Чәчмә әсәр
23 Января 2023, 05:04

Гөлүсә ХӨСӘЕНОВА. Күгәрченнәр. Хикәя (Дәвамы)

Ә Сәрия киткәннән соң кайтмады. Юлда һәлак булу турындагы хәбәрне төнге җилләр генә китерде.

Гөлүсә ХӨСӘЕНОВА. Күгәрченнәр. Хикәя (Дәвамы)Гөлүсә ХӨСӘЕНОВА. Күгәрченнәр. Хикәя (Дәвамы)
Гөлүсә ХӨСӘЕНОВА. Күгәрченнәр. Хикәя (Дәвамы)

2

 

Камил үз авыл мәктәбенә укытучы булып урнашты. Мәктәпкә яшь укытучы килү барысын да җанландырды, чөнки авылның урта мәктәбен тәмамлаган укучылар, күбесе укытучы һөнәрен сайласа да, укытырга ашыкмый иде. Ә Камил кечкенә мәктәпкә яңалык бу лып килде.

Ул көзне авылларына практика үтәргә бер егет кай тырга тиеш иде. Шуңа күрә дә Камил яңа уку елын көтте. Көзнең салкын бармаклары җәйнең җылы кулларына кагылган мәлдә, укучылар мәктәпләргә ашыга иде. Шул көнне Камилнең тормышын астын өскә китергән хәл булды. Камил мәктәп коридорында көләч йөзле, мөлаем бер туташны күреп алды. Тукта, бу язгы көннәрнең берсендә яңгыр астында биегән кыз түгелме соң? Нәкъ үзе. Ничек? Соңыннан Сәриянең бу авылга практика үтәргә билгеләнгән егет урынына кайтуы, моңа кадәр дә авылда булып китүе билгеле булды.

Күңелнең онытылган почмакларыннан елмаеп килеп чыгып, йоклап яткан күбәләкләрне кытыклый торган истәлек, мәхәббәт булып, Камил йөрәгендә чәчәк атты ул хис. Сәриянең күңел бакчалары да, көзен чәчәккә күмелеп, сөю кошын сайратты. Очрашулар, таңны ал сулатып серләшүләр, татлы үбешүләр... Ике йөрәкнең дә башы мәхәббәттән әйләнгән чак...

Сәрия Камилгә гомер буе тансык, көтелгән канатлар бирде...

— Камил, ә син мине яратасыңмы?

— Әйе! Ә син мине?

— Бик-бик! Менә баскан җиремнән ә-ә-теге йолдызга кадәр яратам!

— Ә мин сине бу агачтан теге йолдызга кадәр! Сәрия, әйдә, бергә очабыз!

— Әйдә!

Корыган үлән исе килеп торган болында алардан башка бер адәм заты да юк. Төнге кошлар гына, монда әле без дә бар бит дигәндәй, ара-тирә тавыш биреп алалар. Алар икесе дә йолдызлы болын куенында назландылар. Аннары Сәрия:

— Камил, син нәрсә күрәсең? — дип сорады.

— Күк йөзе, аның йолдызлы сипкелләрен, айлы күзен һәм Киек Каз Юллы иреннәрен...

— Син анда ниндидер кызны күзләп ятасың бугай, җүләрем! Айлы күз, йолдызлы сипкелләр, имеш, — дип, Сәрия шаркылдап көлеп җибәрде. Камилнең шулай сәер сөйләүләрен гел шаяру белән кабул итә иде ул. Күзләрне йом һәм бу галәмдә син, мин һәм чиксез күктән башка бернәрсә дә юк дип уйла. Без синең белән җил эл¬пәләрен тишеп очабыз. Йолдызлар янына. Күк ул безнең өчен генә күк, ә йолдызлар өчен, бәлки, без күк йөзедер.Ә Камил? Ничек уйлыйсың?

— Димәк, алар хәзер безне күзләп яталар, ә без аларның пышылдауларын, серләшүләрен тыңлап ятабыз килеп чыга. Кызык!

— Ә син, очасым килә дә, очасым килә, дисең. Син күктә бит инде. Жирнең күгендә.

– Шулай! Ә йолдызлар күк болынында чәчәк атып утыра диген тагы, – дип, Камил белән Сәрия көлешеп

Ә йолдызлар!.. Йолдызлар һәр төнне җирдәге ике йолдызның аларга карап ятуына, кардәшләре янына ашкынуына ияләшеп беткәннәр инде. Кайберләре хәтта, аларның серләрен тыңлар өчен, үзләре шушы ике йөрәк янына ашкына иде. Тик күктән егылып төшеп, алар билгесезлеккә чумалар. Ә бу йолдыз балкыган урында нур ягылып кала. Жир йолдызлары «туганыбызны югалттык ул да китте» дип уйламасыннар өчен шулай эшләнә. Галәм бушлыкны сөйми. Тулы бушлыкны гына. Йолдызлысын.

Камил белән Сәрия болын күгендә йөргәндә, тирә-якка йолдыз исе таралган иде.

Көндезен ике кошчык тагын бергә. Матур гадәткә әйләнгән эшләре бар бит аларның: күгәрченнәрне ашату. Икесе дә, бу газиз җаннарга җим салганда, аларның шул җимгә пырхылдап очып килүләрен, гөр-гөр килеп рәхмәт әйтүләрен карарга ярата. Сиптең дә кереп киттең түгел шул. Кош җаны да, кыз җаны да шикәр кебек ул. Ул күңел чәйләрендә эреп тәм бирүче шикәр шакмагына охшаган. Аны кимерергә кирәк түгел. Ул чәенә тәм бирергә тәм бирергә тиеш.

 — Мин күгәрчен булыр идем! – ди Камил. Синең кулларыңнан алынган сый минем өчен ләззәтле мизгелләр булыр иде. Ә беләсеңме икән, күгәрченнәр, аккошлар кебек үк, гомер буе парларына тугрылык саклыйлар. Нарасыйлар ялгызлыкны бик авыр кичерәләр.

— Алайса, күгәрчен булма. Бөркет бул! — дип көлеп куя Сәрия.

Камил елмая гына:

— Минем күгәрчен буласым килә...

 

3

Камил тиргә батып уянды. Яңгыр пыялага чиртә. Төн буе кемдер ишек шакыды, якында машиналар гүләде кебек аңа. Нәкъ теге кичтәге кебек.

Ул Сәрияне китмәскә бик озак үгетләде. Ничек инде ике ел буе авылда торып, мәктәптә балалар мәхәббәтен яулап, җитмәсә, Камилнең йөрәгенә кереп утырганнан соң: «Мин шәһәргә китәм», – дип әйтеп була? Белә бит: Камил гомере буе шәһәрне сөймәде. Очучылыкка укырга керү хыялларын җимереп кенә калмаган, шәһәр — аның әти-әнисен дә йоткан упкын ул... Юл һәлакәте... Әле ул вакытта Камил кечкенә иде, авылдагы әнисенең апасы тәрбияләде аны. Ә хәзер Сәриянең дә шәһәр юлларында адашасы килә. Мөмкин түгел!

— Бармыйсың, Сәрия! Җибәрмим!

— Камил, гомер буе авыл капкасын саклап утыра алмыйм бит инде. Берничә айга гына кайткан идем. Ике ел тордым инде. Сине дә үзем белән алып китәргә ике куллап риза. Тик син...

Бу сүзләрне Сәрия һәрвакыт күз яшьләре түгеп кабатлый. Ул шулай Камилне үзе белән китәргә үгетли.

Егет үзен еш кына йорт казлары белән чагыштыра. Әллә шуңа аларны яратмый инде?! Алар кебек үк, ул да киек казларның кайту-китүләрен күккә төбәлеп карап кына кала.

Аның каравы Камилнең кулга ияләшкән күгәрченнәре бар. Башта җим генә чыгарып сибеп ашата иде, аннары кайбер кыюраклары аның кулыннан ук җим алырга җөрьәт итә башладылар. Ахыр чиктә бер төркем күгәрчен Камилнеке булды да куйды. Иртән торып чыкса, күгәрченнәре, хәерле иртә теләп, гөр-гөр җим чүпләп йөриләр. Аларга каравы Камилгә бетмәс-төкәнмәс ләззәт бирә. Сәгатьләр буе күгәрченнәр арасында кайнаша ул. Кулларына бер ике күгәрчен дә килеп кунгалый. «Утырыгыз, утыр! Мин сезгә тимим», — дип, ул йомшаккайларны сыйпаган итә. Хәтта: «Бары очарга гына өйрәтегез. Бергә очып китәрбез!» — дип, еш кабатлый.

Камил күпме генә үгетләсә дә, күз яшьләре күпме генә коелса да, Сәрия китте. «Кайтам» дип, сүз биреп китте.

— Мин кайтам, Камил. Анда барып эшләрне җайлыйм да кайтам. Янәшәңдә булмасам да, мин һәрвакыт синең белән. Без бергә очабыз, һәр көнне.

— Сәрия, китмә... — дип кенә әйтә алды Камил. — Китмә...

Сәрия китте.

— Бүген синең китүеңә нәкъ өч ел. Көттем бит. Минем синнән башка бер кешем дә юк иде, Сәрия. Кызыл машинаның сине алып китүен күздән югалганчы карап тордым. Ә аннары... Синең арттан кыр казлары да китте. Кошлар кайталар, ә син...

Шул мизгелдә тәрәзә аша ул кыр казларын күреп алды. «Алар да китә, — дип уйлады Камил. — Сатлык җаннар! Җүләрләр! Китмәгез! — дип кычкырды ул карлыккан тавыш белән. — Китмәгез!» Бөтен нәрсәсен калдырып, ул урамга йөгереп чыкты. Аннан кошлар артыннан бакчага юнәлде. Читлекләр. Нигә алар? Аларны атып-бәреп, ул бакчасыннан кырга алып чыга торган капкага юнәлде, һәм... кыр казлары артыннан йөгерде.

— Китмәгез, кошлар, күңелем дәвалары... Сез китсәгез, мин кемгә кирәк? Калыгыз! Мине дә үзегез белән алыгыз! — дип ярсынды ул. — Сәрия! Сәрия! Китмә! Мине ялгыз итмә! Кал, кал минем янда, Сәрия!..

Ә Сәрия киткәннән соң кайтмады. Юлда һәлак булу турындагы хәбәрне төнге җилләр генә китерде.

Иреннәренә тузан кунып кипкәнче, илереп, ярсып елый-елый, Камил чыклы басу уртасында ятып калды.

 

 

Фото: ru.wallpaper.mob.org

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас