Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
25 гыйнвар 2023, 10:14

Дилбәр БУЛАТОВА. Кошчык. Хикәя

Тукталышка хәтле араны әтием мине аркасына атландырып алып бара. Сукмакта  тездән кар. Кайчак әти ялгыш читкәрәк баса да, без чак аумый калабыз. Мин аның муенына ныграк ябышам. 

Дилбәр БУЛАТОВА. Кошчык. Хикәя
Дилбәр БУЛАТОВА. Кошчык. Хикәя

Мин урманда. Карачкыл-томансу. Биек-биек агачлар аша нечкә генә булып, кояш нурлары саркыла.  Учымда кошчык. Ул әле бик нәни. Томшыгы тирәсендәге сары балавыздай элпәләре дә коелып бетмәгән. Аның йөрәгенең чыгардай булып дөпелдәве минем дә бар тәнемә күчеп, хәлемне алып, аяк буыннарымны калтырата. “И малкаем, аша, аша”, – дип, аңа ниндидер үлән яфракларын уам. Ул, төймәдәй кара күзләрен елтыратып, шикләнебрәк карап тора-тора да, чемченергә керешә.

Кинәт уянып китәм. Һәм үземнең хастаханә палатасында ятуымны төшенәм. Күрше караватларда Вадим, әнисе белән Алена. Вадимның да, Аленаның да чәчләре юк, башлары ялтырап тора. Ә мин парик киям. Янымда әнием китап укып утыра. Ул бик ябыккан. Йөзләре саргаеп беткән. Мин дип бигрәк  өзгәләнә шул. Аңа “әни, кайгырма шул хәтле”, диясем килә. Ләкин авызымнан бөтенләй башка сүзләр агыла: “Мин башкача бер система да алмыйм! Җитте! Туйдым! Минем күңелем болгана. Минем өйгә кайтасым килә!”

Әнием сикереп торып ялынырга тотына. “Түз инде, балакаем, күпкә түзгәнне әзгә генә түз инде, бер генә блок калды бит”, ди. Мин аның шулай әйтәчәген дә, елап алачагын да, утка баскан песдәй, тирәмдә әрле-бирле бөтерәләчәген дә алдан белеп торам. Минем дә аңа кушылып еламакчы булам. Тик мин еламыйм. Минем инде күптән үз-үземне жәллисем дә килми, дәваланасым да килми. Минем бары тик бу тар, кысан палатадан котыласым да, саф һавага чыгып күкрәк тутырып сулыйсым һәм... наян кәҗә бәтиедәй сикергәләп-сикергәләп чабып китәсем генә килә.

Ял көненә безне, ниһаять, чыгаралар. Тукталышка хәтле араны әтием мине аркасына атландырып алып бара. Сукмакта тездән кар. Кайчак әти ялгыш читкәрәк баса да, без чак аумый калабыз. Мин аның муенына ныграк ябышам. Ике кулына да пакетлар, сумкалар күтәргән әни безнең алдан теркелди.

Әкрен генә җепшек кар төшә. Мамык кисәкләре кебек эре-эре бөртекләр әтинең куртка  якасына сарылалар, минем битемә куналар. Куналар да, эреп, шарф аша төшеп, муеныма агалар. Яныбыздан гөжләп машиналар ташкыны агыла. Алар да  кар бөртекләре кебекләр. Һич туктый белмиләр. Бер водитель безгә аптырап карый да, бармагы белән чигәсе тирәли борып күрсәтә. Бу зур кыз нишләп әтисеннән күтәрткән дидер инде. Үземнең атларлык хәл юк шул. Башымны читкә борам да соры, бертөрле  диварларга карап бара башлыйм.

Өйдә мин ятып кына торам. Ашыйсым да килми, йөрисем дә. Сеңелкәшем Гүзәл яныма килә дә: “Апам, кап инде берәр нәрсә”, – ди. Беләм, аны әнием өйрәтеп җибәрә. Мин бит, телем ачылып сөйләшә башлау белән, әти белән әнине “миңа гүзәл кирәк, ник миңа гүзәл алып кайтмыйсыз?” дип тинтерәткәнмен. Шуннан, инде олы яшьтә булсалар да, алар миңа шушы үзе матур, үзе шаян сеңлемне алып кайттылар. Кайбер апалар эне яки сеңелләрен өнәмәгән булалар. Ә мин Гүзәлне хәтта үземә караганда да ныграк яратам бугай. Шуңа күрә аны тыңламый булдыра алмыйм, тәлинкәдәге алма кисәкләрен, бер тәмен тоймасам да, алып авызда  әүшәләгән булам.

Шуннан соң Гүзәл мәктәп сумкасын өстерәп килеп, альбом-дәфтәрләрен күрсәтә башлый. Менә без нинди матур кош төшердек дип, бер битне ача. Мин чыбык-чабык уртасындагы кошны күрәм дә, исемә төшемдәге кош баласы килеп төшә. Сеңлем төшергән кош та бик кечкенә, бик тыйнак, бик йомшак. Ничек онытканмын! Аяк очымда яткан янчыктан үземнең чигә башлаган чигүемне алып, Гүзәлгә күрсәтәм. Яшел яфраклар, күгелҗем чәчәкләр арсындагы оясында утырган кошчык сурәтен чигә башлаган идем бит мин дә. Кулым инәгә үрелә. Мендәрне җайлабрак куеп, чигәргә тотынам. “Бу хәтле вак бизәкләрне ничек чигә алдың, апам?” – ди сеңелем.

Кичкелеккә кәефем бераз күтәрелгәндәй итә. Һәм минем залга чыгып, бүтәннәр белән телевизор карарлык хәлем дә була. Телевизорны кабызу белән җирле телевидениенең көйле башламы килеп чыга. Дәртле гармун тавышына колач җәеп, өерелеп биеп  йөргән кыз – мин ул. Биюгә йөри идем бит, шунда төшереп алганнар безнең ансамбльне.  Әнием түзми, елап җибәрә. “Кемнәрнең генә күзләре тигәндер инде балама”, – ди. Мин аякларыма карыйм. Алар шундый нәзекләр, хәлсезләр.

 Хәтеремә күптән түгел булган сөйләшү килеп төшә. Табиб абый үземне генә чакырып алды да: “Син моны белеп торырга тиеш. Син  зур кыз. Без барысын да эшлибез, әмма операцияле аягың хәрәкәтләнмәскә дә мөмкин”, – диде. Мин ул көнне еламадым. Бары тик анализларым гына кинәт бик начарайды. Хәлем бөтенләй бетте. Нишләргә дә белмәгәч, әнием мәчеттән мулла бабайны чакыртты. Бабай түгел инде ул, бер яшь кенә абый. Ул, палатаны яңгыратып, җырлагандай итеп Коръән укыды. Менә шунда гына елый алдым туйганчы.

Инде язлар җитте. Соңгы блокны да алып беттек. Химиядән котылдым дигән сүз. Чәчем дә үсәр хәзер. Әмма нишләптер, хәлем генә яхшырмады. Киресенчә, анализлар тагын да начарланды, аркама әллә нинди сулы шешләр чыкты. Әни елый да елый. “И Ходаем, берәр чара юк микәнни соң?” – дип өзгәләнә. Минем белән бергә кергән кызлар әллә кайчан кайтып киттеләр. Ә мин һаман ятам.

Безнең хастаханә ишегалдындагы карт тупыл агачында искерәк кенә оя бар. Шунда сыерчыклар килде. Алар көн буена әвәрә, чыр-чу киләләр, талпынып-талпынып сайрап та җибәрәләр. Шундый шатлар, дәртлеләр. Мин караваттан калкынам да сәгатләр буе аларга карап утырам. Чиккән кошчыкларымны урам якка каратып скотч белән пыялага беркетеп куйдык, бәлки, сыерчыклар күреп алырлар. Ләкин алар үз ояларын гына беләләр шул. Әйтерсең, ул оя – дөнья кендеге. Үзләрен күзәтеп  утырган кызчыкның барлыгын уйларына кертеп тә чыгармыйлардыр. Бераздан кошларның берәүсе генә калды. Ана сыерчык йомырка басарга утырды, ахры. Әти сыерчык ялгыз калгач, зарыгыбрак калды. Ул көтә, аның белән бергә мин дә көтешәм. Кайчак аны безнең әтигә дә охшатып куям. Ул да бит өйдә сеңлем белән үзләре генә. Сеңлем телефоннан шылтырата да: “Апам, синең кәефең әйбәт, ә менә әнинеке – юк, минем белән сөйләшеп тә тормады”, – дип, миңа әнине әләкли.

Тора-бара, сыерчыкларны күзәтү дә җиләтте. Хәзер мин күбрәк ятып кына торам. Әле теге төш авырта, әле бу төш килеп чыга. Әнинең куллары калтырап тора башлады. Үзе һаман мин дип көяләнә. Бүген кибеттән туңдырма алып менгән. “Кайсын ашыйсың килә, кызым, ананаслысынмы, чиялесенме?” Тамчы да ашыйсым килмәсә дә, берсен ашадым. И сөенде инде әнием.

Мин тагын урманда. Чыклы камыл аяк балтырларымны кисә. Тирә-як куе чытырман. Караңгы. Мин япа-ялгыз.  Шомлы. Куркыныч. Кулларыма карыйм. Учым буш. Теге кошчык кая?! Йөрәкнең дөп-дөп тибүеннән, сулыш җитмәүдән буслыгып уянып китәм.  Һәм язын ерылган буадай, еларга тотынам. Әни табибларны чакырта, алар уколлар кадыйлар, дару төймәләре каптыралар. “Кошчык!” – дим, сөйләшерлек хәлгә килгәч. – Ул юк, ул әллә кая булган! Ул очып киткән!” “Нинди кошчык ул?!” – дип өзгәләнә әнием. “Аклы-каралы, нәни генә кошчык!” “И балам, саташасың, ахры, юк бит, менә кара, бернинди кош-фәлән дә юк!” – ди ул, җәймә-сөлгеләрне сүтеп-болгап. “Юк, ул бар иде, мин аңа үлән кисәкләре дә ашаткан идем!” – дим, әнинең миңа ышанмавына үпкәләп, ачуланып.

Ул көнне кичкә тагын теге мулла абый килде. Әкрен генә хәлемне сорашты, төшләремне сөйләтте. Теге кошчыкның юклыгын әйтеп бирүем булды, аның йөзе май кояшыдай яктырып китте. “Ул бит синең авыруың, ул сине ташлап киткән, болай булгач, тереләсең, иншалла, күр дә тор”, – дип, аркамнан сөеп куйды. Мин ышаныр-ышанмас, аның йөзенә карадым. Ул алдашканга охшамаган иде. Һәм мин, теге кошчыкны ничек кенә юксынмыйм, ничек кенә  жәлләмим, бу сүзләргә ышанырга булдым.

Җәен без тагын Германиягә очтык. Үткән ел көз анда  операция ясаткан идек бит. Язын килерсез дисәләр дә, язын бара алмый калдык. Табибларның “гут, гут” дигән сүзләрен ишетү белән, әнием елый башлады. Кызык инде минем әни. Начар дисәләр дә елый, әйбәт дисәләр дә. Аннан без кибетләрдә йөрдек, әни миңа һәм сеңлемә матур-матур киемнәр алды, туганнарга, якыннарга күчтәнәчләр, бүләкләр җыйдык.

Кайткан көннең иртәгәсенә без корбан чалып, Коръән укыттык. Теге чакта минем янга килгән мулла абый үзе килде. Ә ул кулына япма ябылган нәрсәдер тоткан.

– Беләсеңме, монда нәрсә? – ди, шаян елмаеп, күзләрен кысып.

Мин аптырап калдым. Ни дияргә дә белмәдем.

– Чәк-чәк! – дидем. Былтыр икетуган апам кияүгә чыкканда әни белән зурәни кодагый чәк-чәген баллап катырып, зур тартмага салып, өстен шулай япма белән каплап куйганнар иде.

Мулла абый кычкырып көлде дә:

– Ә син дөрес чамаладың! – диде һәм япманы ачып җибәрде.

Ә анда! Зәп-зәңгәр тутыйкош! Тәпиләре нәзек кенә! Муенында алтымы-җидеме төймәле муенсасы бар! Безне күрепме, җилкәсендәге йоннарын кабартып алган була, канатын сузып киерелгән була! Менә сиңа чәк-чәк!

– Әйдә, аның исеме "Чәк-чәк" булсын! Бу Чәк-чәк миңа синнән бүләк булсын! – дип, мулла абый минем аркамннан какты.

Шулай итеп, миңа эш күбәйде хәзер. Көн дә Чәк-чәккә җим салам, суларын алыштырам, астын чистартам. Сөйләшергә дә өйрәтә башладым. Хәзер минем бүлмәдә бигрәк күңелле. Тутый  чыкыр-чыкыр килеп фырылдап очып йөри башласа, джунглиең бер читтә торсын.

Һәм мин шуны яхшы беләм – мин ветеринарга укыячакмын! Тутыйкошым авырып куйса, аны ялт итеп терелтә алырлык, тирә-якта иң оста  табиб  булачакмын!

– Булырсың, Аллаһы боерса, булырсың, – ди әнием, елмаеп, һәм минем кыска гына чәчләремнән сыйпый...  Ә үзенең күзләре шундый моңсу.

Мин, аның кәефен күтәрергә теләп, Чәк-чәк кебек чутылдап җибәрәм. Бу яңа һөнәремә әниемнең күңеле була, ул кычкырып көлә башлый. Читлегендә йокымсырап утырган Чәк-чәк, шау-шуга дәртләнеп, ары-бире йөренеп, чыркылдарга тотына. Безгә Гүзәл белән әтием дә кушыла.

Өйдә чыр-чу! Тәрәзәләрдә кояш! Әнием көлә! Әтием көлә. Аларга кушылып  Гүзәл көлә! Нинди күңелле дөнья!

Фото: Freepik.

 

Дилбәр БУЛАТОВА. Кошчык. Хикәя
Дилбәр БУЛАТОВА. Кошчык. Хикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: