

(Ахыры.)
ХVI БҮЛЕК
— Сугышка кергәндә унсигезем тулмаган иде әле, сеңлем. Шулай килеп чыкты инде. Элек бит ил дип җан атып тора идек...
Гайнулла бабай бу елны картлыгына ныграк бирешсә дә, чирли-чирли, бик еш авыраеп калган чакларында дәваланып, даруын эчеп, суза торгач, озын кышларны җиңеп, язны каршылады.
— Кыш үлеп ятасы килми шул, сеңлем. Язны күрәсе килә, Җиңү язын! Без көчле армия — җиңдек нимесне, язын җиңдек, — дип, бер саташып, бер аңлы сөйләнеп яткан картны кулыннан килгәнчә яхшы итеп тәрбияләргә тырышты Фәзилә. Булдыра алганның барын да эшләде.
— Көчең бар әле, Гайнулла бабай. Менә мартны да җиткердек. Җылытып җибәрсә, тышка чыгарбыз. Хәл кереп китәр үзеңә, — дип юатты аны хатын. Лира да, мәктәбеннән кайтып кергәч тә, бабасы янына килеп утыра. Тегесе шуңа сабый кебек куана, хәлсез куллары белән баланы сөя, аннан елый, саташа башлый:
— Минем оныгым инде син. Ли-и-ира Булатымның кызы. Әтиең кая соң? Улым кая? Кайтмадымыни? Ә-ә-ә...
Дөрес аңына килеп, ялгышканын аңлап, тынып кала. Бераз күзләрен йомып тора да, тагын сөйли башлый. Күбрәк улы турында инде.
— Бервакыт Булат егылып, аягын авырттырып кайтты. Чаңгыда шуганда. Олырак малайларга ияреп биек таудан төшкән бу. Бәләкәй иде әле ул чакта, сигез яшьләр тирәсе. Менә елый бу, менә елый. Өйдә тормалы түгел. Әнисе, мәрхүмкәем, Гашия, әй, өтәләнә аның тирәли, юата, күз яшьләрен итәгенә сөртә-сөртә, аякларын уа. Соң гына тапкан бердәнбер йөрәк парәсе бит инде — татлыдан-татлы, иркәдән-иркә. Ә тегесе аның саен туктамый: елапмы елый. — Бабай, еракта калган вакыйганы күз алдыннан үткәреп булса кирәк, беразга тынып калды.
— Шуннан? — Янында утырган Лира бабасын күпме тыңларга да әзер. Сорау биреп сөйләтеп кенә тора.
— Шуннан как бер кычкыртып куйдым, мин сиңа әйтим. Шып туктады. Нәрсә, мин әйтәм, егет башың белән күз яше агызасың? Җитте! Ыштобы, бүтән күрмим! Кара аны!
— Бүтән еламадымы?
— Кем?
— Булат инде...
— Әти, дип әйт, агач тел. Юк. Үзсүзле бит ул. Минем алда еламады. — Карт, арыса, шулай ялгышып аптырата. Сөйләп яткан җиреннән гырылдап йоклап китә. Өйдә тынлык урнаша. Фәзилә дә, Лира да үз эшләре белән мәшгуль булсалар да, түземсезлек белән бабайның уянганын көтәләр. Ансыз күңелләренә кыен: шомлы тынлыкны бозып сөйләшәселәре дә, көлешәселәре дә килми.
Гайнулла бабай соңгы көннәрдә улының балачак фотоларын гел янында тотты. Аның истәлекләрен тыңлап, яралы күңелен әрнүләреннән, үкенүләреннән араларга тырышкан Фәзилә белән Лира өчен Булат тора-бара үз кешеләренә әйләнеп китте. Ул аларның күз алларына әле шук малай, әле уйчан, сизгер күңелле үсмер, әле буй җиткән, чибәр егет булып килеп басты. Кадерле вакыйгаларын кат-кат сөйләгән Гайнулла бабайны ялгышып киткән чакларында я Фәзилә, я Лира дөресләп җибәрә торган булып киттеләр.
Фотолардан елмаеп карап торган бәләкәй Булатының йөзенә текәлеп: «Их, улым!» — дип өзгәләнгән, гомеренең соңгы көннәрен яшәгән бабай бик кызганыч иде. Аның күп еллар үзендә саклаган, гарьчел, горур күңеленең караңгы бер почмагына ачудан яшерелеп, бикләнеп тоткан баласын яраткан ата хисләре үлем түшәгендә яткан көннәрендә, әйтерсең лә, күзгә күренмәс киртәләрне җимереп якты дөньяга ургылдылар. Аларны тыеп, авызыклап булыр димә!
— Алмагачлар үстерүнең бөтен серен белә иде минем улым. Сөйләп түгел, үзе күреп өйрәнде. Бигрәк башлы иде, бәләкәйдән йорт өчен үлеп барды: эш рәтен белеп, әйткәнне дә көтми кулына көрәген, сәнәген алды. Әнисенә бер бидрә су да күтәртмәде балакаем! Уңган булып, җимертеп эшләп үсте. Уенга вакыты да калмый иде. — Бабай һаман Булатының бәләкәй вакытта, үсмер чакта төшкән фотоларын карый, бармак очлары белән улының битләрен сөя. Җитди карашлы, иреннәрен кысыбрак куеп, җирән чәчләрен кыек тарап төшкән егет чагындагыларын әллә күрми, әллә күрергә теләми. — Урам малайлары белән сугышып берәр кабат авыз-борын канатып кайтса, ичмасам! Олыларча сабыр, җитди иде. Шул көенә ул Афган, Кавказ, Чечняларында ничек исәп калып йөри әле?! Сугыша да белә микән? Атыша да микән? — Бабай һаман юаш үсмер итеп күз алдында тоткан улының бүген кимендә кырык җиде яшьләрдә икәнен әллә аңламый, әллә аңларга теләми...
Март ае беренче көннәреннән үк чалт аяз булып, тирә-юньгә эрегән кар исе аңкытып, яз көткән күңелләрне ымсындырды да, азагында туктамый буранлады. Кара урман эчләренә, караңгы почмакларга яшеренеп калган кыш чыгып атна буена җиргә ятып елап, төннәр буе улап, юлларны карга күмеп, бөтен яман гадәтләрен күрсәтеп, үзәкләрне өшетеп китте. Бу көннәрдә бабай бигрәк тә нык сызланды, хәлсезләнде. Аны урыныннан кузгатып йомышын башкарырга булышу, ашату да авыр эшкә әйләнде. Ул туктаусыз зарланды. Дарулардан да, ашаудан да баш тартты. Коры су сорап кына торган карт башкача улы турында да сөйләмәс булды.
Горурлыкларын җиңеп беренче адым ясарга көч тапмый Сак белән Сок хәлендә гомер кичергән ачы язмышлы ата белән улның арасы ни өчен бозылганын белмәсә дә, якын кешесенә әверелгән Гайнулла бабайның соңгы көннәрен яшәвен аңлаган Фәзилә Булатка хат язарга булды. Соңгы кабат җибәргән акчасын алгач, индексы һәм шәһәр исеме белән военкомат аша адресын юллады. Аннары төн утырып ак кәгазьгә уйларын тезде. Ул да Гайнулла бабай кебек, күрмәгән-белмәгән олы яшьтәге иргә түгел, үз итеп, туганыдай якын күреп, сизгер күңелле үсмергә эндәште. Бабасын сабый бала карагандай тәрбияләгән, күз яшьләрен сөрткән, кашыклап су каптырган кул белән язылган хат әрнүле дә, кызганыч та, шелтәле дә килеп чыкты. Кире укып, икеләнеп торырга вакыты да булмады, конвертына салып, ябыштырды да ыңгырашкан бабай янына ашыкты. Тик хат, иртәгәсен үк почта тартмасына салынса да, соңлаган иде инде...
Мартның соңгы көне һаман ыжгырып буранлап тәмам теңкәгә тиде. Утлар бер кабынып, бер сүнеп җәфалады. Чарасыздан кабызган шәмнең утлы теле тәрәзәләрнең ярыкларын табып кергән җилдә селкенеп, бабайның йөзенә куркыныч шәүләләр төшерде. Таңда кинәт уянып, якты аңына килгән Гайнулла бабай, тыны кысылуга да карамый, ашыгып сөйләргә тотынды:
— Улым! Бердәнберем! Булатым! Гафу ит, зинһар! Гаеплемен. Мин гаеплемен. Үзең дә инде: дөньяда кыз беткәндәй шул түбән өч Балак Закиренең кызын яраттың. «Айсылу, Айсылу!», имеш. Әниеңнең яшьли сөйгән егете булган бит шул каһәр суккан Балак Закире. Ташлап башкага өйләнгән. Кичерә белми иде шул, үзең кебек иде әниең дә. Якын да китермәде Айсылуыңны. Ут чәчте. Мин дә аның сүзен тукыдым, сантый. Аңламадым шул сине, улым. Яшьлек юләрлеге, үтәр дә китәр дип уйладым. Ә әниең мәрхүм арагызны суытыр өчен нәрсә генә эшләмәде: ул авыл өстендә йөреткән сүз, гайбәт... Их! Аерылыштыгыз да бит... Син чыгып китеп чит җирләргә олактың. Әниең үлгәч тә кайтмадың... Ә Айсылу... Айсылу синнән үле бала тапты да, кайгысыннан эчүгә сабышты. Сез очрашып, сөешеп йөргән чишмә буенда исерек килеш туңып үлде. Буран иде... Мин гаепле шул. Ике язмышны бәхетсез иттем. Балам язмышын. Улым... Улым... Кичер... Кулыңны бир... — Картның тавышы беткәннән-бетте, акрынайды, тәмам тукталып, тамак төбеннән гырылдаган, тончыккан тавыш чыкты. Ә куллар, хәлсез куллар, һаман нидер эзләп, капшана иде. Фәзилә сүзсез генә кулларын бабасына сузды. Карт аларны соңгы, гайрәтле көч белән кысып алды...
Тышта буран булып улаган кышка кушылып картның яшәлмәгән язы елый иде...
ХVII БҮЛЕК
Гайнулла бабайны җирләп, өчен, җидесен укыткач, инде бөтенләй мәктәптәге ставкага да тулмаган хезмәт дәресләре укытучысы эшен ташлап, күршесенә ияреп теплица «чире» белән чирләгән Зәкияне — Айдарның әнисен өендә калдырып, Фәзилә Курагачка барып килде. Йортын караштырды, купкан киртәләрен кагып чыкты, ятимсерәп утырган өйнең тәрәзәләрен юып, хуҗасыз калып кипкән гөлләрен түкте. Радмирның каберенә барып саубуллашты. Гомерлеккә. Башкача кире килмәскә.
— Әтиеңнең адвокатына өйнең ачкычларын калдырдым, — дип сөйләде Фәзилә кызына юлдан кайткач. — Бәлки сата алыр. Акчасы сезне укырга кертергә ярап куяр иде.
— Болай да керербез әле! Көймә, әнием. Мин белмәгәнемне Айдардан күчерсәм, ул — миннән. Керә алмасак тагы, кем көйгән, кире кайтырбыз. Теплицада эш бетмәгән бит! — Лира үзе сөйли, үзе киенә, бизәнә.
— Кая җыенасың? Берәр җиргә барасызмы?
— Әй, әни! Ишетмәдеңмени бая: «Боз киткән, елга таша!» дип кычкырышып, малайлар түбән очка чаптылар? Шул теплицаңа керсәң, дөньяңны онытасың, әнием. Айдар да: «Барабызмы?» дип кергән иде. Әйдә син дә!
— Юк, кызым. Мин ташкын яратмыйм. Соңыннан барырмын. Елга тынычлангач.
Тиздән Айдарның сызгырганы ишетелде. Лира әнисен зырылдатып әйләндереп, кочаклап үпте дә, йөгерә-йөгерә чыгып китте.
Яратмый шул ташкыннарны Фәзилә. Табигатьнең ярсыганын, буран булып котырганын, күкләр тетрәтеп, дөньяны яшен утлары белән кискәләп дулаганын яратмый. Ярсуларның гомере кыска. Хисләрнең тәмен татып, ямен тоеп та өлгермисең, ташып, заяга түгелеп, чәчеп-чәчелеп бетәләр. Йөрәктә әрнүләр, үкенүләр юшкын булып утырып кала. Елга ярларын чүпләп үтеп киткән ташкыннар кебек...
Яшьләр үз итә инде ул язның ярсуларын. Елганың ярыннан чыкканын көтеп кенә торалар. Ташкыны булмаса, «Әй, шул да булдымы яз?!» — дип, ризасызлык белдерәләр. Әнә бүген елга буенда шаулашып, җырлашып, ярдан-ярга сугылып аккан бозлар өстенә учак итеп ягып гомерләренең бер көнен, бер төнен агызалар инде. Учак янып, боз эреп күздән югалганчы шаулап аккан елга белән ярышып яр буйлап йөгерәләрдер. Гомерләр янып үтеп барганда тотып туктатып каласы килеп, күңелнең дә еллар артыннан йөгерергә ашкынганын белсәләр икән!
Яратмый Фәзилә ташкыннарны. Аның тормыш елгасы чамасыз шашуларыннан, заяга януларыннан, бушка ашкынуларыннан арынып, ярына кайтты, тынычланды инде. Ашыкмасын, җай гына аксын. Сабыр гына, ярсымый гына кышларның сафлыгын, язларның дөньяны яңартуын, җәйләрнең ямен, көзләрнең тәмен татып, күреп, тоеп яшәүгә җитәме соң? Ашыгуның ни яме?! Тыныч язлар, салмак хисләр өчен ачык бүген Фәзиләнең күңел ишеге...
Яз — кызу эш чоры. Чәчәкләрне сатып алучылар көннән-көн арта. Күрше районнардан да килеп алалар. Эшкуарларның, товарга йөргән машиналарына төяп, башкалага да озата Фәзилә розаларын. Берничә кибет белән хезмәттәшлек итә. «Чәчәкләрегез үзебезнең табигатьнеке: түземлеләр, озын гомерлеләр», — дип, теләп сатып алалар. Шуңа да уңышларына куанып, дәртләнеп эшләгән хатын көннәрен теплицадан-теплицага йөреп, рәхәт мәшәкатьләрендә үткәрде. Нәсел җепләре белән ерак илләргә, кызу кояш нурларына туенган, ел әйләнәсенә җәй хакимлелек иткән җирләргә тоташкан роза гөлләренә газ җылысы гына җитми. Ят җирләрдә, суык якларда кырыс табигать шартларына бирешмичә гүзәл чәчкәләр атар өчен күңел җылылыгын да тою кирәк. Гарипләнмәсен, сынмасын, сулмасын Фәзиләнең килмешәк язмышлы роза гөлләре!
Фәзиләнең җил капкасына килгән сукмакта кеше эзе өзелмәде. Изге күңелле Гайнулла бабайга ияреп Фәзилә, Фәзиләгә ияреп күптән эшсезлектән интегеп, куллары хезмәткә зарыгып яшәгән авыл халкы чынлап торып чирләделәр теплицалар «чире» белән. Фәзиләгә булышып өйрәнә тордылар, үзаллы эшләрен башлап җибәрә бардылар. Хәзер авылда теплицасыз бакча бик сирәк. Киңәшкә һәрвакыт Фәзилә янына ашыгалар авылдашлары. Шул халык арасында яулап алган урыны, абруе бик кадерле аның үзенә. Үз куллары, тырышлыгы белән төзегән шул тормышын хатын, чәчкәләрен җил-суыктан, корылыктан саклаган кебек, гайбәтләрдән, ялгыш адымнардан, әшәке сүзләрдән сакларга тырыша. Шушы җиде ят җиргә килеп җиде ят кешеләр арасында үз кеше булып яши алуы белән горурлана Фәзилә. Халыкка кирәк булу — бәхет аның өчен. Хәзер ул моны яхшы аңлый.
...Һәрбер чәчкәсенә исеме белән эндәшеп сөйләшеп йөргән хатынны яраткан шөгыленнән шалтыраган капка келәсе бүлде. «Лирам кайтты микән? Бик тиз... Күршеләр микән?» — дип, йортка чыккан Фәзилә әлегә тиклем күрмәгән, очрамаган, әмма нигәдер бик таныш төсле тоелган кешене күреп, туктап калды. Кара куртка, кара чалбар, пычрак йөзеп килгән ботинкалар. Җитди караш, моңсу күзләр. Ир, кипкесен салып, кулына тотты. Кыска итеп алынган җирән чәчләрен артка сыйпап куйды. Көчле куллар. Төз гәүдә.
Ир дулкынлана иде булса кирәк. Берни эндәшә алмый. Фәзилә аңа каршы атлады. Эш пирчәткәләрен салып, кулын итәгенә сөртеп, күрешергә сузды:
— Исәнмесез, Булат?!
— Исәнмесез. Фәзилә?
— Әйе. Мин — Фәзилә.
— Соңлаганмындыр, ахры...
— Кызганычка каршы...
Сүз ялганмады. Алар өйгә керделәр. Ирнең еллар буе кичерә алмаган әтисен югалту кайгысын, үкенүе кушылып, тагын да авырайта, тирәнәйтә иде. Фәзилә дә аны юатырга ашыкмады. «Әрнесен. Башкача ялгышмас...» Ихлас күңелдән яраткан, изгелекләре өчен чиксез рәхмәтле булган Гайнулла бабасын югалту кайгысы яңа иде хатынның.
...Туган авылын, тәпи баскан газиз җирләрен Булат Фәзилә белән бергәләп урады. Аз гына сүзләр. Саран гына елмаю. Хәтирәләр. Үкенүләр.
Алар, акрын гына атлап, елга буена төштеләр. Чүпле ярга басып тыныч кына аккан суны күзәттеләр. Елганың ташкыны узган. Тын гына ага. Гомер дә ага. Һәркемнең үз югалтулары, ялгышлары, әрнүләре, үкенечләре. Алар да кешенең үзе белән яши, аерылмый, артта калмый. Шатлыклары, бәхетле минутлары кебек, кайгылы хәтирәләре дә кадерләп күңелгә уела. Аккан суга карап сугышлар, илләр, яралы җирләр буйлап гомер кичергән Булат югалткан яшьлеген, әнисен, әтисен, дусларын күз алдыннан кичерә. Аккан суга карап, кеше язмышлары белән уйнап, үз язмышын югалтып тапкан Фәзилә Алисасын, кылган ялгышларын, үткән көннәрен уйлый. Ә тын елга ярларга какмый, ашыкмый гына ага да ага...
Фәзилә Булатның уйчан йөзенә күтәрелеп карады. Күзләр очрашты.
— Елга ярларына кайткан, — дип елмайды хатын.
— Мин дә кайттым! — дип җаваплады Булат...
Фото: Freepik.