Чәчмә әсәр
15 Января 2023, 07:03

Гөл МИРҺАДИ. Килмешәк. Повесть (9)

 — Эшләр шулай бик хөртмени, сеңлем? — Бабай «барын да аңлыйм» дигән шикелле, карашын Фәзиләгә төбәде.  — Хөрт шул, Гайнулла бабай...

Гөл МИРҺАДИ. Килмешәк. Повесть (9)Гөл МИРҺАДИ. Килмешәк. Повесть (9)
Гөл МИРҺАДИ. Килмешәк. Повесть (9)

(Дәвамы.)

XIII БҮЛЕК

Дәва

Кинәт кычкырып җырлап җибәргән борынгы радио бәләкәй авыл өенең җылы тынычлыгында йоклаган өч буын вәкилен — өч төрле уйлы, өч төрле гамьле, бер-берсенә аз гына да охшамаган зарлар, хыяллар, кайгылар белән янган кешеләрне бик иртә уятты.

...Сугыш ветераны Гайнулла Гиндуллин гомерен бакчачылыкка багышлаган икән. Колхозны күп еллар җитәкләгән алыштыргысыз «персидәтел» — Утлы Мәликнең чираттагы яңа идеясе булган бу. Кеше күрмәгән, эшләп карамаган, кеше ышанмаган ят нәрсәләр уйлап чыгарырга, колхоз тормышына яңалыклар кертергә яраткан Утлы Мәлик. Үзенең «чире» белән башкаларны да «чирләтә» белгән.

 — Ике гектар җирне киртәләтеп бирде, үсентеләр кайтартты, китаплар табып укытты, күрше өлкәгә алып барып күрсәтте алмагач бакчаларын. Утлы Мәликкә ияреп без дә «җенләндек» бакчачылык белән. Үзең үстергән, тәрбияләгән, кыраулардан саклаган алмагачның көтеп алган алмаларының сыртларын кояшка куеп аллануларын күрү шундый рәхәт бит ул, —  дип, дәртләнеп сөйләгән Гайнулла бабайның йөзендә бер үк вакытта рәхәтлек тә, моңсулык та, сагыну да, чарасызлык та чагылып үтте.

Озын тормыш юлында Гайнулла бабай алмагач үстерү серенә генә төшенмәгәндер, күрәсең. Тормыш тарафыннан артык назлану күрмәгән, сиксәннең теге ягына чыккан ялгыз карт туганнан бирле иркәләнеп, бозылып, соңгы ике елда үз иркенә куелган ундүрт яшьлек Лира белән дә уртак телне бик тиз тапты. Кызык кына килеп чыкты бу хәл. Куркуларыннан арына алмаган, «Лира өйрәнеп китәрме бу авыл тормышына? Ялгышмадым микән инде бу җир читенә урнашкан җәһәннәмгә килеп?» дип икеләнгән, үзенең очсыз-кырыйсыз уйларына баткан Фәзилә бу таныш булмаган авылда каршы алган беренче иртәсендә тышта саф һавада йөреп кереп килә иде. «Тик наркотик белән генә шаярмасын, калган начар гадәтләренә әлегә түзәргә кирәк», — дип, үзен сабырландырып, акыл өйрәтүләрдән тыелып торырга карар иткән булса да, хатын бу тамашаны күреп хәйран калды. Караватта утырган килеш, сөйләшә-сөйләшә тәмәке гөжләтәләр иде Гайнулла карт белән Лира. Үсмер кыз килештереп тәмәкесен бармак араларына кыстырган, бәләкәй генә авызыннан төтенне оста өреп, боҗра-боҗра итеп чыгара. Бабай беренче кабат тарткан сыман чирканып кына суыра, суырган саен ютәлләп маташа, тәмәкесен ничек тотарга белмәгәндәй, кулыннан кулына күчерә. Ләкин үзе сер бирми, тартуыннан ләззәт табарга тырышып, каба да өрә, каба да өрә. Лира аның бу кыланышыннан көлеп:

 — Син тарта белмисең ич! Эчкә суырмыйсың. Авыз эчеңдә генә болгатасың. Эчкә ал! — дип өйрәтеп тора тагы.

 — Болай үткәне дә җитәр миңа, кызым. Карт кешегә күпме генә агу кирәк. Барыбер үләсе — бер тартыйм әле. Синең кебек яшьләр белми тартмыйдыр, югыйсә... Мин дөньядан артта калганмын инде ул.

 — Син, бабай, нишләп әлегә хәтле тартмадың? Карчыгың усал булгандыр әле... Әнә минем мамка кебек. Ир башың белән дә җиңә алмагач. Хәзер барысы да тарта. Безнең класс — стопроцентный курильщик! Кемдер качып тарта, кемдер — ачыктан-ачык!

Лира, утырган җиреннән аякларын селкетә-селкетә, мактанды.

 — Яшь чакта бер мин дә суырып караган идем дә...

 — Шуннан?

 — Ул вакытта кызлар тәмәке исе килгән егетләр белән үбешмиләр иде шул...

 — Әй, бабай! Хәзер бөтенләй үбешеп тормыйлар бит! Син совсем отсталый булып чыктың әле.

Кыз торып йөренә башлады. Өстәл өстендәге журналларны актаргалап ташлады. Радионың бердәнбер төймәсен боргалады. Шунда гына ишек төбендә аларны тыңлап торган әнисен күрде.

 — Мам! Монда даже телик та юк. Кая алып килдең син мине?

Бу сораудан куркып йөргән, ни дип җавап бирергә дә белмәгән Фәзиләне бабай коткарды.

 — Кызым! Бар әле йөгереп кенә күршеләремә кереп чык. Уң як күршемә. Анда минем ярдәмчем — Айдарым яши. Чакыр әле үзен. Бар, бар, йөгер!

Лира олы кешегә каршы килә алмады, ахры, «крутойлыгын» онытып, киенеп чыгып китте.

 — Эшләр шулай бик хөртмени, сеңелем? — Бабай «барын да аңлыйм» дигән шикелле, карашын Фәзиләгә төбәде.

 — Хөрт шул, Гайнулла бабай.

 — Ничава! Бала гына әле. Чәчкәгә бөреләнгән чагы. Чәчкәләрне кыраудан саклап калу безнең кулдан килә ул! Самый вакыты. Әле соң түгел! Әллә нинди салкын шул заманасы, дөньясы кыраулы да буранлы... Ну, ничауа! Гитлерны җиңгәнне! Заман чиренә генә каршылык күрсәтерлек көч бар әле бездә! — Карт, йодрыкларын төйнәп, билгесез кемгәдер янады да, тынып калды.

Тиздән көлешә-көлешә Лира белән Айдар килеп керде. Әнә шул артык ачылып китеп сөйләшмәс, үзе башлап сүз дәшмәс, тыйнак, гади авыл малае — озынча ябык гәүдәле, коңгырт кыска чәчле, коңгырт моңсу күзле Айдар үзгәртте дә инде Лираны. Беренче күрешүдән түгел, акрынлап, көннәр үткән саен, карлар эреп, көртләр арасыннан авыл өйләре күренеп, ягымлы Кояшы белән назлап җиргә яз килгән саен моңсуланды, сабырланды, уйчанланды Лира. Үсмер кыз күңеленең сафлыгы, бәләкәй генә йөрәгенең бөтен көче белән яратты ул Айдарны. Бергәләп эчкән, тарткан, төркем-төркем җыелышып «тусоваться» иткән шәһәр егетләреннән кискен аерылып тора иде бу үсмер. Артык җитди. Артык сабыр. Авыл балаларына хас уңганлык, ярдәмчеллек. Бөтен эшнең җаен белә, бәләкәйдән эшләп үскәнлеге күренеп тора. Юаш дип әйтеп булмый, әмма тавыш күтәреп сүз әйткәнен күрмәссең. Куе кашларын җыерып, моңсу күзләре белән тутырып бераз карап торыр да, үз юлы белән китәр. Дәшмәс, тиргәшмәс, тикшермәс, гаепләмәс, үгетләмәс. Өй эчендә әнисе, белән бабасы алдында кәперәеп тәмәке тартып, елмаеп басып торган Лираны да, алып кергән утынын мичкә салган җиреннән тукталып, күтәрелеп карап оялтты егет. Белә иде кыз авыл өендә тарту татарда булмаган эш икәнен дә, олылар алдында тәмәке гөжләтүе дә хаҗәттән түгел, егет алдында шәһәр кызының «текә»леген күрсәтү генә иде. Тик бу кызның суперсовременныйлыгына кызыкмады егет, бары аптырап, кызганып, түбәнсетеп карады. Кызарып, янып чыкты кыз. Идән ярыгы артык кысык шул, төшеп кенә югалыр иде кулыннан килсә. Егетнең туры караган күз карашын күтәрә алмый, утлы тәмәкесен учына яшереп, чыгып йөгерде. «Самый вакыты!» — Фәзилә яңа гына әйтелгән сүзләрне исенә төшереп, бабайга текәлде. Барын да аңлап елмайган ягымлы, шат карашны очратып, йөрәге җылынды хатынның. Югалтмаган әле ул кызын, бик вакытлы килгән ул бу ак юллы, ак йортлы авылның ак сакаллы бабае янына!

Аерылгысыз дуслар булып киттеләр күршеләр: азсүзле Айдар белән җилбәзәк Лира. Бергәләп күрше авылга мәктәпкә йөрделәр, бергәләп кайтып керделәр, өйгә бирелгәнне үтәделәр, утын керттеләр, сукмакларга яуган карларны көрәделәр, коега суга бардылар. Фәзилә генә, көннәре йорт мәшәкатьләрендә үтсә дә, төннәрен йоклый алмый иза чикте. Үзен эзәрлекләгән куркуларына буйсынып, җиде төн урталарында торып, баласының беләкләрен карады, кесәләрен тикшерде хатын. Бәхетсезлек җиңел генә китми, якында гына посып, яшеренеп торадыр кебек тоелды аңа. Мәхәббәтнең дәвалау көченә ышанып җитми иде шул ул...

Әмма кызының кайчан гына суырылган йөзенең хәзер алсуланып торуын, битләренең түгәрәкләнүен, тәмләп ашавын, күзләрендәге шаян нурларны күзәтеп, бераз тынычлана төште ананың өзгәләнгән күңеле. Көннәр җылынган саен, Фәзилә белән Лираның арасы да якынайды, мөнәсәбәтләренә элеккеге җылылык кайтты. Иркәлек түгел. Иркәләнү, иркәләү аларга ят иде инде. Ялгышлары, газаплары аша ана белән кызның бер-берсенә сузылган кулларында, күңелдән-күңелгә тартылган хисләр җебендә бер-берсен аңлау, кадерләү, сынаулар аша үтеп ныгыган көч, рух бар иде хәзер. Шуңа да сүзләр үлчәп кенә әйтелде, адымнар уйлап кына эшләнде, кочаклар сак кына ачылды.

Җылылыкның кадерен белергә өйрәнгән ана өчен шаулап килгән яз сихри бер могҗизага тиң иде. Өметләнеп, беренче тапкыр генә көткәндәй, түземсезләнеп көтте ул аны. Карларны көрәп, зур капкаларны ачып, гөрләвекләр агызып, йортка яз гамен кертте. Тәрәзәләрне юып яз Кояшын өй түренә уздырды. Йөрәген ачып, түренә чакырды. Ап-ак итеп ышкып биек күтәрмәләрне юды. Гайнулла бабайны җылы нурлар төшкән җиренә чыгарып утыртты. Ак-ак йөзен көнгә куеп, Кояшка чагылган күзләрен кысып дөньяга баккан бабай, саклык белән генә хәлсез күкрәген тутырып, яз һавасын сулады да, тагын фәлсәфәсен сатарга тотынды:

 — Яз сулышы үтсен әле минем арык йөрәккә дә. Бәлки, җәйләрнең ямен дә күреп булыр. Әнә бит сулары ничек ашкынып-ашыгып ага: юлларында бер киртәне чыдатмый, агачларны тамырлары белән куптарып агызып алып китә, бозларны яра. Кояшның көләчлеге, җылылыгы, назы! Гайрәтле шул ул яз! Күңелгә керсә, мәҗбүри яшәтә инде, йөгертмәсә дә, кыймылдата... шул да ярап ятар иде әле.

Картның фәлсәфәсен ояларының түбәсенә кунып, канатларын җилпеп сайраган сыерчыкларның шат җыры бүлде. Тын калып, рәхәтләнеп күзәттеләр Гайнулла бабай белән Фәзилә язгы кошларны. Бераздан бабай кеткелдәп көлеп җибәрде.

 — Әнә тегендәге сыерчыкларны күр син! Чөкердәшәләр, шельмалар! — дип, йорт алдындагы агач төбендә серләшкән Айдар белән Лирага күрсәтте.

 — Их, балалар, белсәләр иде — аларның язы башкача бит, табигать мизгелләренә буйсынмый торганы, гомеркәйләренең язлары. Мәхәббәт — дәва бит ул. Балакайның йөрәгенә сулыш өреп, җылытты бит язы — Айдары. Мәхәббәт ул яраланган күңелләрне төзәтә ала, сынган язмышларны ялгый, йөрәкләрнең бушлыгына ташкын булып килеп керә. Яшәү көче бит ул! Язның үзе! Күңелләрнең бушлыгы заман чирләренә юл куя да инде. Шәһәрдә генәмени, бездә дә күп хәзер эшсезлектән интегеп, яшәү ямен югалтып, күңел бушлыкларын аракы белән тутырырга маташып, иза чигүчеләр... Бар шул...

Бабайның борчулы йөзе, уңган Кояш болыт астыннан чыгып елмайгач, тагын тынычланып китте. Сыерчыклар шатлыкларын җырлап җиргә түккәндә моңсуланып кара син!

Фәзилә генә дәшмәде. Дәшми генә парлы кошчыкларны күзәтте. Әнә бит табигатьнең шул бәләкәй генә җаннары да парын табып, оя корырга ашыга. Шундый матур язны әрәм-шәрәм итмәскә өндиләр бит алар. «Их, яз гына түгел, гомеркәйләр әрәмгә узып, җилгә тузып ята бит...»

Күңеле кызы өчен тынычланса да, йөрәгендә бушлык иде шул Фәзиләнең. Җаны әрнеп, күңел ишекләрен ачып яз көтүе дә тикмәгә генә түгел, шуны аңлаудан иде.

 — Мин дә яз көтәм бит! Миңа да наз кирәк! — дип пышылдый иде аның иреннәре...

 

ХIV БҮЛЕК

Хыял

 — Җитәр инде, сеңелем. Көн дә ышкып-ышкып идән юасың. Аны шул тиклем кем пычраткан да, кем тапаган? Җитәр! Көчеңне, дәртеңне кая итәргә белми газапланасың, ахры...

 — Әллә...

Фәзилә, иелеп эшләүдән кызарган йөзенә төшкән чәчләрен артка сыпыра-сыпыра Гайнулла бабайның караваты янына килде. Эргәсендә торган артсыз урындыкка утырды.

 — Газапланам, дип, кая барыйм, барыбер эш юк бит...

 — Анысы дөрес инде. Авылда укытучылар тулып ята. Укытырга баласы гына юк. Әнә Айдарның әнисе — күрше Зәкия әйтә: «Дәрес өчен, акча өчен көн дә талаш», — ди, хәзер мәктәптә. Кырык балалы мәктәпкә өсте-өстенә утыз укытучы төялеп ята. Кайсында унбиш дәрес, кайсында ярты гына ставка, берсе хәтта өч дәрес укытып йөри, ди. Ызгышка, талашка калгач, әллә ни укытуы да юктыр инде аның.

 — Шулай булгач, мин дә барып тыгыла алмыйм инде, бабай. Барасым да бик килми мәктәпкә. Өзешергә, бер-берсен батырырга, көнләшергә генә тора хәзер укытучы халкы да. Шуңа кешеләр ихтирам да итми, ахры үзләрен. — Фәзилә авыр итеп көрсенеп куйды.

 — Их, мин аз гына яшьрәк булсам!

 — Нишләр идең, Гайнулла бабай? — Хатын ирексездән елмаеп җибәрде.

 — Сине алмалар үстерергә өйрәтер идем! Алмагачлар утыртканың бармы?

 — Юк... Алманы кибеттән генә ала идек шул...

 — Тукта, тукта. Ә нәрсә утыртканың бар! — Карт тиз генә бирешергә уйламый да. Алай гына да түгел, бу сораулар аны күптәннән борчый иде, ахрысы.

Фәзилә Курагачта калган түтәл-түтәл чәчкәләрен күз алдына китерде.

 — Чәчкәләр. Розалар... — хатынның сүзләрендә әрнүе чагылып китте хәтта. Кара күзләр чиксез сагышка манчылган иде. Сагына иде чәчкәләрен Фәзилә. Бик еш искә ала иде.

Фәзиләнең хисләре картның игътибарыннан читтә калмады. Сизгер иде Гайнулла бабай.

 — Әллә бездә дә үстереп карыйсыңмы соң, сеңлем?

Хатын, гаҗәпләнеп, бабасына карады. Әмма җавап бирергә ашыкмады.

 — Авылыбыз таулар ышыгында. Алмалар пешкәнне, чәчкәләр генә үсәр, Аллаһы боерса, Ә???

 — Алар монда кемгә кирәк соң?

 — Гүзәллек һәрвакыт кирәк. Ул турында уйларга иртәрәк әле. Менә бәрәңге бакчасының башына, абзар-кура ышыгына, зур түтәл ясап, утыртып җибәр әле розаларыңны. Әллә каян янып, күренеп, күз явын алып, сокландырып торсыннар. Кирәк кеше табылмаса, үзебезнең күңелне юатыр, күзне иркәләр. — Гайнулла бабай бер нәрсә белән «чирләсә», үзе дә шул Утлы Мәлик кебек, туктый алмый, дәртләнгәннән-дәртләнә бара иде. Фәзилә генә һаман:

 — Көләрләр бит... Район үзәге ерак, шәһәрләрне сөйлисе дә юк. Роза чәчәге тотып авылда кем кая бара инде?! — дип үзенекен тукыды.

 — Үзебез өчен димен бит! Быелга, әйдә, үзебез өчен үстереп карыйк. Соңыннан, бәлки, кызыгып китәрсең...

 — Куй әле, бабай, булмаганны. Үсентеләрен каян аласың? Акчасын... — Фәзилә торып, югычын яңадан кулына алды.

 — Акча күп ул миндә, сеңлем. Ай саен почта аша килеп тора. Акчасы килә, үзе генә кайтмый. Улымны, Булатны әйтәм. Үзсүзле шул, берсүзле. Нәкъ мәрхүм әнисе кебек. Ул да бер әйтсә, берничек тә үзгәртеп булмый иде. Их! Үзем гаепле шул... — Әле генә сөйләгән сүзләрен дә, яңа идеяләрен да оныткан Гайнулла бабай калтыраган куллары белән әрнүле йөзен, яшьле күзләрен каплады. Олы кешене ничек итеп юатырга да белмәгән Фәзилә, тынып калды. «Һәркемнең үз кайгысы, үз ялгышы. Әрнүсез йөрәкләр юктыр шул бу җирдә...» Уйларына батып катып калган хатынның кулындагы чүпрәгеннән тамган сулар буялмаган идән тактасына сеңеп югала бардылар.

Тик бабайның хәбәрсез улы җибәргән акчаларның чыгар урыны башка булды. Авылга газ кертүчеләр килде.

 — Кертәбез, энем! Берсүзсез кертәбез! Минем планнар зур әле. Быелга өйгә үткәреп куйыйк. Акча бар. Артыннан йөрүчем бар. Фәзилә сеңлем! Язып ал нәрсәләр кирәген, район үзәгенә барып җыеп кайтырсың! — Бабай үзен бик тәвәккәл, сүзен кыска тотты. Йөри алмый караватта яткан килеш «Планнар зур!» дип лаф орган бабайга башта аптырашып карап торган газовиклар, бер-берсенә елмаеп күз кысыштылар да, «бездән калмасын» дигәндәй, утырып Фәзилә сатып алырга тиешле нәрсәләрнең исемлеген төзеп, саубуллашып чыгып киттеләр.

Бәләкәй авылларны көттереп көтек иткән, урман екмый, агач сөйрәтми, утын кисми, ярмый, ташымый, плитә якмый торган оҗмахка тиңләнеп көтелгән әнә шул газ тартып чыгарды Фәзиләне халык арасына. Зәңгәр ягулык белән өйләрен җылытырга хыялланып, очын-очка ялгап акча җыючы гаиләләр бар иде авылда. Тегеннән йолыктылар, моннан кистеләр, авызларыннан өзделәр, аның каравы, җылыга туеначаклар. Агачы да ел саен кыйммәтләнә. Урман-урман гына егып теләсә кайсы якка озайтылганнан калган, утын булып өлгермәгән яшь каеннарның җылысы да чамалы...

Үзе кебек газга кирәк-ярак җыйган ир-ат белән район үзәгенә берничә тапкыр барды Фәзилә. Йөк машинасына төяп торбасын, котелын, плитәсен, счетчигын алып кайтып җыйдылар.

Уңган апрель Кояшы карларны эретеп җиргә сеңдергәч, елгаларны агызып, кире ярларына кайтарып, тынычландыргач, җылылык бөркегән сирень күзле, яшел күлмәкле көләч май аенда район үзәгенә соңгы баруында базардан сатып алып кайткан роза үсентеләрен Фәзилә кадерләп кенә җиргә утырткан көнне, газовиклар урамнарны ерып, торбалар салдылар. Ишегалды күтәрмәсенең җылы идәненә утырып аларны канәгатьләнеп күзәткән Гайнулла бабай:

 — Көзгә газлы булырбыз, Ходай кушса... Газ җылысында карт сөякләремне җылытып карап өлгерсәм генә ярар иде, — дип сөйләнде. Аның өлгерәсе эшләре бар иде әле...

...Хәйләкәр карт җәй буе бакчадан кермәгән, җирдән башын күтәрә белмәгән Фәзиләне дә игътибар белән күзәткән булып чыкты. Июль азакларында горур чәчкәләрен ачып көнгә баккан розаларга сокланып утырган бабай:

 — Чәчкәләреңнең телен аңлыйсың, ахрысы, сеңелем. Кулың эшне белә, башың бар. Җирне эшкәртүеңне дә, ашламалар, кертүеңне дә, үсентеләреңне тәрбияләвеңне дә күреп, шатланып утырдым. Минем киңәшләремә дә колак саласың. Икебездән бер бик яхшы бакчачы чыкмакчы бит, — дип мактады Фәзиләне.

 — Җәен бакчачы, кышын йоклаучы инде ул мин, Гайнулла бабай...

 — Ашыкмый тор! Идея бар!

 — Нинди? — Хатын, ярым-ярты гына атлап йөрер чиккә җитеп хәлсезләнгән бабасының картлыгына бирешмичә, дәртләнеп утырганын күреп, яратып елмайды.

 — Теплица төзибез!

 — ???

 — Булдырабыз! Газ буласы бит!

 — Кем белән төзибез? Мин ялгыз бит...

 — Ә мин? Исәпкә бар, санга юк, дисеңмени? Ашыкма! Кызың бар, Айдар, акчага интеккән авыл мужиклары бар.

 — Акчасы да... Уңайсыз бит.

 — Акча ай саен килә ул. Исән генә булсын. Әфганнан башлаган иде, бер сугышны да калдырмый, ахры. Адресы картада яңа кайнар нокталар барлыкка килгән саен алышына. Сугышып алган акчаны кулыма тотасым килмәгән иде. Әйдә, чәчкәләр үстерергә китсен әле, кешеләргә матурлык бүләк итәргә. Бушка булса да таратырбыз, әгәр сатар урын тапмасаң. — Бабай бик нык дулкынланган иде.

 — Я, ярый, берүк тынычланыгыз. Барысын да сезгә әйткәнчә эшләрмен, Гайнулла бабай. Тик чирли күрмәгез. Сез безгә бик кирәк бит. — Фәзилә картны җайлап урынына яткырды. Җыерчыклар каплаган битләр буйлап картның ачы күз яшьләре ага иде.

 — Сез дә миңа кирәк, сеңлем. Бик кирәк.

Гайнулла бабай күзләрен йомды. Әмма бераздан, тынычлана төшкәч:

 — Иртәгә юлга җыен. Бәлки башкалага, бәлки башка бер районга барырсың. Кайда теплицалар бар, сорашып, күреп, аңлап, өйрәнеп кайтырга кирәк. Йортны, бакчаны Лира белән Айдар алып калыр! — дип өстәде.

Фәзиләнең җәй буена күңелендә йөрткән хыялына канат куйды Гайнулла бабасы. Йөрәгендә посып яткан өмет чаткысы кинәт кабынып, айлар, еллар буена хуҗа булып йөрәк итен кимергән тынлыкны артыннан көйдерә-көйдерә куып чыгарды. Фәзиләнең күңеленә яшәү дәрте килеп керде. Акрынлап бушлыкны ялкын тутырды. Рәхәт ялкын. Көтеп алынган ялкын. Хатынның яралы йөрәгеннән саркып чыккан шифалы күз яшьләре роза чәчкәләренең кызыл таҗларына чык булып тамды. Бәхетле була алу өметенең яшьләре иде алар...

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik;  ASphotofamily.

Гөл МИРҺАДИ. Килмешәк. Повесть (9)
Гөл МИРҺАДИ. Килмешәк. Повесть (9)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас