

23
Һәртөрле мәшәкатьләр белән ике атнага якын вакыт үтте. Таһиры янына ашкынуы көчле булса да, Гөлзиләнең җаны тыныч иде, аның кулында сөйгәненә ярдәм итәрлек акча бар һәм концертларга да яхшылап әзерләнелгән, хет бүгеннән сәхнәгә мен. Ул күбрәк Таһир хакында уйлады. Ни өчендер төшенә дә гел бер үк төрле керде сөйгәне, имеш, туй бара икән, Таһир тыпырдатып-тыпырдатып бии дә очып Гөлзилә каршына килеп баса, һәм, кәләшен күтәреп, өерелдерә-өерелдерә тагын биергә тотына. Икесенең дә күзләрендә бәхет чаткылары, ә иреннәрендә якты елмаю балкый. Икесе дә чиксез бәхетлеләр...
Хәтта район үзәгенә кайткан автобуста черем итеп алганда да, Гөлзилә шушы төшне күрде. Шатлыклы елмаеп уянып китте ул. Үзен туйга кайтып барган кәләш кебек хис итте, йөрәге ләззәтле сулкылдады, кан тамырлары буйлап рәхәт җылылык йөгерде. Иреннәре дә гел елмаю ягын каерды. Әллә нинди сихри халәт иде.
Автобустан төшкәч, туп-туры больницага атлады. Бәлки, Таһир авылга кайткандыр инде, ә бәлки, юктыр. Йөгерә-атлый барды ул, ниндидер ләззәтле бер ашкыну белән барды. Баскычтан күтәрелгәндә генә, күңеленә ниндидер шом яткандай булды, ничек кабул итәр икән, тагын шулай битараф кыланырмы, яратмыйм сине, диярме?
Хәер, монысы әллә ни мөһим түгел. Кыз үзенең көченә, сөю көченә, Таһирын елмайта алырына ышана иде.
Бүген дә теге вакыттагы апа тора иде. Гөлзиләне күргәч, ул каршы барып кочаклап алды. Кызның куенына кергәч, ничектер дерелдәп куйгандай тоелды.
– Уфадан кайтуыңмы, балам, – диде ул, өстәл тартмасын ачып. – Ни бит әле... Таһир монда түгел бит... Кайтып китте ул...
– Ярый, әле мин дә авылга кайтышлый идем, – диде кыз, елмаюын яшерә алмыйча. – Монда түгелме икән дип кенә кергән идем.
– Син килгәннең өченчеме-дүртенчеме көнендә менә бу хатны бирергә кушкан иде, – дип, конверт тоттырды хатын һәм тартмага кабат иелде.
Гөлзилә, сөйгәненең йә беркатлы алдашуын, йә йөрәген ачып салуын көтеп, түземсезлек белән конвертны ачты. Аннан берничә гәзит кисентесен алды. Бу Гөлзиләнең йортын һәм аппаратураларын сатуы хакындагы белдерүләр иде... Кыз елмаеп куйды, Таһир шаяртырга итә түгелме соң?.. Аннары дәфтәр битенә язылган хатны тартып чыгарды.
«Гөлзилә!
Син минем беренче һәм бердәнбер Мәхәббәтем идең. Бер генә минутка да күз алдыннан китмәдең, әле дә синең озын кара чәчләреңне, ниндидер сихри нур белән балкыган күзләреңне, назлы иреннәреңне күрәм кебек. Куеныма алып иркәлисем килә. Хәтереңдәме, мине озатканда: «Кирәкми, Таһир... Тугрылыгымны каян белерсең соң?» – дигән идең. Мин сиңа ышанып яшәдем. Әйбәт кеше син, Гөлзилә. Бергә калсак, без бәхетле булган булыр идек. Тик кавышу насыйп түгел инде. Мин бит анда яшьлегемне, аякларымны гына югалтмадым... Күпне, бик күпне югалттым мин. Ә сиңа булган кайнар хисләр һаман да исән әле. Кызганычка каршы, хисләр генә шул...
Мине кайгыртып, хәтта булган бөтен мөлкәтеңне сатарга уйлавың өчен рәхмәт, Гөлзилә. Тик мин аңа лаек түгелмен бит. Минем өчен үзеңне, киләчәгеңне корбан итүеңне теләмим. Син яшь, чибәр. Үз тиңеңне табарсың. Икебездән беребез бәхеткә хаклыдыр бит... Бәхетле бул, җаным!
Ә мин китәм, җаным. Гаепләмә. Рәнҗемә.
Таһир».
Гөлзилә башта кайда китү турында сүз барганын аңлап бетермәде, ә аңлагач, аяк астында җир убылды, йөрәген ниндидер тупас кыскыч белән суырып алалар төсле тоелды, тәненең бөтен күзәнәкләрен әрнетеп, бер ялкын көйдерде...
Шундый зур Мәхәббәттән, якты өмет, татлы хыяллардан шушы кызганыч кәгазь кисәге генә калдымыни?.. Беттемени барысы да?.. Болай булырга тиеш түгел иде бит!.. Болай булырга тиеш түгел иде...
– Ул егылды! – дип, бөтен коридорга кычкырды ак халатлы хатын. – Ярдәм кирәк! Ярдәм!
Тиздән Гөлзиләнең идәндә яткан гәүдәсен ак халатлылар сырып алдылар, алар аны носилкага салып ашыга-кабалана кайдадыр алып киттеләр...
* * *
Моң агыла. Яралардан тамган тамчылар да, керфекләрдән саркыган күз яше дә, иреннәргә кунган елмаю да чагыла анда. Җырчы күкрәгеннән ургылып чыга да ул, сусаган күңелләрне сугара, гамьсезлектән арыган җаннарга дәва бирә. Моң агыла. Гөлзиләнең моңы. Сәхнәләрдән сәхнәләргә күчә, йөрәкләрдән йөрәкләргә сузыла. Үткәннәрнең шатлык-кайгысы да, бүгенгенең михнәтләре дә, киләчәккә өмет-ышаныч та бар ул моңда.
Җырлаганда, Гөлзилә үзе дә үткәннәрен кабат кичергәндәй була, туган ягына кайта, әти-әниләрен, үзенең балачагын күрә, Таһиры белән серләшә. Авыл урамнарын бер итеп йөргән Кыям абзый моңын ишетә. Аның җырларын ул әле дә җырлый. Үз язмышын, үз сагышларын, үз әрнүләрен кушып башкара ул аны.
Әткәм-әнкәм, сөйгән ярым, туган ягым,
Мин яратып сезне мәңге туялмадым...
Сөю үлми, җаның утка уралса да,
Мәхәббәттән җырлар кала, җырлар кала...
Алкышларга күмә аны халык, һәм Гөлзиләнең иреннәрендә бәхетле елмаю, ә керфекләрендә ачы күз яше ялтлап китә.
Фото: wonkhe.com