Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
27 гыйнвар 2023, 12:57

Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (9)

Хуш исләр аңкып торган хур кызы синең номерга керсен, яныңа ятсын, ризыкларыңны ашап бетерсен, ярыйсы гына уйланылган боевикның кыскача эчтәлеген сөйләп, йокы бүлмәңә кереп бикләнсен, имеш...

Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (9)
Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (9)

* * *

Зәки зур түземлек белән  Тәнзиләнең бер сәгатькә сузылган аңлатмасын тыңлады. Өстәлдә – кичке аштырмы, иртәнгесеме, кыскасы, ашамлыклар. Бу – Тәнзиләнең өстәмә шарты.

– Тамак шулкадәр ачкан!  – Тәнзиләнең өстәлдәге ризыклары бер-бер артлы авызына шудыра бирде. – Кызык килеп чыкты: бүген үземнең номерга кайткач, салатны да ашап бетерә алмаган идем. Күр инде, физик күнегү кешене нишләтә ...

– Тегеләрдән качканнан соң, дип әйтәсем килгән иде, – дип төгәллек кертте Тәнзилә, аның ни турында уйлаганын чамалап.

“Күзләре шомырт төсендә икән, чәчләре... кофе ярмаксын хәтерләтә... Иреннәре... – Зәки Тәнзиләгә төбәлгән килеш утыруын белде. – Юк, минем белән утыру да, тәмле ризык та, хәтта айлы төндә таныш булмаган ир белән бер юрган астында яту да түгел, е ниндидер кораллы кешеләренең аны аулап йөрүе адреналин биргән бугай бу кызыкайга. Хәтта берсенең күрше номерда әле дә булса үзен көтеп утыруыннан тәм таба шикелле».

– Кемнәр алар, миннән нәрсә кирәк – башыма да китерә алмыйм. Юк, алар, ничектер, минем эш белән бәйледер инде бәйлесен, тик...

Зәки, иягенә таянып, кызның сүзләре белән килешкәндәй әледән-әле башын селкеп утырса да, ул сөйләгәннәрнең яртысын да ишетмәде. Аңа тын да алыштырмыйча сөйләнүче бу чибәркәйгә карап утыруы рәхәт иде. «Әти-әни янына кунакка алып кайтсаң иде моны! Әнинең коты очкан булыр иде, мөгаен. Әти... ну, әти нәрсә дә булса мырлап куяр, тик ул да хупламас...»

Зәки үзе, никадәр генә акча бирәбез дисәләр дә, бу кадәр булдыра алмас иде. «Шулай сөйли һәм ашый белгән хатын-кыз урын-җир өстендә ятканда нәрсәләр кыландырырга сәләтле икән? Юк, бу кызыкай һич тә караваттан караватка сикереп йөрүчеләрдән түгел. Андыйга охшамаган. Шулай булуга да карамастан, аның белән бу минутта нәкъ менә ятасы килә. Башка беркайда да түгел, бары тик йомшак караватта...»

Тәнзилә, өстәл аша үрелеп, тәлинкәдән соңгы печеньены алды. Кызның күлмәк изүеннән күз явын алырдай манзара ачылгач, егет аздан гына тончыкмады. Тамагына утырган төерне юып төшерергә ниятләп, стаканга үрелде. Стакан буш иде инде. Тәнзилә гаепле генә елмаеп куйды:

– Гафу ит, – диде үзе дә сизмәстән «син»гә күчеп. – Аны мин... Бик нык эчәсем килгән иде.

Зәки кулын гына селтәде.

– Менә хәзер мин белгән кадәресен син дә беләсең инде, – дип тәмамлады сүзен Тәнзилә.

Зәки бу хәлгә хәтта аптырап китте. Инде үзен тагын берничә сәгатькә «көйләп» өлгергән, Тәнзиләнең моңарчы сөйләгәннәрен хикәянең башы гынадыр дип уйлаган иде ул.

– Э-э-э... әйе! Бик кызык.

– Кызык кына түгел, гаҗәп! Ванна белән күбекне исәпләмәгәндә.

– Э-э-э... күбекне?

Тәнзилә Зәкигә сәерсенеп карап торды да шаркылдап көлеп җибәрде.

– Менә сиңа кирәк булса! Син мин сөйләгәннәрнең бер сүзен дә ишетмәдеңмени?!

Моңа кадәр аның игьтибарсызлыгын аңлаган хатын-кызлар йә елап җибәрә, йә котыра иде. һәрхәлдә, көлүчеләр булганын хәтерләми Зәки.

– Юк, син нәрсә, барысын да ишеттем.

– Чынмы? Алайса, үз сүзләрең белән сөйләп бир әле. Йә, әйдә!

– Ну... анда бер кеше... пистолет белән... ваннада... һәм ул...

– Һәм ул?

– Ул... Ну, ярар, мин гаепле, тыңлап утырмадым.

Зәки үзен чын-чынлап гаепле хис итте.

– Ярар инде. Бу мөһим түгел. Иң мөһиме – аларның кемлеген һәм миннән нәрсә теләгәнлекләрен ачыклау... Кирәк бит ә, сәгать ике тулган...

Боларны бер тында әйтеп бетереп, Тәнзилә урыныннан торды. Зәки аның кулыннан тотып өлгерде.

– Нәрсә дидең син?

– Сәгать ике тулган, дим.

– Юк, аңа хәтле...

– Ә, теге кешеләр турындамы? Кем икәнлекләрен ачыкларга кирәк, дим.

– Моның белән милиция шөгыльләнсә яхшырак булыр дип уйламыйсыңмы?

– Милициянең ни катнашы бар монда?

– Ничек инде, син аларга сөйләп бирәсең дә, алар...

– Нишләп мин аларга нәрсә дә булса сөйләргә тиеш ди әле? Мин үзем детектив!

– Ну, белмим... Бәлки мин нәрсәне дә булса аңламыймдыр, тик... Әгәр дә мине бер көтү кораллы кеше эзәрлекләсә, берсе бүлмәмдә качып утырса, мин, иң беренче эш итеп, милициягә хәбәр итәр идем.

– Борчылма, бер кешегә генә көчем җитә минем. Өйрәттеләр. Эш анда гына түгел, беләсеңме, милиция миңа нәрсә дип әйтәчәк?

Тәнзилә кабат торып басты да киерелде. Күлмәк изүе янә ачылып китте. Зәкинең тыны кысылды.

– Алар әйтәчәкләр: «Тәнзилә туташ, сез ул кешеләрне беләсезме? Юк? Кызганыч. Ә сезгә яман ният кылырдай берәрсен? Андыйлар да юкмы? Кызганыч. Ярар, берәр шикле нәрсә күрсәгез-сизсәгез, шалтыратыгыз». Бетте-китте.

Тәнзилә киемендәге тәртипсезлекне сизеп алды һәм ачык җирләрен капларга ашыкты.

– Карале, син өйләнгәнме?

– Өй... Нәрсә?!

– «Юк» дигән җаваптыр дип исәплик. Яхшы. Минем кемнедер көнләштерәсем килми.

– Көнләштерәсем?

– Әйе, гадәттә, хатыннар ирләре янында ярым шәрә кызлар күрсә бик бор–чылучан була бит.

– Ә... әйе... аңлашылды. Тик син бит...

– Беләсеңме, минем башка барыр җирем юк. Теге «кунак» әле дә минем номерда. Ә минем үтереп йокы килә. Шулай булгач, гафу ит һәм... тагын бер кат рәхмәт.

Ул да булмады, Тәнзилә Зәкигә кул изәде дә йокы бүлмәсенә кереп китте.

Егет йокы бүлмәсе ишегенә карап шактый утырды. «Мондый төннән тагын нәрсә көтәсең? Хуш исләр аңкып торган хур кызы синең номерга керсен, яныңа ятсын, ризыкларыңны ашап бетерсен, ярыйсы гына уйланылган боевикның кыскача эчтәлеген сөйләп, йокы бүлмәңә кереп бикләнсен, имеш... Юк, милициягә шалтыратырга, нәрсә булса да эшләргә кирәк».

Зәки катгый карарга килеп, йокы бүлмәсенең ишеген тибеп ачты.

– Тәнзилә, сөйләшеп алыйк әле...

Кыз чалкан яткан да, кулларын ян-якка ташлап, шул арада йокыга да талган. Юрганы аяк очына ук шуышкан.

Әлбәттә, сау-сәламәт ир мондый хәлдә үзен тыныч кына тота алса, аңа һәйкәл куярлык!

Зәки, үзенәүзе «һәйкәл куеп», әкрен генә залга чыкты да кечкенә диванга ятты...

 

Фото: m.my.mail.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: