Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
24 гыйнвар , 11:45

Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (6)

Йокыдан уянып күзләрен ачуы булды, Зәкинең чигәләренә күзгә күренмәс ниндидер каты әйбер белән китереп суктылар диярсең.

Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (6)
Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (6)

* * *

Майонез һәм башка азык-төлек сатудан җыелган акчаны «башлангыч капитал» итеп, Зәки белән Сәлим уртак кибет ачтылар. Төрле шәһәрләргә йөреп, Чаллыда дефицитрак исәпләнгән азык-төлек, эчемлекләр алып кайтып, хакын бераз гына арттырып сатудан алган керем шактый иркен яшәргә мөмкинлекләр ачты. Икесе дә бер бүлмәле генә булса да фатир алдылар, чиратлашып йөрергә «пикап», әлеге дә баягы Ижау каласында чыгарыла торган «Москвич» машинасы юнәттеләр...

...Сигезенче март. «Нинди бүләк белән шатландырыйм икән хатынны?» – дип көне буе баш ватып йөрде Зәки. Ә икенче яктан, аның бәгырен Вәсимәнең чынлыкта да хыянәт юлына баскан булу ихтималы туктаусыз чеметеп торды.

Көн кичкә авышканда гына бер фикергә килеп, Зәки хатынына шалтыратты:

– Әнисе, кичке җидедә «Уют»ка кил әле.

Вәсимәнең теләр-теләмәс кенә әйтелгән җавабы ишетелде:

– Тагын нәрсә уйлап таптың инде анда?

– Сюприз!

...Мәҗлеснең кызган вакыты. Тост әйтү чираты тагын Зәкигә җитте. Урыныннан торып басарга уйлаган иде дә, барып чыкмады – аракылы чәркәләрне бер-бер артлы бушатып утырган егетнең аяклары тыңламас дәрәҗәгә җиткән иде.

– Егетләр, бераз җебебрәк кителгән бит әле, – диде ул, аракы салынган чәркәсенә текәлеп. – Давай, мин урыннан гына әйтәм... Көннәрдән беркөнне бер яшь егет шактый вакыт күз атып йөргән кызына мәхәббәтен аңлаткан, имеш. Тик кыз, моның буй-сынына карап торган да, көлеп кенә куйган ди. Егет бик нык гарьләнгән, «Бу мине мыскыллады, мин аннан башка яши алмыйм», – дип, үз-үзенә кул салырга карар кылган. Ләкин үз-үзеңне үтерү җиңел эш түгел шул. Ахыр чиктә, каты гына чирләп җан тәслим кылырга булган бу. Өстенә дә кимичә, яланаяк килеш озаклап карда йөргән, бәкегә сикергән. Ахыр чиктә, бетнәшкә генә малай актыгы сәламәт, көчле, матур гәүдәле егеткә әверелгән, имеш... Кем өчен эчәбез инде, җәмәгать? Дөрес! Бездән, юаш, чирләшкә мужиклардан чын ир-ат ясаучы гүзәл затлар, хатын-кызлар өчен! Минем Вәсимәм өчен! Ура-а!

Шушы сүзләр белән, Зәки бер йотуда чәркәдәге сыеклыкны эчеп тә бетерде.

– Исереп бетәсең бит инде, бәлки җитәр? – дип пышылдады Вәсимә иренең колагына.

– Кайткач пилить будешь, ә монда миңа тимә...

Зәки исә пышылдап маташмады. Вәсимәнең битләре кып-кызыл булды.

–Үзең өчен...

Зәки аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде, имән бармагын иреннәренә тидерде:

–Тс-с! Әйттем.

Вәсимә, Зәкигә каш астыннан карап куйды да, әкрен генә урыныннан тора башлады. Ире аны беләгеннән тотып кире утыртты.

– Кая бармакчы? Бүген дә берәрсенә свидание билгеләгән идең мәллә? Утыр! – дип кычкырды Зәки, янәшәдәгеләргә игътибар да итмичә.

Мәҗлес бер мәлгә тынып калды. Вәсимә белән Зәкигә, аннары бер-берсенә карашып утырдылар. Ләкин бу хәл озакка бармады, билгеле – тынлыкны Сәлим бозды:

– Дуслар, сез ничектер, ә мин тост әйтергә иң оста кеше дип Зәкине чутлыйм. Брат, давай әле тагын берне җиффәр! Тостсыз тамакка үтми башлады.

Шуны гына көткән кебек, Зәки тагын кулына рюмка тотты.

– Библиядә дә, Коръәндә дә кешене Аллаһ ясаган дип язылган... Теге кем әле ул? Ә, Дарвин! Дарвин әйткән: «Кешеләр маймылдан яралган», – дигән. Хәзер инде тагын бер версия киң таралды. Нинди? Во! Җиргә кешеләрне инопланетяннар алып килгән, ди... Берсе белән дә бәхәсләшәсем килми. Просто шуны гына әйтәм – давай әле, безнең кебек нормаль кешеләр, үзләренең әти-әниләреннән туган адәмнәр өчен һәм безгә, кешеләргә, тормыш бүләк итүче гүзәл затлар өчен тагын берне күтәреп куйыйк!..

Барысы да: «Ур-ра» кычкыра-кычкыра, чәркәләрен бушаттылар. Шунда гына аңлап алды Зәки – әле генә янәшәсендә утырган Вәсимәдән җилләр искән иде.

...Вәсимә, ире кафеда чагында тиз генә тулай торакка кайтып, Рәшитне алып, төнгелеккә апаларына китәргә ниятләде. Зәки, ава-түнә, аның артыннан йөгереп чыккан иде дә, өлгерми калды – хатыны таксига утырып китеп барды.

Ул да булмады, ресторан ишегеннән Сәлимнең башы күренде:

– Брат, давай инде, «аракы суына».

Зәки кинәт айнып киткәндәй булды.

– Ничек уйлыйсың, сөяркәсе янына шылды микән?

– Төкер әле шуңа, кайтыр, сыер да ашаган җиренә кайта, юкка башыңны катырма! Давай, давай, керәбез...

 

* * *

Йокыдан уянып күзләрен ачуы булды, Зәкинең чигәләренә күзгә күренмәс ниндидер каты әйбер белән китереп суктылар диярсең. Рестораннан кем белән, ничек һәм кайсы вакытта кайтканлыгын исенә төшерергә азапланып шактый ятты. Ләкин кичәге вакыйгалар аның хәтереннән юеш чүпрәк белән сөртеп алгандай юкка чыккан иде. Чигәләре чыңлавына чыдый алмыйча, Зәки янә ыңгырашып куйды һәм, исенә килеп, сикереп торып утырды. Янәшәсендә Вәсимә юк! Маңгаен учлары белән угалап күпме генә утырса да, берни дә исенә төшмәде. Авырлык белән генә торып, юыну бүлмәсенә таба атлады.

«Зәки, теләсәң ни уйла, мин мондый мәсхәрәгә түзә алмыйм. Син мине иптәш–ләрең алдында рәнҗеттең. Безне эзләмә, кирәк тапсам, үзем кайтырмын. Вәсимә».

Юыну бүлмәсендәге көзгегә ябыштырылган кәгазь кисәге Зәкине тетрәндереп җибәрде. Инде, әллә кайда, бик еракта булса да, кичәге вакыйгаларның тонык шәүләләре дә күңеленә кайта башлады кебек. Озак кына уйланып тора торгач, хәтер җепселләрен бер-берсенә бәйли-бәйли, ниһаять, ресторандагы хәлләрне тәмам исенә төшерә алды.

Әйтеп бетергесез авыр иде аңа бу мизгелдә. Җан ачысы белән кычкырып җибәрде, йодрыкларын төенләп, бар көченә стенага сукты. Кулы авыртуга түземлеге бетеп, ысылдап куйды.

– Идиот! Кабахәт! – диде ул каршында торучы көзгедәге шәүләнең күзләренә төбәлеп. – Шул кирәк сиңа! Ну, нәрсә оттың инде?! Хатыныңның кадерен белмәсәң, рәхәтен күр инде хәзер!..

Карашы кырынырга уйлап кулына алган бритвага күчте. Берара шул рәвешле басып торды да, күзләрен акайтып, җирәнгеч әйбердән котылырга теләгәндәй, кырынгычын, күз иярмәс тизлек белән, чүп чиләгенә үк томырды.

Аннан-моннан гына юынды да, чалбар кесәсеннән тәмәкесен алып, балконга чыкты...

Шушы тирәдә яшәүчеләр булса кирәк, затлы чит ил машиналарына төялеп, туй килде. Берәм-берәм коелып төштеләр дә, «мәңгелек ут» тарафына атлап киттеләр... Аудан кайталар диярсең, һәрхәлдә Зәкинең күз алдына шул күренеш килде. Алдан, җиңүче кыяфәтендә, кияү егете атлый. Авыз колакта, колак еракта моның. Әле генә ауда эләктергән «җәнлеген» култыклаган. Тегесе... елык-мылык килеп торган күзләре белән уңга-сулга атып бара.

«Бу сылу болан кызын мин саклыйсы түгел, шөкер», – дип, җиңел сулап куйды Зәки. «Аучы» егетне кызгану хисе уянды анда.

«Күренеп тора: ауда тотылган бу «болан кызы» тиздән, бик тиздән киявенә тармаклы-тармаклы мөгезләр бүләк итәчәк. Күз явын алырдай матур туй күлмәгеннән бүлтәеп торган көмәненнән котылганчы түземлеге җитсә ярый инде. Күз карашлары шулай дип кычкырып тора...»

 

Фото: kuban.mk.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас в