

Түзде Зәки. Тешләрен кысып түзде. «Хәзер кадерлеләрең янына кайтасың, Зәки, сер бирмә, алар бит сиңа таяна», – дип канатландырды ул үзен караңгы төндә арып-талып фатирларына кайткан вакытта.
Тик, тора-бара, Зәкинең кәефе кырыла башлады. Вәсимәнең күпчелек вакытын улына багышлавын, гел аның белән мәш килүен Зәки үзенчә кабул итте.
– Вәсимә, әйдә, җитди генә сөйләшеп алыйк әле, – диде ул беркөнне эштән кайткач.
Көтелмәгән сүздән хатыны аптырап китте. Зәкинең күзләренә сораулы караш ташлады. Көне-төне эшләп, тыз-быз чабып талчыккангамы, әллә сөйләшәсе сүзен чынлап та үтә җитди исәпләгәнгәме – Зәкинең карашы томанлы, күзләреннән салкынлык бөркелеп торган сыман.
– Карале, Вәсимә, – дип кабатлады Зәки коры гына. – Сөйләшәсе бар...
Хатын сагаеп калды.
– Син мине яратмый башладың бугай, әйеме? – дип дәвам итте аның ире.
Вәсимә тирән итеп сулыш алды да урын җәяргә тотынды.
– Нәрсә булган икән дип торам, – диде ул, ире тарафына карамыйча гына. – Төн уртасында кеше куркытып утырмасаң...
– Юк, тукта әле, Вәсимә, синең хәзерге кыланмышың үзе үк шуны күрсәтә.
Вәсимә бишектәге баласына күз салып килде дә ире янәшәсенә утырды.
– Нәрсә сөйлисең син тагын? – диде ул «һөҗүмгә» күчеп. – Әллә тагын сала башладыңмы?
– Юк, салмадым, кычкырма, Рәшитне уятасың, – диде гаилә башлыгы тыныч кына. – Сөйләшергә теләмәвең үзе үк күрсәтеп тора бит: миңа карата хисләрең суынды. Соңгы арада нык тоям мин моны...
Вәсимә иренең нигә бу турыда сүз куптаруының сәбәбен аңлый алмады. Хыянәт иткәне, аңа әйтмичә берни эшләгәне юк.
– И-и, юләркәем, – диде Вәсимә иренең сүзләрен уенга борырга теләгәндәй һәм, елмаеп, аның кочагына сыенмакчы булды. – Нишләп суыныйм?!
Ләкин Зәкинең йөзендә үзгәреш чалымланмады. Элеккечә җитди тавыш белән:
– Миңа игътибар да итмисең хәзер. Бөтен барлыгың белән Рәшиткә бирелдең...
– Бәрәкалла, әллә үз баласыннан да көнләшә инде бу, – диде Вәсимә һәм иренә сәерсенеп карап куйды.
– Ә мин кеше түгелмени? Мин дә иркәләүләреңә, ягымлы сүзеңә мохтаҗ...
Сөйләшү нәтиҗәсез төгәлләнде. Ике арада туган киеренкелек артты гына.
Тора-бара юктан гына кабынып, бәхәсләшеп, үпкәләшеп, ачуланышып китүләр ешайганнан-ешая барды.
Бу хәл үз нәтиҗәләрен озак көттермәде, билгеле. Зәки өйдән ишекне шапылдатып чыгып китүгә, караңгы төн уртасында лаякыл исереп кайтуга гадәтләнде. Андый төннәрнең ни рәвешле үткәнлеге көн кебек ачык инде – үз-үзен белештермичә котыру, яшь хатынны, баланы төрлечә мыскыллау, рәнҗетү...
Хәмер белән дуслык укуында да, эшендә дә чагылмыйча калмады. Моңарчы әйбәт кенә укып йөргән Зәки ике имтиханын тапшыра алмады. Бер курсташының югары урында эшләүче әтисе ярдәме белән генә котылды «койрык»ларыннан.
Хатыны кат-кат теңкәсенә тия башлап, ахыр чиктә аерылышу турында сүзгә барып җиткәч, акылына килде тагын...
* * *
Туган-тумачаларыннан еракта, кеше фатирында яшәүдән тәмам туйган Вәсимә ирен Чаллыга, апасы янына күчеп кайтырга үгетли башлады.
Хатынының сүзеннән чыгарга күнекмәгән Зәкигә читтән торып уку бүлегенә күчәргә туры килде. Чаллыда яши башладылар. Вәсимәнең җизнәсе КАМАЗ заводларының берсендә участок башлыгы икән. Зәкине үзе янына чакырды. Беренче чорларда өч сменалы эш графигына ияләшә алмыйча интексә дә, бер-ике айдан, «кесә тутырып» хезмәт хакы да ала башлагач, күнекте Зәки.
Гаиләле эшчеләр тулай торагында бер бүлмә бирделәр. «Кайбер уңайлыклары бөтен этажга бер булса да, үз бүлмәң үзеңнеке инде. Кайчан кайту-китүеңне, кемне кунакка чакыруыңны тикшереп торучы хуҗабикә дә юк, торак өчен түләү дә ул хәтле үк зур түгел. Чамалап тотсаң, эшләгән акча ашарга-киенергә дә, нәни баланы тәрбияләргә дә җитә. «Калганын җыеп барсам, кайчан да булса бер фатир алырга булыр бәлки», – дип, киләчәккә зур планнар белән яши башлады Зәки...
Аның эш графигын хатыны да ятлап өлгерде инде.
– Әй, бүген эшкә бармыйсыңмы әллә син, нигә җәелеп утырасың? – диде Вәсимә, дөньясын онытып тазыякта Рәшитнең чүпрәкләрен чайкап маташучы иренә дәшеп.
– Ах, шайтан! – Зәки кинәт ток суккандай сискәнеп куйды. – Сәгать ничә соң әле?
– Соң, ун тула бит инде.
Төнге смена башланырга тагын бер сәгать. Зәки, чүгәләгән җиреннән сикереп торды да ишек катына юнәлде. Ашык-пошык кына киенеп, Вәсимәсе янына кире килде. Сүзсез генә аның битеннән үпте дә: «Киттем! Пока, җаным!» – дип чыгып та йөгерде...
Трамвай тукталышына барып җиткән иде инде Зәки. Кесәсенә кулын тыкса... Завод пропускы да, билетка түләрлек акча да юк. Башка кесәләрен капшап чыкты. Анда да юк. Берара уйланып торгач кына исенә төште: кичә эшкә барганда башка чалбар кигән иде бит...
Тулай торакның бишенче катына менеп, ишекне шакырга иткән иде дә, эчтә кемнеңдер сөйләшкәнен ишетеп, тукталып калды. Тәне куырылып китте. Кем белән анда Вәсимә? Сүзләрен аңларлык түгел, әкрен генә сөйләшәләр.
– Минем бозау берни дә сизмәде бугай сизүен. Юкса, болай гына калдырмас иде...
Вәсимәнең ишек янында, аш өстәле тирәсендә мәш килеп йөрүедер инде – бу сүзләр Зәкинең колак төбендә үк диярлек яңгырады.
«Нәрсә, бозау диме?»
Зәки бүлмә ишеген тибеп ачты. Төнгә каршы ахирәтенең «хәлен белергә» дип кергән күрше хатыны Әлфирага чәй әзерләп йөрүе булган икән, – көтмәгәндә-уйламаганда килеп кергән ире белән бәрелешеп, Вәсимә кайнар чәен түшенә түкте. Авыртудан йөзен сытып чүгәләде дә куркынган яшьле күзләре белән иренә төбәлде. Зәкинең карашында ике генә сорау иде: «Ни өчен мин бозауга әйләндем? Нәрсәне сизми калдым?»
Әлфира, Зәкинең күзләренә карарга батырчылык итмәде, башын аска иеп тизрәк бүлмәдән чыгып китүне хуп күрде.
– Ә... Зә... ки, – Вәсимә, карашын иреннән алмыйча гына торып, бала яткан карават читенә барып утырды. — Ник кире кайттың?
– Борчылма, сине тикшерер өчен түгел. Документлар кичәге чалбар кесәсендә калган.
Зәки ишек артына эленгән киемнәре арасыннан паспортын тартып чыгарды да эчен ачып карады. Завод пропускы да, вак-төяккә тотыла торган акча да шунда. Паспортын кесәсенә салып куйды да: «Кайткач сөйләшербез. Ишекне рәтлә» – дип чыгып китте...
Фото: meme-arsenal.com