

(Дәвамы.)
II БҮЛЕК
Яшьлек
Радмир белән Фәзиләне таныштырган да шул буран булды.
...Шәһәрчә юка киенгән кыз тукталышта бик озак автобус көтте. Рәсәйнең иң төпкел авылларының берсеннән иң зур калаларының берсенә укытучылыкка укырга килгән кыз, атнасына бер тапкыр шулай торак тормышыннан качып, икетуган апасында кунак булып, йоклап, ваннада юынып, тәмле ашап, телевизор карап, рәхәтләнеп ял итеп китә. Шул өйдәгечә тыныч көннән, тәмле йокылы төннән соң кирегә кайтып барышы иде. Шәһәрнең икенче очына йөри торган автобус килми дә килми. Тәмам туңды кыз: борыннары кызарды, аяк-куллары берни сизмәс булды. Ачы җил кара куе керфекләрен чылатып, чем кара күзләреннән яшьләрен сытып чыгарды. Әллә өшүенә түзәрлеге калмыйча, әллә карлы пыялалар аша ялгыш күреп, кирәкмәгән санлы автобуска керүен ул салонның уртасына үткәч кенә аңлады. Кире чыгарга соң иде инде. Аның артыннан ашыга, төртешә кергән халык белән дыңгычлап тутырылган автобус, ишекләрен чак ябып, кузгалып китте. Фәзиләнең читлеккә эләккән коштай бәргәләнгәнен иң элек янында басып торган егет шәйләде.
— Сезгә кайсы якка кирәк иде? — дип, көтмәгәндә татарча сорау бирде ул.
— «Пединститут» тукталышына. — Көн кичкә авышып, караңгы да төшеп килгәнлектән, кызның тавышы бөтенләй мескен булып чыкты.
— Ә мин — нефтянойдан. Ярар инде, көймәгез. Бераз җылынырсыз. Төшкәч, кирәкле автобуска утыртып озатырмын үзем.
Егетнең сулышы кызның битләрен өтте. Әледән-әле сикереп, борылып бер туктап, бер кузгалып барган автобус аларны бер-берсенә бик якын китереп терәгән иде. Тиздән кызның бит алмалары суыктан түгел, оялудан яна башлады.
Фәзиләгә таныш булмаган тукталышта төшеп, автобус көткән арада яшьләр адреслар бирешеп, кунакка чакырышып, очрашырга сүз куешырга өлгергәннәр иде инде.
Әнә шул очрашудан соң тиз дуслашып киттеләр күрше өлкәдән укырга килгән Радмир белән Фәзилә. Буран туктаганның икенче көнендә үк ясалма чәчәкләр күтәреп, кояштай елмаеп килеп керде егет кызның бүлмәсенә. Ясалма булса да чәчәкләр матур иде. Алардан бигрәк үтәли тишәрдәй булып караган ут күзләрнең дәрте һушыңны югалтырлык иде. Әмма бәләкәйдән хисләренә караганда акылына өстенлек бирә белгән холыклы булып үскән Фәзилә бернәрсәсен дә җуярга җыенмады. Өч елга сузылган дуслык җитәкләшеп кинога йөрүләрдән һәм караңгы кинозалларда үбешүләрдән ары китмәде. Аларның мәхәббәте сүнмәде дә, ялкынланып янмады да.
Диплом алгач, аларның икесен ике якка эшкә җибәрделәр. Нишләптер, көткән сүзләр әйтелмәде, хәлиткеч адымнар ясалмады. Аралар өзелде. Радмир нефть эзләп Төньякка чыгып китте. Фәзилә туган өлкәсенең башкаласына — мәгариф бүлегенә эшкә кайтты. Халык белән уртак тел таба белгән, кешеләрне авызына каратып дөрес итеп телмәр тотарга, оештырырга сәләтле, кешесенә карап йомшак сөйләшергә яки чыңлап торган зәһәр тавышы белән җитешсезлекләрен әйтеп салырга булдыклы кыз, тиз арада үзен күрсәтеп өлгерде яңа урында. Аңа җаваплы эшләрне йөкләделәр. Киләчәктә карьерасының үсүен вәгъдә итеп булачак җитәкчеләр исемлегенә керттеләр. Фәзилә моның белән чиксез горурланып, эшеннән тәм табып, ялкынланып яшәде.
Балачагында да холкының бу яклары күренеп тора иде югыйсә. Әмма үзләре гомер буе колхозда гади мал караучы һәм савымчы эшендә йөргән Хәмит белән Тәкыя сигез балаларының алтынчысы булып дөньяга килгән Фәзиләләренә аптырабрак, сагаебрак карадылар. Аны аңларга башлары да, сиземлекләре дә җитмәде. Үзеннән олы биш абыйсыннан, кычкыртып, идәнен дә, савыт-сабасын да юдырган, урам малайларына — итәкле командир, ике апаена — әни, сыйныфында, мәктәбендә бар эшкә дә башлап йөрүче булып үскән чая кызчык — ут бөрчәсе — әти-әнисе белән артык киңәшләшеп тә тормый, кулына аттестат алгач та, шәһәргә чыгып китте. Шул китүеннән соң бер-ике генә тапкыр авылына кайтып күренгән Фәзиләнең, эшли башлагач, әти-әнисенең хәлен белергә бөтенләй вакыты калмады. Ул бар булмышы белән җәмгыять эшенә чумды.
Инде өч ел буе кушканны үтәп, җигелеп тартып, шәһәрнең кайнап торган тормышында үз урынын тапкан ихтирамлы кыз беркөн килеп Радмирны очратты. Ялгыш кына, министрлык коридорында. Теге пыскып кына яткан учакның кабыныр көне шул булган икән.
— Фәзилә!? — Акыл өстенлеге белән хәтеренең иң тирән урынына яшергән кешесенең тавышын ишеткәч кенә Радмирны никадәр нык сагынганын, юксынганын аңлады кыз. Әйе шул, ялкынлы эш хисләрне тупасландыра, бераз оныттыра, үзең дә сизмәстән ваемсызга әйләнәсең...
— Радмир...
Алар сөйләшеп, серләшеп, сөешеп туймадылар...
Ниһаять, көтелгән сүзләр әйтелде.
— Мине Курагачка эшкә чакыралар. Әйдә бергәләп кайтабыз, Фәзилә! Миңа кияүгә чыгарга ризасыңмы?
— Риза...
Радмирның ерак Төньякта хатын алып, аерып өлгергәнен ул соңлап кына белде. Гаиләсе белән танышырга Курагачка кайткач кына.
Соң иде шул...
III БҮЛЕК
Каенана
Башка җирдә ничектер, әмма Курагач авылында читтән килен булып төшкәннәрне, «Килмешәк» дип атыйлар. Кемдер, еллар үткәч, авылның үз кешесенә әйләнә. Кемгәдер бу кушамат гомерлеккә ябышып кала. Фәзилә дә халык телендә «Килмешәк» дип йөртелде. Әллә бу җирне үз итмәгәнен, бәхетсез булганы өчен күрә алмаганын сизделәр, әллә болай яратмадылар. Ничек кенә булмасын, килен булып гаиләгә кергәннең икенче көнендә үк сүзгә килешеп, Радмирның әнисе — ил анасы булырдай олы яшенә аяк басучы, акыллы һәм сабыр дип танылган Хәмдүнә апаның теленнән төшкән «Килмешәк» сүзе авылны узып, бөтен район халкына таралды.
Радмирга ияреп, уңышлы эшен дә, зур киләчәген, өметле карьерасын да ташлап, Курагачка кайтканда мәхәббәте саф, ниятләре изге иде бит Фәзиләнең. Ике баш бер казанга сыймый диюләре хактыр инде. Салмак кына гадәтле ирен дә, биш баласын да, ире җитәкчелек иткән мәктәпне дә йодрыгында кысып тоткан, матур сөйләп, акыл-киңәшләрен биреп, бөтен тишеккә кысылып, дөньяның кендеге булып яшәргә яраткан Хәмдүнә апа беренче көнне Фәзиләнең кара күзләрендәге утны күргәч үк, бөтен әгъзалары да үзен Аллаһыдай күреп табынган, буйсынган гаиләсенә көндәше килеп кергәнен аңлады. Ничек инде ул, аның Радмиры, әнисенең — Хәмдүнәнең киңәшләрен тыңлап кына халык белән җитәкчелек итәчәк зур кеше булырдай улы, балалары арасында иң сөеклесе, Хәмдүнәнең ышанычы, шул әллә каян ияреп килгән Килмешәккә буйсынсын ди?! Төньякта өйләнеп, алып кайткан марҗасыннан бик тиз котылды Хәмдүнә, монысы да озакламас! Радмирга үз авылыннан, Хәмдүнәне ихтирам итеп үскән юаш кына бер кыз кирәк!
Фәзилә баштарак бу кадәресен күрмәде дә, белмәде дә, аңламады да. Артында килене турында пычрак гайбәт сөйләп йөргән каенанасын әниседәй күрергә, яхшы булырга тырышты. Үзе гомер буе ясалма изгелекләр кылып яшәгән Хәмдүнә Фәзиләнең ниятләренең, сүзләренең ихласлыгына ышанмады. Торган саен тузынды, зәһәрләнде. Улы алдында алтыннан коелгандай яхшы, ак күңелле ана булды, жәлләтте, килененә сүз дә тидермәде. Радмир булмаганда, йөгереп, җилкенеп үз оясын корып йөргән Фәзиләне, йомшак сөйләп, катыга утыртты, уратып китереп төрттерде, өтте, әрнетте. Тиргәшмәде, тавыш куптармады, юха елан булып чакты, агуын чәчте дә чәчте Килмешәк килененә.
Ике ел буе балага уза алмаган, күңеле яралы, башы тулы авыр уйлы, бәхетсез чагында ниләр генә ишетмәде Фәзилә Хәмдүнәдән. Чакматаштай нык холыклы, көчле ихтыярлы хатын да югалып калды бу билгесезлек алдында. Анализлар, врачлар, дәваханәләр, өшкерүче әбиләр — берсе дә калмады. Көн саен, ай саен бала көтте, башка бернәрсә турында да уйламады Фәзилә. Әнә шул бөгелгән, көчсез чагында каршы тора алмады ул каенанасына. Өстенлекне алган Хәмдүнә корбанына тын алырга да ирек бирмәде. Әнисен ак һәм пакь итеп күргән, аңа һәрчак буйсынып, Аллаһыдай күреп үскән Радмир Фәзиләнең сөйләгәннәренә, елаганнарына ышанырга да теләмәде, тыңлап та тормады. Якламады да.
Хәмдүнәнең теленнән төшмәгән «кысырлык» бер сәбәп кенә булган икән ызгышларга. Фәзилә, ниһаять, балага узгач та, каенана туктый алмады. Тиргәшү-тузынуны яратмаган, үзара низагларны Фәзилә җайларга тиеш дип аңлаган Радмир, хатынының: «Безнең балабыз булачак!» дигән шатлыклы хәбәренә дә артык исе китеп куанмады. Ул ызгышлардан, елашлардан бизгән иде.
Шулай түзә-түзә, тәмам сабырлыгы калмагач, баласын ияртеп, туган ягына кайтып китте Фәзилә. «Мине сагынмаса, бәлки, Алисаны юксыныр», дип уйлаган иде. Кая инде ул! Җаваплы җитәкче эшенә яңа күчкән Радмир килеп алу, ялвару, аңлашу түгел, хәтта шалтыратмады да.
Үзеннән дә зәһәррәк булып агуланып, көтмәгәндә кирегә кайтып төшкән киленен калган алты ел гомерендә чак авызлыклап яшәде Хәмдүнә. Әйе, үзе теләгәнчә, хыялланганча, зур кодрәтле Хәмдүнәгә хакимият башлыгының анасы булып бик аз гына яшәп калырга, улы аша кеше язмышларына хакимлек итәргә насыйп булды шул.
Яман шеш белән дөньядан киткән каенанасын җиң сызганып, Хәмдүнәдән дә көчлерәк, усалрак, астыртынрак, ә иң яманы — нәфрәтлерәк килене Килмешәк Фәзилә алыштырды. Аның да табигать биргән дәрте, көче чыгар урын таба алмый башлады; ул да бала тәрбияләп, ир хатыны булып кына сәләтен, талантын, эчендәге энергиясен тормышка ашырып бетерә алмый газапланды. Шуны үзе аңламый һәм бәхетсезлегендә халыкны, Радмирны гаепли иде.
Хакимият башлыгы креслосында утырган ирен җепле курчакны тарткалагандай, ничек кирәк шул якка боргалавы — үзен Килмешәк итеп кабул иткән Курагач халкына, ялгыш язмышына Фәзиләнең үче иде...
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.