Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
25 гыйнвар 2023, 23:04

Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (7)

Бер мизгелдә аның бил туры әчетеп куйды. Шул урынга кулын тидергән иде, Зәки әздән генә егылып китмәде – сәрхуш аның биленә пычак белән чәнчегән!

Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (7)
Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (7)

* * *

...Инде урам ишеген ачарга дип кулын сузган иде, аның каршысында бер сәрхуш пәйда булды. Зәкинең борынын сасы ис ярып керде.

– Брат, бер яртылык бир әле, – диде сәрхуш, Зәки белән исәнләшеп тә тормыйча.

– Ычкын әле моннан, болай да кәеф юк, – дип, кул аркасы белән генә читкәрәк этеп җибәрде аны Зәки.

Сәрхуш, Зәкигә таныш булмаса да, аның кесәсендә һәрвакыт акча барлыгын белә иде булса кирәк, тиз генә бирешергә уйламады.

– Саранланма, брат, – диде ул, шешенеп беткән йөзен Зәкигә якын ук китереп. – Бер яртылык бир!

Әйтерсең, Зәкигә кайчандыр үзе биреп торган!

Бер әйтте Зәки: «Акчам юк!», – дип, ике әйтте. Тик сәрхуш аны аңларга да теләмәде. Тавышын күтәрә башлады. Хәтта кулларын уйнатмакчы. Зәки икеләнеп калды. «Нишләтергә инде моны? Суксам, Алла сакласын, бер-бер хәл булуы ихтимал, болай да көчкә басып тора...»

Сәрхушның кулларын каерып тотты да, тешләрен кысып, усаллык белән:

– Сайла: яки милициягә тапшырам, яки үзем тынычландырам, яки хәзер тыныч кына өеңә кайтып китәсең», – дип куйды.

Тегенең тынычланырга исәбендә дә юк. Кулларын ычкындырырга теләп, талпынып алды. Зәки тартышып тормады. «Дурак!» – дип кенә кычкырды да, урамга чыгып китәргә ниятләп, сәрхушка арты белән борылды. Егылган җиреннән кай арада торып өлгергәндер, сәрхуш Зәкине арттан кочып алды.

Бер мизгелдә аның бил туры әчетеп куйды. Шул урынга кулын тидергән иде, Зәки әздән генә егылып китмәде – сәрхуш аның биленә пычак белән чәнчегән!

Әллә кан күреп курыкты, әллә бу саран адәмнән барыбер рәт юк, дигән нәтиҗәгә килде – икенче мизгелдә сәрхуштан җилләр исте.

Зәкинең күз аллары томалана башлады. Ни өчендер әле генә яраланган биле түгел, ә башы бик нык авыртырга тотынды. Калган бар көчен бер ноктага туплап, Зәки күршеләренең кыңгырау төймәсенә басты.

Эчке якта бер тавыш та ишетелмәде. Зәки тагын төймәгә басты. Бу юлы ишек артында идән шыгырдаган кебегрәк аваз ишетелеп киткәндәй булды.

– Ачыгыз әле, – дип пышылдады Зәки.

Аның кычкырырлык хәле калмаган иде инде.

Үз фатирын ачып керә алырлык дәрәҗәдә түгел иде ул. Ярасы бик тирән булмаса да каны күп аккач, хәле бөтенләй калмады. Ашыгыч ярдәм чакыртмаслармы дип уйлаган иде. Ләкин күршесе, ишектәге «күзчек»тән карап «мыш-мыш» килеп торса да, ачмады.

«Зәки булсани?! Алланың кашка тәкәсеме әллә ул?! Әнә бит, аягында да басып тора алмый, лыкынганчы чөмергән. Акча сорарга маташадыр әле. Исерек көен көйләп ятарга монда... Ишек кыңгыравын ватып чыгарсаң, күрсәтермен әле мин сиңа, кара йөз!..»

Зәки күршесенең зиһене шундый уйларга гына сәләтле иде бу мизгелдә.

Ярый әле бераздан подъезд җыештыручы килеп керде. Ике этаж арасындагы мәйданчыкта кып-кызыл кан эчендә аунап яткан ирне урамга өстерәп чыкты да, күрше подъезда яшәүче егетләр белән сөйләшеп, Зәкине хастаханәгә озатты...

 

* * *

...Бер көнгә генә булса да бар мәшәкатьләрне онытып, ял итеп алырга ниятләгән иде. Барып чыкмады. Көн гел проблемалардан торды, дисәң дә буладыр. Иртән торуга фатирда җылы су булмауны да исәпләсәң... Көне буе кемнеңдер телефоннан шалтыратып нервыда уйнавы да, офиста утыручы секретаршаның теләсә нинди тузга язмаган сораулар белән баш катырып шалтыратуы да, хатыны Вәсимәнең шул гомер буена бер хәбәр җибәрмәве дә, болай да менә шартлыйм, менә шартлыйм дип торган нервы җепселләренә галәмәт тәэсир итте.

Иң аптырашта калдырганы — «телефон шаяруы». Ким дигәндә, алты-җиде тапкыр шалтырады аппарат. Телефон зыңгылдый башлауга трубканы ала, тик теге яктан бер сүз дәшмиләр. Кемнеңдер мыш-мыш килгәне генә ишетелә. Ниһаять, Зәкинең дә түземлеге төкәнде, үзен мөмкин кадәр тыныч тотарга тырышып караса да, «телефон террористы» тарафына җан ачысы белән кычкырырга мәҗбүр булды:

– Җиттеме сиңа, юкмы, в конце-концов?! Уйнама нервыда. Кем икәнлегеңне ачыклыйм да кирәгеңне бирәм, с...

Ничарадан бичара әйтелгән сүзләр, билгеле. Зәкинең әлеге «террорист»ның кемлеген ачыклау мөмкинлеге бөтенләй юк. Шалтыратучының номеры да билгеле түгел.

«Берәр таныш милиционерга мөрәҗәгать итеп карасаң инде. Ай-һай, кинода гына күрсәтәләр бит ул әллә нинди хыялый фантастиканы... Юк, булмый болай, һичьюгы определитель алып көйләргә кирәк», – дигән нәтиҗәгә килде Зәки.

Өйдә утырып берни дә майтара алмаячагын яхшы аңлаган эшмәкәр егет, алдына җәеп салган эш кәгазьләрен өстәлнең бер читенә сыпырды да, телефонга үрелде. Трубканы күтәрәм дигәндә генә, аппарат үзе дөбер-шатыр килеп шалтырарга тотынды. Көтелмәгән хәлдән Зәки сискәнеп китте.

– Алло! – дип кычкырды ул, шалтыратучы әлеге дә баягы «террорист»тыр дигән уй белән.

– Брат, сәлам! Ник акырасың?

Зәки каушап калды. Шалтыратучы – туганнан туган энесе Рөстәм. Кызык: ул нәкъ шуңа шалтыратмакчы иде бит.

– Рустик, нихәл? – диде Зәки энесенең сәламенә каршы.

– Берәр проблемаң бар мәллә, брат? – дип сорап куйды Рөстәм. – Мин генә хәл итә аламмы?

Рөстәмме? Рөстәм бик күп нәрсәләрне хәл итә алырдай егет. Бер үк нәселдән булсалар да, барлык туган-тумача, кардәш-ыру арасында иң елгыры, иң башлысы Рөстәм булды. Дөрес, Зәкине дә төшеп калганнардан дип әйтеп булмый. Эшләре ярыйсы гына бара кебек. Шулай да Рөстәм белән чагыштырырлык түгел. Энекәше киңрәк масштабта эш алып бара. «Киңрәк» дип кенә әйтү килешеп тә бетмидер әле. Районның спиртзаводын да кертеп, якын-тирәдә бөтен алкоголь бизнесы аның кулында. Үз рестораны, автомобиль кибет-базары бар. Иң мөһиме – криминаль структуралар белән дә, шәһәр хакимияте, эчке эшләр идарәсе җитәкчеләре белән дә уртак телдә дип сөйлиләр Рөстәмне. Шуңа күрә Зәки дә моңарчы үз бизнесы өчен борчылмады диярлек. Андый-мондый хәл була калса, энекәшенең һичшиксез үз канаты астына алачагына иманы камил иде аның. Билгеле, ничек кенә булмасын, бәйсезлек бәйсезлек инде ул. Кайвакыт, бик кирәк булган очракларда да, Зәки төшенкелеккә бирелмәскә, проблеманы үзе ерып чыгарга, мөмкин кадәр энекәшеннән ярдәм сорамаска тырышты. Моны Рөстәм дә яхшы аңлый иде, әлбәттә. Ул да абыйсының эшенә тыгылмады, кем әйтмешли, «хәрәкәт иреге» бирергә омтылды. Шул ук вакытта, Зәкинең эшчәнлеген, тормышын да күз уңыннан ычкындырмады...

– Нәрсә, абый, әллә чынлап та проблемамы? – дип шаяргандай итте Рөстәм. – Йөзеңә карарлык түгел, телефоннан ук күренеп тора.

Зәки стенада эленеп торган көзгегә күз ташлады.

«Әйе, кыяфәт ш-әп!»

– Иртәдән бирле нервы котыра, энекәш. Әллә ни сәбәбе дә юк шикелле үзе, – диде Зәки авыр сулап.

– Сәламәтлекләр ничек? Ерып чыктыңмы инде?

Зәки йөзен чытты. Сәламәтлек турында сөйләшеп утырырга аз гына да теләге юк иде.

– Нормально, – диде ул сузып кына. Беравык тын гына утырганнан соң кабат телгә килде. – Рустик, бүген бер дә кәеф юк әле. Кызык түгел. Хатыннан һаман хәбәр юк. Кайда йөри торгандыр...

– Ярты елдан артык каядыр йөргән хатын дигән нәрсәне онытыбрак торсаң да комачауламас, абый. Теге бәндәне эзләп карамадыңмы соң? – диде Рөстәм аны бүлдереп.

– Үзең уйлап кара, каян табасың аны хәзер, Рустик? Урамда ялгыш очраса гына инде...

– Тәк, абый, күп сүз – чүп сүз. Давай, кафега кереп утырыйк әле, – диде Рөстәм Зәкине бүлдереп. – Сөйләшеп тә аласы бар...

 

* * *

Инде кичке җиде тулып килүгә карамастан, кафеда клиентлар юк иде. «Әллә халык күп йөри торган урында урнашмавы, әллә ризыкларның үзенчәлекле һәм чагыштырмача кыйммәт булуы сәбәпле, безнең кафега кешеләр, гомумән, сирәк йөри», – дип аңлатты бу хәлне гардеробчы карт. «Сунар» кафесы башлыча аучылар алып килгән иттән әзерләнгән ризыклар белән сату итә.

– Мин үзем көн дә диярлек керәм монда, – диде Рөстәм, залның иң түрендәге гадәти урынына, ике кешелек кенә өстәл янына урнашып. – Офиска якын гына. Кирәкле кешеләр белән иркенләп сөйләшү өчен дә уңайлы, артык колаклар юк. Кыргый җанварлар итен дә, ничектер, аеруча тәмле пешерәләр монда, молод цы. Компаньоннар, конкурентлар белән никадәр проблеманы хәл иттек инде шушында...

Рөстәм пиджагын урындык аркасына элде дә кафе хезмәткәрләре тарафына борылды. Зәки үз урынына кунаклаган арада алар янында гаҗәеп сылу, йөзгә-биткә чибәр, сары чәчле, җыйнак кына буйлы официант кыз пәйда булды. Исәнләшеп, кулындагы менюны Рөстәмгә тоттырды һәм башка бер сүз дә әйтмичә генә китеп тә барды.

– Мә, сайла, брат, җаның ни тели.

Меню Зәки кулына күчте.

Кондыз итеннән пешерелгән пилмән, куян ите кушып ясалган салат, камыр эчендә кыздырылган чуртан, кош итеннән, төрле-төрле балыктан әзерләнгән ризыклар... Зәкинең бу кафега беренче генә керүе иде. Кызык өчен генә дип, аю итен һәм «куян салаты»н сайлады. Дөресен әйткәндә, аның бу мизгелдә ашыйсы түгел, туйганчы эчәсе, хәтта исереп онытыласы килә иде. Ике шешә аракыга заказ бирде.

– Оһо, брат, менә монысын дөрес сайладың, – диде Рөстәм. – Бу инде сиңа кибеттәге ниндидер килделе-киттеле пойло, самопал түгел. Ул эчемлекне минем махсус заказ буенча турыдан-туры Украинадан алып кайталар. Менә, эчеп карагач, аермасын үзең дә аңларсың әле...

«Монда да җитешкән икән энекәш», – дип уйлап куйды Зәки.

– Бераз нервының рәте бетте әле, Рустик. Эчне бертуктаусыз ниндидер хәшәрәтләр кимерә, – дип сүз башлады Зәки бер рюмка эчеп куйгач. — Чынлап та шәп нәрсә бу.

Рөстәм канәгать елмаеп куйды.

– Сөйлә! – диде ул, Зәкинең күзләренә туры карап.

– Эшләр бара анысы. Мин юкта Сәлим тик ятмаган. Авылларда сәүдә ничава. Шәһәрдә конкуренция көчле инде. Без бит вак-төяк белән эш итәбез. Күреп торасың, адым саен кибет хәзер. Юк, зарланмыйм. Конкуренциядән дә шүрләмим. Әле менә яңарак кына Әлмәттә булып кайттым, Оренбургта. Бер-ике өстәмә килешү төзедем. – Зәки тагын бер чәркә бушатты. – Просто, кызыгы бетеп бара.

Рөстәм дә аракы йотып куйды. Абыйсының сәүдә барышы аның өчен сер түгел иде, билгеле. Тик бу юлы аның күңелен ниндидер билгесезлек тырмап үтте: Зәкигә нидер булган, һәм бу аның эше белән генә бәйле булмаска да мөмкин.

– Ну, нигә кара көйдең соң алай булгач? – Рөстәм, абыйсының тел төбен тарткалап карарга ниятләп, «сорау алуын» дәвам итте. – Вәсимә җиңгигә нәрсә булды? Ник качты?

Зәки җавап бирергә ашыкмады. Аю итен татып карады, чәркәсенә тагын аракы салды. Күтәрде, тик, эчмичә, кире куйды.

– Вәсимә... Әйе, ярты елдан артып китте инде. Шул качып китүеннән соң күзгә чалынганы юк. Чын булса, кайдалыгын туганнары да белми. – Берьялгызын калдырып ташлап каядыр киткән хатыны турында сөйләшеп утырасы килми иде Зәкинең, кул гына селтәде. – Шайтаныма олаксын сана. Беткәнмени хатын-кыз...

Юк, һәр итәк артыннан куып йөрүче дип әйтеп булмый Зәкине. Бертөрлелек, ялгыз тормыш аның өчен түгел, бары шул гына. Муенына кызлар, кем әйтмешли, тәлгәшләре белән асылына...

 

Фото: m.ru24.net

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: