Чәчмә әсәр
9 Января 2023, 06:34

Илсөяр ТИМЕРБАЕВА. Сагынабыз сине, җиңгәм! Хикәя (Ахыры)

Беребезгә бер караңгы чырай күрсәт­мәгән җиңгәбезгә рәхмәтләребезне әйтеп бетерә алдык микән соң?! Анысы вакытында әйтелгән булса да, нидер эшләнмәгән, нидер әйтелмәгән кебек...

Илсөяр ТИМЕРБАЕВА. Сагынабыз сине, җиңгәм! Хикәя (Ахыры)Илсөяр ТИМЕРБАЕВА. Сагынабыз сине, җиңгәм! Хикәя (Ахыры)
Илсөяр ТИМЕРБАЕВА. Сагынабыз сине, җиңгәм! Хикәя (Ахыры)

Иртәгәсен, мине бала белән калдырып, барысы да абыйны озата китте. Баланы аулакта ничекләр генә сөеп бетерергә белмим (җиңгәм янында иркенәеп булмый бит барыбер). Мин аның үпкәләвен яратам. Авызын шундый матур иттереп бөрештерә, мимыл-мимыл китерә, шул кыяфәтен гел күрәсе килеп кенә тора. Моны ни­чек кенә үпкәләтергә инде? Ачуланган булам, «кара син аны, мәк-мәк итәм, тыңлаусыз малай» дим. Сабый булса да аңлый ачуланганны, авызын бөрештереп еларга итә. Елауга ук барын җитмим, кочаклап сөям. Тагын-тагын кабатлап тилмерттем баланы, йоклап киткәнче. Ул да йоклагач, бөтен ишекләрле бикләп, мин дә кырына ба­рын яттым. Алдагы йокланылмаган төн үзенекен иткән: эрегәнмен, әйтерсең лә мин юк. Кайтканнар, бер-ике сә­гать буе шакыганнар, куркышып беткәннәр. Бала белән бит! Икенче катка җитәрлек озын баскыч сузып, тәрәзә шакыганда гына уянып киттем. Оятымнан кып-кызыл булып, нәрсә әйтергә дә белмәдем...

Абый китте. Ул кайтканчы, өйгә күз-колак булыр­га миңа кушылды. Ачкыч миндә. Җиңги белән кечкенә Рушан — Чистайда. Ямансулыйм. Сап-салкын өйләрен барлап-караштырып чыгам да апаларга төшеп китәм. Абыйдан хатлар килә, Германиядә хезмәт итә. Шулай кыш, яз узды. Җәй узып көз җитүгә, кайтуын көннәрне санал көтә башладык. Җиңги белән Рушан да кайтты.

Менә беркөнне бик тиз теле дә ачылып, тәпи дә киткән тыр-тыр йөрүче Рушан, ишек ачылган тавышка аптырап карап торганнан соң:

- Содат, содат, — дип мыгырдаганына күтәрелеп ка­расак, абый кайткан! Җиңгәм абыйның армиядән җибәр­гән карточкаларын: «Менә, улым, солдат әтиең», — дип күрсәткәннән отып, ничек таныган диген! Менә аның солдаты кем икән! Әтисе!

Абый да кайткач, дөньялар түгәрәкләнде. Ул редак­циядә, газетада эшли. Ике атна саен, сумка-сумка әйберен төяп, Чистайдан кода белән кодагый килеп төшә. Сөй­ләшенеп, алар белән кайвакытта җиңгәмнең үзе шикелле сөйкемле Рауза апасы, Казаннан гаҗәеп чибәр сеңлесе Галия килә. Мишәрләр — бигрәк кунакчыл халык. Мул итеп, тәмле итеп, бар осталыкларын биреп әзерлиләр, аннары сыйлыйлар да сыйлыйлар. Җиңгәм белән абый үзләре дә сарайларында тавык асрый, бакчаларында үзләренә җитәрлек яшелчәсен-бәрәңгесен үстерә. Зуррак фатирлы булып, кызлары Гөлназ тугач, тормышлары тагын да тулыланып, матурланып китте. Аннары Казанга күченү... Яңа фатир алганчы, Бауман урамында иске генә бер йортта изалану... Кайда гына тормасыннар, алар­ның ишекләре һәрвакыт, һәркемгә ачык булды. Без ку­накка җыенсак, зур кунаклар көткәндәй, абыйларга җиң сызганып килеп җиткән кодагый инде ашын өлгерткән, камырын пешергән булыр. И безнең мәрхәмәтле җанлы Рабига кодагыебыз. Ирен җирләгәч, үзе генә яшәргә ямь тапмыйча, кызлары янына күченеп килеп, берсенә дә биргесез итеп, дүрт кыз туган кебек ярдәмләшеп яшә­деләр. Аларга карап сокланырга гына кала иде.

Казанның меңъеллыгын бәйрәм иткән көннәр. Гаилә­без белән җыйнаулашып башкаланы карарга киттек. Кунакчыл җиңгәбез белән абый, бар эшләрен ташлап, безне, кунакларны, бөтен шартын китереп кунак итеп, шәһәр күрсәтеп йөрде.

...Декабрь... декабрь... Тормыш каршылыкларын жиңә-җиңә, бик матур дәвам иткән тормыш. Аларны кавыштырган бу ай аерылышуга да соңгы нокта куйды шул.

Әни белән әти канаты астыннан чыккач, безне, ба­рыбызны дисәм дә ялгыш булмас, абый белән җиңгәм тәрбияләде. Уныбызның бары тик өчесе генә «Кукмара мәктәбе» аша узмады. Чират гел кабатлана — беребез мәктәптә укуын тәмамлап училищега килә торды, һөнәр алып китә торды. Беребезгә бер караңгы чырай күрсәт­мәгән җиңгәбезгә рәхмәтләребезне әйтеп бетерә алдык микән соң?! Анысы вакытында әйтелгән булса да, нидер эшләнмәгән, нидер әйтелмәгән кебек...

Әле соңгы килүендә: «Утыр әле яныма, рәхәтләнеп бер сөйләшик әле». — дип, тормышның ачысын-төчссен күп күргән җиңгәм, киңәшләрен биреп, алдагы көннәр­гә ничегрәк карарга, үзеңне ничек тотарга икәнлекне искәртте. Әйтерсең лә саубуллашырга килгән... Барлык хатирәләрне яңартып, бик озак утырдык. Соңгы тапкыр булган шул. Юкка гына: «Бик яратып яшим Шаһину­рымны». — дип әйтеп калдырмаган икән. Ай да үтмәстән аны Аллаһы Тәгалә Үз хозурына алды. Әнисенең — Рабига кодагыебызның — куенына ук барып ятты җиңгәм...

Әнә йомшак итеп урын түшиләр. Өстенә ябар җир- юрганын, әнисенең кабере янынарак алып куеп торып, мәңгелек ятагы янында мәш киләләр, һәрберсе аңа бул­ган соңгы, иң соңгы бурычын үтәргә тырыша: ире, ба­лалары, барча-барча туганнары, дуслары.

Ятак әзер. Әле генә изрәп йоклап киткән нарасый кебек яткан җиңгәмне кадерлеләре әнисенең кочагына сала. Җир-юрганына һәрберсе кулын гына булса да ти­гезеп, үзенең соңгы сәламен биреп калырга тели...

Күкләр шаһит! Шушы мизгелдә абыемның телефоны, бу икәүнең аерылышуына түзә алмыйча, түш кесәсеннән шуып чыгып, җиңгәм янына төшеп киткәнен күреп алам. Тетрәндергеч күренештән әйтерсең лә дөнья туктап кал­ган. Ап-ак җиһан. Тып-тын. «Сиңа соңгы мәртәбә нур­ларымны сибеп калыйм» дигән кебек, нәкъ шул вакытта, иртәдән үк томаланып торган күк йөзен ертып чык­кан кояш... Саваплыларга гына дигәндәй, берәм-сәрәм төшкән кар бөртекләре... Шул мәлдә җиңгәмнең матур, йомшак тавышы ишетелгән күк булды:

— Мин... сезне... шундый... яратт-ы-ым!..

Гаҗәпсенеп, тирә-якка, аннан канаты каерылган күк

басып торган абыема карадым. Күз яшьләре аша башын кагып, ул да:

— Без дә, җанҗиләгем!.. — дия иде шикелле...

 

Фото: novyefoto.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас