Чәчмә әсәр
16 Января 2023, 14:46

Гөл МИРҺАДИ. Килмешәк. Повесть (10)

...Ир, сорамый-нитми, Фәзиләнең перчаткаларын салдырып ыргытты.  — Була! Бары тик маникюр кирәк!

Гөл МИРҺАДИ. Килмешәк. Повесть (10)Гөл МИРҺАДИ. Килмешәк. Повесть (10)
Гөл МИРҺАДИ. Килмешәк. Повесть (10)

ХV БҮЛЕК

Хуҗабикә

Гайнулла бабайның сүзләре дөрес иде. Эшсезлектән, дүрт стенага карап өйдә утырудан тәмам арыган, үзен-үзе тыеп килә-килә сантыйланыр чиккә җиткән иде Фәзилә. Баш күтәрми бакчада казыну, чүп үләне утау белән генә бастырып булмый икән шул эшкә сусауны. «Кызымның киләчәге өчен мөһим бу көннәр. Сабыр итәргә кирәк», — дип үзен-үзе юатып маташса да, эчкә йотылган әрнүләренең көннән-көн артуын, нервыларының какшавын аңлый иде хатын. Шуңа да, бабасының идеясе суда батучыга ташлаган салам кисәге кебек ышанычсыз булса да, чат ябышты ул аңа. Тик хыялындагы роза чәчкәләре тулы теплицаны чынбарлыкта күрү тиз генә насыйп булмады әле аңа.

Эшсезлектән елдан-ел ялкаулана барган авыл ирләрен җыеп, нәрсә төзергә кирәклеген аңлаткач, мужикларның күбесе тәмәкесен гөжләтә-гөжләтә көлеп, акрын гына атлап кире кайтып китте. Калганнары да, зирәк акыллы һәм оста куллы дип саналган урта яшьләрдәге берничә ир, ышанырга, эш башларга ашыкмадылар. «Булмаганны! Безнең якларда ишеткән, күргән нәрсә түгел. Барып чыкмас бу әйбер!» — диештеләр. Әмма әллә заманында үзләрен — борын аслары юеш авыл малайларын — кызарып пешкән алмалары белән сыйлаган Гайнулла бабайның сүзен егарга кыенсынып, әллә тәкъдим иткән акчасына кызыгып, иртәгәсен эш киеменә киенеп, кораллар тотып җыелдылар. Үзләре тагын барын да җиренә җиткереп, теплицаны ике атна дигәндә корып та куйдылар: таштан нигез, тимер каркас, ике якка төшенке пыяла түбә, җылыту торбалары, су сибү җайланмасы. Фәзилә район үзәгеннән кирәк-ярагын кайтарып, эшчеләрен ашату хәстәрен генә күреп торды. Менә дигән килеп чыкты теплицасы: артык зур да түгел, якты, уңайлы. Берчә куанды Фәзилә, берчә...

 — Юк, Гайнулла бабай, быелга сабыр итик без. Чәчкәләр утыртып ашыгып ташларга ярамас, — диде ул беркөнне караватыннан гына үзен ашыктырып, сөйләнеп яткан картка.

 — Теплица әзер бит инде, сеңлем.

 — Әзер дә ул. Роза чәчкәләре үстерүчеләр юк бит әле өлкәдә. Голландиядән, Үзбәкстан якларыннан күмәртәләп алып кайтып саталар.

 — Ә без үстерербез!

 — Үстерербез, һичшиксез үстерербез, — дип юатты хатын тынгысыз бабасын. — Тик быелга теплицаны сынап карыйк. Кыяр, помидор утыртыйк.

 — Үзең кара инде, сеңлем. Тик минем вакыт кыса бит. Әллә бүген, әллә иртәгә дигәндәй. Чәчкәләреңне күреп каласы иде...

Көннән-көн хәлсезләнгән картны бик кызганса да, зурдан купмады Фәзилә. Бабай кушканча, җәй үстергән чәчкәләрен дә бушка таратып йөрмәде. Заманасы да андый түгел, үзенең холкы да. Түккән хезмәтең өчен акча алсаң, табышын күрсәң генә рәхәт бит ул. Чәчкә бүләк итеп йөрергә хыялый түгел дә инде ул! Чәчкәләре картая төшкәч розаларын төпләп алып теплицага кертеп утыртты. Чәчәк аткан сабакларын да бер яфрак кына калдырып дүрт сантиметр тирәсе кисеп алды да, җиргә кадады. Алары да матур гына тамыр алып, помидор, кыяр, борычлар белән ярышып үсеп, март аенда чәчкә аттылар. Район үзәгеннән бер эшкуар килеп яшелчәләр белән бергә роза гөлләрен дә алып китте. «Бәйрәмгә бик шәп булды! Безнең якта чәчкәләр сатмыйлар бит. Алып кайтырга ерак. Ярышып алып беттеләр ирләр», — дип сөйләде яңадан килгән чагында. Кергән акчага тагын үсентеләр сатып алды Фәзилә, төрле сортларын кайтартты: Баккаро, Миранди, Опера, Климентина, Глория Дей. Алларын, кызылларын, акларын, сарыларын, эреләрен, вакларын — барысын да үстереп карыйсы, кешеләрне куандырасы, үзе эшләп алган акчасын күрәсе килә иде хатынның. Шуңа да ул тагын да чәмләнеп эшкә тотынды. Яңгырлы, җилле, салкын җәй дә аяк чала алмады аңа, — теплица эчендә җылыны да, дымны да кирәгенчә тотарга өйрәнгән иде инде ул.

Район үзәгеннән килүче эшкуарлар күпләп, авыл халкы әз-мәзләп булса да яшелчәсен сатып алса, тора-бара чәчкәләр эзләп килүче даими клиентлары да барлыкка килде. Күзнең явын алып торган түтәлләр бер үк вакытта искиткеч горур да, нәфис тә чәчкәләр күңелләрне дулкынландырып, үзенә тартып торалар шул! Ихлас рәхмәт әйтеп, теләкләрен белдереп, мактап, үсендереп китәләр кешеләр Фәзиләне. Кайчан гына әле бәндәләрнең үзәгенә агу булып үтеп, яшәргә дә, тын алырга да ирек бирмәгән, аннары Курагачны, өен ташлап, кайчандыр үзе түбәнсеткән, юк итәргә тырышкан җаннардан, аларның үзеннән көлүеннән качып маташкан Фәзилә Хәмитовна бүген килеп, ниһаять, тынычланды. Дөньяда тиешле урынын тапкан кебек хис итте үзен. Рәхәт иде аңа кулларының көче белән утыртып үстергән гүзәллек арасында. Баштарак: «Күзем күрмәсен шул Курагачны!» дип чыгып качып, аннары баласын назларга, тәрбияләргә дә онытып: «Менә күрсәтим әле кемлегемне шул Курагачларга! Ирсез дә хөрмәтле кеше булып яши алам!» дип дәртләнеп эшләп, бәхетсезлеккә дучар булгач: «Күрә, белә күрмәсеннәр хәлемне, бу көнгә төшүемне!» дип куркып, бушка гына үз-үзен ашаган, нәфрәт уты яндырып йөрәген бетергән бит ул. Менә бәхетнең чыны кайда икән! Өзешәсе дә, ярышасы да юк! Фәзилә кадерле гөлләренең таҗларына, яфракларына саклык белән генә кагылып сөя, назлый, чәчәкләре белән сөйләшә:

 — Килмешәкләрем минем!

Үзенең күз алдына Курагачта калган розалары, әрәмгә үткән еллары, яшьлегендә Радмир бүләк иткән чәчкәләрдәй ясалма хисләре, ясалма үрләре, хыяллары, үз куллары белән сындырган чәчкәдәй язмышлары килеп басты. Бушка узган гомерен кызгану, үкенү, оялу әрнетте хатынның йөрәген. Ләкин үзәгенең түреннән, тирәннән күтәрелгән бер горурлык хисе үкенечле үткәннәренә, Курагач халкына: «Менә — мин бу! Фәзилә — Килмешәк. Чәчәкләрем арасында үз кеше, аларның үз ише мин. Мин дә хезмәтемнән ямь, тәм табып, яшәү өчен көч ала беләм!» дип оран сала иде. Бу хис аны канатландыра, әрнүләреннән арынып алга атларга өнди, йөрәгенә дәрт, кулларына көч өсти иде. Ул, үзе дә сизмәстән, ташлап калдырган, дошман күргән кешеләре турында яхшы уйлый башлый, еллар аша аларның элек күрмәгән матур якларын күрә, эчтән генә алар белән сөйләшә, киңәшләшә иде. Чәчәкләренең матурлыгы аның күңеленә күчә, уйларын яктырта...

Аллы-гөлле чәчкәләре арасында онытылып басып торган хатын «Фәзиләкәй!» дип уйнап-шаярып кычкырганга сискәнеп китте. Тавыш атнасына икешәр килеп, килгән саен башка төрле төстәге розалар гөлләмәсе алып китүче ирнеке иде. Тиздән ул үзе дә теплицага үтеп, күкрәген, дөресрәге, ярыйсы гына үскән «авторитетын» — корсагын киереп, башын артка ташлап елмаеп хатын янына килеп басты.

 — Фәзиләкәй! Бүген миңа ак розалар кирәк! Зур букет! Җыеп бир, зинһар! А-шы-гам!

 — Хәзер, Вәкил Нуриевич. Акларым яңа гына чәчкә ата башлады. Хәзер җыям.

Фәзилә саклык белән генә чәчкәләр өзә башлады.

Ир яхшы киенгән, үз-үзен тотышында дәрәҗәле кешеләргә хас кыюлык, бераз масаюлы канәгатьлек. Ул Фәзилә яшәгән авылга хакимият тарафыннан беркетелгән. Ике литрдан артык сөт бирмәгән, аягында чак басып торган унбиш сыерлы, чак җан асраган ун бозаулы таралып барган фермага, исем өчен юл буендагы берничә гектарны гына язын ашык-пошык сөреп чәчкән «басучылык» тармагына ул уполномоченный нигә кирәктер инде, хатын анысын аңламый. Гомумән, тормышның теге бай, рәхәт, биек ярыннан кинәт бу ярына — җимерелгәненә, таралганына, ярлысына килеп эләккәч кенә аңлый башлады әле ул ярлар арасындагы упкынның никадәр зур һәм тирән икәнен...

Вәкил Нуриевич белән шул бер чираттагы буш куык очыра торган җыелышта таныштылар ала. Күзләре уйнап торган дәртле ир халык арасыннан аерылып торган, ятрак киенгән чит хатынны әллә каян күреп алган иде...

 — Әй, Фәзиләкәй! Ятасың шул җирдә казынып, таулар, урманнар арасында. Үзәккә урнашырга иде. Район үзәге хәзер шәһәр кебек: үзенең элитасы, байлары, түрәләре... Акча, дәрәҗә дигәндәй... Рәхәтләнеп, аяк тибеп яшәп була! Ә син бер картны саклап гомер уздырасың. Эх, үзәктә, якында булсаңмы!!! — Ирнең теле дә, куллары да тик тора белми, әле хатынның биленә, әле иңбашына, әле беләгенә кагылып үтә. Ирек бирсәң, ераккарак үтәргә дә күп сорамас — Вәкил Нуриевичка чикләр юк кебек. Тынгысыз кулларны сабыр гына этәреп куя-куя чәчкәләрен җыеп иргә сузган хатын:

 — Вәкил Нуриевич! Мин үзәккә барсам, Сезгә чәчкәләрне кем үстерер соң? Минем җирдә казынган кулларым белән элитага кереп буламыни инде? — дип елмайды.

Ир, сорамый-нитми, Фәзиләнең перчаткаларын салдырып ыргытты.

 — Була! Бары тик маникюр кирәк! — дип, кулларын учына кысып басып торган ир ярыйсы гына ялкыткан иде инде Фәзиләне. Шуңа да ул холкының элеккеге катылыгы, кырыслыгы белән:

 — Ә миңа чәчкәләрнең нинди төслесен бүләк итәр идегез, Вәкил Нуриевич? — дип әйтеп салды. Шунда ук йөзен үзгәртеп, кулларын ычкындырды ир. Гөлләмәне тартып алып, акчасын хатынга төртте дә:

 — Энәләреңне күрсәтәсең инде, ә? Монысы синең эш түгел! Минем шәхси тормышым. Чәчәкләреңне сатасың килсә, телеңне тый! — дип чыгуга юнәлде. Ишекне ачкач та, борылып:

 — Тикшерергә дә кирәк булыр әле. Салым түләвең белән кызыксынырга туры килер. Кем белгән сине? Шым гына акча эшләп ятасың монда... — дип, ачуын түгеп чыгып китте.

Фәзилә эшне озакка сузмады. Иртәгәсен үк район үзәгенә барып, эшкуарлык эшчәнлеген теркәп, кирәкле кәгазьләрне тутырып, отчет бирү, салым түләү үзенчәлекләре белән танышып кайтты. Борчылып көткән бабасына, бу адымының сәбәпләрен сөйләп тормый гына:

 — Хәзер колхоз канаты астына качып кына эшләп булмый шул. Базар икътисады! Бар да законлы булса, күңел дә тыныч булыр. Болай булгач, көзгә тагын бер теплица төзибез. Монысында — чәчкәләр, яңасына — яшелчәләр чәчәрбез, — дип аңлатты ул.

Вәкил Нуриевичның адресын сорашып-белеп, өенә чәчкәләр җибәрде: иң асылларын, матурларын, төрле төстән. Кисәтүенә, рәхмәт дип аңлый белмәсә дә, начарлык итеп кабул итә алмас әле: чәчкә — гүзәллек бит ул!

Бер-ике көннән таныш машина тагын йорт алдына килеп туктады. Тик аның эченнән Вәкил Нуриевич түгел, ә чия-кызылга буялган кыска чәчле, җыйнак гәүдәсенә гади эш костюмы кигән бер ханым төште. Киң елмаеп капкадан керүгә үк каршы чыккан Фәзилә белән:

 — Исәнмесез, исәнмесез! Менә күрдем инде сезне. Рәхмәт гөлләмәгез өчен! — дип, кул биреп күреште. — Үз гомеремдә беренче кабат бүләк ителгән чәчкәләр. Беләсезме, мин бухгалтер булып эшлим, финанс бүлегендә. Эш аты инде мин. Гомер буе саннар чүплим, саннар күзлим. Чәчәк бүләк итешеп яшәп булмады. Вәкил дә эштә дә эштә, хөкүмәт кешесе.

Ике хатын, сөйләшә-сөйләшә, теплицага үттеләр. Дөресрәге, күбрәк кунак хатын сөйләде.

 — Районга яшь эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү, үстерү өчен процентсыз ссудалар кайтты. Мин сезнең исемне тәкъдим иттем. Кирәкле кәгазь-документларыгызны алып иртәгә үзәккә килегез. Минем янга керерсез. Кешеләргә шатлык китергән эшкә юл бирергә кирәк ул! — дип, бөтенләй аптыратты ул Фәзиләне. Рәхмәтләрен әйтеп, кунагын озатып чыккан хатын кузгалып киткән машина артыннан: «Димәк, төрле төсле гөлләмәләр, чыннан да, башкаларга бүләк ителгән. Кызганыч...» — дип уйлап калды.

Язмышының ярсу атларын авызлыклап, ниһаять, дилбегәне үз кулына алган хатын, кышка кергәндә бәләкәй-бәләкәй, җылы сакларга уңайлы итеп төзелгән ун теплицаның, эшкә алынган хатын-кызлар бригадасының гына хуҗасы түгел, тормышының хуҗабикәсе итеп сизде үзен. Бу хис аңа әйтеп бетерә алмаслык рәхәт тә бирә, гаиләсенең, чәчкәләренең, үзенә ышанган халыкның язмышлары өчен бик зур җаваплылык тойгысыннан бераз куркыта да иде...

(Дәвамы бар.)

 

Гөл МИРҺАДИ. Килмешәк. Повесть (10)
Гөл МИРҺАДИ. Килмешәк. Повесть (10)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас