

(Дәвамы.)
IV БҮЛЕК
Үч
Радмирны халык яратты. Шушы зур, җитди эшкә җигелеп эшли башлаган гына елларында яшьлек дәрте ташып торган ирне халык тиз арада үз итте. Төптән үзләренеке иде шул Радмир. Шушы туфракта уйнап үскән, җирне, районның халкын белә. «Үзебезнең егет!» диештеләр, аны үрләткәнне ишеткән аксакал картлар. «Яшь кеше яшь кеше булыр әле!» дип, аңа өмет багладылар яңа гына гаилә корып, районда калырга ниятләп яши башлаучылар. Чем-кара куе кашлар астында уттай янып торган үткен зур күзләр, киң елмаю, авыл мужигына хас киңчел гәүдә, көрәктәй зур, көчле куллар, алгарак ятып, бер генә кулны селтәп, ашыгыч, кызу атлап йөрү — Радмирның тышкы кыяфәте үк аны башкалардан аерып тора. Аны тирәләп алган көчле энергия кешеләргә эшләргә ялкын, дәрт бирә, үзенең артыннан әйди. Бераз гына кәкре олы борынын кирәккә-кирәкмәгәнгә дә ике бармагы белән сөртеп куеп, кәгазьсез-нисез кыскача гына сөйләп ташласа, халык гөрләтеп кул чаба. Районда күтәренкелек, яхшыга кузгалышлар, матур эшләр дә сизелеп калган иде ул елларда.
Тик Фәзилә үз ниятен акрынлап, адым артыннан адым эшләп, олы түземлелек, эзмә-эзлеклелек белән башкарды. Тамчы тамып ташны тишәр, ди. Көн саен, төн саен колак төбендә үзенекен сөйли торды, Радмирны халыктан аера барды дөньясына үчле хатын.
— Радмиркаем! Ташла инде шул гадилегеңне. Кеше көлдермә! Син районда иң зур кеше бит. Трибуналардан авылча сөйләшеп, халыкны җитәкләп буламы соң инде? Көлдермә өстеңнән, җаныкаем! — Иренең алкышларга күмелгән ялкынлы телмәрләрен тыңлап, көнләшеп кайтыр да, туктаусыз шулай колак итен кимерер иде Фәзилә. Җаен чыгарып, урынбасарын чеметеп алырга да өлгерер иде:
— Давис Гайниевич! Сез нишләп кенә көн уздырасыз ул? Филолог буларак, вазыйфагызның турыдан-туры бурычы шул — нишләп Радмир Фазыловичка телмәрләрне язып бирмисез? Аның болай да мөһим эшләре күп бит.
— Ярый, ярый, Фәзилә Хәмитовна. Сез әйткәнне һичшиксез үтәрмен. Иртәгә үк. Хәзер үк, Фәзилә Хәмитовна, — дип башлыкның бичәсе белән ризалашырга ашыга иде Давис Гайниевич.
Язды ул, су буе телмәрләр язды. Аларны Радмир Фазылович тотлыга-тотлыга укыды. Алдан карап чыгарга вакыты да җитмәде. Шуңа кайчакта нәрсә турында сөйләгәнен үзе дә аңламады. Азагына барып җиткәнче башы онытыла торган буталчык җөмләләрне халык яратмады да, тыңламады да. Иснәп, йоклап, гәзит укып, кроссворд чишеп, үзләренекен уйлап утырдылар шунда, вакыт уздырып, ыштан туздырып.
Беренче уңышыннан күңеле күтәрелгән хатын тагын да дәртләнебрәк тотынды бу пычрак эшенә. Эчеңә нәфрәт дигән кара еланны бер керттең исә, ул көннән-көн ишәя, балалый, баш калкыта, агулый бит. Әнә шул агуны кая илтергә белми газап чиккән хатын гамәлдә исә үзе ул кадәр начар да түгел иде дә соң. Тик кычытканны яхшы туфракка утыртсаң да шул кычыткан булып үсә шул: чага торган, әрнетә торган. Аның урыны чүплектә дә кәртә читендә бит. Аннан да вакытында йолкып ыргытуың хәерле. Юк шул, йолкып ташлый алмады Фәзилә шул әшәке үләнне матур күңеленнән, эчендәге кара еланны бастыра алмады. Ә Радмир, үзе дә сизмәстән, хатыны янган, үзе пешкән шул нәфрәт утына ялкынны өстәп кенә торды.
Хакимиятнең өлкәдән килгән кунакларны, кирәкле кешеләрне ял иттереп, мунча чабындырып, сыйлый торган урыны бар: елга буенда, агачлык уртасында яшеренеп утырган авыл өе. Шәһәрдән килгән түрә халкы әнә шул юкә агачтан салынган хуш исле авыл мунчасына, мәтрүшкәле миннеккә, тулы күкрәкле, киң янбашлы авыл кызларына үлә дә китә бит. Шуларга бильярдыңны, яхшы шәрабларыңны, берәр боланга сунарыңны, музыка, җырчыларыңны да өстәсәң, сумка-сумка итен, балын төяп озатсаң, синнән дә яхшы кеше булмый. Җитешсезлегеңә күз йомыла, өлкәдә иң алдынгы урыннарга чыгасың, макталасың, районда башкарылачак эшләргә өстән ярыйсы гына акча бүленә. Менә шул акчаларның яртысын кесәсенә салып барырга мәҗбүр итте ирен Фәзилә. Юк, начарлык белән түгел, әлбәттә, изгелек белән.
— Радмиркаем! Әнә күр әле күрше район башлыгының бичәсе нинди машинада гына җилдерә? Ул нәрсә, синең кебек эш хакына гына яши дип уйлыйсыңмы? Ай-һай! Борын астыңда үзеңнең колхоз рәисләрең ничек яши, кара азрак, үрнәк ал. Дөньясы шундый бит, кадерлем, дөньясы шунды-ы-ый... — дип, чыңлап торган тавышы белән сүзенең азагын җырлап, Радмирның башына оеткыны салыр да, бөтенләй ят, гади нәрсәләр турында гап сатарга тотыныр иде.
Әрни иде шул Фәзилә, иренең «нигезле сәбәп белән» кунакларны сыйларга кирәк дип, кая киткәнен, көннәр буе, төннәр буе ауга йөрүдән башка ул яшерен өйдә нишләп ятканын, аның янына кемнәр барганын да белә иде ул. Курагач бит ул гайбәт учагы: белми торма да ишетми калма! Иреннән, аның алышынып торган сөяркәләреннән бигрәк, әнә шул ялгыз кичләрендә шәрабларын, күчтәнәчләрен күтәреп «аулак өйгә» килүчеләрне күрә алмады Фәзилә. Кемгә эш урыны, кемгә мактаулы исем, кемгә фатир кирәккә, кемдер дошманын яманларга, кемдер гайбәт сөйләргә ашыкты ялгыз хатын янына. Беләләр иде Радмир Фазыловичның кайда икәнлеген, эчтән көләләр иде Фәзиләдән. Шулар белән берни сиздерми елмаеп сөйләш, эч, сыйла, кич утыр. Көлсәләр дә, сиземлиләр иде ул мескеннәр Башлык бичәсенең кодрәтен. Үрләтә иде аларны Фәзилә эшле дә итә, йомышларын да үти, гаепле кыяфәттә кайткан Радмирның колагына «киртеп», җыелышларда мактата, иреннән гайбәт сүзе сөйләтеп, килгәннәрнең дошманнарын сүктерә иде. Үрләтә иде Фәзилә ул мескеннәрне, үзләре дә уйламаган, ике ятып бер төшләренә дә кермәгән үрләргә үрмәләтә иде. Аларга үзенең ирен буйсындыру көчен, бар нәрсәгә кулы, кодрәте җиткәнен күрсәтеп юана, мактана, горурлана, өстенлек хисе кичерә иде. Биекләргә чөя, мактый, бохар песиен сыйпагандай, сөйгән була, адашкан бәрәнгә ипи каптырып килгәндәй, ымсындыра, яклый, күтәрә дә, кинәт кенә төпсез упкынга бәреп төшерә. Бер мизгел эчендә эшсез дә, йортсыз да, дуссыз да, тугансыз да, ә иң куркынычы — үз-үзләренә ышанычсыз калдыра иде. Булмаган гаепләрен эзләп күпме изалана, төн йокламый, кеше арасына чыга алмый интекте ул бахырлар.
Яратты Фәзилә Хәмитовна кеше язмышлары белән уйнарга, каенанасыннан мең тапкыр уздырды бу һөнәрендә. Ирен якын дусларыннан аерып, акыллы җитәкчеләрдән яздырып бетте. Үзен генә тыңлаган, аңа баш игән, буйсынган, акыллары белән дә, энергияләре, булдыклылыклары белән дә үзеннән күпкә түбән торганнар белән, ялагайлар һәм сүз йөртүчеләр белән чолгап алды ул Радмирны. Эшендә дә, гаиләсендә дә. Радмирның үз кулы белән кылды яманлыкларын. Ә иренә һәр адымының нигезле, мөһим икәнен, яхшы якларын шундый оста итеп күрсәтте, аңлатты, мактады һәм мактатты, хуплатты ки, тегесенең һәрвакыт дөрес эшләгәненә шиге дә тумады. Алар — гел хаклы. Алар — актан пакь. Алар — югарыда, барыннан да өстен. Алар кулында — заманга ярашлы яшәү хакыйкате. Тора-бара үзләре дә моңа ышана башлады, халыктан да шуны таләп иттеләр. Радмир үзен яхшы җитәкче дип белде, шуңа ышанды. Фәзиләнең көенә биегәнен сизмәде дә. Хатынының «алтын» киңәшләре аның өчен зур адымнарга кулланма булды. Бәләкәйдән көчле холыклы әнисенең хакимлегенә берсүзсез буйсынып үскән, шуңа өйрәнгән Радмир күзгә күренмәс җепләрнең Фәзилә Хәмитовна кулына күчкәнен, үзенең көннән-көн түбән тәгәрәгәнен сизмәде дә.
Ә халыкка яшәргә кирәк иде. Эшләргә, ашарга, киенергә, төзергә кирәк иде. Шуңа тиз арада уңганнар, башлылар, акыл ияләре дә дөреслекне эчкә йотып, ялагайга, юньсезгә, ялкауга әйләнделәр. Болай яшәве җиңелрәк, хуҗага яравы уңайлырак иде. Түзгән саен яшерен уйларында нәфрәт, Фәзилә Хәмитовнаны түгел, Башлыкны күрә алмау артты. Тамчылап күл җыелгандай, нәфрәт тә зурайды. Зурайган саен, аны күңелләрдә тотып тору авырлашты. Күтәрә алмаганнар бер-берсенә сөйләп бушаттылар. Бушаткач җиңелрәк, иркенрәк тын алдылар. Тик бик азга, бер көнгә генә. Төннәрдә тагын курку килде: дусның сатмасына, коллеганың сөйләмәсенә, күптәнге танышның «Хуҗабикәгә» җиткермәсенә ышаныч калмады. Курыккан саен мескенләнде, башын иде Курагач халкы. Башны күтәрсәң, күзләрдәге нәфрәт ут кебек, янып, күренә иде. Тешләр кысылды. Дөреслек тәмәке тарту урыннарында төтенгә күмелеп калды. Күзләр йомылды. Нәфрәтне күрсәтмәс өчен, таланган оешмаларны, таралган колхозларны, сөрелмәгән, чәчелмәгән, чүп үләне баскан җирләрне, гәзиттәге ялганнарны күрмәс өчен йомылды халыкның күзе. Колаклар тонды. Алдашуларны, кеше ышанмас саннарны ишетеп тонды. Авыл урамнарындагы тынлыкны, фермаларда тәгәрәп үлеп яткан малларның зарлы мөгрәвен, эшсез калган исерек урак батырларының сүгенүен ишетмәс өчен тонды колаклар. Дөнья тынды. Коточкыч шартлау көтеп тынды дөньясы. Куркыныч, салкын тынлык хуҗа булып җирне, акылларны, йөрәкләрне, беләкләрне басып алды...
Тулаем ил хәтле илне талап, кемгә нәрсә кирәк, кемнең нәрсәгә буе, кулы җитә, шулай бүлешеп, күз ачып йомган арада башка сыймаслык дәрәҗәдәге байлар һәм җан асрый алмаслык кимәлдәге хәерчеләр барлыкка килгән чорда, Радмирның ике кызына ике шәһәрдә хәстәрләгән фатиры һәм ике машинасы Фәзилә өчен чүп кенә, фил янындагы чебен генә иде. Байлык — үченең бер өлеше. Артык хаҗәттән дә түгел. Ашарын, кирәк-ярагын районда эшлисе, яшисе килгән эшкуарлар китереп торды. Балаларына киенергә үзенең ярыйсы гына эш хакы җитте. Сак булды, саран булды килмешәк. Радмир акчасын сирәк кайтарса да, яхшы яшәде, кытлык кичермәде хатын. Өсләренә артык алмадылар. Хәләл малга яшиләр, янәсе. Үзләреннән артык киенгән, артык төзенгәннәрне чебен урынына сыттырды Радмирыннан. Бурның да алардан узып урлашырга хакы юк иде. Ә үзе һаман да туймады, тынычлана алмады Килмешәк Фәзилә. Байлыкка түгел, хакимлеккә туя белмәде шул ул.
— Радмиркаем! Гел сыйпап, гел мактап, гел бүләкләп кенә кешене буйсындырып, эшләтеп буламы соң? Куркытырга кирәк халыкны! Эшсез, акчасыз калудан куркып яшәсен; үзе өчен курыкмаса, гаиләсе, туганы өчен куркып алдыңда тезләнеп, дер калтырап торсын кеше! Болай йомшаклыгыңны күрсәтсәң, үзеңне таптап узып китүләре, җилкәңә менеп утырулары да ихтимал. Сак бул, Радмиркаем! Ни уйлаганыңны белми интексеннәр. Алар көтмәгән адымнар ясап аптырат, куркыт, җаным! — дип, акыл өйрәтеп эшкә озата иде Фәзилә Хәмитовна чираттагы сыйлау-сыйланудан кайткан, шешенеп беткән, күз төпләре зәңгәрләнеп уелган, төн йокысы күрмәгән хәлсез ирен.
Байлар баеп, хуҗалыклар таралып, ярлылар ишәеп, әлегә тиклем төзелгән, җыелган, корылган нәрсәләр юкка чыгып беткәч, властька килгән яшь, сүзен — сүз, эшен — эш итә алган таләпчән ил башлыгы да туктата алмады бу фаҗигане. Курагач үзәктән ерак, бик ерак иде шул.
Дусың нинди — үзең шундый. Радмирның үз кешеләреннән җыйган командасын халык ихтирам итми иде инде. Шул «якын дуслары» ярдәмендә район белән җитәкчелек итеп маташкан Радмир Фазылович халыктан бик ерагайды: кабинеты биектә, машинасының тәрәзәләре караңгы — беркем берни күрми, күренми. Өстәвенә, райондагы бөтен оешманың, бүлекнең, җитәкченең эшенә тыгылып йөрүче, кермәгән тишеге калмаган Килмешәк бичәсенең очлы үкчәсе. Үкчә баскан саен сытыла, юкка чыга Башлык. Татар халкы азган бичәләрне, аларның «трәпкә» ирләрен ихтирам итми бит ул...
Туймас нәфесен тыя алмаган Фәзилә Хәмитовна һаман үзенең ниятен тормышка ашырудан туктамый, көннән-көн иренең өстеннән көлдерә, түбәнсетә, халык алдында абруен юкка чыгара барды. Инде Фәзилә Хәмитовнаның ризалыгы булмыйча директор кеше идән юучыны да эшкә алалмый, конкурслар үтми, җиңүчеләр билгеләнми, концертлар куелмый... Сәхнәнең нәкъ уртасында Башлык кызы бии... Иң зур бүләк — аның Лирочкасына. Аның баласыннан узып беркем дә бишле алмаска тиеш, яхшырак күлмәк кимәскә, аңа тиешле егет белән йөрмәскә тиеш! Артык укып интекмәсә дә, алтын медаль алырга тиеш! Башлык кызларын укыткан мөгаллимнәр иң зур исемнәр йөртергә, иң күп эш хакы алырга тиеш...
...Кушылганча эшләде, барын да башкарды, гөрләтеп, кул чапты, мактады халык. Һәм... көлде халык. Бу көлкенең һәлакәт икәнен белеп, чарасызлыктан көлде. Еламас өчен, мыскыл итеп көлде халык.
Һәм, ниһаять, соңгы чигенә җиткән, ахры, шуны үзе дә аңлаган Радмир Фазылович, әлеге дә баягы шул агачлыктагы өйдә, аяк тибеп, онытылып, «күңел ачу»га йөрәге чыдамый, үлеп китте. Котылды ир. Хатын котылды. Алардан бигрәк халык котылды.
Тик Килмешәк Фәзиләнең бугазлый алмаган үченең корбаннары гына күп иде.
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.com; senivpetro.