Чәчмә әсәр
8 Января 2023, 16:04

Илсөяр ТИМЕРБАЕВА. Сагынабыз сине, җиңгәм! Хикәя (2)

...Буран бер көннән туктамаса, өч көнлек була, диләр. Бервакыт авылдан киткәндә, без шуңа эләктек. Йөк ма­шинасының өстендә барабыз ыжгырып, кабинага кем өлгер, кем үзен генә ярата, шул утырып бара. Әз генә барабыз да төшеп этәбез. Җыелды машиналар. Һич бара торган түгел. Шушы илле-алтмыш чакрым араны ике көн бардык.

Илсөяр ТИМЕРБАЕВА. Сагынабыз сине, җиңгәм! Хикәя (2)Илсөяр ТИМЕРБАЕВА. Сагынабыз сине, җиңгәм! Хикәя (2)
Илсөяр ТИМЕРБАЕВА. Сагынабыз сине, җиңгәм! Хикәя (2)

* * *

Миңа да ундүрт яшь тулды. Укулар башланды. Быел укып бетерсәм, Кукмарага китәм. Минем дә эшлисем, апалар шикелле, чемодан тутырып, күчтәнәчләр алып кайтасым, әни белән әтине сөендерәсем килә.

...Җиде кыз, дүрт малай чыгып киттек без Кукмара­га. Училищега, һөнәри белем алырга. Авылда чакта гына чыгып китәсе килә икән, ә читкә киткәч, әй сагындыра, чыдар хәлләр юк. Бер атна көчкә түзәбез дә җыелышып кайтып китәбез. Яшьлек бит, әле кичен клубка «бичер»га төшәсең. Анысы да сагындыра. Кыр казларымыни, тезе­лешеп кайтабыз да китәбез. Карын да, сазын да ерабыз. Әниләр, кайтасыны, төнгә каласыны да белгәч, кәрәчин фонарьлары яндырып, авыл башына чыгып, безне көтәләр. Янәсе, авылның кай тирәдә икәнен белдереп сигнал биреп торалар. Күзгә ак-кара күренми, барабыз да барабыз, шул җемелдәгән утларга карап...

...Буран бер көннән туктамаса, өч көнлек була, диләр. Бервакыт авылдан киткәндә, без шуңа эләктек. Йөк ма­шинасының өстендә барабыз ыжгырып, кабинага кем өлгер, кем үзен генә ярата, шул утырып бара. Әз генә барабыз да төшеп этәбез. Җыелды машиналар. Һич бара торган түгел. Шушы илле-алтмыш чакрым араны ике көн бардык. Төнгә калгач, машина йөртүчеләр, фатир эзләргә кирәк инде, диеште. «Гел керә торган бер хатын бар иде. Шул кундырмас микән?» — дип өметләнәләр. Кереп сөйләштеләр, ризалашкан. Кызлар, җыелышып өч сум (күп акча!) акча бирдек. Күренеп тора: авыр гына тормыш итүче хатын. Акчасына кызыгып кына керткәндер инде. Өйне олы якка, кече якка бүлеп торган чаршау. Олы ягына — ирләр, кече ягына кызлар ятар­га сөйләштек. Ирләр күбрәк шул, ничә машина йөртү­че, йөк төяүчесе бар. Өстәвенә, безнекеләр. Сап-салкын өйдә, училище биргән пальтоларны кем баш астына, кем өскә яптык та чишенми-нитми идәнгә тыгызланып йок­ларга яттык. Алҗыган булганбыз икән, бик тиз йоклап кителгән. Берзаман тыгызлыктан хәлем бетеп уянып киттем. Эссе, чыдар хәлләр юк. Күземне ачмый гына йон чөлкәмне салып болгап аттым. Иртән уянып китсәм... “граница» бозылган, бер кызыбыз ирләр ягында ачылып йоклап ята. Эсселектән кайберсе күлмәген, кайберсе нәр­сәсен салган. Ә минем йон чөлкәм... еларга да, көләргә дә белмим... мич каршындагы бәрәңге кабыгы салынган сулы чуенда ята. Нишлим соң (и, бүгенге акылым булса, әмәлен табар идем!), ныгытып сыктым да, аягыма юеш чөлкәне киеп, күн сапожкига көчкә сыйдырып, юлны дәвам иттек. Аяк нишләсен, чыгуга ук шакыраеп катты. Үзен генә яратучы кызкай, барын күреп торса да, миңа кабинадан урын бирмәде. Аның кабинасы да инде, үзе бензин исле, үзе катып үләрлек. Ичмасам, әрҗәдә саф һава! Ни үле, ни тере килеш Кукмарага килеп җитеп, тулай торакка кайткач, «прогульщиклар» бер тәүлеккә «үлгәнбез». Уята алмый интегеп беткәннәр. Без практика үтә генә башлаган фабрика башлыгы берәм-берәм чакыр­тып сорау алса да, һава торышы аркасында килеп туган хәл булганлыктан, сүз әйтмәде тагын...

 

* * *

Җиңгәм көз көне малай тапты. И безнең сөенечне күрсәгез! Шулай булмыйча, безнең гаиләдә беренче онык бит! Җиңги дә әле бердәнбер. Аны бөтенебез яратабыз.

...Саҗидә апа оялып тормый, кунак кызлары алып кайтырга ярата. Мин оялам. Бигрәк гади яшибез шул. Өйдә карават белән өстәлдән башка әйбер юк. Аның кара­вы, кешедә булмаган зур телевизор чаклы радиобыз бар. Аңы Казаннан туган тиешле Фаил абый алып кайтты. Ул радио төзәтүче дә, ясаучы да икән. Радионы әти иң хөрмәтле урынга — түргә, үзенә генә өстәл ясап, шунда утыртып куйды. Мөкиббән китеп, шуны тыңлыйбыз.

Ашаганыбыз — хуҗалыкта ни бар, шул: бәрәңге, ка­ра ипи. сөт. Әни дә кыенсына бугай. Ә апа уйлап та карамый. Ташый гына кунак кызларын. Җәйнең матур бер көнендә тагын берсен алып кайтты. Ул кунак кызының тез башы бәйләүле, марля аша канына хәтле саркып тора.

— Авылга кереп, Локман абыйлар янына гына җиттек, ташка абынып егылды, — ди апа. Ташы бар да бар инде аның безнең авылда, зерәгә генә Арташ түгелдер.

— Һаман шул ямаулы җиремә эләгә инде, элек тә нәкъ шулай ташка абынып, пыялага килеп төшкән идем, — дип кушыла кунак кызы. — Сезнең авыл җиренә каным тамды, Саҗидә, хәерлегә булсын!

Нигәдер үзалдына гына серле елмаеп та куйды.

Бар икән матурлык! Сафлык, затлылык күренеп кенә түгел, аңкып тора! Авыз кырые белән елмаеп сөйләшсә дә, бөтен йөзенә төшкән балкыш аны бигрәкләр дә чибәр игә. Ап-ак йөз, кыска итеп кистерелгән кап кара бөдрә чәч. Буй-сынны әйтәсе дә юк, бер килмәгән җире юк. Сөйләшүе татарча булса да, безнеңчә түгел. Чистайдан икән, мишәр кызы, ди.

Безнең апа күчтәнәчне алып кайта белә ул. Гел чемодан белән йөри үзе. Тыгызлап, тәмле-тәмле әйберләр тутырып кайта да, чемоданны шартлатып ачып җибәреп, андагы әйберләрне җиренә җиткереп мактап күрсәтә-күрсәтә тапшыра да белә. Менә бу юлы да алып кайткан әйберләр белән мул итеп өстәл әзерләнде. Кунак кызының матур итеп цыкылдап сөйләшүенә мөкиббән китеп, гөрләшеп, чәй эчтек.

Шулвакыт капка ачылган тавышка борылып карасак, велосипедына атланын каядыр барырга да өлгергән абыем кайтып керде. Каршысына без тезелешеп чыгып баскач, кунак кызын да күреп, нишләргә дә белми күрешергә ашыкты. Сөяп кенә куйыйм дигән велосипеды да әйләнеп барып төшге.

— Кара-кара, нишлисең? — дип куйды әти дә, тавышын күтәрә төшеп.

Кунак кызы белән абыемның шунда бер-берсенә бик матур итеп карап, икесенең дә кызарынып куюларыннан мин инде аларның беренче генә күрешүләре түгеллеген аңлап алдым...

...Берсе — Мамадыштан, икенчесе Чистайдан булсалар да, алар инде бала чакларыннан ук танышлар икән. Күп еллар узгач, Кукмара тегү фабрикасының тулай торагында яңадан очраша алар. Абый авылдашлар чакыруы буенча 25нче бүлмәгә туган көн мәҗлесенә керә. Җырлавын үтенәләр. Җырлап туктагач, шушы бүлмәдә торучы бер озын толымлы чибәр сорап куя:

— Сез Шаһинур түгелме?

— Әйе.

— Сез мине таныйсызмы?

Аның шулкадәр дә мөлаем йөзенә туры карарга да уңайсызланган егет күзләрен дә күтәрми:

— Хәтерләмим, — ди.

— Ничек инде хәтерләмисез?! Чистайны, Тәскирә апа­ны, минем Оркыя апаны, аларга кунак булып дүрт ел рәттән кунакка килгән малайны... Сез шул түгелмени?..

— Ә-ә, әйе. мин... Исемдә...

— Алай булгач, бантиклы кызчыкны хәтерлисезме соң? Болында, чәчәкләр арасында куышып уйнаганда, ташка абынып, аягын пыяла кискән кызны?

Хәтерләмиме соң! Бу кызкайны еш кына хәтерендә яңартса да, бу кадәр көтелмәгән очрашу булыр дип кем уйлаган! һич кенә танырлык түгел бит үзен. Кара син аны, «Мин бит сине көттем» диме?

Алга таба очрашулар мәхәббәткә илткән. Хәер, мәхәббәтнең орлыгы шул балачакта ук салынган булгандыр инде. Икенче елның кышында алар әти белән әнинең рөхсәтен алырга кайтты. Туй мәсьәләләрен хәл итеп, әти белән әнине, туган-тумачаларны билгеләнгән көнгә Кукмарага чакырып киттеләр. Менә, шулай: итеп, салкын декабрь аенда иң өлкән абыемны өйләндереп куйдылар.

...Мин Кукмарада тулай торакта яшим. Ашаганыбыз — маргарин, ипи, чәй. Бәрәңге кыздырабыз да ипи белән шуны «сугабыз». Укудан, эштән бушрак арада, чиратлап, әле абыйларга, әле апаларга барам. Икесендо дә рәхәт. Якты чырай, тамак тук. Абыйларның малайлары Рушанны туйганчы сөям. Абыйларда чын гаидә тормышын күреп, өйрәнеп үссәм, апаларда җырлы-моңлы. үзенә күрә икенче дөньяны күңелемә сеңдерәм.

Балага бер яшь тулуга, абыйга армиягә китергә чакыру кәгазе китергәннәр. Җиңгәмнең күзләре шундый моңсу. Абыема мөлдерәпләр карый. Тик нишлисең, түзәргә туры килә. Бер генә ел бит. Бала белән салкын өйдә мичкә ягып мәшәкатьләнеп ятканчы дип, абый кайтканчы Чистайда кода белән кодагый янында кышларга сөйләштеләр. Үзе авылга кайтып әти әни белән саубуллашып килгәч, Кукмарадагы туганнар озату кичәсенә җыелыштык. Җырлап-елап булса да, матур узды мәҗлес. Барыбер читен ул армиягә озату.

 

(Ахыры бар.)

 

Фото: pricheska-strizhka.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас