автобус ачык кыр уртасындагы бер катлы автовокзал бинасы янында туктауга, юлчылар ишектән җиргә сибелде. Мәдинә кулындагы сары төстәге катыргы чемоданын җиргә куеп, тирә-юньгә күз салды.

Бер якта соргылт төскә кергән буш җирләр җәйрәп ята. Икенче якта сөзәк ярлы елга. Мәдинә елга аръягындагы биек йортларны күздән кичерде. Алар күңелне ымсындырып җибәрделәр. Ә яңа шәһәр кайсы якта микән?!

Вокзалдан берничә адым ераклыкта кызгылт-сары автобуслар тезелешеп сафка баскан. Күрәсең, маршрут автобусларыдыр болар.

– Кара әле, Рәфидә, безгә ерак барасы микән анда?! Нинди автобус белән барасы дигән иде әле Гөлчәчәк?

 – Тел Кытайга илтә, диләр. Әйдә, әнә теге ападан сорыйбыз. – Вокзал ишеге төбендә, башына яшь каен яфрагы төсендәге бәләкәй шәл бәйләгән, өстенә сырган бишмәт кигән, кырык-кырык биш яшьләр тирәсендәге, авыл апаларына охшаган хатын-кыз, авыр сумкасын җиргә куйган да, нидер көткәндәй, ялгызы гына басып тора. Мәдинә Рәфидәнең ризалык белдереп баш какканын да көтмичә, түгәрәк йөзенә тыйнак елмаю яккан хатынга барып эндәште:

 – Апа җаным, Яңа шәһәргә нинди автобус бара, әйтмәссезме?

Апа кеше бик тиз ачылып китте. Кызларның чемоданнарына көлемсерәүле караш ташлап:

 – И-и-и, балакайларым, эшкә киләсезмени?! – диде. – Хәерле сәгатьтә булсын. Менә үзем дә шул якка, кызымның хәлен белергә килешем. Беренче мәртәбә генә килүем түгел, әйдәгез, миңа иярегез. Бергә-бергә күңеллерәк тә булыр. Адресыгыз бармы?!

Ул арада яннарына тузан туздырып, галәмәт зур автобус килеп туктады.

Автобус тукталышка килеп җитте. Ишекләр ачылды. Тукталышта аларны алдан сөйләшкәнчә, Гөлчәчәк көтеп тора иде. Гөлчәчәк өстенә зәңгәрсу төстәге плащ, аягына ялтырап торган, үкчәле сафьян итек кигән. Башында плащы белән бер төстәге берет. Кулында кечкенә генә күн сумка. Чып-чын шәһәр кызына әйләнгән дә куйган.

Мәдинәнең ун ел буена бергә укыган классташы, кулына өлгергәнлек аттестатын алу белән, Чаллыга чыгып киткән иде. КАМАЗ заводларының берсенә эшкә кергән кыз, атна арасында ялга кайткан чакларда шәһәр хәлләрен сөйләп, кызларның күңелләрен иләсләндереп торды.

 – Әй кызлар! Күрсәгез иде Чаллыда нинди зур төзелеш барганын! Кемнәр генә, кайдан гына килмәгән анда! Шәһәр көннән-көн үсә. Әле кичә генә машиналар, бульдозерлар кайнашкан урында, иртән йокыдан торуга, өр-яңа йортның түбәсе күккә терәлгәнне күреп, шаклар катып торасың. Ялан кыр уртасында заводлар калкып чыга. Мин Двигательләр заводында, йөк төягеч машинада эшлим. Завод дигәне дә безнең авыл кадәр бар. Шунда көне буена тиен урынына бөтереләм. Бригадабыз әйбәт. Зарплатаны да яхшы түлиләр.

Авыл клубына җыелган яшьләр читтән кайткан кызны кызыксынып күзәтәләр. Гөлчәчәк клубка килеп керүгә, тирә-юнь кинәт яктырып киткәндәй булды. Кызның өсте-башы бөтенәйгән. Алсу төстәге күлмәге, биленең нәзеклеген күрсәтеп, тәненә ятып тора. Биек үкчәле босоножкие клуб идәненең тактасын саный. Аяк басуларына тиклем икенче. Чәчләрен шома итеп тарап, бер якка авыштырып өеп куйган. Авылда бизәнүне дә белми иде, хәзер күр инде, килешле итеп кашына сөрмә тарткан. Иреннәренә сизелер-сизелмәс кенә иннек сөрткән. Түгәрәк йөзе дә алсу алма төсендә. Шәһәр кызлары кебек ыспайланып, матурланып кайткан кызга, авылдагылар биһуш китеп, хәйраннар калалар иде.

Мәдинә дә имтиханнарны биреп бетерүгә:

 – Әнкәй, мин дә Чаллыга китим әле! Безнең класс кызларының яртысы КАМАЗ дип җенләнә. Минем дә авылда каласым килми, – дип, кыяр-кыймас кына сүз башлаган иде. Тик әнисе:

 – Нинди шәһәр инде, кызым?! Район үзәгенә дә барганың юк. Ни йөрәгебез белән чыгарып җибәрик сине? Кавырсының да катмаган килеш, ничек итеп заводта эшләмәкче буласың? Беркая да китмисең. Әткәңнең дә рөхсәте юк, – дип, кызының теләгенә каршы төште.

 – Әткәй белән үзем сөйләшәм. Ул ризалыгын бирсә, җибәрәсеңме?!

 – Уйлашырыбыз! – диде әнисе, кызының керфекләре дымланганны күреп.

Мәдинә бераз басылган кебек булды. Чиләк-көянтәләрен иңнәренә элде дә, тынычланып кайтыйм әле дип, чишмәгә суга китте. Такыр сукмактан атлап барганда да, кызның күңел кыллары зеңләүдән туктамады. Җитмәсә очсыз-кырыйсыз күктә, таган атынгандай, әле күк катына күтәрелеп, әле томырылып аска очучы сабан тургае өздереп сайрый. Аның тавышы да кызның тулган күңелен чайпалдырып, күңелендәге уйлар өермәсен кузгатты.

Мәктәпне тәмамлаганчы кимсенеп йөрде Мәдинә. Күр инде, иң кадерле кешесе – әнисе дә кечкенә буйлы, өрфиядәй гәүдәле кызының, үзләреннән башка яши алырына ышанмый. Соң, яшьтәшләреннән кечерәк күренгәнгә Мәдинә гаеплемени инде. Ике яшендә сары чире белән чирләп, больницада ятып чыкканлыгы турында, апалары кат-кат үчекләп сөйли торганнар иде.

 – Әнкәй белән әткәй сине Пучы бүлнисеннән самовар тартмасына салып алып кайттылар. И бигрәк бәләкәй идең инде. Аяк-кулларың тал чыбыгы кебек нечкә.

 – Алдыйсыз! Нишләп мине самовар тартмасына салсыннар? – Әнкәй, әйт әле апаларга, алдашмасыннар! – дип еларга тотынгач кына, апалары үртәүләреннән туктыйлар. Үсми калуының, ябыклыгының да сәбәбе шул чир аркасында инде аның.

Апалары үртәсә дә, башкалар алдында да әнисе гел кызын яклап: «Сөяккә ит куна ул!» – дип юата торган иде. Менә хәзер китәм дигәнен ишеткәч: «Кавырсының катмаган!» – дип, кызының хыялларын бер саксыз сүзе белән челпәрәмә китерде.

Кич белән, әтисе эштән кайткач сөйләшү дә Мәдинәне сөендермәде. Әтисе дә әнисе кебек үк, кызының шәһәргә китүенә каршы иде. Мәдинә үзе дә әнисенең:

 – Кызым, берәр ел авылда эшлисеңме әллә?! Бераз кул арасына керерсең! Әле энекәшләрең бәләкәй, мин эштән кайтып кермим. Авылда да эш бетмәгән. Әнә, аръяк Хәкимулланың почтальон булып эшләүче кызы Рәмилә дә Чаллыга чыгып киткән. Аның урынына кеше кирәк ди. Сыер савырга көчең җитмәс, әллә шунда урнашып карыйсыңмы?! – дигән сүзләрен ишеткәч, уйга калды.

Мәдинә сизә, әнисенең кызы белән аерылышасы килми. Сөйләшкәндә күзләре дә моңсуланып китте. Маңгаендагы җыерчыклары да тирәнәйгәндәй тоелды. Мәдинә әнисенең сүзләрен аяк астына салып таптамаска булды. Әти-әни сүзенә каршы килеп, алар рөхсәтеннән башка читкә китсә, бәхетле була алырмы соң ул?..

Гөлчәчәк авылга кайткан саен, Мәдинә аннан шәһәр тормышы турында сораштырды. Вакыт елгасына кушылып аккан бер ел сизелми дә үтеп китте. Хыялы белән Чаллы урамнарын гизгән кыз, ел тулуга, кабат сүз башлады:

 – Әнкәй! Бер ел авылда эшлә, дигән сүзегезне тыңладым. Бу хатлар, гәзитләр тулы авыр сумканы күтәреп күпме йөрергә була? Көз көне пычрак, кыш көне көрт ерып йөрисе. Заводта җиңелрәктер дә әле. Китим инде Чаллыга! Әнә Гөлчәчәк кайткан саен мактап бетерә алмый. Аннан соң, киләчәктә бәлки укырга да кереп булыр.

Әтисе белән әнисе, бераз ныгыган, кыюланган кызларының теләгенә каршы килмәделәр. «Җиткән кызны гел читлектә ябып тотып булмас. Югары уку йортларына кертеп укытырга хәлебездән килмәде. Эшли-эшли укыр, кеше булыр» – дип, ризалыкларын бирделәр.

Мәдинә Гөлчәчәк белән киңәшләште. Киңәшле эш таркалмый. Гөлчәчәк инде шәһәр тормышына шактый ияләшкән. Тулай торакта яши. Эшкә урнашканчы, үз янына сыендырды. Тулай торакка чит кешеләрне кертү тыелган вакытта, Гөлчәчәкнең комендант белән уртак тел таба алуына сокланды Мәдинә. Күрәсең, сабыр холыклы, кешеләр белән тиз аралашучан, һәр сүзен үлчәп сөйләшүче кыз бер ел эчендә шактый ихтирам яулаган. Шулай булмаса, ике авылдашын берничә төн кундыруны сорап килгән кызның үтенеченә комендант колак салыр иде микән?!

Унике катлы тулай торакның бишенче катында урнашкан бүлмәдә, кызлар авыл хәлләрен сөйләшә-сөйләшә, авыл мичендә тәгәрәп пешкән ипи, сөте-каймагы белән рәхәтләнеп чәй эчтеләр.

 – И-и-и, бигрәк тәмле инде авыл ипие. Сөте дә куе. Каймагы да телне йотарлык.

 – Әй, Гөлчәчәк, телеңне йота күрмә тагы. Безне ничек эшкә урнаштырырсың?! Без русча белмибез. Бөтен өметебез синдә генә. Сиңа ышанып килдек.

 – Кара әле, Гөлчәчәк! Ә заводта нинди телдә сөйләшәсез?

 – Безнең бригадада күбрәк татарлар эшли. Рус, мари, чуваш, азәрбайҗан кызлары да бар. Күбрәк татар һәм рус телләрендә аралашабыз. Курыкмагыз, өйрәнерсез әле. Шәһәрдә берәр ел яшәсәгез, танып та булмас үзегезне.

Гөлчәчәк, ике атнага бер кайтып йөрүенә карамастан, туган җирен сагынырга да өлгергән. Авылның һәр кешесе турында диярлек сораштырмыйча, хәл-әхвәлләрен белешмичә йокларга ятмадылар.

Гөлчәчәк икенче көнне Мәдинә белән Рәфидәне КАМАЗның завод корылмаларыннан ерак түгел урнашкан кадрлар бүлегенә алып китте. Беренче мәртәбә шәһәр күргән кызлар, урамга чыгуга ук, тирә якны күзәтергә тотындылар. Күп катлы йортларның тәрәзәләреннән, әйтерсең лә, бәхет күзләре карый. Яңа шәһәрдә төзелешнең кайнап торган чагы. Иркен урамнан каядыр ашыгучы автобуслар узып китә. Ком, таш, төзү материаллары, бетон плиталар төягән тракторлар, КРАЗ, МАЗ машиналарының тавышында тормыш шавы ишетелә. Төзелеш мәйданнарындагы биек краннар жираф кебек озын муеннарын күккә сузганнар.

Мәдинәләр утырган автобус корылмалар янына килеп туктады. Кызлар, автобустан төшеп, зәңгәрсу төскә буялган вагонга юнәлделәр. Гөлчәчәк кызларны әйдәкләп, кызу адымнар белән алдан атлый. Килеп җитүгә, вагон ишеген ачып, эчкә үткәндә дә борылып, эндәште:

 – Миннән калмагыз! Монда һәркөн шулай. Кадрлар бүлеге бу! Кеше бетеп торганы юк. Үзегез күрәсез, автобуслар тулып килә. Һәрберсенә эшкә урнашырга кирәк.

Рус телен такы-токы гына белгән кызлар сөйләшергә оялалар. Татарга тылмач кирәкми, дигән сүзләрне ишеткәннәре булса да, рус милләтеннән булган белгечләр белән татарча аңлашып булмаганын беләләр. Шуңа күрә дә Гөлчәчәкнең алар белән бергә кадрлар бүлеге урнашкан «вагончик»ка кереп, бирелгән сорауларга җавап кайтаруы, документларны тутырырга ярдәм итүе, күктән төшкән бәхет булып тоелды.

Көзге җил сулышын тойган табигатькә сары төс иңгән. Октябрь кояшы ничек кенә җиһанны җылытырга теләсә дә, көннәр инде сүрәнәйгән. Сагыш шәлен иңенә ябынган агачларның соңгы яфраклары бөтерелеп җиргә төшә. Һавада туган як белән саубуллашып, җылы якларга очып китүче кошлар тавышы ишетелә.

Авыл кызлары, алтын яфраклар түшәлгән сукмак буйлап, сер тулы киләчәккә таба атлап баралар. Ак хыяллар аларны алга дәшә.

Мәдинә белән Рәфидә тиз арада медицина тикшерүе аша узганнан соң, янәдән кадрлар бүлегенә килделәр. Кадрлар бүлегендә эшләүче белгеч кулыннан юллама алган кызлар Двигательләр заводына барып җиткәндә, төш узган иде инде. Тимер шакмаклардан тезелгән идән буйлап, өй биеклегендәге зур-зур тартмалар арасыннан, үзләре эшләячәк транспорт (ТСО) цехын эзләп киттеләр. Кирәкле цехка килеп җитеп, андагы җитәкчеләрне эзләп тапканчы, кызларның күңелен курку катыш кызыксыну, шул ук вакытта бераз горурлану хисләре дә биләп алды. Бөтен ил башлаган күмәк төзелешкә алар да үз өлешләрен кертәчәк!

 – Рәфидә! Завод бигрәк зур икән, әйеме?! Аның бер башыннан икенче башына җәяүләп барып җитәр өчен күпме вакыт кирәк икән? Ул өй биеклегендәге тартмаларның эчендә нәрсә барлыгын беләсе килә!

 – И Мәдинәкәем! Икебез бер уйны уйлап барабыз. Гөлчәчәк бер дә арттырмаган икән. Мин дә шаккатып барам. Җитмәсә, ул тартмаларның тышына әллә нинди ят хәрефләр белән нәрсәдер язылган. Русча да, татарча да түгел. Тулай торакка кайткач, Гөлчәчәктән сорарбыз әле. Ул белә торгандыр. Ярый әле медицина тикшерүен тиз арада үтеп бетердек. Гөлчәчәккә рәхмәт инде. Ул өйрәтмәсә, кая барырга белми йөрер идек.

 – Әйе, Гөлчәчәк мәктәптә укыган чактан ук, ярдәмчел, чын дус! Киңәш кирәк булса, гел аңа килә идек. Беркайчан да булышмый калмады. Хәтта класстагы башбирмәс малайлар да аның белән санлашалар иде. Шуңа күрә класс старостасы итеп сайлап та куйган идек үзен.

 – Авылга кайтып әйтсәң, ышанмаслар да инде, әйеме?! Ике көн эчендә эшкә урнашып кара әле!. Кулыбызда юллама. Иртәгәдән башлап, без дә КАМАЗ эшчесе булабыз, Алла боерса!

– Йә, ярар, Рәфидә! Әйдә, тизрәк атлыйк! Яңадан хыялланырбыз. Тизрәк цехтагы җитәкчеләрне күрик. Алар нәрсә дияр бит әле?

Фото: photocentra.ru

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть. (3)
Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть. (3)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: