Чәчмә әсәр
20 Января 2023, 17:09

Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (2)

Яшь гаиләгә әкренләп хәл керә башлады. Тиздән тормышларына ямь, шатлык, дәрт өстәп, уллары Рәшит туды.

Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (2)Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (2)
Амур ФӘЛӘХ. Төнге кунак. Кыйсса (2)

* * *

Уртак тормыш корып җибәргәндә үз фатирлары юк иде әле. Тулай торактан аерым бүлмә сорауның мәгънәсе юк, барыбер бирмәячәкләр.

– Һаман саен берең монда, икенчең тегендә яшәп булмый, җанкисәккәем, – диде Зәки, туй мәшәкатьләре артта калгач. – Фатир эзләп карарга кирәк, таныш–белешләреңнән сораштыр әле, яме. Мин дә караштырырмын...

Бер атна чамасы үтүгә, Зәки Вәсимә яши торган бүлмәгә кош тоткандай шатланып килеп керде.

– Таптым бугай, – диде ул, керә-керешкә Вәсимәсен кочаклап.

Вәсимәнең дә күкрәк туры кымырҗып куйды һәм иренең күзләренә төбәлде.

– Эзли–сораштыра торгач, шәһәр үзәгендә яшәүче бер ялгыз карчыкка барып төртелдем, – дип сөйләп китте Зәки. – Иске генә йорт булса да, бөтен уңайлыклары да бар үзенең: кайнар суы, газы... Хәтта бәдрәфкә дә әллә кая урамга чыгып йөрисе түгел. Әйдә, барып карыйбыз...

Бер ягы гына уйландыра – хуҗабикә белән бергә яшәргә туры киләчәк икән. Торак өчен түләү хакы студент халкы иркенләп күтәрә алырлык булгач, бу шартны гына исәпкә алып тормадылар.

Баштарак ярыйсы гына ягымлы, ачык йөзле күренгән Асия апа, яшьләр янына иптәшләре килеп йөрүенә дә, кайвакыт «квартирантлар»ның төн уртасында гына кайтуына да әллә ни әһәмият бирмәгән төсле иде. Ә ике ай чамасы үтүгә...

Зәки университетка киткән иде. Ә Вәсимәнең бүген ял көне. Вак-төяк эшләр белән мәш килде: өй җыештырды, чүп-чар түгеп керде, ипи кибетенә барып кайтты...

– Бер тик тормыйсың син, кызым, әйдә, ичмасам, ял итеп, чәйләп алыйк әле, – диде хуҗабикә.

Соңгы вакытларда Асия апа тарафыннан мондый «игелек» күрмәгәнгә, Вәсимә башта аптырап та китте. Шулай да икеләнүен сиздермәскә тырышты, икесенә дә чәй әзерләде.

Хуҗабикә башта яшьләрнең укуы, туган-тумачаларының хәле турында сорашты. Аннары үзенең тормыш мәшәкатьләренә күчте.

Асия апа сөйләгәннәрдән шуны аңлады Вәсимә: бер карашка ягымлы, тыныч кына күренгән бу апа гомерендә бер тапкыр иргә чыгу, балага узу бәхетен татып карамаган. Шуңа күрә ир-атны да, балаларны да сөйми.

«Менә нәрсәдә икән хикмәт! Әйтәм аны, фатирга кертүне үтенгәндә үк сүз уңаеннан гына сораган кебек: «Балагыз юкмы?» – дип кызыксынган иде. Минем дә авырга узганны белсә, нишләр иде икән бу?»

Тиз генә киенде дә институтка, Зәки янына китте. Беренче пар лекция тәмамланганын көтеп алып, өйдә ишеткәннәрен Зәкигә бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.

– Теләсәң нәрсә уйла, Зәки, мин ул фатирда бүтән бер көн дә яшәмәячәкмен, – дип белдерде Вәсимә. – Андый кешедән куркам да, җирәнәм дә...

Бирәм дигән колына – чыгарып куяр юлына...

Лекцияләр тәмамланып, трамвай тукталышына чыкканнар иде, Зәки игъланнар тактасына игътибар итте. «Сатып алам», «Сатам», «Эшкә чакырабыз» дигән күпсанлы белдерүләр арасында «Бер бүлмәле фатирга яшь гаилә кертәм» дигәне дә ябыштырылган!

Яши торган фатирларына кайтып та тормастан, белдерүдә күрсәтелгән йортны эзләп киттеләр.

Зәки трамвайдан төшкәч үк якында гына торучы йортка игътибар итте.

– Яшәсәң иде ул менә шушындый яңа йортта!..

– Иске генә йорттан да ярап торырые әле, – диде аңа каршы Вәсимә, авыр сулап. – Хуҗасы Асия апа кебек карчык булмаса шунда.

Алар эзләп килгән фатирның нәкъ шушы йортта икәнлеген аңлап алгач, Вәсимәнең бераз кәефе кырылып китте.

– Мондый йортта хаклар безнең кебек гади студентның буе җитмәслек югары була шул, – дип уфтанып куйды ул.

Аерым фатирга, бер бүлмәле генә булса да, түләү хакы шактый зур булып чыкты. Шулай да Зәки башка вариантлар эзләп торуны артыксынды.

– Ничек тә очын-очка ялгарбыз әле, – диде ул, Вәсимәне тынычландырырга тырышып.

Фатир хуҗасы белән килешеп, ачкычын алып калдылар.

Шәһәр үзәгеннән байтак ераклыкта булса да, фатир икесенә дә ошады. Диван, өстәл ише кирәк-яраклары да булгач, тагын бер кат җиңел сулап куйдылар. Үзләре бүгеннән башлап яшәячәк фатирның һәр сантиметрын диярлек тикшереп-үзләштереп чыктылар. Тагын бер нәрсә куандырды аларны: трамвай тукталышы йорт янында гына...

Фатир өчен беренче айга түләү вакыты килеп җитте, ә стипендияләре ашарга да чак кына җитеп бара. Өстәвенә, Вәсимәгә табиблар ниндидер тел иярми торган атамалы дарулар эчәргә кушты. Анысына акчаны кайдан алырсың тагын?

– Авылга кайтып килим әле мин, Зәки, – диде Вәсимә беркөнне. – Бирәчәккә абыйдан бераз акча сорамыйча булмас.

Зәки бу тәкъдимне хупламады.

– Кешедән соранып йөрүе әллә ничек, – диде ул. – «Йортсыз-җирсез студент башың белән кая ашыгасың?» – дигәние бит ул абыең миңа, сине сорарга кайткач. «Менә, күрдеңме, әйттем бит мин сиңа», – дип көләчәк инде хәзер...

Шул ук вакытта, башка чара юклыгын да яхшы аңлый иде Зәки.

Ире күпме генә икеләнеп торса да, Вәсимә, туган авылына кайтып, бер ай өчен фатирга түләрлек кенә акча алып килде...

 

* * *

Яңа фатирга күчүләренә ай ярым чамасы вакыт үткәч, Зәкигә бәхет елмайгандай итте. Тәнәфес вакытында университет ишегалдында тәмәке тартып утыра иде. Янына беренче курстан бирле стипендиянең ни икәнен дә белмәгән, шулай булса да авызыннан чит ил тәмәкесе төшмәгән, параллель төркемдә укучы Марс килеп басты.

– Зәки, бүген кич нишлисең?

– Нигә?

Моңа кадәр дуслыклары «исәнме-саубул»дан гайре булмаган егетнең көтелмәгән соравыннан Зәки аптырап китте.

– Безнең белән барасыңмы бүген?

«Нәрсә тели соң бу миннән?» – дигән уй йөгереп узды Зәкинең башыннан.

– Кая инде тагын? Нигә аңлатып сөйләшмисең?

– Яшелчә базасына.

– ?

Марс, әлегәчә берни аңламый утырган Зәки янына чүгәләде.

– Дәресләр беткәч, егетләр белән яшелчә базасына йөрибез без, – дип сөйләп китте ул. – Бүген ял итәрбез дигәниек. Шуңа күрә ике малай авылга кайтып китте. Үч иткәндәй, ике вагон кәбестә китергәннәр. «Егетләр килсен инде, бушатырга кеше юк, хакыннан тормабыз», – дип шалтыратканнар «общага» вахтасына... Кыскасы, бер малай белән сөйләштем, син дә барасыңмы?

Зәки ни дип җавап кайтарырга да белмәде. Бер яктан, күпме булса да, акча комачау итмәс иде итүен. Икенче яктан, Вәсимә нәрсә дияр бит әле...

– Ничәдә барасы соң анда? Хатынга хәбәр итәсе иде бит.

– Тәк... сәгать дүрткә килеп җитәргә кирәк. Синең нинди паралар бар әле тагын? Алай булгач, өеңә кайтып кил дә инде...

Соңгы парага кереп тормаска булды Зәки. Ашыга-ашыга фатирларына кайткан иде дә, Вәсимә өйдә булмагач, үзенең бүген соң кайтачагын кәгазь кисәгенә генә язып калдырды да, искерәк киемнәр киеп, чыгып йөгерде.

Шулай итеп, Зәки караңгы төнгә кадәр Марслар белән яшелчә базасында эшли башлады.

Шунысы уңайлы: яшелчә базасында хезмәт хакын көннекен-көнгә биреп баралар. Телисең икән, икенче көнне эшкә чыкмыйсың, хәлең булса – кабат рәхим ит. Түләүләре дә ярыйсы гына. Арзан бәягә «свежий» яшелчә дә алырга мөмкинлек бар.

Яшь гаиләгә әкренләп хәл керә башлады. Тиздән тормышларына ямь, шатлык, дәрт өстәп, уллары Рәшит туды.

Бер яктан караганда, күптән зарыгып көткән шатлыклы вакыйга иде бу Зәки өчен. Малай, нәсел дәвамчысы туды. Гадәт бит инде: малай «тәпиен юмыйча» ярамый.

«Бәби тәпие юу» бәйрәме Вәсимә белән улы Рәшит балалар тудыру йортыннан чыкканчы дәвам итте. Шул көнне беренче тапкыр исерек килеш күрде Вәсимә ирен. Тик ачуланмады, елмайгандай итеп: «Шәп югансың!» – дип кенә куйды.

Ул көннән соң шактый вакыт Зәкинең аракы эчеп кайтканы сизелмәде. Тормышлары үз көенә бара башлады. Вәсимәгә, бала тәрбияләү өчен, академик ял бирделәр. Гаилә башлыгының исә мәшәкатьләре бермә-бер артты. Лекцияләргә дә йөрисе, хатыны, баласы өчен кирәк-рак эстәп, тегендә-монда чабасы, төн уртасына кадәр яшелчә базасында эшлисе...

 

Фотто: ganc-chas.by

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас