Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
24 гыйнвар 2023, 20:44

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (2)

Яшь парларның вәгъдәләрен беркетеп үбешкәннәреннән көнләшеп, кар бөртекләре һавада бөтерелә.  

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (2)
Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (2)

*  *  *

Мәдинә уйлары белән яңадан еракта калган яшьлек елларына кайтты.

Кышкы кич. Кар бөртекләре уйный-уйный иңнәренә сарыла. Язны хәтерләткән назлы җил сулышы күңеленең иң түренә кереп оялаган. Әнә, уртача буйлы, юка гәүдәле, дөньяның бөтен серлелеген үзенә җыйган коңгырт кара күзле, нәзек билле кызыкай, куе керфекләренә кар бөртекләренең кунып эрүеннән тәм табып, рәхәтләнеп көлә.

 – Мансур, күр әле! Һавада бөтерелеп очкан ак чәчкәләр нинди матурлар! Чит-читләре челтәр-челтәр, әйтерсең лә оста куллар үткен кайчы белән кисеп-кисеп ясаганнар. Бер генә бөртек тә икенчесенә охшамаган, һәрберсенең үз сурәте, үз бизәге.

Кызның чем кара чәчләренә, карлыгач канатыдай сызылып киткән кашларына, озын керфекләренә кунган ап-ак кар бөртекләренә күз салырга өлгергәнче үк, егетнең кайнар сулышын тойган йолдызчыклар эреп, тамчыга әйләнәләр.

Егет кызның керфекләрендәге тамчыларга утлы иреннәре белән кагыла.

 – Сөеклем минем! Син шундый гүзәл, әйтерсең лә кар кызы. Мин сине яратам! – Кышкы җилләр егетнең иреннән тамган сүзләрне дөнья буйлап тарата.

 – Я-ра-та-а-ам! Сүзләрнең кайтавазы ак тун кигән агачлар арасына кереп адаша.

Мәдинә бөтен дөньясында иң бәхетле кызларның берсе. Мансуры аңа бүген яратуын белдерде. Карлы елга буенда, унсигез яшьлек кыз, яңа ел төнендә сөйгән ярына вәгъдә бирде.

 – Мин риза! Мәңгегә гел бергә!

 – Яшьлектә дә, картлыкта да, кайгыда да, шатлыкта да бергә булырбыз. Мин сине кадерләп, син мине кадерләп, бер-беребезгә мәңгегә тугры булып, бер-беребезне хөрмәтләп яшәрбез.

 – Вәгъдә – иман. Сүз бирәм!

 – Сүз бирәм!

Яшь парларның вәгъдәләрен беркетеп үбешкәннәреннән көнләшеп, кар бөртекләре һавада бөтерелә. Вәгъдә сүзләрен ишеткән җилләр агачларга сарылып, егет белән кызны күзәтә. Аклыкка төренгән җиһан ак вәгъдәләрнең шаһиты. Сүзләрендә торырлармы парлар? Сакларлармы уртак бәхетне? Әллә инде?..

Фото: stihi.ru

(Дәвамы бар)

Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (2)
Әлфия СИТДЫЙКОВА. Дөнья тәгәрмәче. Повесть (2)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: