

Һәркөнге иртәнге телефон шылтыравы. Абый. Хәл әхвәл сорашудан соң, коточкыч хәбәр: «Юл һәлакәте... Дамирә апаң үлгән... Калганнар исән... Нык торыгыз...» Фаҗига. Башка кан йөгерә, йөрәк шартлар дәрәҗәдә.
Тәңрем! Абый, ничекләр итеп безгә бу хәбәрне ирештерә алдың? Ничек инде без Дамирә апасыз? Алай да яшәп буламыни? Башка сыймаслык хәл. Абыймы безне тынычландыра... Нык торыгыз, диме... Үзең, үзең ниләр кичерәсең икән, абый, абыкаем?! Йөрәк аңа таба оча. Тизрәк барып җитәргә, ничек тә ярдәм итәргә! Җиңгәм, минем яраткан җиңгәм, ничек инде син юк? Йа Аллаһым, шундый парны да аердыңмы? Ни гөнаһлары өчен? Аны чиксез яратуым, аны мәңгегә югалту, калганнар өчен өзгәләнү үземне чыгырдан чыгара... Әле кайчан гына очрашкан җиңгәм. Юк, юк, юк...
...Һәлакәт урынына машинада очып диярлек килеп җиткән абый. Кышкы юл... Карлы, канлы асфальт. Изелгән машина. Әнисенең үле гәүдәсе кырында нишләргә белми өзгәләнүче улы һәм җәрәхәтләрдән канга баткан тагын бер кадерле кешесе. Атылып машинадан чыккан абыйның, җиңгәмнең җансыз гәүдәсе өстенә сыгылып төшеп, аннан кинәт каерылып, бар җиһанга, илереп, җан ачысы белән кычкыруы:
— Ки-и-итм-ә-ә-ә!!! Зинһар өчен, дим, китмә-ә-ә! Да- мирә-ә-ә-ә-м!!!
Әле, әле генә, бер генә сәгать элек өйдән чыгып киткән кадерлесе дәшми. Ап-ак матур йөз, матур иреннәр... инде дәшми. Сак кына төшкән кар бөртекләре аның йөзендә... инде эреми...
Кан. Кан. Тагын кан... Инде ничәнчесе... Хәтер яңартулар авыр. Ләкин чынбарлык һаман шуңа этәрә, һәр көн искә төшерергә мәҗбүр итә шул.
* * *
Без, гаиләдәге барча балалар да, эшне, сүзне әни аша йөртәбез. Бу юлы да шулай. Елый-елый, әнигә ялварам.
— Әни, әйт инде, барыйм инде. Әни, әни, дим!
Минем бик тә шәһәр күрәсем килә. Хет бер генә тапкыр булса да. Шушы яшькә җитеп, Мамадыштан ары бер җирне күргәнем юк. Апалар, абыйлар барысы да Кукмарада яши. Абый, чиратлап, безне кунакка алып бара. Бу юлы — минем чират.
— Улым, нәрсә дисен соң? — ди әни.
Ә абый ык-мык килә. Дөресен әйтергә әнидән читенсенә, ахрысы.
— Ни бит әле, әни, такыррак чак бит. Кунакларны озаттык кына.
(Әле анда хатын нәрсә әйтер, бу баланы ияртеп килсәң, и минем берни аңламаган чагым!)
Минем үз туксаным туксан. Ничек зарыгып уку елы беткәнен, абыйның кайтыр көнен көттем бит! Шундый күрәсем килә абыйлар, аналар торган шәһәрне. Җиңгәмне күрәсем килә. Туйдан соң әле аңа туйганчы карап та кала алмадым. Аның шикелле матур кеше безнең авылда юк та.
— Миңа берни кирәк түгел бит, әни, әйт инде абыйга, алып барсын инде, ә...
Абыем бит ул шундый, үзенә авыр булса була, мондый күз яшенә түзәмени, бераз уйланып торганнан соң:
— Ярар, барырсың, әзерлән. Яле, сөрт күзләреңне. Елмай! Вәт шулай! — дип әйтеп куя.
— Түлке бер атнадан кайтарырсың, яме, — ди әни. — Монда да миңа өйдә булышыр кеше кирәк!
Киттек, шулай итеп, Кукмара дигән «шәһәр»гә. Олы юлга чыгып, кул күтәреп, машина көтәбез. Озак көттермәде тагын үзе, бер йөк машинасы килеп туктады. Әле кабинасы да буш булып, безгә урын шуннан эләкте. Авыллар саен туктый-туктый бара торгач, әрҗәсе дә тула язды кеше белән. Нинди генә авылларны узмыйсың — ярым җимерекләре дә, бик матур буяулы йортлылары да җитәрлек.
— Әнә Кукмарага җитәбез, күрәсеңме? — ди абый, алдыбызда зур гына булып җәйрәп яткан авылга күрсәтеп. «Шәһәр булгач, нишләп монда авыл өйләре генә күренә соң?» Юк икән, Центральная дигән урамына килен кергәч, «ятажлы» өйләр башланды. Шунда машинадан төшеп калдык та җәяүләп байтак җир бардык.
— «Биш йорт» дип атала бу урын, — ди абый.
Чынлап та, авыл өйләре арасында әллә каян күренеп торган, рәттән тезелеп киткән икешәр катлы биш агач йорт. Менә шуның берсенә кереп, икенче катына күтәреләбез. Менә ичмасам баскыч дисәң дә баскыч! Шундый текә, ничә басмасы бар икән моның?
Ишекне түгәрәкләнә башлаган, өстенә киңчә итеп тек тегелгән бик матур күлмәк кигән җиңгәм ачты. Бераз аптырабрак калса да, ачык йөз белән:
— И, кунак кызы алып килдеңмени, йә ярар, исән саулармы? Әтиләр, әниләр ни хәлдә калды? Искәндәр абыйлар саумы? Чибәр апалар әйбәтме? — дип сорашты ра башлады.
Ә үзе, газга чәйнеген куеп, өстәл хәстәрли башлады.
Шундый чиста, матур, җыйнак кына бүлмәдә тора икән абыйлар. Алгы якта — китап, әллә нинди ташаяк су венирлар белән тулган шәһәрчә сервант, йомшак диван. Телевизорларына хәтле бар. Ә безнең авылда телевизорлы кеше берәү генә. Билгеле, без түгел инде.
Бүлмәнең икенче яртысын зур мич алып тора, бер почмагында — юынгыч. Каршы як стена ягында — савыт-саба тутырылган бик матур ак шкаф. Тәрәзә буенда — аш өстәле, рәхәтләнеп ишегалдын, сарайларын, бакчаны, кешеләрне күзәтә-күзәтә чәй эчәргә була. Миңа бар да ят, бар да тансык. Күзәткән саен, күңелем «күкәй сала». Бер күзем белән рәхмәтемне белгертеп абыйга карасам, икенчесе белән җиңгигә карыйм: «Ачуланмый микән?»
— Әйдәгез, утырышыгыз өстәл янына!
Тәмле итеп, хәл-әхвәлләрне сөйләшә-сораша, авылдан алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчтек.
«Шәһәрне дә күрерсең, җиңгәңә дә һава суларга кирәк» дип, абый безне кичен Кукмара урамнарыннан әйләндерде. Сызгыртып-кычкыртып поездлар кузгалып китә торган станция дисеңме, ул ашлык комбинатлары... Манзарас дигән авыл тирәсен дә урадык.
— Бу әле Кукмараның бер башы гына, — ди абый. — Бүтән көнне карарга да калсын...
Икенче көнне җиңги белән абый эшкә китте, үзем генә калгач, өйне тагын бер кат җиренә җиткереп «тикшереп чыктым», биек агач баскычыннан да бер менеп, бер төшеп әллә ничә урадым. Шуннан ары китәргә курыктым. Абый да бик каты кисәткән иде.
Кичен алар мине әтиемнең сеңлесе белән үземнең бертуган апам яши торган Кукмара тегү фабрикасының тулай торагына алып китте. Төшәбез шулай Ценгральная урамы буйлап, күңелдәге хисне әйтеп бетерерлек түгел. «Мин шәһәрдә, мине күрәсезме, эх, мине авылдагы кызлар күрсен иде хәзер, шаккатырлар иде». Абыйны таныйлар, аның, урамга чыкканнан бирле, эше күрешүдән узмый. Апаларга төшеп җиткәнче, мең күрешкәндер.
«Менә бу — тегү фабрикасы», «монысы «Гаян кибете», «әнә тегесе, торбасы күренеп тора торганы — «Киез итек фабрикасы». Алар, барын да күрсәтә-күрсәтә, үзара моңа кадәр мин ишетмәгән әллә нинди матур сүзләр әйтешеп, бер-берсенә серле карашалар. Җиңгәмнең «һ» хәрефен югалтыбрак, нечкә итеп «Шайнурым» дип дәшкәненә каршы «нечкәбилем» дигәне ишетелә. Мин оялам: йә бер-ике адым алга китәм, йә артка калыбрак атлыйм.
Исләре урамга кадәр таралган «Молоко» кибетеннән соң, бик зур күперне чыктык. Азрак барын, уңга борылуга, таштан ясалган өч катлы йортка тукталдык. Тегүчеләр общагасы шушы икән. Зур ишегеннән килеп керүгә, уңга да, сулга да коридор буйлап бүлмәләр тезелгән, каршыда — бүтән катларга менәр өчен баскыч. Бу абыйларныкы төсле генә дә түгел, үзе иркен, үзе таштан. Коридорның әле бер башыннан, әле икенчесеннән яңгыратып сөйләшкән, көлешкән кызлар тавышы тынып тормый. Икенче катка күтәрелгәч, 23 нче бүлмәгә шакыды абый. Ишек ачылуга, аннан килгән хуш исләр башымны ук әйләндереп җибәрде. Шәһәр кызлары шул монда, ислемайны шәп сипкәннәр! Аналар да өйдә булып чыкты, дүртәү торалар икән. Мондагы матурлык, караватлар чигелгән әйберләр белән җыештырып куелган. Күпертелгән мендәрләре өстендә дә — чиккән япмалар, һәрберсенең тумбочкалары өстендә, вазаларда — ясалма чәчәкләр һәм тагын әллә ниләр... Шаулашып-гөрләшеи күрештек. Өстәл әзерләнде. Рәхәтләнеп, шәһәрчә ризыклар белән сыйландык. «Әле Фәүзия авылда чак, караваты буш, бүген бездә кунарсың», — ди Рәйсә апам. Аның дус кызлары Таһирә апа белән Саҗидә апа чарт-чорт китереп сагыз чәйнәгән Рәйсә апаның авызына гына карап торалар. Ул бик «коры», үзе булган, чисталык ягынамы, пешерү дисеңме — барына да, хәтта ирләр эшенә дә кулы ятып тора. Апаны да егетләр белән свиданиегә чыгармый аптырата икән. Абыйсына җавап бирәсе булгач саклый. «Нәчәлник» бездә кунарсың дип әйткәч, берсе дә каршы килә алмады. Миңа нәрсә, мин кунак, кайда да рәхәт! Озаклап сөйләшеп утырганнан соң. Рәйсә апа баянын алып сыздырып җибәрде. Апа белән абый аңа кушылып җырлады. Бигрәкләр матур итеп уйный инде, гел әти шикелле. Мин өйдә дә әти уйный башласа, эчемнән, туктамаса гына ярар иде, тагын әзрәк уйнаса иде, дип утырам. Юк. әзрәк күңелен баскач алып куя әти гармунын. Җырлы-моңлы, бик матур кич булды бу Кукмарада.
Менә шулай «шәһәр»нең теге башыннан бу башына кадәр гиздереп, кунак кыздан сыен-хөрмәтен кызганмыйча, бөтенесенең күчтәнәчләрен төяп, әнинең үтенече буенча бер атнадан абый авылга кайтарды. Шәһәрдә булып кайткан авыл баласының, үзегез беләсез инде, берничә көн борын да өстәрәк йөри. Дус кызларга сөйлисе сүзләр күбәйгән, күпертә-күпертә, күргәннәрне сөйлисең дә сөйлисең. Рәхәт!
(Дәвамы бар.)
Фото: gorodarus.ru