Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
26 гыйнвар 2023, 14:58

Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (8)

Икенче кат кына булса да, биек – асфальт юлга сикереп булмаячак. Бердәнбер юл – күрше балконга.

Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (8)
Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (8)

2.

...Балкон чаршавы артында ниндидер шәүлә күренеп киткәндәй булды. Айны каплаган очраклы болытмы? Өрәкме? Зәки үз уйларыннан көлеп куйды да, икенче якка борылып, күзләрен йомды.

Тик... шул мизгелдә аның юрган астына нәрсәдер чумды. Нәрсәдер аның тәненә елышты. Көтелмәгән хәлдән Зәкигә эсселе-суыклы булып китте.

Бу «нәрсәдер», һичшиксез, хатын-кыз иде... Зәкинең борынын шәфталу һәм лаванда исе кытыклап алды.

Ул чакырылмаган кунакка таба борылмакчы иде, тегенең ялварулы пышылдавы ишетелде:

– Кирәкми, үтенәм сездән!

Балкон ягында кабат ниндидер тавыш ишетелеп киткәндәй булды. Бер айлы төн өчен кунаклар артык күбәеп китте түгелме?!

– Селкенмәгез!

Ул болай да хәрәкәтсез ята иде. Кызык, нишләмәкче икән бу кызый?

Балкон ягыннан ишетелгән тавышлар онытылды. Ник кадалып китмиләр шунда. Кызның кемлеге дә, нишләп аның караватында ятуы да борчымады Зәкине бу мизгелдә. Ташып торучы дәрт, йомшак тән кайнарлыгы гына калды...

Кыз кинәт сикереп торды һәм караңгылыкка төбәлде. Ул арада Зәки уй-фикерләрен тәртипкә китерергә тырышты.

Кыз, кечкенә буйлы булса да, төз гәүдәле күренә. Ул Зәкигә таба борылды:

– Миңа сезнең ярдәм кирәк!..

...Кыз, аяк очларына гына басып, ишек янына килде. Йозак тишегеннән коридорга күз төшерде.

– Кызык! «Кунак»ларның икесе чыккан, ә өченчесе күренми. Мине көтеп калгандыр, дип уйларга кирәк...

Ул телгә алган «кунак»ларның берсе борылып кыз тарафына караш ташлады булса кирәк, чиелдап лифт ачылган тавыш ишетелүгә, Зәкинең кунагы куркудан чак кычкырып җибәрмәде.

Эчтән генә үз-үзен битәрләп алды: «Йозак тишегеннән мине күрәмени инде ул!..» Шулай да ишектән читкәрәк китүне хуп күрде. Борылган иде... Аптыраган кыяфәттә аңа карап каткан ир-атны күргәч, сискәнеп китте.

Озынча йөз, туры борын, елмаебрак торучы иреннәр, салам чәч... Егетне чәчләре әкият геройларын хәтерләтте. Күкрәк читлеге, киң җилкәләре, мускуллы беләкләре егетнең спорт белән дус икәнлеген кычкырып тора...

 – Миңа... мин...

«Кызый! Үзеңне кулга ал! Сиңа утыз яшь бит инде, үзең өчен җавап бирер хәлдә...»

– Мин... Рәхмәт сезгә!

Егет елмаеп куйды, кызның буй-сынына кабат күз төшереп:

– Туташ, иң башта рәхмәт ишетерлек берәр әйбер бирергә тиештер инде мин, ә? – диде һәм караватына сузылып ятты.

Кыз куллары белән капланырга ашыкты, аның бу хәрәкәте көлке килеп чыкты Кыз кабалана-кабалана ваннага юнәлде – анда, һич югы, сөлге генә булса да бардыр бит инде.

Киптерергә элеп куелган кыска җиңле күк күлмәкне эләктерде. Ашыга-ашыга киде. Стенадагы көзгегә күз төшергән иде... сискәнеп китте: номер хуҗасы аның һәр хәрәкәтен караватта килеш тә аермачык күреп ята икән...

Ул хуҗа егетне гаепләмәде. Сез – яшь ир, ди. Номерыгызга төн уртасында шәп-шәрә кыз килеп керә. Сорау: сез нишләр идегез икән?

– Тәк, дөресен әйтегез! Сез кем? Минем дусларым бүләгеме? – Егет ниһаять телгә килде.

– Оһо, мондый бүләкләр еш эләгәмени?

– Бүгенгә кадәр булганы юк иде. Туган көн дип кенә шаярулары булмаса Кыз үз-үзен кулга алды.

– Димәк, бүген дә эләкмәс. Мин андый бүләк түгел, күңелегезне киң тотыгыз. Сезнең дусларыгызны да белмим, һәм тагын... мин җылыткыч та, саташып кергән кеше дә чакыру буенча йөри торган кыз да түгел... Ә туган көнегез белән котлыйм. – Кыз егет янына килеп, бер тезен караватка терәде. – Танышыйк булмаса. Минем исемем – Тәнзилә. Шымчы, ягъни мәсәлән, «частный детектив» дигән таныклыгым бар...

Егетнең зәңгәр күзләрендә гаҗәпсенү катыш соклану чаткылары һәм тагын әллә нәрсәләр чагылып китте.

– Шымчы... Кирәк бит, әй!

– Ә сез?

Зәки кызга сынаулы караш ташлады.

– Эһем... Икенче мизгелдә үк теге шаян дусларыгыз видеокамера күтәреп кереп «Сюрприз!» дип кычкырсалар?

– Минем «дусларым»? – Тәнзилә балкон ягына ымлады. – Мине... сезнең янга керергә мәҗбүр иткән «дуслар»... бик үк шаян егетләргә охшамаган Шулай булгач, борчылмагыз.       

Тумбочка өстендә яткан паспорт мизгел эчендә кыз кулына күчте.

– Танышуыма шатмын, Зәки Хәсәнович...

Зәки урындык аркасында эленеп торган чалбарын алып киде.

– Ярар, – диде ул үзалдына сөйләнгәндәй. – Проблеманы хәл итүнең ике юлын гына күрәм. Яки сез миңа бөтенесен дә сөйләп бирәсез. Иң башыннан. Яки...

 

* * *

...Нечкә бармаклар шома тәнне иркәли. Әйләнә-тирә шәфталу исенә күмелгән. Тәнзилә шүрлектән күбек савытын алды. Монысы лаванда белән. Ваннага тагын өч савытны бушатып, ләззәтләнеп күзләрен йомды, баштанаяк хуш исле күбеккә күмелде...

«Аптырарлык берни дә юк инде югын, һич югы, балавыз сыгып утырырлык түгел, – дип сөйләнде Тәнзилә үзалдына. – Бу хезмәт шулкадәр күңелсез, ялыктыргыч булыр дип кем уйлаган?..»

Тәнзилә яңа эшеннән романтика көткән иде. Җинаятьчеләрне эзәрлекләү, гөнаһсыз кешеләрне афәтләрдән йолып калу... Шуның өчен пистолеттан атарга өйрәнде, ярты ел буе махсус әзерлек лагеренда ятты. Шуның өчен көне-төне аяк-куллары белән «груша» дөмбәсләде, һәр иртәдә өч чакрымга йөгерде, радиоэлектроника үзләштерде. Нәкъ шуның өчен... Тик нәтиҗәсе шулай килеп чыгасын нишләп берәү дә кисәтмәде икән соң?

Эчпошыргыч көтү сәгатьләре. Ялгызлык җанны өтә. Аяклар сызлый. Бер бүген генә дә җәяүләп күпме юл үтелде икән? Меркен аяклар! Үзен табуларын һич тә теләмәгән бер хатын аркасында, и-и, күрделәр дә инде... Ул шайтан алгыры Аннаны самолет унике сәгать элек монда китереп ташлаган, ди. Шуннан эзе югалган. Җир йоткан...

Тәнзилә авыр сулап куйды. Колагында әнисенең сүзләре кабат яңгырагандай булды: «Балакаем, бәлки, элекке эшеңә сорап карарсың? Алты ел эшләдең бит, моңарчы канәгать иделәр шикелле. Хәлеңне аңларлар, кире алырлар, сәләтле бит син...»

Юк инде, ничек кенә булмасын, кирегә юл юк. Күперләр янган. Тәнзилә моны яхшы аңлый. Ул алты ел хезмәт иткән редакцияне нәшрият белән берләштерделәр. Хезмәткәрләрнең яртысы эшсез калды. Дөрес, күпмедер вакыт үткәч, үзгәртеп корулардан соң нинди дә булса эш килеп чыгар дип тынычландыргандай иттеләр итүен, тик... Күпмедер вакыт... Аны көтеп ятсаң...

...Ванна су белән тулды. Тәнзилә, кранны ябарга дип, алга иелә төште. Ванна көзгесеннән ишек көзгесе чагыла. Аннан, үз чиратында, йокы бүлмәсендәгесе, залдагысы күренеп тора. Кунакханә номерлары кызык җиһазланган да инде — үзең ваннада утырасың, шул ук вакытта йокы бүлмәсе дә, зал да күз алдында.

...Ишек йозагы чылтыраганга охшаш тавыш Тәнзиләне чынбарлыкка кайтарды. Ул сагаеп кына ишеккә төбәлде.

«Кем булыр икән бу вакытта? Җыештыручымы?»

Күпсанлы көзгеләрдә пөхтә итеп җыештырылган урын-җир, өстәл күренә. Юк, бик соң инде, җыештыручы булырга мөмкин түгел...

Тәнзилә утырган җиреннән талпынып куйды. Ваннадагы су идәнгә чәчрәде. Ишек йозагы «шылт» итеп алды...

Номерга кемдер керде. Тәнзилә, карашын көзгедән алмыйча, әкрен генә алсу төстәге күбеккә күмелде. Көзгедә кемнеңдер куллары чагылып китге. Ирләр кулы, һәрхәлдә, тугыз миллиметрлы пистолет хатын-кыз кулында балалар уенчыгы кебек кенә күренмәс иде.

Тагын көтелмәгән хәл...

Кәеф кырырлык урын бар: көне буе Ниндидер Аннаның өрәге артыннан куып йөрде, чәнечкеле куаклар арасында утырды, ахмак сорауларга җавап эзләде, беркем берни әйтә алм ады. Теге, урам

почмагьшдагы кәефханәнең симез хуҗасы гына...

“Кофесы имән чикләвеге диярсең, хәтәр ачы иде... Йа Ходаем, нәрсә турында уйлыйм мин.. Хәзер бит минем номерда бер... ике... йа Раббым, өч ят кеше! Кораллы кешеләр. Кемнәр ул? Нишләп минем номерда?.. Ваннадагы су өсте тынып калды...

Тәнзилә тын алырга да куркып’ваннада шактый ятты. Нишләргә? Бердәнбер чара – номердан чыгып качу. Мөмкин кадәр тизрәк тегеләр үзләре ваннага килеп кергәнче...

Тавыш чыгармаска тырышып кына, күбек арасыннан башын калкытты. Бәхеткә “кунаклар” өчесе дә залда – көзгедән күренми, ачык ишектән тонык тавышлары гына ишетелә. Анадан тума шәрә кыз биленә сөлге урады да стенага елыша-елыша, балконга чыкты. «Ярый әле балкон ванна бүлмәсе янында гына...»

Икенче кат кына булса да, биек – асфальт юлга сикереп булмаячак. Бердәнбер юл – күрше балконга.

Балконнар арасы да якын түгел, метр ярым чамасы. Өстәвенә, Тәнзиләнең тәне юеш, шома... һәм шәп-шәрә – билендәге сөлгесе дә, ычкынып китеп, җиргә очты. Бу араны җиргә мәтәлеп төшмичә сикереп үтә алган очракта да, күрше номерда кем яшидер бит әле... Тегеләрдән ник качканыңа үкенмәгәең...

Артта аяк тавышлары ишетелде. Баш ватып торырга вакыт калмады. Шөкер, һава аның тәнен  киптереп өлгергән иде. Тәнзилә бер талпынуда балкон читенә менеп басты. Куркытып торган араны сыгылмалы гәүдә кош кебек очып үтте...

 

Фото: ua.kinorium.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: