Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
25 гыйнвар 2023, 15:26

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Йодрык. Хикәя

Менә берзаман ыңгырашып яткан кызыл балчык өеме селкенеп куйгандай булды, аннары шул урыннан, таптап-катырып куелган җир өслеген куптарып-җимереп, бер йодрык килеп чыкты! Акылдан шаша яздык, бу каһәрле җирдән читкә тайпылдык...

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Йодрык. Хикәя
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Йодрык. Хикәя

Шаулап килеп кергән бу ике егеттән вагон басылып, кысылып хәтта ыңгырашып куйгандай булды. Икесе дә шактый кызмача, күп эчүдән шешенеп, бүртенеп чыккан йөзләрен сакал-мыек баскан, кыска итеп ыспай алдырылган чәчләре таралмаган, «кагылып карагыз, хәзер чәнчеп үтерәм» дигән кебек, төрле якка тырпаеп, дөресрәге, чекерәеп карап торалар... Җирән чәчлесенең кулында бәрелү-сугылудан кыршылып беткән гитара, икенчесендә эченнән шешә башлары үрелеп карап торган асылмалы сумка. Кара йөзле, зәңгәр күзле, яңагындагы чиркангыч яра җөен каплабрак сөйләшә торганы иң беренче буш урынга килеп утырды да, яны белән кискен этенеп, йокымсырап утырган бер егетне эчкәре шудырды, теге җирән чәчлесенә дә яныннан урын бирде.

Беренче сүзләреннән үк аңлап алдым: болар Чечняда булганнар. Булып кына калмаганнар, андагы мәхшәрнең үзәгендә булганнар, үлемнең бугазына кереп йөргәннәр... Ләкин бу ике егет баштан ук миңа ошамады. Ничектер күңелем кабул итмәде. Ватанын, илен яклап сугышкан алып батырлардан бер нәрсә дә юк иде аларда. Лаякыл исерек бу ике адәм заты, киресенчә, гайрәтне чигерерлек дәрәҗәдә кешелектән чыккан кебек тоелды миңа. Аракы катыш косык исе сеңгән бушлатларының изүеннән күренеп торган буй-буй тельняшкалары да аларга карата башка төрле хис – хөрмәт хисе уята алмады. Шулай да бу егетләрне аңларга тырышып карадым. Сугыш авызына кереп чыкканнар бит... Үлемнең күзенә караганнар... Җаннары изаланып, бәгырьләре теткәләнеп беткәндер шул... Әле ярый исән калганнар...

Каршылыклы тойгыларымны йөгәнләп, уй-хисләремне төйнәп бетерә алмадым, җирән чәчлесенең карлыкканрак тавышы колакны ертып керде:

– «Дух»ларны әйтәм... Ну җанга тиделәр дә соң... Беләсеңме без аларны нишләтә идек?..

– Беләм-беләм, без дә нәкъ шулай эшли идек.

Монысын кара-кучкыл йөзлесе әйтте. Үзе көлгән кебек кылана. Әмма ул кешечә көлә алмый, борын сеңгергән тавышлар чыгарып, буыла-буыла ютәлли генә...

– Кулга төшкән снайпер кызларны, малай, ике ботыннан ике танкка бәйләп, тарттырып куябыз да, минсиңайтим, бөтен взвод белән чиратлап бәрәбез. Кем ничек тели... Бу тамашаны егетләр «экстаз» дип атыйлар...

– Хет нишләт, алар барыбер тезләнмиләр... Колагын кисеп, күзен төртеп сыт, ялынып-ялварып егылмыйлар, әгәр ул чын чечен булса, белдеңме? Мин күп күрдем андыйларны. Хәтта бу яклап, хөрмәт итәргә була үзләрен...

– Ә бездә шундый бер хәл булды. Тыңла әле, әле барасы барыбер ерак...

– Әйдә, башла базарыңны...

– Ургунга кергәндә үрә катып басып торган таулар рәтен хәтерлисеңме?

– Беләм-беләм, мин шунда яраландым да инде...

– Менә шундагы «Йодрык» исемле бер тауга ун көн буе ябышып яттык. Егерме җиде десантникның башына җитте ул тау. Галәмәт хәл: күктән дә дөмбәслибез, яннан да, арттан да алдан да, дигәндәй... Короче, таш өстендә таш калдырмыйбыз. Инде бетте, инде тынып калды дип, шул тауга үрмәли генә башлыйбыз, очындагы ташлар арасыннан тагын ут ява башлый. Бер-ике үле гәүдә өстерәп аска чигенәбез. Тагын дөмбәслибез, тагын менәбез, тагын чигенәбез... Безгә ул тау тере булып күренә башлаган иде инде. Һәр таш, һәр кыя, һәр куак безгә төбәп атадыр шикелле... Позицияне дә алыштырып карыйбыз. Әллә нинди генә сихер көче белән өстәге ут ноктасы да шул якка күчә, короче, бәләкәй генә җәһәннәм кебек...

Әле ярый авыл якын. Сәер авыл ул. Бөтен халкы – хатын-кызлар да балалар. Өч ир заты бар: Аслан исемле ир авыл хакимиятендә хезмәт итә, аның ярдәмчесе – Зыя исемле аксак чечен карты – безгә ашарга китерә, «дөмектерегез шуларны» дигән булып, дәртләндереп китә. Тагын Барай исемле бер мәхлук җан бутала янда, «җитеп бетмәгән» бу кешегә әллә ни игътибар бирүче дә юк; этләргә сөяк атканда, берәр калҗа ит чыгаралар үзенә, шул аз гына сыйга да җан асрап яши иде ул адәм актыгы. Ә! Тагын бер яшүсмер егет бар иде авылда. Аның исеме дә үзе кебек бик матур – Рамазан.

Беренче көннәрне үк авылда сәер хәлләр башланды. Сизми дә калганбыз: Аслан күзгә күренми башлады. Сорашабыз, Грозныйга таба күрсәтәләр. Китте, янәсе. Аннары Зыя юкка чыкты. Сәер хәлләр...

Ә Йодрык тавы тирәсендә мәхшәр дәвам итә. Тукталырга уйламый да. Өстән «вертушкалар» дөмбәсли торгач, теге тау яртылаш ишелде. Ишелүен ишелде, әмма очындагы пулемет тыкылдап ут чәчүеннән туктамады, арабыздагы иң шәп егетләрне чүпләвен дәвам итте. Менә Барай да суга төшкән кебек гаип булды. Шулай итеп, атна ахырына авылда ир-егетләрдән бер Рамазан гына торып калды...

Көне буе дөмбәсләп, тауны тәмам кыеп-җимереп, теге ут ноктасын туктаттык. Әмма төнгә каршы Йодрык өстенә менәргә батырчылык итмәдек. Штурмны иртәнгә калдырып, сак куеп йокларга яттык. Төн уртасында колак тондырырлык ату тавышыннан уянып киттек, малай... Сакчыбыз, тиле бәрән кебек, тәмам миңгерәүләнгән, үзе ык-мык итә, үзе ым белән генә Йодрык-тау ягына күрсәтә, янәсе, бөтен сер шунда... Бераздан тынычланды. Тотлыга-тотлыга булса да:

– Р-рам-м-мазан т-тау э-э-ч-ченә к-кереп к-кит-т-те, – ди бу.

– Ничек инде тау эченә? – Үзебез сораган булабыз, үзебез көләргә дә, еларга да белмибез.

– Н-ничек д-дип... Б-барды да т-тау эченә кереп юк б-булды...

– Йә, җитте инде сиңа! Куркудан күзеңә күренә башлады бугай инде, бар, кереп ят! – дип, командир сакчыны блиндажга куды.

Иртән һөҗүмгә кузгалырга гына җыенган идек, Йодрык-тауга тагын «җан керде», без яткан аланны аркылыга-буйга үлем камчысы теткәли башлады...

Каян аталар соң? Кем ата? Ничек исән калган ул? Берәр сихердер бу, йә булмаса, рухтыр, пәридер? Һәр тауның иясе була, ди бит. Тауның тынлыгын саклый, ди ул, байлыгын, иминлеген саклый, ди. Әллә шул рух микән? Рухлар бит үлмиләр. Тагын күпме вакыт гөнаһсыз җаннарны кайдырып, шул Дию-Аждаһа авызына карап ятарбыз икән, ә? Чынлап та, әнә бит ул – Аждаһа авызы кебек ыржаеп тора; тауның аскырак бер өлешендә караңгы ярык та бар...

Тукта-тукта, ул бит эчкә кереп китә... Ротныйны чакырдым. Тагын биш «берет»ны алып, шул тауга төбәп шуыша башладык. Иң беренче булып тау авызына барып яттым. Карасам... Теге тау ярыгына сукмак кереп китә. Дөресрәге, менеп китә. Сак кына менә башладык. Ә өстәге пулемет һич тынмый – яудыра гына кургашын. Ә безгә... берни юк! Иң кызыгы шунда: мәгарә эчендәге бу серле коридор идәненә баскычлар уелган, аяк астындагы ташлар шомарып беткән, димәк, бик еш йөриләр моннан... Бервакытны өстәге ату тавышы югалды, аннары тагын пәйда булды. Димәк, якынаябыз...

Караңгы, кысынкы мәгарә тишегеннән өскә килеп чыккач, баштарак тау читендә атынып яткан Рамазанны шәйләмәгәнбез дә. Тиз генә тышка чыкмадык. Күз ияләшсен, дидек, җайлырак вакыт көттек. Ашыкмый да булмый, бераздан «вертушкалар» килеп җитәчәк, бөтенебезне бергә укмаштырып, үлем табасында кыздырачак.

Ниһаять, тәвәккәлләп, дәррәү өскә, ачык мәйданга килеп чыктык та Рамазан өстенә ябырылдык. Шул кызу белән пулеметын аска тондырдык, үзен исә, бәйләп, тышаулап, мәйданчык уртасына ыргыттык. Шунда гына шәйләп алдык: бер читтәрәк, кыялар ышыгында, биш үле гәүдә ята. Менә сиңа мә! Менә сиңа әкәмәт! Безнең күптәнге танышлар ласа болар! Аслан, Зыя, Барай... Таныш түгел ике ир... Һәм менә – ярым үлек Рамазан. Чынлап та, ул инде безгә кадәр үк берничә мәртәбә яраланган булган. Яңакларыннан, колакларыннан, терсәкләреннән кан ага, болай да ябык йөзе тагын да тартылыбрак киткән. Ә күзләре! Күзләрендәге бетмәс-төкәнмәс ачудан күз алмалары менә-менә шартлар, бөтен тирә-юньне мәхшәргә күмәр төсле...

Рамазанның гәүдәсен аска алып төшкәндә, офык читендә «вертушкалар» гөрелтесе ишетелә башлаган иде инде. Без бу Йодрык тавыннан тизрәк китәргә ашыктык. Вертолетлар дөмбәсли башлаганчы, беренче йортларга барып җитәргә, ныклап яшеренергә кирәк. Тик менә Рамазан белән нишләргә соң? Атып кына үтерәсе дә соң... Барыбер озак яшәмәс ул. Тик егетләр моңа һич риза түгел. «Показательный суд» ясамакчылар. Мин моны башта аңламадым. Алайса, санитар ни өчен аның канын туктата, ярасын бәйли соң? Кызганыч та үзе. Бала гына бит әле... Стоп! Нишләп бала булсын ди ул! Ярты көн эчендә җиде десантникның башына җиткән, егерме дүрт кешене яралаган боевик бит ул! Берьюлы бу кадәр югалтканыбыз юк иде әле безнең... Егетләр шуңа да котырыналар.

Мин үзем Рамазанга әлләни кагылмадым. Рота белән, чиратка басып, эченә, күкрәгенә, бөеренә, касыгына типкәләп чыкканда да катышмадым. Ничектер... аяк бармады. Юк, жәлләмәдем дә мин аны. Чак-чак сулыш алып яткан бу малай актыгы үзенең язмышын үзе күптән хәл иткән инде. Шул ук Аслан кебек, Зыя, Барайлар кебек... Мин шуны аңладым: чеченнарны җиңеп булмаячак. Иң элек шул: ир затыннан булган бөтен чечен да – боевик. Безнеңчә боевик инде. Аларча әйтсәк, изге сугыш әһелләре. Аннары... Аннары һәр бала – боевик. Авылларга барып керәсең, балаларның күзләренә игътибар итәсең. Өлкәннәр хәйләкәррәк, алар карашларын яшерә беләләр. Бала кеше үчле, утлы карашын яшерә белми. Шуңа да бала инде ул. Үтереп, җаныңны айкап карыйлар алар. Бу күзләргә карау куркыныч. Бик карарга тырышмый идем мин балалар күзенә. Карасам, минем карашымны хәтерендә калдырыр да, кайчан да булса артымнан килеп, җанымны кыеп китәр төсле...

– Шуннан?.. Рамазан белән нәрсә булды соң? Нишләттегез ул собаканы?

– Ә, анымы... Ул арада каяндыр «БТР» килеп җитте. Рамазанның ярым үлек гәүдәсен шуның өстенә салдылар да авылга алып киттеләр. Рота «БТР» артыннан иярде.Авыл уртасында мәйданчык бар иде. Иң үзәктә олы кара таш тора. Янда гына ниндидер каты, нык агачтан кисеп утыртылган багана. Анда изге корбан малы суя торган булганнар. Кыскасы, изге урын, изге мәйдан булган бу. Шул мәйданның тап уртасында тар, тирән чокыр казыганнар. Багана утыртырга казыйлар бит, нәкъ шулай. «Нәрсә эшләргә җыенасыз?» – дип сорыйм. «Тереләй тыгабыз», – ди старшина. «Гөнаһысын кая куясың? Тереләй ярамый бит...» – дим. «Миңа ярый, мин Аллага ышанмыйм», – ди теге. Аның белән сөйләшү мөмкин түгел. Шул сүзем өчен генә дә боевикка караган кебек карый башлаган иде бугай ул. Тимер башлы ботинкасы белән күткә тондырганчы дип, тизрәк читкә киттем.

Баштарак ышанасы да килмәгән иде. Старшина дөрес әйткән икән: Рамазанны шул чокыр янына сөйрәп китерделәр, ничек кирәк алай аска төшереп, бастырып куйдылар. Чокыр шулкадәр тар казылган, бер тамчы хәле булмаса да, басып торырга мәҗбүр иде ул. Рамазан инде бу дөнья кешесе түгел иде. Бөтен дөньясы канга укмашкан. Бигрәк тә авыз-борыннары кәтлиткә әйләнгән. Безнең ротада «зубной техник» дигән кушамат йөртүче бер урыс егете бар иде. Фамилиясе дә туры килә – Зубов. Менә шуның бер гадәте бар: кулга төшкән боевикларның иң элек тешләрен коеп чыгара ул. Тимер йодрыгы белән бер-ике генә бәрә – утыз ике теш утыз ике якка оча... Белеп сугуын әйт әле син аның... Рамазан белән дә ул эшләгән, ахры. Әнә бит авызы тулы кан...

Ул арада Рамазан төшерелгән чокырны күмә дә башладылар. Акрын гына, көрәкләрне алмаша-алмаша, көлешә-көлешә, ниндидер тәм табып күмделәр аны. Муенына кадәр күмгәч, багана утырткандагы кебек, балчыгын төйгәләп куйдылар. Чыкмасын, янәсе... Ә Рамазан чыгарга уйламый да иде. Шулай да, уң кулын өскә чыгарып, терсәген ияк астына шудырып китерә алды. Калганы бик тиз арада эшләнде. Ияктән алып баш түбәсенә кадәр күмү өчен ничә генә көрәк балчык кирәк булгандыр, белмим. Әмма ике-өч минуттан җир өсте тип-тигез иде инде.

Олы эш кырган кебек, күпләр, тәмәке кабызып, җиргә чүгәләделәр. Сөйләшмәделәр. Ниндидер сәер халәт иде бу. Рамазан күмелгән урында дулкынланып-кыймылдап торган җир балчыгына карасаң, берәр төрле афәткә очрарсың яисә каргышка юлыгырсың кебек...

Беренче булып старшина кузгалды. Бераз җирдән калкып торган яңа балчык өеменә лачкылдатып төкерде дә, автоматын кулбашына салып, палаткаларга таба китеп барды. Башкалар да аңа иярде. Рамазан күмелгән урынга төкеренеп, таралыша башладылар. Ләкин, инде таралышып беттек дигәндә генә, әллә нинди хикмәтле хәлләр башланды. Яңа кабер урынында ниндидер зәһәр иңрәү – ыңгырашу тавышы ишетелде. Барыбыз да артыбызга – әле генә Рамазан күмелгән җиргә борылып карадык. Иң коточкычы алда булган икән әле. Менә берзаман ыңгырашып яткан кызыл балчык өеме селкенеп куйгандай булды, аннары шул урыннан, таптап-катырып куелган җир өслеген куптарып-җимереп, бер йодрык килеп чыкты! Акылдан шаша яздык, бу каһәрле җирдән читкә тайпылдык...

Канга, балчыкка буялып-сыланып беткән ул йодрык әле дә төшемә кереп җәфалый. Юк, бүрәнә кебек юан, көчле, егәрле йодрык түгел, һич юк, буынын әле генә ныгыта башлаган сабыйлар йодрыгы иде ул. Күз алдына китер әле шул күренешне. Кызыл балчык өеме. Короче, кабер. Ә аның өстендә – тере йодрык!

– Нишләттегез соң ул йодрыкны? Шулай калдымы?

– Юк ла, алай калдырырга ярамый иде аны. Әмма якын барырга да шикләндек. Күрше урамда торган танкистларга бер молодойны йөгерттек. Танк танк инде, ыжгырып килде дә, йодрык өстенә менеп, ике мәртәбә әйләнеп кенә куйды. Шуның белән вәссәлам, браток...

Җирән чәчле десантник, сөйләвеннән туктап, уйчанланып калды. Кара-кучкыл егет тә берни дәшми. Иманым камил: бу минутта аларның икесенең дә күз алдында теге канлы, балчыклы, әмма җиңелмәс, какшамас йодрык калкып-тырпаеп тора иде...Үземне белештермичә, тез өсләремдә яткан кулларыма карадым. Алар кире каерып, җәеп булмаслык дәрәҗәдә катып калганнар, хәтта кан чәчрәп чыгар хәлгә җитеп зәңгәрләнеп, күгәреп торалар иде... Шундый халәт: йодрыкларым бар икәнне тоям. Менә алар – таш кебек ике чукмар. Алып батыр чукмарлары. Шул чукмарларым белән каршымда сөйләшеп утыручы теге ике егетне дөмбәслисем, бәргәлисем, әллә нишләтәсем килә... Әмма... берни дә эшләтә алмыйм... Нишлисең?.. Йодрыгың алыпныкы булу беләнмени, йөрәгең чыпчыкныкы булгач... Берни кыла алмадым. Әмма бу электричкада башкача бара да алмый идем инде, һәм менә, таштай йодрыгымны күкрәгемә кысып, җиде төн уртасында чит-ят станциядә төшеп калдым.

Фото: kartinkin.net

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Йодрык. Хикәя
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Йодрык. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: