Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
24 гыйнвар , 11:42

Гөлүсә ХӨСӘЕНОВА. Күгәрченнәр. Хикәя (Ахыры)

Шул мизгелдә аның иңнәреннән Сәрия белән карап үстергән күгәрченнәр эләктереп алды. Алар канатсыз кошны үзләре белән күкләргә күтәрделәр.

Гөлүсә ХӨСӘЕНОВА. Күгәрченнәр. Хикәя (Ахыры)
Гөлүсә ХӨСӘЕНОВА. Күгәрченнәр. Хикәя (Ахыры)

4

 

Алтын төсләрдән тирә-якта янгын чыккан төсле. Шәһәр урамнары ут телләренә тулган. Агачлардан сибеләләр дә җиргә кабалар. Сорылыктан гарык булган шәһәр урамнарына яңа төсләр керә. Көз көннәрендә генә шулай буладыр ул. Яңадан яшисе килә. Яратасы килә.

«Бу көз — минеке» дигән теләк тә, җил канатларына эләгеп, яфраклар өере белән күккә оча. Синең дә шул келәмгә ияреп күтәреләсең, очасың килә...

Камил, уянгач, үзенең ап-ак бүлмәләр белән уратылып алынуын, башының үтереп авыртуын тойды. Ул хаста ханәдә, димәк. Юк, кайтырга кирәк. Өйдә аны Сәрия көтә... Камилнең дә бу мизгелләрдә үтереп очасы килә иде. Тәрәзә аша урамга карап торганнан соң, аның күңел канатлары: «Әйдә урамга. Сине анда көтәләр. Очып китәргә вакыт җитте», — дип әйтәләр сыман. Кошлар да күптән китеп бетте. Әмма быел Камил аларны озата алмады. Дөресрәге, Марат аны, кырдан табып алып, хастаханәгә озатты. Яшьле күзләрен сөртә сөртә: «Мине дә үзегез белән алыгыз, мине дә очарга өйрәтегез», — дип, Камилнең кошлар артыннан беренче генә йөгерүе түгел иде дә. Тик бу юлы... Ул Сәриясенең чынлап та юклыгына үзенең еллар буе хатирәләр белән сөйләшеп йөрүенә ышанды. Аңа хәзер беркем дә кирәкми. Ул ялгыз.

Ә ак бүлмәнең ак тәрәзәләренә килеп бәрелгән җил чыгарга өнди. Пыялага бер шаян яфрак килеп ябышты. Китми дә китми. Камилне һаман урамга чакыра, ахры, ул. Камил үзенең күкрәгендә кыюлык хисе тойды. «Барырга, чыгарга кирәк. Хәзер чыкмасам, гомер буе диварлар белән сөйләшеп ятачакмын. Канатсыз итмәсеннәр әле мине». Шул мәлдә ул утырган бүлмәгә, шуышып, төсләр керде. Менә алар, агач ботакларына әйләнеп, бер-бер артлы чәчәк ата башладылар. Шулай дүрт дивар да Ка–милләрнең бакчасына әверелде. Әнә бакчадан туры кырга илтә торган ишек. Камил шул ишеккә таба юл алды. Ул бит үз бакчасында, үз авылында. Тизрәк кошларны күреп калырга кирәк. Аларны Камил озатмаса, озатучы кеше дә булмаячак бит. Камил тиз-тиз генә бакчадан кырга чыкты. Тирә-як чәчәк ата, хәтта алмагачлар да чәчәк кебек алмалар белән чорналган. Ә кайбер агачлар инде, төрле төсләргә кереп, яфракларын коя башлаган. Ә кошлар, кошлар кайда соң?! Ник берсе дә сайрамый? Камилне бу сорау бик борчый. Ә менә ара-тирә яктылыкка күнмәгән күзләренә хастаханә диварларының күренеп алуы да, шәфкать туташларының аның артыннан йө¬герүе дә аны әллә ни борчымады.

Үзенең бакчасы гүзәллегенә күмелеп, ялгызы гына торырга күнексә дә, еш торган булса да, бүген ул үзен аеруча ялгыз хис итте. Кошлар юк бит!

Камил, йөгереп, бакчасыннан чыкты. Хәзер аңа бер генә кошны булса да күрергә кирәк. Йөгергән саен, аның алдында хастаханә диварлары янәшәсендә бакча үсә барды. Туктарга ярамый. Туктаса, барысы да юкка чыгачак. Аның тагын дүрт диварның бишенче дусты булып утырасы килми.

Сәрия искә төште... Әнә ул болын буенча йөгереп бара. Нинди манзара бит бу! Алмагачлар ак каурыйларга манылган, барысы да чәчәктә. Шул чәчәкләр арасында сыерчык зурлыгындагы алмалар үсә. Кайбер агачлар инде сары, кызыл төсләргә манылган. Ә болынны сары күзле ромашкалар тутырган. Алар да гади генә түгел, ә аккош зурлыгында. Шушы кояш балалары су астында үсеп утыра, имеш. Ә Сәрия!.. Сәрия аларга басар-басмас йөгерә. Башында — такыя, кулларында да чәчәкләр бәйләме. Камил ни күзе белән күрсен: Сәрияне кошлар чолган алган. Алар, әле күккә менеп, болытлардан бер кисәк алып төшәләр дә Сәриянең күлмәкләренә тагалар, әле, ромашка күзләренә кунып, кояшның алтынсу нурын кыз өстенә сибәләр. Камилнең Сәрия артыннан йөгерәсе килде Ә ул һаман китә, кошларны алып, Камил яныннан очып бара иде. Гүя бөтен гүзәллекне, тынычлыкны үзенең болытлы-кояшлы күлмәгенә эләктереп китеп оара.

– Сәрия-я-я-яү, тукта! Әйдә, бергә очыйк! Миңа да канатлар бир, Сәрия! — дип, үкереп елап, Камил аның артыннан ургылды. Ерак китә алмады, аның алдында зур бер упкын пәйда булды. Упкын Камилне, бакчасы белән бергә, Сәрия болыныннан аерып тора иде. Нишләргә? Үзеңнең кошсыз бакчаңда калыргамы, әллә Сәрияле, канатлы болынга очаргамы?

Камилгә җавап ачык иде. Әнә Сәрия аны күреп алды. Чәчәк бәйләмнәрен күтәреп, ул Камил янына таба йөгерә башлады. «Мин сине күрәм! Мин сине шундый озак көт тем! Хәзер мин дә синең белән бергә булачакмын», — дип, Камил кулларын кошлар кебек як-якка җәеп җибәрде дә упкынга сикерде. Шул мизгелдә аның иңнәреннән Сәрия белән карап үстергән күгәрченнәр эләктереп алды. Алар канатсыз кошны үзләре белән күкләргә күтәрделәр. «Сәрия, мин очам! Мин синең белән булачакмын, Сәрия!..»

 

 

Фото: mykaleidoscope.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас в