

(Дәвамы.)
VI БҮЛЕК
Оныттылар Фәзиләне. Бик тиз оныттылар. Дус дигәннәре дә, дошман булып күренгәннәре дә, авызга-авыз терәп гайбәт саткан ахирәтләре дә, еллар буе тәлинкә тотып интеккән ялагайлары да, ак йорт тирәли йөргән аксөякләр дә, гади халык та — барысы да онытты. Телефон шалтырамады. Капка шыгырдамады. Онытылды Килмешәк. Әйтерсең лә, ул бу җиргә килмәгән, булмаган, яшәмәгән. Дөнья ансыз да үз хутына тәгәри икән шул, тормыш дәвам итә: көннәр төнне күрергә, төннәр көнгә сәлам бирергә ашыга икән. Өйдә утырган эшсез кешегә генә ул көннәр авыр, озын, төссез, куанычсыз икән. Бер-берсенә тамчы судай охшаган очсыз-кырыйсыз шул озын көннәренең халык ашыгып эшкә йөгергән, шәп-шәп атлап өенә кайткан сәгатьләрендә урамга чыгарга көче җитмәде Фәзиләнең. Тауларны урыныннан күчереп, әллә нинди зур эшләр майтарып кайталармыни: шундый горур, эшлекле, масайган, арыган, бәхетле кыяфәт белән үтеп китәләр... Хатынның йөрәге телгәләнеп, кимсенеп кала. Өстәвенә эндәшмиләр дә, күрмиләр дә. «Күрмәгәнгә салышалар...»
Тукталды Фәзиләнең Вакыты: алга бара алмыйча көпчәге бер урында әйләнеп торды. Вакыт тәгәрмәчләре хатынның гарьлегенә, чарасызлыгына, нәфрәтенә батып тукталдылар. Тындылар. Үзе дә бу көтмәгәндә артын куйган төссез дөньясыннан онытылырга тырышты Фәзилә. Якты көндә элегрәк ялагайлар китергән шәрабларны эчеп онытылды. Караңгы төндә йокы дарулары эчеп саташулы төшләрендә онытылды. Хәтта кызын да онытты. Тегесенә, чиксез иркәләүдән бозылып барган бәләкәй эгоистка, шул гына кирәк иде: бер-ике кабат аяк тибеп елап карады да, ишетмәгән, күрмәгән әнисен башкача интектермәде. Барса барды мәктәпкә, бармаса юк, дәреслеген кулына да алмады, компьютерда уйнап көн уздырды.
Шушы тукталган Вакытны, бу өйдә тулы хокуклы хаким булып алган Тынлыкны, коры җан асрау өчен генә тереклек итүне беркөн шалтыраган телефон тавышы бозды, сүлпән генә булса да хәрәкәткә китерде.
— Алло! Саумысыз?! Фәзилә Хәмитовна! Сезме? Соңлап булса да, сезнең кайгыгызны уртаклашам. Очраклы гына, кичә гәзиттән укып кына белдем. Таныш булыйк: мин Радмир Фазыловичның адвокаты Динар Ишмуллин булам. Февральнең 23ендә сезне мәрхүм тормыш иптәшегезнең үләр алдыннан язып калдырган васыятьнамәсе белән танышырга чакырам. Калган кешеләргә хәбәр ителгән. Көтәм сезне, Фәзилә Хәмитовна!
«Әйе, әйе», — дип торудан башкача хәле булмаган ярым исерек хатынның аңы шәраб парларыннан бик тиз айныды. «Әйе, шул! Нишләп мин үземне тереләй күмеп, һаман шул шыксыз Курагачта җан асрап ятам. Шәһәрдә фатирларым, иремнең калган акчалары бар. Кая барып урнашсам да була бит. Әй, юләр мин! Түземсезләнеп көтеп алган рәхәт көннәремне Ралия кебек Курагач юньсезләренә рәнҗеп, шул булдыксызлардан түбәнсенеп, өйдә зая үткәргәнмен!» Хатын үзен битәрли-битәрли мунча ягып керде, кыяфәтен, битен-күзен тәртипкә китерде, өен җыйды, кызын тәрбияләп ашатты, киендерде. Үзе туктаусыз уйланды: «Нишләп мин шул үзем күрә алмаган курагачлыларның кыланышыннан югалып калдым әле? Искә алмасалар, онытсалар соң? Аларның миңа ни кирәге? Минем бит ирекле булып яшисем килә. Күпме еллар көттем бу көнне. Ә үзем бикләнеп өйдә ятам. Юләр инде, юләр...»
Гомерендә бер күрмәгән, барлыгын да белмәгән Динар Ишмуллинның бүлмәсенә кергәндә ул элеккеге Фәзилә Хәмитовна иде инде: баш югары, гәүдә төз, кием байларча — затлыдан. Тик тезелеп утырып үзен көткән кешеләрне күргәч кенә, биек үкчәләрдә басып торган аяклары чайкалып тигезлеген беразга югалта язды хатын. Бүлмәне тутырып Радмирның соңгы елларда районда иң яхшы урыннарда эшләгән бихисап күп бер, ике, өч буын туганнары, өч сөяркәсе, тагын бер таныш булмаган хатын һәм Алиса утыра иде. «Сез нишләп йөрисез монда?» — дигән караш белән Фәзилә боларның барысын да күзеннән кичерде. Уена икеләнү керсә дә, үзен-үзе бик тиз кулга алып, түргә узды. Адвокат белән күреште һәм аның эргәсендәге кәнәфигә утырып көтә башлады.
— Хөрмәтле Фәзилә Хәмитовна! Алиса Радмировна! Мәрхүмнең туганнары, дуслары! — дип башлады сүзен адвокат, кырык яшьләр чамасындагы, ярым пеләш башлы, сары кашлы, сары керфекле, сап-салкын зәңгәр күзле ир. — Сез бүген хөрмәтле Радмир Фазыловичның исән чагында үз кулы белән язылган, нотариус тарафыннан расланып, сакланган документ-васыятьнамә белән танышыр өчен шушы бүлмәгә җыелдыгыз. Сезнең барыгызның да исем-шәрифләрегез шушы кәгазьдә — мәрхүмнең соңгы хатында атала, шуңа күрә мине игътибар һәм сабырлык белән тыңлавыгызны үтенәм.
Шул кереш сүздән соң ир зур гына конвертны сейфыннан алып, тигез итеп читләрен кисеп ачты. Бүлмәдә тынлык урнашты. Ияреп килгән иде шул Тынлык бу тамашага. Ул, Фәзиләнең йөрәгенә куркыныч шом салды да, хатынның костюм изүеннән башын чыгарып, озын өстәлне уратып утырып, таш сын булып катып калган кешеләрне күзәтә башлады. Никадәр өмет, көтү, ышаныч, нәфес азгынлыгы, комсызлык иде бу таныш йөзләрдә, күзләрдә!
— «Хәлләрегез ничек, исәннәр?! — дип укый башлады сары кашлы Динар Ишмуллин. Бүлмәдәге тынлыкны ярып, әйтерсең лә, адвокатның түгел, ә Радмир Фазыловичның үзенең мыскыллы тавышы яңгырады. — Яшәүдән бизгәннәрне, пычракта йөзгәннәрне Газраил абзый озак тотмый имеш, ди, килеп алып китә, ди, теге дөньяга. Миңа да озак калмагандыр. Сизәм. Беләм. Сез мине бер аңгыра, юләр урынына тотып, төрлегез төрле якка тарткалап, үз максатларыгызда файдалансагыз да, мин күп нәрсәне аңлыйм бит. Тик үзгәрергә генә соң инде, көчем җитми. Өстәге, әлегә тиклем ашатып килгән, байлык яраткан Түрәләрне өлешсез калдырсам, шул минутта ук алып чөячәкләр. Ә аларны ашатыр өчен үзең таларга кирәк. Дөньясы шундый ямьсез бит. Үз гомерендә бернәрсә дә урлашмаган кешене күрсәтегез миңа төртеп! Бармы ул? Хуҗасыз яткан әйберне ничек иелеп алмый атлап китәсең инде, дисезме? Шулай шул. Шул бәләкәйдән башлана да, зурайганын сизмисең дә. Ә үзең үстергән икмәкне, төзегән стеналарны, башкарган эшләрне, ясаган изгелекләрне өлешләп-өлешләп талагач, шул җиргә Хуҗа булып, халык белән җитәкчелек итеп буламы соң? Кем сиңа ышана да, кем артыңнан бара? Киресенчә, чыбыркы тотып үзеңә артларыннан куарга кала шул. Халык көтүгә әйләнә. Мин дә Хуҗа була алмадым шул, Көтүче генә булдым. Көтүченең дә юньсезе, яманы: бәрәннәрне төнлә суеп ашый торганы, үгезләрне көтүдән югалтып, читкә озата торганы...
Исеңдәме, Фәзилә, өйләнешкәч тә, япь-яшь чакта, күңелләр саф, куллар чиста вакытта, бер җәйдә умарталыкка, Балбабай янына барган идек. Яңа суырткан балны кабып, хуш исле мәтрүшкә чәе эчкән идек...
Ак сакаллы, чал чәчле, бәләкәй генә битле, җиңел гәүдәле, ак күңелле Балбабай әле дә исән икән бит. Беркөн генә очраттым. «Ташла ул эшеңне! Кил яныма, улым! Һөнәрнемне өйрәтеп, бал кортларымны ияләштереп сиңа калдырырмын», — ди...
Көчем җитмәде инде. Качасы иде дә бит...
Дөрес яшәмәдек без, Фәзилә. Сине дә бәхетсез иттем, ахры. Үземне дә, җиремне дә. Берегезне дә гаепләмим. Беребезне дә... Җыйган акчаларымны көтеп утырасыз инде, минем сүзләрне ишетмисез дә... Үз башың белән барып җитмәсәң, йөрәгең аша уздырмасаң, кеше сөйләгән сүз буш инде ул... Үземнән беләм.
Юк, пычратмыйм мин сезнең киләчәгегезне, язмышыгызны ул акчалар белән.
Фәзилә! Курагачтагы өебез сиңа. Аннан башка берни дә калдырмыйм. Синең үзеңнең минекеннән мең кабат артык көчең, дәртең, башың бар. Эшләп ашасаң, ипекәй дә тәмлерәк була ул. Бар әйтер сүземне шуннан аңларсың. Бәхетле булырга тырыш инде. Бәлки, син булдыра алырсың...
Фатирлар — кызларыма. Алиса кызым, син бүген үк ачкычларны кулыңа алырсың. Ә Лира егерме яше тулгач кына хуҗа булыр минем бүләгемә. Өч бүлмәле фатирында яши алыр. Ул көнгә тиклем әниең янында бул, кызым.
Мин үлгәч, иң авыры сезгә булыр, «Башлык сөяркәсе» исемен күтәргән, кадерле кешеләрем. Сезнең өчегезгә дә, гомеремнең төрле елларында җаныма җылы бүләк иткән кешеләремә бишәр йөз мең сум акча калдырам. Тормышыгызны җайга салырга ярдәм булсын.
Туганнарым! Машиналарым, мылтыклар коллекциям, ял палаткалары, көймәләрем, ауга йөрү машинасы, ун биш кортым һәм атым сезгә булыр. Кайдалыгын беләсез, барып алып үзегез бүлешерсез. Төсем итеп саклагыз!
Калган акчамны — аның күләме кычкырып әйтелмәсә яхшы булыр, — документта язылганча соңгы тиененә кадәр инвалидлар йортына васыять итәм. Ул йортның директоры сезнең арада булырга тиеш. Студент чагымдагы иң якын дустым анда яши.
Юк, ярлыкау да, аңлау да өмет итмим. Әмма гомеремне зая үткәреп җыйган мөлкәтемнең изге максатка хезмәт итүен телим. Соң булса да уң булсын...»
Адвокат укуыннан тукталды. Бүлмәдәге тынлык колакны ярырлык кискен иде.
Бераздан Динар Ишмуллинның салкын күзләре иң элек Фәзиләне, аннары Алисаны, алардан кала туган тиешле кешеләрне, күзләреннән яшьләре аккан сөяркәләрне озатты. Адвокат белән бердәнбер кеше — иң азакка калган, инвалидлар йорты директоры булып эшләүче мөлаем марҗа хатын гына саубуллашты.
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.com.