Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
26 гыйнвар 2023, 09:20

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (16)

...Бер төркем колхозчылар көзге пычраклыкка төшеп коелган яфраклы юлдан янә урман эшләренә чыгып киттеләр.

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (16)
Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (16)

(Дәвамы.)

Колхозның бетмәс эшләре

Яңгырмы, кармы ява — бу беркемне дә борчымый. Юлга куалар. Ел саен кышка кергәндә шулай кабатланган мәҗбүри “сәяхәт”ләр тәмам туйдырса да, колхозның арзанлы эш көчләре ил куәтен арттырырга юлланалар... Әмҗе, Красноуфимский урманнары... Аскын, Балтач районнарының очсыз-кырыйсыз тайгасы... Пермь, Свердловски якларының кар-сулы урман юллары...

Авылдан, ашау ризыкларын һәм эш коралларын атларга төяп, бер төркем колхозчылар көзге пычраклыкка төшеп коелган яфраклы юлдан янә урман эшләренә чыгып киттеләр.

Тәтешлегә җитәрәк, бер авылны узгач, кар ява башлады. Аяк асты болай да баткак иде, ә кар белән катнашкач, боламыкка әйләнде. Тәгәрмәчләргә мәте тыгылды. Атлар, көч хәл белән, авырайган арбаларны сөйри. Хәлләре күпкә бармас.

Туктарга булдылар. Караңгы төшкәнче алдагы авылга барып җитә алмадылар. Кире да борылып булмый! Төнне юлга якын әрәмәдә үткәрделәр. Өстәге кием лычма су, ышыкланырга бернинди урын да юк!

Төнгә каршы ашыктырып чыгарып җибәргән җитәкчеләргә мең ләгънәтләр укып, иртәнге эңгер-меңгердә яңадан кузгалдылар. Яуган кар эреп бетеп, аяк асты сыек ләпеккә әйләнгән. Алга бару кичәгедән җиңелрәк кебек. Ут ягып та җылына алмаган, юеш кием эчендә күшеккән тәннәренә кузгалып киткәч кенә җылы керде...

Көн дә юк, төн дә юк колхозчыларга!  Көзге кар төшә башлагач, урман эшенең колхозга йөкләнгән планын үтәргә чыгып китәргә кирәк. Алты бригадага да планны Яңа елга тутырып кайтырга тиешле.

Бригада саен берүк штатный кешеләр: Мәшүдә, Нурия һәм өченче кеше — тагын кем туры килә. Бер җиккәнне җигәләр инде... Әйтүе генә җиңел, ә бит Аскын, Балтач районнарына ун елга якын йөрелгән. Йөзләгән чакрым аралар күпчелек җәяү үтелгән!

Күп вакыт ат бирмиләр, “карантин” дип. Үгез җигеп тә барыла. Пычкы-балталарын, котомкаларын күтәреп, Аскын урманнарына җәяү дә киткән чаклары булды тылдагы хезмәт фронтын тотучыларның!...

Тормыш-көнкүреш шартларын сөйләсе дә юк. Кышкы урман эчендәге вакытлыча яшәүнең нинди рәхәте булсын, ди?! Иртән торгач, су кайнатып, ислекәйнең корыган сабагын салып, “чәй” эчелә. Бәрәңгеләр туң. Алардан пешерелгән ашау корсакка азык булып ятмый. Квартирада кеше өстенә кеше. Пешеренергә дә, аяк киемен киптерергә дә рәт юк.

Һәр өч кешегә участок бүлеп бирделәр. Агачларны гел бер таба гына аударып барырга кирәк. Ботакларыннан әрчегәч, аларны яндырып та куярга тиешле. Кышкы урман төтен белән тулган чакта, кайберәүләр шаяртып:

—Сугыш төтененнән кәмме бу күренеш? Без дә бит фронтта, — диләр.

Аяклары бозга туңып, чабаталары оекларга ябышып, өшеп кайтып китә Нурия. Салкын баракка килеп кергәч, бозга каткан чабатасын аякларыннан каерып алып салып ташлый да:

—Күпме түзәргә икән тагын? — ди үзалдына. — Ә кайтып китсәм, тагын башка эшкә җибәрәчәкләр...

Ләкин абыйсының хәле үзенекеннән авыррак икәнен уйлап, күңелен бераз тынычландыра:

—Абый, син фашистларны җиңеп кайтсаң, безгә дә эшләр җиңеләер иде, — ди эченнән.

Язга чаклы — урман эшләре, ә язын — тагын сукага! Ах, ул сугыш! Ай-яй, ул колхозның бетмәс эшләре!.. Мальтиев фамилиялы җитәкчеләренең кеше интектергеч күрсәтмәләре!

Нурия кайвакыт шулай уйлый: Сугышка кергән кеше үлгәнен дә белми каладыр, ә без күренеп интегәбез, үлем дә тими, ичмасам...

Ашлык сугу эшләре тәмамлангач та, урманга куалар. Яңа елга планны тутырып кайтырга кирәк. “Нәчәлникләр акчасын үзләштерәдер”, — ди ул иптәше Мәшүдәгә. — Безгә эш көне генә язалар бит... Эш көненә эшләтәләр. Акчасы кемгә була икән соң?

Мәшүдә эндәшми. Ул да сизенә, ләкин басынкы холыклы кыз беркайчан да иптәшенә уйлаганын әйтми. Юан-юан агачларны сүзсез генә егалар.

—Пычкыгызның яртысы күмелмичә, ялга туктамагыз! Риза түгелмен, — ди, яңадан бригадир булып килгән авылдашлары Хаффаз.

Яшь организм түзә, чыдый. Билдән кар ерып керергә кирәк, агач кисү урыны 10 чакрымда, аннан шул чаклы кирегә. Көн саен эшкә Аскын районының Казанчы авылын узып йөриләр.

Урамдагы телеграф баганасына эленгән репродуктордан ишетелгән төрле телдәге музыка, сугыш фронтыннан белдерүләр — яшәү дәрте өсти-өстәвен, ләкин барыбер ниндидер шомлылык күңелне кырып тора. Баян абыйсы да гел исенә төшә...

Шәймәрдәннең колхозга алынган алашасын да урман эшендә куллануларын Нурия ишеткән иде. Бер вакытны, Мәчетле районына җибәрелгән элекке атлары шунда үлеп калганны кемдер сөйләгәч, кычкырып елап алды. Әтисенең шәхси милектәге соңгы биясеннән туган колын иде ул! “Таулы җирдән, үргә таба агач тарттыртканнар”, диделәр.

Ат урынына җигелеп эшләүче колхозчылар, шундый ук мәҗбүр ителү халәтендә яшәсәләр дә, тик берсүзсез буйсыну сыйфатыннан азат иделәр,  шуңа күрә нинди генә авыр эшләргә дә чыдам булдылар...

 

“Укыргамы, укытыргамы?”

1944нче елның көзе. Урман эшенә кабаттан җибәрмәсеннәр өчен, 18 яшьлек Нурия дүртенче класска укырга керде. Мәчеттә укыталар. Башлангыч белем алган мәктәптә хәзер “детдом” урнашкан, ул сугыш корбаннарының балалары яки ата-анасыз торып калган башка ятимнәргә күмәк йорт булып хезмәт итә. Анда яшәүчеләр көн саен артып тора... Көн саен бер үк расписание: иртән ферма малларына ике юл салам китерү, төштән соң — укырга бару. 5нче класска күршесе Наилә дә йөри башлады.

Менә бүген дә, гадәттәгечә ике ат җигеп, Наилә белән салам алып кайтырга басуга киттеләр. Авылга якын гына бер эскерткә якынлашкач, Нуриянең аты, колакларын алга-артка боргалап, пошкыра башлады. Сәбәбен тиз аңлап алдылар. Эскерт төбендә бүре утыра! Кире борылып кайтмый чара юк: кызлар нык шүрләде. Кар ерып килгән атларын тиз генә кайтыр якка бордылар...

Ферма мөдире кызларның хәленә керде, тиргәмичә генә атларын кире тугарттырды. Шулай итеп, колхоз эшләренең бүгенге планнары үтәлмәде.

Мәктәпкә йөргәннәргә дәреслекләр дә, язарга дәфтәр дә юк. Контроль эшләргә генә укытучылар бер бит кәгазь бирәләр. Бөтен язма биремнәрне, шулай ук укытучы сөйләгәннәрне дә иске әдәби китапның юллары арасына карандаш белән язалар.

Шул “язу китабын” култык асларына кыстырып төшеп барган кызларга карап:

—Укыргамы, укытыргамы? — дип көлеп калучылар да бар. Андый “төрттерүчеләр”гә ике күрше дә игътибар итмиләр, үртәлүләрен сиздермичә генә узалар. Нәрсә әйтсеннәр инде?! Алар гаеплеме ни?..

Мәктәп булып калган мәчетнең икенче катында укыйлар. Сандугач, Җырка авылларыннан укучылар бар.

Төрле яшьтәге балаларны бергә җыеп укыткан класста Ильясов фамилияле укытучы да дәрес бирә. Аның күз кабаклары күтәрелми.  Рус телен укыта. Абдуллин — директор. Русча гына сөйләшә, сыңар куллы. Тәртипсезләрне кычкырып тирги. Олы гәүдәле Галибә исемле укытучы бар. Хөсәенова фамилиялесе  бик матур, кыска буйлы.

Кайберәүләр укырга аулак өйләрдән киләләр. Дәрестә йоклыйлар.

Аулакта кунган Хаффаз Наиле дәрескә гармун күтәреп килә. Алгы партага тышланган тунын кигән килеш кереп утыра. Тун җиңенә танавын сөртеп ала. Укытучы сорый:

 —Харисов, әйдә өй эшен сөйлә!

—Әй, белмәем мин. Әнә теге беләдер әле, сөйләсен, — дип котылмакчы була.

Җыркадан килеп укучылар күп. Алар укытучыларны тыңламыйлар, мич артында тәмәке тарталар. Укытучы сизеп калса, аңардан качып, мичне әйләнеп йөриләр. Бигрәк тә, сугыштан сыңар күзле кайткан бер укытучыны тыңламыйлар.

Биология дәресе. “Су һәм коры җир җәнлекләре” турында сөйләшү. Укытучы Ильясов соңлап килеп кергән Наифтән сорый:

—Бакалар ничек аталана?

Тегенең җавап урынына — кул-бармак хәрәкәтләре:

—Менә болай, абый... — дип, ничек икәнен күрсәтә.

Укучылар шаркылдап көлешә башлый.

Укытучы, үзенең урынсыз сорау куюына төшенсә дә, Наифне класстан куып чыгармый чарасы калмый.

Файканың күзе күрми, Нуриядән күчерә. Үзе башлы, ләкин каршы эндәшүчән. Ильясов сорау бирә дә җавап урынына Файканың протестын ишетә:

—Әле көмешкә аппаратың белән сельсоветка алып бармаганга әллә кем буласыңмыни?..

Бервакытны дәфтәрләр тараттылар. Матур сурәтле, тышлыгына атлар төшерелгән. Кемдер шул рәсем тирәсендәге беленер-беленмәс аерым хәрефләргә игътибар итте. “Д-о-л-о-й  С-С-С-Р” дип җыеп укыдылар. Берничә көннән бу дәфтәрләр юкка чыкты...

Укытучыларның да өс-баш киемнәре сәләмә, ләкин моңа укучылар аптырамый да, көлеп тә карамыйлар: илдә сугыш бара. Садыйкова исемлесе аягына ямаулы киез итек киеп килә, аларның берсе кара, икенчесе — чал-соры төстә. Кыш булса да, кулында бияләе юк. Икенче бер хатын-кыз укытучы, чабата киеп, балалар укытырга йөри.

Тамаклары ач булгач, укытучы да, аны тыңлаучылар да эш сәләтләрен тулысынча ача алмыйлар. “Белем шул 4 класстан арта алмады”, — диләр, бишенче классны бетереп чыккан төрле яшьләрдәге эреле-ваклы укучы балалар...

Укытучылар да бар, укучылар да күп... Ләкин бөтен ил буйлап ачлык-ялангачлык хөкем сөрә. Дәресләрдә алынган “бишлеләр” генә тамагын туйдырмый шул авыл баласының!

Эш белән укуны чиратлаштырып, дүрт ел укыгач, 1948 нчы елда Нурия җидееллык мәктәпне тәмамлый. Ләкин чыгарылыш укучыларына аттестатлар бирелми кала. Югарыдан килгән күрсәтмәгә ярашлы, белемнәре стандартка туры килмәве ачыклана.

Сугыш елларының бер сәер налогы бар: 18 яшьләре тулганнардан “бездетный” түләтәләр. Күп кызлар, шушы налогтан котылыр өчен генә булса да, берәр бала табуны хуп күрә.

Ялгыз аналар саны сугыштан соңгы елларда бермә-бер артып китте. Туйдырырга мөмкинлекләре булмаган аналарның үз сабыйларын ташлап калдыру очраклары ешайды. Балаларын тудырмау (аборт ясату) турында сүз дә юк, чөнки моның өчен төрмә срогы каралган...

Бер хатын, ире листовка өчен төрмәгә киткәч, теләгәннәргә аборт ясау эшен җайга салды. Ләкин бу куркыныч гамәл иде. Шулай да, кызы  белән бергә  күпләргә “йөк”тән котылырга булыштылар. 

—Өй аралары тулы кабер инде аның, күпме бала мәете аларда... — ди Кифая, шушы эшләрнең ирексездән, шаһиты булганга. Күршесе аңа бу хилаф эшләре турында нарат күркәсе белән кайнатылган самавыр чәе эчәргә кергәндә сөйли...

Сугыштан соң бала саны нык исәптә тотылды. Шуңа күрә күпләр авырларын алдырмады. Наилә гдә бераздан бала тапты.  Баласын анасы  карап үстерде. Кияүгә чыгып, кызы туды.  Тагын бер малайлары булды... Наилә чабата ясау һөнәрен ташлады.

(Дәвамы бар.)

(Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.)

Фото: freepik.

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (16)
Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (16)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: