Чәчмә әсәр
11 Января 2023, 05:12

Гөл МИРҺАДИ. Килмешәк. Повесть (7)

"...О-о-о! Ничегрәк атлый матуркачыбыз? Фаворитка, имеш!".  Озын мәктәп коридоры буйлап тезелеп баскан укытучыларның үзенең артыннан пышылдап калган сүзләрен ишетте Фәзилә Хәмитовна.

Гөл МИРҺАДИ. Килмешәк. Повесть (7)Гөл МИРҺАДИ. Килмешәк. Повесть (7)
Гөл МИРҺАДИ. Килмешәк. Повесть (7)

(Дәвамы.)

IX БҮЛЕК

Йортсыз

Йокысызлыктан интекте Фәзилә. Кайчан гына әле тәмле төшләре, йомшак ястыгы белән ләззәтләндергән киң караватын иңләде дә буйлады, үрсәләнде, пошаланды хатын. Төннәр буе үзе кебек боек айга карап уйланды. Тәрәзә алдына басып таңнарның сарысын каршылады. Офыкларның алланганын, төнге тын агачларның яфраклары уянып, шыбырдашканын көтте. Йортында, тар гына асфальт сукмакларда йөренеп, яңа туган көннәрне сәламләде. Биек капкалар, кәртәләр артына яшеренеп авыл иртәсенең, кызу эш көненең тавышларын тыңлады: кемнәрдер чиләк шалтыратты, чыжылдатып сыер сауды, кычкыра-кычкыра көтү куды. Кемнәрдер елак баласын җитәкләп бакчага, эшкә ашыкты. Машиналар гүләде. Тормыш шаулады. Зур тормыш. Биек капкалар артында

Алсу офыктан күкнең биегенә омтылып ашыгудан җирне җылытырга оныткан Кояш капканың бу ягын да күрде, ниһаять. Куллары белән үз-үзен кочкан ялгыз хатын чәчкәләре белән серләшә иде. Горур һәм матур, бу салкын кышлы якларда сирәк очрый торган роза гөлләре, түтәл-түтәл булып, бу тын өйне тирәләп алган. Ал, ак, кызыл розалар күзләрнең явын алып, шау чәчәктә утыралар. Тиздән җылыкай нурларын эшкә җиккән Кояшкай аларның нечкә таҗларына кунган көмеш чык тамчыларын киптереп юк итте. Фәзиләнең генә куе кара керфекләренә эленгән сирәк, ни төшәргә, ни тәгәрәргә белмәгән саран күз яшьләре кипмәде. «Сез дә минем кебек килмешәкләр бит бу якларда. Саклаганга, иркәләгәнгә генә чәчәк атасыз. Ничек ташлап китим икән сезне, килмешәкләрем минем?» Йортын, өен, авылын яратмаса да, чәчәкләре бик якын иде Фәзиләнең күңеленә. Бары алар гына тоеп яшәгәндер бу чит-ят җирдә Фәзиләнең ихлас күңел җылысын. Алар гына белә иде, ахры, хатын йөрәгендә, тирәндә яшеренгән матурлыкны. Тоймасалар, чәчәк атмаслар иде, мөгаен.

Фәзилә, телефон шалтыраган тавышны ишетеп, өенә йөгереп керде.

 — Килегез. Күрерсез. Өйдә булам. Көтәм. Әйе. — Хатынның тавышында өмет, сабырсызлык чагылып калды.

Ике ай инде Фәзилә Хәмитовна йортын сатарга тырышып гәзитләргә игълан бирә, телефон төбен саклый, сатып алучылар белән очраша. Тик уңышсыз. Өйне күреп, ошатып, мактап китәләр дә, кире килмиләр, юкка чыгалар. Тәмам аптырады хатын.

Менә бүгенгеләре дә килеп җитте.

 — Әйдәгез, узыгыз. Рәхим итегез! — Ерактан килгән кунакларын өенә чакырды, чәй эчерде Фәзилә.

Этажлар буйлап бүлмәләрне күрсәтеп йөртте, җылыту үзенчәлекләре, су юллары белән таныштырды. Мунчаны, саунаны, бильярд залын күреп, балконнан ачылган матур тирә-якны күзәтеп «аһ!» иттеләр, җыйнак йортны, чәчкә түтәлләрен күреп сокландылар сатып алучылар. Хакына да килештеләр. Иртәгәсен очрашып эшне төгәлләргә сөйләштеләр. Бу юлы Фәзилә Хәмитовна әрсез булып күренүдән курыкмады, кунакларының телефон номерын сорап, язып алды.

Иртәгәсен тагын шул ук хәл кабатланды. Килмәделәр. Бер көн, ике көн көтте хатын. Инде түземлеге беткәч, шалтыратырга уйлады.

 — Алло! Исәнмесез! Бу сезне кызыксындырган йортның хуҗабикәсе иде. Сезнең килүегезне көтәм дә...

 — Зинһар, гаепләмәгез, — дип бүлдерде аны ир тавышы. — Без сатып алмаска булдык сезнең йортны...

 — Нигә? Бәлки, хакы...

 — Юк, юк. Хакы өчен түгел... Ә-ә-ә... Үзегез аңлыйсыз, читтән килгән кеше буларак, мондый очракта халыктан сорашасың... Өй турында, аның хуҗалары, утырган җире турында. Безнең урында булсагыз, сез дә шулай итәр идегез.

 — Аңлыйм, әлбәттә. Шуннан?

 — Менә шул... Без дә сораштык, сөйләштек күпләр белән. Кыскасы, Фәзилә ханым, безгә халык ләгънәт укыган, каһәрләгән, каргаган йорт-җир кирәкми. Гафу итегез...

Фәзилә Хәмитовна берни эндәшә алмады. Акланырга, киресен исбатларга сүз тапмады. Ул бу кадәресен көтмәгән иде. Өен сатып, шәһәргә барып урнашасы, яхшы итеп яшисе килгән иде. Үзен читкә типкән курагачлыларга үч итеп....

«Димәк... Димәк, мин бу өйне сата алмаячакмын. Вакытны бушка уздырасы юк. Соңгы әйберләрне сатып туплаган акчалар беткәнче китәргә кирәк. Эш эзләргә, яшәр урын табарга. Иртәгәдән билгесезлеккә чыгып китәргә... Тормышны яңадан башларга...

Кире кайтмас өчен, өен ташлап, Курагачта бердәнбер кадерле җан ияләре — чәчкәләре белән саубуллашып, авыр сумкаларын күтәреп фатирлы олы кызы яшәгән зур шәһәргә фатирлы бәләкәй кызын ияртеп юлланган Фәзилә Хәмитовна чынында исә йортсыз иде бу сәгатьләрдә. Лирасына әле нибары унике генә яшь иде шул...

 

Х БҮЛЕК

Шәһәрдә

 — Әнә-ә-ә! Горонодан килгәннәр! Бик әйбәт! Койрыгын басарлар азрак!

 — Сөйләмә дә! Тәмам шашты бит. Нинди яхшы кешене юлдан яздырып бара...

 — Мәктәптә бит, мәктәптә. Балалар укыган урында. Исең китәр...

 — Ни булып беткәнен белми өйгә кайтмаска инде... О-о-о! Ничегрәк атлый матуркачыбыз? Фаворитка, имеш! Директор сөйрәлчеге...

Озын мәктәп коридоры буйлап тезелеп баскан укытучыларның үзенең артыннан пышылдап калган сүзләрен ишетте Фәзилә Хәмитовна. Әмма керфеген дә селкетмәде, башын горур күтәреп директор кабинетына таба атлавын белде. Оялырга, кыенсынырга урыны юк, чөнки намусы чиста.

Ишегенә алтын төсле хәрефләр белән «Директор Тамердин Фәрит Фәнирович» дип язылган бүлмәнең «Т» хәрефе кебек итеп урнаштырылган өстәлләре артында Фәзилә Хәмитовнаны яше олыгаеп, башы ярыйсы гына пеләшләнеп барган, майлы күзләре уйнап торган директор һәм ябык, озын гәүдәле, акаеп караган зур күзле, бизәнү-буяну күрмәгән сары йөзле, барлыгы-юклыгы да беленмәгән төссез коры иренле хатын-кыз — горонодан килгән инспектор каршы алды.

 — Менә, Рима Кадыровна, таныш булыгыз, безнең коллективның иң актив укытучысы, горурлыгы Фәзилә Хәмитовна, —  дип, бер утырып, бер торып, кабаланып таныштырырга кереште Фәрит Фәнирович. — Узыгыз! Урын түрдән! Рима Кадыровна горонодан килгән кунак, сезнең белән кызыксына. Рәхим итегез.

 — Я, булды, утыр, тынычлан, Фәрит Фәнирович. Мин кызыксынмыйм. Менә монда, хатта бик кызыксынганнар. Өстегездән шикаять язганнар. Бөтен коллектив имза куйган. Хәтта сезнең тормыш иптәшегез дә, Фәрит Фәнирович. Ни әйтә аласыз? — Инспекторның тавышы да йөзенә килешле ямьсез: ирләрнеке кебек калын, бик таләпчән һәм коры иде.

Директорның әле генә балкыган йөзе башта сагайды, аннары куркак күзләре бер хатыннан икенче хатынга туктаусыз күчеп йөрергә кереште. Ниһаять, бераз телсез торганнан соң, кызарып-бүртенеп, тотлыга башлады:

 — Ничек? Ни... өчен? Сез... ни сөй... сөйлисез, Рима Ка... ка... — Кадыйровна?

 — Белмисез инде? Аңламыйсыз? — Рима Кадыйровна аларның икесенә дә мыскыллы елмаюын бүләк итте. — Башта шунысын әйтеп үтәм: хат гороно начальнигы исеменә язылган. Ул миңа бу мәсьәләне бүген тикшереп, кирәкле чараларны күреп кайтырга боерды.

Хәзер тыңлагыз: «Без, мәктәп коллективы, түбәндә язылачак хәлләр турында сезгә хәбәр итүне кирәк дип таптык. Безнең мәктәпкә укытучы булып Фәзилә Хәмитовна килгәч, коллектив өчен авыр көннәр башланды. Ул кешегә ел башыннан ук иң күп дәресләр, төрле түгәрәк сәгатьләре, иң алдынгы сыйныф җитәкчелеге бирелү генә түгел, аның белән директорыбыз Фәрит Фәнирович арасында ярамаган мөнәсәбәтләр барлыкка килде.

Көн саен директор кабинетында озын-озак «киңәшмәләр», урынсыз мактау, аннан да олы, тәҗрибәле укытучылар бар чагында үрнәккә кую, ачыктан-ачык, коллектив һәм укучылар алдында игътибар билгеләре күрсәтү: чәчкәләр бүләк итү, комплиментлар әйтү, булышу, озату, хәтта авыр әйберләрне күтәрешеп йөрү — болар барысы да гаиләле, вазыйфалы ир тарафыннан эш урынында, балалар тәрбияләү учагында булдыра торган, юл куела торган нәрсәләр түгел, безнеңчә...

Гаилә бозылганчы, хөрмәтле, әлегә тиклем мәктәп белән яхшы җитәкчелек иткән Фәрит Фәнирович түбән тәгәрәгәнче, килеп тикшерүегезне, чара күрүегезне үтенәбез. Безнең уебызча, Фәзилә Хәмитовна кебек тәрбиясез, ямьсез холыклы кешеләрнең урыны балалар арасында түгел». — Инспектор хатны читкә алып куйды.

 — Һәм барлык укытучыларыгызның имзалары тезелгән. Я, хәзер ничек аңлатырсыз, Фәрит Фәнирович? Сезне тыңлыйм...

Директор Фәзиләнең туры карашыннан күзләрен яшерергә тырышты.

 — Мин... Мин... Юк... Мин түгел. Ул... Ул үзе... — Ир һаман тотлыга иде.

 — Әле генә яхшы иде, тиз генә яманга да әйләндемени? — Рима Кадыровна мыскыллы күз карашын Фәзилә Хәмитовнага күчерде.

 — Ә Сез ни әйтә аласыз? Ничек акланырсыз, тыңлап карыйк. Утсыз төтен чыкмый диләр бит...

 — Минем акланасым юк, чөнки бер пычрак эш тә кылмадым. Мактамагыз, дип әйтә килдем бит, Фәрит Фәнирович. Чәчкәләрегезне дә алмадым. Матур сөйләп, сандугач булып сайравыгызны да кабул итеп елмайсам иде, ичмасам. Хатыныгыз көнләшеп, бөтен коллективны миңа каршы котыртканда да дәшмәскә, бу каршылыкны җайларга тырыштым. Сез үз чамагызны үзегез белмәгәнгә нишләп хәзер мин гаепле булыйм, ди?

Ә сәгатьләргә килгәндә инде, мин ялгызым бала үстерәм. Миңа яшәр өчен акча кирәк, шуңа иртәдән кичкә кадәр мәктәптәмен, бер сәгатемне дә гайбәт сатып заяга үткәргәнем юк. Тыныч кына эшләрмен, күренмәм, беленмәм, кеше күзенә чалынмам, алга да китмәм, артта да калмам, дип килгән идем бу мәктәпкә... — Фәзилә Хәмитовнаның күзләре Фәрит Фәнировичка әрнеп, гаепләп карый иде.

Тик «чаралар күреп», — «тәртип урнаштырырга» яраткан инспектор күзләр, хисләр мәсьәләсендә көчсез иде. Шуңа ул сүзне озакка сузмауны аңлаткан йөзе белән:

 — Болай булгач тыныч эшләп булмады инде, кадерлем. Һәм булмас та. Китәргә туры килер. Еллар дәвамында үзен яхшы җитәкче, үрнәкле гаилә башлыгы, бала атасы итеп күрсәткән ирне эшеннән бушатып булмый бит инде... Фәрит Фәнирович кебек кадрлар юлда ятмый. Ә сез соңгы вакытта директорларны да, мәктәпләрне дә бик еш алыштыргансыз. Юкка гына түгелдер... Иртәгә гаризагыз белән горонога килерсез! — диде.

 — Ел уртасында урамга куып чыгарасызмы? Кая барырга тиеш булам инде мин хәзер?

 — Анысы сезнең эш... Ә сезгә, Фәрит Фәнирович, кисәтү булыр... Булыр... — Рима Кадыйровна Фәзилә турында оныткан иде инде. Алар тотлыгуы ычкындырган Фәрит Фәнирович белән икәү гороно хәлләрен сөйләп көлешә, серләшә башладылар. Күптәнге танышлар бүлмәдән чыгып киткән Фәзилә Хәмитовнага игътибар да итмәделәр.

Шәһәргә килгәннән башлап, эш алыштыра-алыштыра, бишенче мәктәпкә җитте инде Фәзилә. Монысыннан да китәргә туры киләчәге көн кебек ачык. Ә бу айда фатирына да түли алмады бит, бөтен эшләп алган акчасы киенергә, ашарга, юл йөрергә, кызын укытырга китә. Өстәвенә, әледән-әле модалы, кыйммәтле күлмәк-чалбарлар сорый Лирасы.

Беренче урнашкан мәктәбендә дүрт ай да эшли алмады Фәзилә. Күптән түгел генә кирәксә-кирәкмәсә дә Курагач районының бөтен тармагына кысылып, кеше эшләгәнне тикшереп, үзенә ошамаган әйберләрне җитешсезлек итеп күрсәтеп, чәчрәтеп әйтеп, тиргәп, сүгеп йөргән хатын гади укытучы тиресенә керә алмый иза чикте. Коллегаларының эшенә кысылды, балалар белән эшләү тәҗрибәсе булмаса да, өйрәтеп маташты, педсоветларда телен тыя алмады — директордан узып, кычкырып әйтелми торган проблемаларны ярып салды. Озак та үтмәде аның ягына сагаеп карый башладылар, аның белән артык сөйләшмәскә тырыштылар. Ә беркөнне мәктәпкә килгән тикшерүчеләр: «Нинди проблемаларыгыз бар?» — дигән гадәти сорауны биргәч, Фәзилә үзе дә сизмәстән:

 — Проблемалар күп. Ашханәдә балалар кирәгенчә тукланмый, күбесенчә коры чәй эчәләр. Кайбер укытучылар дәресләрен укытмый, директор өендә эшләп яталар. Чирек азагында күктән алынган билгеләр журналларга тезелә. Әнә шул укытучылар мактала, үз дәресләрен җиренә җиткереп укыткан белемле коллегаларыбыз күләгәдә кала, — дип әйтеп салды.

Халык башта «аһ!» итте, аннары шыбырдашып сөйләшергә тотынды. Әмма:

 — Бу хәлләр дөресме? — дип сораган тикшерүчегә бер кеше дә җавап бирмәде. Фәзилә Хәмитовнаның сүзләрен бер укытучы да җөпләмәде, кушылып сөйләүчеләр булмады. Җыелышны тиз генә төгәлләделәр. Бу турыда онытырга тырыштылар.

Тик директор — күп еллар буе өзлексез шушы урында утырган, түрәләр, заманнар, хәтта система алышынган чорларда да усаллыгы, хәйләкәрлеге, кирәкле кешеләр белән дуслыгы ярдәмендә вазыйфасын югалтмаган кырыс сүзле, каты куллы кеше бу турыда онытмады, әлбәттә. Әле эшли генә башлаган Фәзиләнең җитешсезлекләрен табу гомер буе шул мохитта кайнаган кешегә авыр булмады.

Мәктәптән киткәч, әлеге тикшерүчене эзләп табып, үзенең кемлеге турында сөйләп тә караган иде Фәзилә, тегесе аны бик тиз бүлдерде:

 — Бездә күптән эш урыннары юк. Үзебезне елына икешәр тапкыр кыскарталар. Чебен дулап тәрәзә вата алмый, коллектив белән тынышып эшләргә өйрән, сеңелем.

Тикшерүче олы яшьтәге апа, күпне күргән, күпне кичергән, оныткан, ягъни, күрмәскә, белмәскә, онытырга өйрәнгән кеше иде.

Фәзилә белән Лира шәһәрнең икенче районыннан фатир эзләргә мәҗбүр булдылар. Ярый әле үзләре яңа өйләргә күченеп беткән хуҗалар иске коммуналь фатирларыннан —  ике катлы иске биналардагы кысынкы бүлмәләренә чагыштырмача очсыз хакка торучылар кертәләр. Киткән мәктәбенә бик тиз шалтыратып кемлеген тикшерәчәкләрен белсә дә, эшкә алыначагына өмете бар иде хатынның: шәһәрдә укытучылар җитешми, аз түләнгән җаваплы эшкә якын килмәскә тырыша халык. Чынлап та, эзли торгач, йөри торгач, Фәзилә Хәмитовна әлегәчә күрмәгән, белмәгән бәләкәй генә бер урамда урнашкан тугызеллык мәктәпкә эшкә алыну бәхетенә иреште. Бөтенләй ашарлык акчасы да калмаган, элекке фатир хуҗасына бурычлы да булып чыгып киткән Фәзилә монысына да шат иде. Дәресләре генә бик аз булды, — ел уртасында килгән ят кешегә ашыгып ышанып ташларга җыенмый иде чал чәчле җитәкче. Шуңа да хатын төнгә тиклем өйдән-өйгә йөреп хәллерәк гаиләләрнең икелегә укучы балаларын укытып акча эшләде. Бу турыда белеп алган директор Фәзиләнең юлына тиз аркылы төште. Заманның бу кәсебе аңа ошамый иде.

 — Баланы дәрестә укытырга, кырык биш минут эчендә белдерергә, планда нәрсә каралган — шуны өйрәтергә кирәк. Нинди урам буйлап йөреп акча эшләү ул?! Менә безнең заманда, без яшь чакта... — дип сөйләп китә иде дә, өчәр-дүртәр сәгать туктамый үзе яшәгән совет чорын, үзен мактарга керешә иде сиксәнне куган, чак атлап йөргән җитәкче карт. Аның бер ятлап куйган көндәге хикәясен тыңлап күптән дәресләре беткән укытучылар тик кенә чыдап утырырга тиеш. Фәзилә Хәмитовна да түзде. Акчага интексә дә, бар сабырлыгын җыеп, уку елын тәмамлаганчы язган гаризасын сумкасында йөретте. Әмма директор картның хатирәләрен тыңлаганга артыгын түләмиләр иде шул.

Яңа уку елын яңа мәктәптә каршы алды Фәзилә. Бу белем учагының бинасы да яңа, өч этажлы, балалар өчен бөтен уңайлыклары да бар, заманча җиһазландырылган. Директоры да бик уңган, җитез хәрәкәтле, Фәзилә белән бер яшьләр чамасы, яшь килеш сакланган матур йөзле, килешле кыяфәтле, төз гәүдәле, дәртле... Елмаеп каршы алды.

 — Безгә кадрлар кирәк! Җиң сызганып эшләгез, үзегезне күрсәтегез, — күтәрербез, бүләкләрбез! Коллектив яшь, белемле, мәктәп яңа! — дип ялкынланып сөйләп, үзе җитәкләгән коллектив белән таныштырды.

Дәртле иде, бәйләнчек... һәм, өстәвенә, өйләнмәгән иде ир. Фәзиләнең дә ялгызлыгы эчен пошыра, кем беләндер сөйләшәсе, көлешәсе, серләшәсе, киңәшләшәсе бик килә иде. Озак та үтмәде, алар бер-берсенең кочагына ташланды. Ир өчен бу гадәти хәл иде булса кирәк, ярату-яратышу фәнен ул бик яхшы белә. Фәзилә үз гомерендә Радмирдан башка ир күрмәде дә, белмәде дә. Шуңа да ул башта эчке бер киеренкелекне җиңә алмый интекте. Әмма табигать үзенекен итте: хатынның тәне дә, җаны да ир назына зарыккан иде.

Тик бу мөнәсәбәтләр озын гомерле булмады. Ир бик шома иде. Үзенекен алгач, яраткач, сөйгәч, аның хатын белән кызыксынуы юкка чыкты да куйды. Игътибары кырт үзгәреп, башкаларга юнәлде. Мондый борылышны көтмәгән, җиңел бәйләнешләргә, чишелешләргә өйрәнмәгән Фәзилә хәтта яратып та өлгермәде, ахры. Тик барыбер ирнең күптән түгел үзенә әйткән матур сүзләр белән башкаларга эндәшүен күрү күңеленә авыр булды. Шуңа да ул сөяркә директорыннан башка мәктәпкә урнашырга ярдәм итүен үтенде. Тегесе шатланып риза булды һәм бер шәптә хатынның үтенечен канәгатьләндерде. Шулай итеп, Фәзилә Хәмитовна тагын ел уртасында эш урыны алыштырырга мәҗбүр булды...

«Их, әнә шунда кире кайтып эшлисе иде! Мәктәп түгел, хыял иде ул...» Инде кая барырга да аптырап, үзен чиксез бәхетсез хис итеп, шәһәрдә үткән көннәрен күз алдыннан кичереп, кышкы парк уртасында карлы эскәмиядә утырган хатын шулай уйлады. Тирә-ягын уратып алган карагайлар, чыршылар хәтерләтте аңа бөтенләй гаепсезгә ташлап китәргә мәҗбүр булган мәктәбен. Анда да менә шундый оҗмах утравы иде: куе ылыслы биек-биек агачлар балалар илен шәһәр шавыннан, машиналар, заводлар исеннән саклап, яшел стена булып мәктәп бинасын уратып алганнар. Зур йорты кышын тынсыз ак карга, җәен хәтфәдәй яшел үләнгә күмелә. Мәктәпнең эчендә дә шундый ук матурлык: гөлләргә күмелгән бүлмәләр, якты коридорлар, ягымлы кешеләр, тыныч, итагатьле мөнәсәбәтләр. Бөтен җирдә чисталык, пөхтәлек. Бу коллективта эшли башлагач чынлап бәхетле тойды үзен Фәзилә.

Баштарак: «шулай да була микәнни?» дип аптыраган иде: ачык дәресләр, бәйрәмнәр, язудагы бар нәрсә үтәлә, укытучылар җитешсезлекләр, кимчелекләр турында дустанә итеп ачык сөйләшәләр, бер-берсенә ихлас ярдәм итәләр, педсоветлар гөрләп тик педагогик һәм методик мәсьәләләр буенча үтә. Әкияткә эләккәндәй хис итте үзен Фәзилә Хәмитовна. Бөтен куркуларын, әлегә тиклем юлында очраган уңышсызлыкларында үз-үзен гаепләп битәрләүләрен онытып, янып эшләде, тәҗрибәсен баетты, көннән-көн булган белемен камилләштерде. Җитәкче кеше аның алга омтылышларын күреп ассызыклап торды, коллегалары ихлас хуплады, куанды Фәзилә өчен. Фәзилә Хәмитовна бу юлы мәктәбеннән акча эшлим дип тә, бетмәс җыелышларда иза чигеп тә, дәртле директорның сөяркәсе булып та түгел, ә эшен бик яхшы итеп, иҗади башкарам дип, бөтен булмышын, талантын вакытын хезмәтенә багышлыйм дип кайта алмады. Ул яшел урман аша утлары балкып торган мәктәптән чыгып тукталышына йөгергәндә һәрвакыт караңгы төшкән булыр иде.

Ләкин Фәзиләнең бу бәхете көтмәгәндә челпәрәмә килде. Ялкынланып хезмәтенә бирелеп, югары күтәрелергә, карьера ясарга уйлап та карамый, очын-очка ялгап тыныч кына, ниһаять, һөнәренең үзенчәлекләренә төшенеп, ихлас күңеленнән эшләп йөргән беркөнне, мәктәптә тәҗрибә уртаклашу атналыгыннан соң йомгаклау җыелышында Фәзилә Хәмитовнаның ачык дәресе, үткәргән чаралары турында сөйләгән күрше мәктәп директоры:

 — Үзегезгә менә дигән, перспективалы, талантлы алмаш тәрбиялисез, хөрмәтле коллега. Сезнең шушы алдан күреп эш итә белүегез мине һәрчак сокландырды, — дип, мәктәп җитәкчесен мактап, комплимент әйтеп салды.

Шул минуттан алып үзгәрде хуҗа кеше. Ник бер кычкырсын, тәнкыйтьләсен, киңәш бирсен, күрсен, мактасын... Аның карашын, уен күз кырыеннан күреп өйрәнгән укытучылар да акрынлап ераклашты Фәзиләдән. Аның бүлмәсенә керергә, янына килергә, сөйләшергә курыктылар. Капма-каршы очрашканда да бер күзләре директор ишеген күзәтте. Ялгыз калды Фәзилә Хәмитовна. Башка чарасы калмагач, кереп аңлашып та карады. Тик аның сүзләре, кичерешләре таш стенага барып бәрелдемени, — хуҗаның йөрәгенә үтеп керә алмадылар. Мәктәп караңгыланып, ямьсезләнеп калды. Аның баскычларыннан менүе, ишекләрен ачып, мәҗбүри рәвештә йөзен балкытып, елмаеп дәрескә барып керүе авыр иде Фәзиләгә. Шунда авызы пешеп, курагачларга үч итеп типтереп яшәп, эшләп күрсәтү теләге сүнеп, үзенә башкача янмаска, артык тырышып эшләмәскә, алтын урталыктан — төссез халык көтүеннән читкә-миткә, алга-артка чыгып баш күрсәтмәскә сүз биреп килгән иде ул соңгы мәктәпкә. Тыныч кына эшләргә өметләнгән иде. Булмады...

«Ярый, үлгән артыннан үлеп, бер кергән утка кабат кереп булмас. Табылыр әле исән башка бер эш. Әле генә эш хакы алдым, беразга сузып булыр. Лира гына әйбер сорап та, акча таләп итеп бимазаламасын. Үземә күп тә кирәкми. Мин дә бер иртәрәк кайтыйм, балам янында торыйм әле. Бу күз ачтырмас тизлектә барган шәһәр тормышына эләгеп, юньләп кызымны күргәнем дә юк бит. Мин ул шәһәр читенә кайтып җиткәнче Лира гел йоклаган була», — дип уйлап, юанып, Фәзилә кайтыр якка юнәлде.

Әйе шул, үтә күренмәс куе урманнар, киң кырлар, тын таулар аша авыл өйләреннән күз салганда гына шәһәр тормышы җиңел, рәхәт, бай кебек. Чынында исә, ул тормыш — бөтен көченә, бөтен тизлегенә ашыгып, акны-караны, алны-артны күрми чапкан машина белән бер. Шул дуамал тизлеккә җитешәлми төшеп калдың исә, сине ачлык, ялангачлык, йортсызлык, хәерчелек көтә. Кесәңдә акчаң булмаса, сиңа бер чәшке чәй дә юк, бәдрәф тә юк, чурт та юк. Син үзең дә юк... Ашарга, яшәргә кирәк дип шул шәпле тормыш арбасына җигеләсең. Алда ни көткәнен туктап уйларга да, күрергә дә вакытың юк. Биек-биек таш өйләр Кояшны каплый. Хыял дигәнең көндәлек ыгы-зыгыга буталып асфальтка тапалып юкка чыга...

Шәһәр тормышы беркемне дә аямый, кызганмый. Ул — куркыныч.

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.com;  gpointstudio.

Гөл МИРҺАДИ. Килмешәк. Повесть (7)
Гөл МИРҺАДИ. Килмешәк. Повесть (7)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас