

Саташулы төштән авыл төне буе газапланып чыкты. Ниһаять, төн таңга авышты. Ә халык әле һаман аңына килә алмый изалана.
Иртәнге салкын тынлыкны бүлеп, кулсыз Әҗим тәрәзәләргә сугылып үтте. Аның артыннан җан кергән өйләрнең бозлы пыялаларыннан көрт баскан тар урамга сүрән генә яктылык сузылды.
Әле бер-ике атна элек кенә фронттан гарипләнеп кайткан Әҗим, үзалдына нидер сөйләнә-сөйләнә, авыл башында яшәүче Мәрфуганың җансыз тәрәзәсенә килеп капланды. Исән кулы белән тәрәзәне какты.
— Тор, әйдә... Акуп казырга барырга вакыт... — дип кычкырды ул.
Тавышка иң элек сәндерәдә чүпрәк юрганга төренеп йоклаучы кыз уянды. Сикереп торды да, куркынып, урам тәрәзәне томалаган кара шәүләгә карады. Күңелендә: «Әтиме әллә? Эзләп кайтканмы?» — дигән уй балкып алды. Тик гөбедән чыккан сыман карлыккан тавыш кабатлангач, шакучының әтисе булмавын тиз аңлап алды кыз. Әтисенең тавышы болай тупас түгел — ягымлы, йомшак иде.
Кыз сәндерәдән шуып төште дә, озын итәкле күлмәгенә абынып егылудан сакланып, агач сәкедә йоклаучы хуҗа хатын янына килде. Иңенә орынды:
— Апа... Апа дим...
Мәрфуга уянмады. Кичә бик сон яткан иде шул. Озак кына оекбаш бәйләп утырды.
«Бу оекбашларны, бияләйләрне Мирсалихыма җибәрәм. Тик хаты-хәбәре генә килсен...» — дип сөйләнгәнен кыз йокы аралаш ишеткән иде.
Хуҗа хатын уянмагач, кыз тәрәзә янына килеп:
— Хәзер, хәзер...— дип җавап бирде.
Тышкы якта кар шыгыр-шыгыр килде. Бригадир Әҗим югары очка менеп китте.
Кыз әйләнеп сәке янына килде. Мәрфуганың йөзенә үк иелеп:
— Тор инде, апа... Окоп казырга барырга куштылар...— диде.
Ниһаять, Мәрфуга башын күтәрде. Күзләрен угалап, торып утырды. Бүлмә эче салкын, шыксыз иде.
— Син бар, йокла, әле иртә, — дип, кызны сәндерә ягына этәрә төште хатын. Кызның күзеннән йокы качкан иде инде. Ул тавышсыз гына почмак якка узды. Мич алдындагы урындыкка утырды.
Мәрфуга сәке астыннан киез итеген алып кигәч, кармаланып, самавыр тергезеп җибәрде. Ут кабызмады, лампа мае бик кадерле иде.
— Люся, бүген сиңа бияләй бәйли башлыйм, — диде Мәрфуга, мич алдында бөкшәеп утыручы кызның күңелен күтәрергә теләп.
Кызның уе башкада — ул әле дә булса әтисен уйлый иде. Сугышның беренче көненнән үк фронтка китте Люсяның әтисе...
Ерак Украинадан бу кечкенә авылга килеп җиткәнче исәпсез юл үтелде. Әнисе авырып вафат булды. Таныш түгел кешеләр аның әнисен урманда ялгыз каен төбенә җирләделәр. Люся ул урманның кайда икәнлеген хәтерләми хәзер. Күз алдында шаулап утырган яфраксыз агачлар гына калды.
Люся әтисенә хатлар язып салды. Үзенең кайдалыгын да хәбәр итте. Тик әтисеннән генә һаман да хат-хәбәр юк. Җавап бирерлек вакыт күптән үтте югыйсә...
Самавыр өстәлгә менеп утырды. Мәрфуга тастымалга төрелгән икмәктән ике кыерчык кисеп алды. Зуррагын кыз алдына куйды. Чәй эчтеләр.
— Өйдән чыгып йөрмә, — диде
Мәрфуга үзе торып киенә башлады.
— Мин дә барам, — дип урыннан купты Люся. Мәрфуга апасы битәрләп сүз әйтүгә дә игътибар бирмәде. Мирсалих абыйсыннан калган зур бушлатка үрелде. Тула кебек киезләнгән шәлгә төренгәч, ул үзен тәмам зураеп киткәндәй тойды. Аягына да итек табылды. Кулына Мәрфуга апасы, бүгенгә генә дип, Мирсалихына җибәрәсе бияләен бирергә мәҗбүр булды.
Лом, көрәк алып, урамга чыктылар. Шәмәй урманына таба, Чутай басуындагы калкулыкка карап атладылар. Алда да, артта да бөкшәйгән шәүләләр күренде. Берәүдә берни сөйләшми, һәркем үз уена бирелеп атлый иде.
Инде ничә көн, ничә ай авылга кара хәбәрләр килә. Күңелне өшетеп, тиздән сугыш Чутай басуындагы калкулыкка да килеп җитәчәк икән, дигән имеш-мимешләр йөри. Аңа кадәр окопны казып өлгертергә кирәк. Чулак Әҗим дә ашыктыра.
Алда каралып «Чегән бистәсе» күренде. Берничә ел рәттән чегәннәр шушы тирәдә — урман ышыгындагы аланда җәйләделәр. Күп иде алар. Егерме-утыз кеше булыр. Өч-дүрт гаилә чамасы. Авылга төшеп ит-сөт, йомырка сатып алырлар иде дә бәйрәм итәрләр иде. Ә үзләре авыл халкын көрәк, сәнәк, тырма, чалгы, пычкы ише нәрсәгә кинәндерделәр. Тик ирләр ул коралларның игелеген генә күрергә өлгермәделәр. Сугыш башлануга бер-бер артлы авылдан китеп беттеләр. Чегән тирмәләре дә тузгыды. Куышларының чатлы баганалары гына торып калды. Әйтерсең лә чардуганнар... «Чегән бистәсе»н үтеп, урман ышыгына килеп кергәч, кар тирәнәя төште. Чутай басуы түреннән, сөрелми калган җирдән атларга мәҗбүр булдылар.
Яртылаш казылган окопны кар тигезләп үткән. Алданрак килгән хатыннар карны көрәргә керешкәннәр иде. Мәрфуга белән Люся да аларга. кушылдылар. Әкренләп караңгылык тарала төште. Ломнар бозлы балчык өстендә биеделәр. Йөзләрдән тир акты. Көн башланды...
Шактый эшләгәч, Мәрфуга хәл алырга дип башын күтәрде... һәм аптырап калды. «Чегән бистәсе» янында ниндидер ят хатын-кыз йөри иде. Әнә ул, иелә төшеп, чатлы баганаларны әйләнеп чыкты, ике кулын югары күтәреп, кар өстенә утырды. Карашын күккә төбәгән. Нидер сөйләнә дә бугай. Ниһаять, чегән хатыны торып басты. Аллы- гөлле итәгеннән бер кисәк чүпрәк ертып алды да баганага бәйләп куйды...
Аннан соң йөзен үр өстендә, ачыклыкта бозлы җир казучы ха-тыннарга борды. Кар ерып бирегә килә башлады. Утыз-утыз биш яшьләрендәге чегән хатыны иде ул.
Башка хатыннар да чегәнне шәйләп, күреп өлгергәннәр иде инде. Әмма берсе дә күтәрелеп аңа бакмады. Мәрфуга да, чегән хатынының үзенә таба килүен күргәч, кабалана-кабалана көрәгенә ябышты.
Чегән хатыны ашарга сорап теләнер, багарга теләп интектерер, дип курыкты окоп казучылар.
Чегән хатыны Мәрфуга каршысына ук килеп басты. Ачлыктан шешенгән күзләрен тутырып карап тора башлады. Хатыннар аңа астан гына күз төшереп алдылар да бозлы балчыкны кыйнауларын дәвам иттеләр. Люся гына алай итмәде. Гаҗәпләнеп чегән хатынына карап тора иде.
Чегән хатыны кемгә барып бәрелергә белмәгәндәй арлы-бирле йөренде. «Икмәк болар да Юктыр... бумас, булса...» — дип уйлады. Борылып кире китмәкче иде дә, күзләрен тутырып үзенә карап торучы Люсяның карашын күргәч, капыл тукталып калды.
Зур бушлатын сүс бау белән буган, кулына тимер көрәк тоткан кечкенә буйлы кыз керфек тә какмый аны күзәтә иде.
Чегән хатыны сүрән генә елмаеп куйды.
— Исемең ни атлы? — дип сорады ул кыздан.
Люся да түзмәде, елмаеп җавап бирде. Йөзендәге сары сагыш юып алынгандай юкка чыкты. Йөзен каплаган кара шәле бераз ачыла төшкәндәй булды. Чегән хатыны аның янына ук килде һәм ишетелер-ишетелмәс кенә:
— Кайгырма син, әтиең исән...— диде.
Люся бу кадәресен үк көтмәгән иде. Ул җанлана төште.
— Әти... әтием...— дип кабатлады.
Чегән хатыны кызның кулына үрелде. Зур, йомшак бияләен салдырды да кызның изүенә кыстырып куйды. Моны шулкадәр оста, җитез эшләде ул, Люся бер мәл күзләрен йомып торды. Үзен йокыга киткәндәй хис итте. Кызның кечкенә кулы чегән хатынының зур учында күмелеп үк калдьг. Чегән хатыны озын бармаклары белән Люсяның уч төбендәге вак сызыкларга кагылды.
— Әтиең сагына сине... Тиздән, бик тиздән кайтачак ул. Аның йөзең күрәм мин... Сагышлы аның йөзе...
Чегән хатынының бу сүзләрен ишеткәч, окоп казучылар да эшләрен ташладылар. Бер тирәгәрәк җыела төштеләр. Чегән хатыны үзалдына сөйләвен, кызны багуын дәвам итте:
— Сине сагынудан сагышлана әтиең...
Люся кулын суырып алды, күзләрен зур ачып, уч төбенә текәлде. Үзенең дә әтисе йөзен күрәсе килә иде. Кыз шул килеш читкә атлады. Тик, никадәр генә караса да, әтисен күрә алмады. Күзе томаланды. Уч төбендәге сызыкларга кайнар яше тамды...
— Тиздән әтиең белән очрашырсың...
Чегән хатынының пышылдавы кайтаваз булып, кызның колагында кабат-кабат яңгырап ишетелде.
Чегән хатыны шулкадәр бирелеп баккан иде. Үзенә төбәлгән күз карашларын күргәч кенә айнып китте.
«Икмәк юк инде боларда. Булса...— дип уйлады ул кабат. — Булса үзләре дә бу кадәр ябык булмаслар иде, кисәкләрен бүлеп бирерләр иде. Яхшы күңелле иде бит бу як халкы. Сугыш йончытты. Бөтенебезнең дә язмышлар бер...»
Төркемнән берәү алгарак чыкты, сөялле кулын аңа сузды.
— Мине дә бакчы... — диде ул. Бу — Мәрфуга иде.
Чегән хатыны бераз Мәрфуганың күзләренә карап торды. Гүя ул аның уен, күңелен укырга, үтәли күрергә тели иде...
Әлеге чегән хатыны таныш иде Мәрфугага. Узган җәйдә алар Мирсалих белән урманнан, утыннан кайтканда «Чегән бистәсе»нә тукталып үттеләр. Пычкы кирәк иде.
Пычкы хуҗасы — кара куе мыеклы чегән сатулашып тормады. Әлеге чегән хатыны аның янында мәж килә, чырык-чырык килә, тегеңә нидер сөйли иде.
Элеккеге көлеп торган күзләр юк иде инде чегән хатынында. Әнә ничек моңсу карый алар. Кара тут йөзе дә сула төшкән. Ирен читендәге бөрчек миңе дә зураеп, җәелеп калган. Җаны, күңеле тыныч түгел хатынның. Ул да сагына, юксына, күрәсең. Шулай булмаса кар ерып «Чегән бистәсе»нә килер, тирмә баганаларын кочып йөрер идемени?! Бәлки, теге кара мыеклы чегән исән дә түгелдер...
— Иреңнән хат көтәсең икән...— диде, ниһаять, чегән хатыны телгә килеп, — исәннәр кайтыр... Җиңү алып кайтырлар...
Чегән хатынының тавышы кал-тыранып, пышылдап диярлек чыкты. Тик ул аны сиздермәскә теләгәндәй, кабаланып, дәвам итте:
— Алда — очрашу сезнең...
Башкалар да җанлана төштеләр. Һәркемнең чегән хатыныннан җылы сүз ишетәсе килә иде. Ул ялындырмады, һәркемнең уч төбен «укып» бирде, һәркайсына очрашу, кавышу юрады.
Тик Люся янында басып торган Гөлзадә генә багарга кулын сузмады. Чегән хатыны хатыннарны бага башлауга ук читкә китте. Йөзен аңардан яшерде. Чегән хатыны аның серен белер, аны башкаларга да әйтер дип курыкты Гөлзадә.
Күрше егете Илнурдан буйга узды ул. Хуш исле үлән, ачы әрем тәме әле дә борынында, чишмә челтерәве әле дә колагында Гөлзадәнең. Туй итәргә генә өлгермәделәр шул. Илнур Гөлзадәнең ирененнән, күзләреннән шаша-шаша үпте дә:
— Мин тиздән кайтырмын, көт, — диде.
Кабалана-кабалана китеп тә барды. Тавышын да, кайнарлыгын да үзендә саклый Гөлзадә Илнурының. Мәңгегә шулай күңеленә беркетте. Китеп ай да узмады, Илнурдан кара хәбәр килде. «Батырларча һәлак булды...» диелгән иде. Үкси-үкси елады Гөлзадә. «Әллә соң?!» — дигән уй да килгәләде күңеленә...
Кемдер җилкәсенә кагылуга Гөлзадә сискәнеп китте. Күтәрелеп карауга калтыранып куйды. Артка чигә төште, кулын яшерде. Янында чегән хатыны басып тора иде.
Әмма ул Гөлзадәнең кулына үрелмәде. Бары баягыча балкып елмайды гына. Юк, бу: «Мин синең хәлеңне беләм бит. Әй, җүләр, нигә аны яшереп торган буласың», — дип мыскыллы елмаю түгел иде. Яратып, үз итеп елмаю иде бу.
Чегән хатыны авыз ачып берни дә әйтмәде. Бары елмайган килеш Гөлзадәне баштанаяк карап кына чыкты... һәм борылды да килгән юлыннан «Чегән бистәсе»нә таба китеп барды.
Гөлзадә, ниһаять, аңына килеп, төркемнән алгарак чыкты. Чегән хатыны киткән якка карап бер-ике адым атлады. Изүеннән ак чүпрәккә төрелгән бер кыерчык икмәк тартып чыгарды. Аны чегән хатынына бир¬се килде. Тик чегән хатыны Шәмәй урманы борылышына кереп күздән югалган иде инде.
Окоп казучылар ул киткән якка карап байтак тордылар. Яннарына кулсыз Әҗим килеп басканны да сизмәделәр хәтта. Аның карлыккан тавышын ишеткәч кенә сискәнеп куйдылар.
— Нәрсә катып калдыгыз, хатыннар. Хәбәр бар: Сталинград
янында безнекеләр фашистларны дөмбәслиләр ди әнә. Иртәгә акуп казуны төгәллибез. Урман кисәргә китәбез...
Әҗим китергән бу җылы хәбәр ялан кырда бозлы балчык кыйнаучы хатын-кызларга җиңү сүзе булып ишетелде. Барысы да үз алларына елмаеп көрәкләренә ябыштылар. Бу минутларда һәркем ире, улы, әтисе, егете белән очрашуны күз алдына китерә иде.
Ә иртәгесен Мәрфуга да, Люся да — бөтен авыл бик иртә уянды. Кулсыз Әҗим җитешеп чыкканда, бозлы тәрәзәләрдән сузылган тонык нурлар көрт баскан урамнарны яктырта иде инде...
Фото: nazaccent.ru