Чәчмә әсәр
6 Января 2023, 09:19

Гөл МИРҺАДИ. Килмешәк. Повесть (4)

...Кабинет бушап, биш минут та үтмәде, елап-чәчрәп Дилә килеп керде:  — Ралия Сәгыйтовна! Миннән булмый! Мине куймагыз бу эшкә! Зинһар, куймагыз!  — Нигә? Нәрсә булды?

Гөл МИРҺАДИ. Килмешәк. Повесть (4)Гөл МИРҺАДИ. Килмешәк. Повесть (4)
Гөл МИРҺАДИ. Килмешәк. Повесть (4)

(Дәвамы.)

V БҮЛЕК

Бумеранг

Әлегә тиклем тирә-ягында сагалап, җаен көтеп торган Тынлык бүген тулы хокуклы Хуҗа булып Фәзиләнең хан сарайдай зур өенә килеп керде. Түргә менеп кунаклады да, киң караватта, чигүле юрган-мендәрләр арасында иртәнге тәмле йокысына изрәп яткан хатынны эзләп табып, шомлы карашын аңа төбәде. Тынлык тынычланды. Аның урыны шунда иде.

Берни сизмәгән хатын елмаеп уянды татлы йокысыннан. Заманча караватның баш очында урнашкан бизәкле көзгедән алсу битләрен, тузгыган чәчләрен, бәхетле булмышын күреп, тагын да киңрәк елмая төште. Сузылып, иркәләнеп киерелде. Җылы урын-җире магнит кебек үзенә тарта, Фәзиләнең онытылып йоклыйсы, ял итәсе килә. Арыган иде шул ул, еллар буе үзенә аз гына йомшарырга да ирек бирмичә, өстенә алган йөген тартып арыган иде.

Бер атна инде Фәзилә Хәмитовна бәләкәче, сөекле Лирочкасы белән өендә ята. Сәбәпләре бар — кайгылы килеш кеше арасында йөрү килешми бит. Тик ни гаҗәп: ник берсе шалтыратсын, килсен, күренсен, — дусы да юк, дошманы да. Еллар буе бер көн, бер кич тә ялгызы кала алмый интеккән хатын рәхәтләнеп ял итте. Ул — берүзе. Беркем алдында икейөзлеләнеп интегәсе юк, берни уйлыйсы юк, түзәсе юк, — өстеннән таш төштемени!

Фәзилә төнге күлмәктән генә урыныннан сикереп торып, Тынлыкны сискәндереп җырлый-җырлый юынырга, бизәнергә, киенергә кереште. Кызын уятты. Иртәнге ашны ашадылар. Аның кәефе күтәренке, күзләре шат, йөрәге ашкына иде.

 — Кызым! Алтыным! Кошчыгым! Бишлеләр алып укы, яме, сандугачым! — дип, Лирасының түм-түгәрәк бит алмаларыннан үбеп, мәктәп капкасыннан кертеп җибәрде дә, һәрвакыттагыча җәяүләп, эшкә ашыкты хатын. Тик көн дә туктап утырткан машиналар гына нигәдер бүген күрми узып киттеләр. Җилкенеп атлаган ирекле Фәзиләнең кәефен мондый вак нәрсәләр боза алмады. Ул бүлмәсенә барып кергәндә ун тулып узган, инде күп еллар элек Фәзилә үзенә үзе сайлап куйган начальнигы җыелыш үткәрә иде.

Табигате буенча гадел, турылыклы, йөзләгән кеше белән җитәкчелек итә алырлык энергиягә, акылга, көчкә ия, әмма еллар буена үзенең кул астында, кадрлар бүлегендә эшләүче Башлык бичәсенә буйсынып, холкының күркәм сыйфатларын авызлыклап, икейөзлеләнеп, куштанланып яшәргә мәҗбүр булган Ралия Сәгыйтовна элеккечә, хуҗаларча шакымый-нитми ишекне киң итеп ачып килеп кереп, берни булмагандай урынына үтеп утырган Фәзиләгә бүредәй карап торды. Тик ирекле шат ханым әлегә дөньяның төптән үзгәргәнен, үзенең башкача «беренче леди» түгеллеген аңлап бетерми иде булса кирәк. Ул, берни булмагандай, блокнотын ачып куйды да, сөйләргә кереште:

 — Хөрмәтле коллегалар! Тиздән өлкәдә конкурс үтәчәк. Без бүген шундый мәртәбәле ярышта Курагач районының мәгарифен яклый алырлык кандидатураны сайларга тиешбез...

 — Сабыр итегез, Фәзилә Хәмитовна. — Начальник, бөтен түземлеген туплап, тыныч кына каршы төште. — Башта конкурс районда үтәргә тиеш. Анда катнашып, көч сынашырлык тырыш укытучыларыбыз бихисап. Авыл мәктәпләре дә игътибарга лаек.

 — Сез нәрсә сөйлисез, Ралия Сәгыйтовна? Районда конкурс уздырып ятарлык акча юк. Бу чарага дип бүленгән акчаны өлкәгә, зур конкурска барачак кешегә бирергә кирәк! Минемчә, сайлап торасы, да юк, Юлия Сәмиевнаны җибәрәбез! — диде Фәзилә Хәмитовна чыңлап торган кырыс тавышы белән. Һәм бу тема ябык, дигәндәй, сүзне икенчегә борды:

 — Ягез, мәктәпләрдә нинди яңалыклар бар?

 — Конкурска Юлия Сәмиевна бармаячак! Һәр мәктәптә ярышлар үтеп, җиңүчеләр район үзәге мәктәпләрендә дәресләр биреп көчләрен сынасын әле! Өлкәдә үтәчәк конкурска тик җиңүчене җибәрәбез! Бу чараны оештыруны һәм үткәрүне яшь кешегә — методист Дилә Зайнуровага йөклибез! — Ралия Сәгыйтовнаның карашы ут чәчә иде. — Ә мәктәпләр турында без иртәнге сигездән алып бик төпле фикер алыштык. Җыелыш тәмам. Эш урыннарыгызга ашыгыгыз!

Кабинет бушап, биш минут та үтмәде, елап-чәчрәп Дилә килеп керде:

 — Ралия Сәгыйтовна! Миннән булмый! Мине куймагыз бу эшкә! Зинһар, куймагыз!

 — Нигә? Нәрсә булды?

 — Мин куркам. Фәзилә Хәмитовна ачулана. Бу конкурсны ун ел буе мин үткәрәм, ди. Юлия Сәмиевна -- минем Лирочкамның укытучысы, син аны җиңдерәчәксең, ди. Мин куркам. Зинһар мине бу эшкә куймагыз. Кулъяулыгы белән яшьләрен сөртә-сөртә елап утырган Дилә дә Фәзилә Хәмитовнаның статусы үзгәргәнен әлегә аңламый иде, ахры.

Тик бу көнне күптән көткән Ралия Сәгыйтовна тиз генә бу мәсьәләгә кул селтәмәде. Кыздан да шуны таләп итте:

 — Юк, Дилә, син бүгеннән үк тотынасың бу эшкә! Жюрида мин үзем утырачакмын! Бар дәресләрне дә караячакмын! Юлия Сәмиевнага иртәрәк әле конкурста катнашырга. Эшләсен, нәтиҗәләрен күрсәтсен иң элек!

 — Тынычлан һәм мин кушканны үтә, Дилә. Сөйләштекме?

 — Әйе. — Тәмам аптыраган кызыкай ишеккә юнәлде.

Халыкта «ирдавай» сүзен күтәргән, ирләрчә бер сүзле, таләпчән, ачы телле, усал Ралия Сәгыйтовна була торып та, ничә еллар буе баш иеп яшәде ул шул Килмешәккә. Эт тормышында яшәде. Үзәгенә үтте аның Фәзилә. «Башлык бичәсе — беренче леди» исеменә тиң зыялылык та, укымышлылык та, намуслылык, әдәплелек тә юк бит Фәзиләдә. Үз урынын, үз биеклеген аңлап, үз кадерен белеп сабыр гына яшәмәде, ирен дә, үзен дә түбәнсетеп яшәде шул ул бу җирдә...»

Ралия Сәгыйтовнаның уйларын бүлеп, кабинетка тагын Фәзилә Хәмитовна килеп керде. Ярсыган, җенләнгән, ачуыннан нишләргә белми, ишекне селтәп кенә җибәрде, бер гаепсез урындыкларны юлыннан алып, шартлатып як-ягына куя-куя, Ралиянең өстенә килде.

 — Син нәрсә? Рәхәткә чыдашалмыйсыңмы? Телең чыга башладымы? Миңа сине — чәчен дә тарый, оегын да күтәреп кия белмәгән, чапмаган, юнмаган авыл бичәсен, эткәләп-төрткәләп, ничәмә ел шундый зур урында, йомшак кәнәфидә утыртканга рәхмәтең шулмы? Син беләсеңме, моның өчен үзеңә ни булырын?! Син нәрсә уйлап миңа каршы төшеп маташасың? Мин үземә ихтирам таләп итәм! — Фәзиләнең өзеп-өзеп кычкырып яудырган сүзләреннән күптән алыштыруны көтеп калтырап торган иске тәрәзәләр дә, борынгы люстраның сәленгән тамчылары да зыңлап торды. Дуамал байбичә белән аны кызганып та, аннан көлеп тә басып торган Ралия Сәгыйтовна арасын шома йөзле өстәл генә аера иде.

 — Ихтирамны таләп итмиләр, аны казаналар: эш, изгелек, яхшылык белән, — дип, акрын гына башлады сүзен җитәкче хатын. — Уян, Фәзиләкәем, мескенкәем, дөнья үзгәрде, ирең юк. Ә ансыз син — буш урын. Беркемгә дә кирәкмәгән кеше син, бик күптәннән үзеңнән биздереп, халыкның тәмам теңкәсенә тигән бер имгәк син. Мин дә үзгәрешләр көтәм. Әмма хуҗа булып районга кем килсә дә, мине эш урынымда калдырсалар да, китүемне үтенсәләр дә, шуңа хәтле мин мәгариф бүлеген синнән арындырам. Сайлап ал: үзең гариза язасыңмы, әллә эшеңдәге әлегә тиклем күз йомып килгән бөтен җитешсезлекләреңне фаш итеп, үзем куып чыгарыйммы? — Ралия Сәгыйтовна, балага яңа дәрес аңлаткандай, иҗекләп сөйләде сүзен. Еллар буе югарыда очып, томаланган аңга барып җитүе, сукырайган күзләрне ачуы, чөелгән борынны төшерүе бик читен икәнлеген аңлый иде ул.

 — Я, мин көтәм...

Торган саен төсе үзгәреп, әүвәл караеп, аннан кызарып, һәм, ниһаять, агарып каткан хатын Ралияне ишетте, әмма әлегә күрмәде. Ул, кинәт борылып, үзе алып чөйгән урындыкларга абына-төртелә, бүлмәдән чыгып китте.

Көне буе ялгызы кабинетында утырды Фәзилә. Аның янына беркем кермәде. Шаулашып, көлешеп чәй эчтеләр — чакырмадылар да. Төшке ял вакытында өенә кайтып килде — исәнләшүче дә булмады. Аны күргәч, дәшмәс өчен юлның икенче ягына чыктылар, артларын куеп бастылар, иелделәр, качтылар... Эш сәгате тәмамлангач өенә кайтса, кызы — дөньяда иң сөекле, иң кадерле кешесе — елап шешенеп беткән.

 — Әнкәем! Миңа Юлия икеле куйды. Ленага — бишле, миңа — икеле! —  Кызы аяк тибеп кычкырырга тотынды.

 — Дурак ул Юлияң! Икенче укытучы кирәк миңа!

Фәзилә үзе дә кычкырмас өчен тешләрен кысты. Лирасын, төпчеген, иркәсен шулай түбәнсетергә ни хакы бар ул юньсез Юлиянең! «Иртәгә үк, иртәгә үк барам, туздырам ояңны, тычкан койрык!» — дип, ярсыды эченнән Фәзилә.

Кызы бик тиз тынычланып, бүлмәсенә телевизор карарга кереп бикләнде. Төзәткән хаталардан кып-кызыл булган битен ачкан дәфтәрне тезләренә куеп, хатын тын калды...

Түрдәге Тынлыкка шул гына кирәк: ул үз эшен яхшы белә иде. Ул шуыша-шуыша идәнгә җәелгән затлы келәмнең озын йоннары аша килеп, хатынның тулы ботларыннан өскә үрмәләде, кара кан тулы йөрәгенә кереп оялады. Озакка, бик озакка оялады ул монда: кан чистарып үз төсенә, ал төскә кергәнче, Фәзиләнең күзләре нәфрәт утыннан арынып, яктылыкны күргәнче, әхлак чикләреннән шашкан хакимлеккә томаланган аңы, зиһене ачылып, чынбарлыкны таныганчы.

Кешенең дөньяда кылган эшләре чиксез Галәм киңлегенә очырган бумеранг шикелле. Гадел Вакытның уклары кирәкле сәгатен суккач та әйләнеп үзенә кайта. Я кешенең күңелен яктыртыр, иңенә төшкән йөген җиңеләйтер изгелек булып кайта. Я булмаса, кара канын төкерткәнче, кара җиргә тезләндергәнче, җир карасын күргәнче укытыр, тәүбәсен әйттерер, уйландырыр, кыйммәт хакын түләтер өчен кире әйләнеп килә...

...Иртә белән эшкә килгән Ралия Сәгыйтовнаны буш өстәлдә ап-ак булып яткан, калтыравык хәрефләр белән язылган гариза һәм аның өстендәге бүлмә ачкычлары каршы алды.

(Дәвамы бар.)

Гөл МИРҺАДИ. Килмешәк. Повесть (4)
Гөл МИРҺАДИ. Килмешәк. Повесть (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас