

Пролог
Буран котыра. Их, әнә шул дөньяны бутый торган җиле булмаса, күбәләкләп кар явар, табигатьнең иң хозур көннәренең берсе булыр иде бу көн. Юк шул, тын алырга да, күз ачарга да ирек бирми, бутый гына җил. Ап-ак кар күбәләкләрен йөгертеп очыра-очыра да, кумыкларга җыеп, көч белән өй стеналарына, кеше йөзләренә, акрын гына юлдан барган машиналарга илтеп сылый.
Ап-ак булып бозланып каткан өс киеменә дә, битләренең, бәләкәй генә сумка тоткан кулларының күшегүенә дә игътибар итми, алга иелебрәк, җилне сөзеп юл чатына атлаган, бәләкәй генә кызын иярткән хатынны Курагач авылы шулай буранлап озатып калды.
Хатынның да күңелендә буран иде. Узгынчы машинага утырып туган ягына юллангач та тынычлана алмады ул. Йөрәгендәге нәфрәте кара күзләренә чыгып зәһәр ут булып янды. Күңелендәге әрнүен, зарын тышка чыгармаска тырышып кысылган иреннәр чак тыйды, чак саклады авыз эче тулы ямьсез сүзләрне, ачуларны.
Иренең хыянәтен ишетеп, тузынып кияүдән кайткан балалары кызларын туган өендә әти белән әнисе дә колач җәеп каршы алмады. Ул монда да артык иде. Алар нәселендә аерылган кеше заты юк, янәсе... Әтисе дә, әнисе дә әле генә түгел, бәләкәй чагында да аңламадылар Фәзиләне. Холкының көчен, дәртен, горурлыгын, үзе артыннан ияртә алырлык чаялыгын күреп, дөрес юлга чыгара белмәделәр. Әле дә, баласын җитәкләп, аңлау, яклау эзләп, туган куышына кайтып кергән минутыннан алып кабер тынлыгы урнашкан өйдә ялгыз калды Фәзилә. Язмышының юл чаты иде бу. Ул шуны күрмәде. Күзләрен нәфрәт томалаган иде. Алга омтылырга көче җитмәде. Йөрәге яралы иде.
Шуңа да бер атна буе башларын иеп йөргән, «Урамга чыгарга оят!» дип, чыш-пыш сөйләнгән әти-әнисенә, туган-үскән өенең салкынлыгына бераз түзде дә, кире борылды хатын. Тик Радмир дип өзелеп торган Фәзилә булып түгел. Ә үзенә хыянәт иткән ирне кан төкертер, батырыр өчен, үзен килмешәк итеп санаган ирнең әти-әнисенә, туганнарына, Курагач халкына: «Мин сезгә күрсәтермен әле!» дип, йодрык төйнәп борылды ул.
Фәзилә генә түгел, ил дә, бөек Рәсәй дә юл чатында иде бу көннәрдә. Ул да кирегә борылды. Тик Фәзилә кебек дәшми генә, шым гына борылмады ил. «Алга! Демократиягә! Капитализмга! Ясалмалылыктан, ялганлыктан, икейөзлелектән арынабыз!» дип чаң ярып, халыкны алдап, кирегә, элеккедән дә хәтәррәк, элеккедән дә зәһәррәк, тыштан ялтырап, мактанып, эчтән талашып, бүлешеп, урлашып, бөлгенлеккә төшерә торган юлга борылды.
Илнең дә, Фәзиләнең дә киләчәге бәхетсез, язмышы ялгыш иде...
I БҮЛЕК
Ирек
...Лак белән катырып, кабартып куелган куе кара чәчләрен каплаган затлы челтәр яулык йөзендәге шатлыгын яшерә алмады Фәзилә Хәмитовнаның. «Котылдым, котылдым! Мин — ирекле! Мин бүгеннән ирекле!» дип, ярсып типте аның йөрәге. Иренең үле гәүдәсе салынган кыйммәтле табут тирәли басып телмәр тоткан кешеләрне үтәдән-үтә күрә аның кара күзләре. Ясалма сүзләр. Ясалма чәчәкләр.
Өлкәдән килгән өч-дүрт кешенең берсе теләр-теләмәс кенә буш сүзләрен сөйләп кире урынына басты. Совет заманында юлбашчыларны күмгәндәге кебек озын палас өстенә куелган табутны, табут эчендә яткан, мәңге үлмәс, үлем алмас кебек булып үзәкләренә үткән башлыкның мәетен күрергә дип халык агыла. Кемнең күзендә нәфрәт, кемнекендә гади кызыксыну. Кемдер ихлас елый.
Менә аларның гаилә дуслары — күпне кичерешкән, күпне бүлешкән, бер казаннан ашаган, эчкән, кылый күзле Равил Галиевич үзеннән ерак китмәгән тавышы белән ясалма телмәрен чак очлап чыкты. Янында зыкы суыкта өшемәс өчен һәрвакыттагыча йөз граммны йотып куйган чибәр хатыны коры күзләрен тырыша-тырыша челтәрле кулъяулыгы белән сөртә. «Интекмә-ә, Хәния, мәшәкатьләнмә-ә!»
Очлы сакаллы, хәйләкәр күзле мулла сүзне Рәфит Радифовичка бирде. Тагын бер гаилә дусты. Түм-түгәрәк, бәләкәй буйлы, зур корсаклы кеше. Гыжылдап торган тавышы белән ни башы, ни азагы булмаган телмәрендә буталанып, кешене йончытты.
Ә монысы, әй, бахыр Давис Гайниевич, елап маташа. Менә бер ихлас кеше, ичмасам! Чынлап, мыш-мыш борынын тартып, яшьләрен агызып елый. «Ела, ела, Давис! Радмир булмагач, синең кебек ни Аллага, ни муллага булмаган, кулыннан берни килмәгән кешене кем эшкә алыр икән?! Белеп, аңлап елыйсың. Ела-а...». Ай ул юньсез, ялагай Давис Гайниевич! Кемнәрнең генә эченә кереп серләрен алмады да, ниндирәк кешеләрнең башына җитмәде! Ярата иде шул Радмир Фазылович ялагайларны. Сүз йөртүчеләрне ярата иде!
Ниһаять, сөйләрдәй кешеләр сөйләп, Фәзилә Хәмитовнаның тирән кайгысын уртаклашып беттеләр. Кинәт чыккан буран тавышын ярып, нидер укынган мулланы инде беркем дә тыңламады. Аяклары өшегән халык урынында таптана, сикергәли, кулын-кулга сугып чыш-пыш сөйләнә башлады. «Курагач халкы гайбәтсез сәгатьтән ары тораламыни инде?!»— Фәзилә Хәмитовнаның иреннәренә мыскыллы елмаю чыкты.
Шулвакыт, җәенке иреннәре мәңге якыная алмаганлыктан баканыкыдай зур авызы бер дә ябылмаган беренче зам Самны күмүне үз кулларына алып, командалар бирә башлады. Башлыкның шакыраеп торган карашы белән һаман җаннарны өшеткән зур портретын алдан алып бардылар. Юлларга сибелгән кызыл чәчәкләрне арттан атлаган халык көтүе таптап карлы юлга сеңдерде. Кайгылы көй агылды. «Кемне зурлыйлар, олылыйлар бу мескеннәр шул тиклем кыланып? Без үлгәч тә, Ходай Тәгалә алдына баскач та бертөсле түгелбез, дип нигә шапырыналар? Радмирга бу спектакль кирәкми, ул боларның берсен дә күрми инде. Изге мөселман йоласын урысчалатып, пафосландырып, мондагылары да, өлкәдән килгәннәре дә халык алдында үзләрен, кулларындагы властьләрен күрсәтәләр бит. Үзләренең даһилыгын, бөеклеген исбатларга тырышулары...» Фәзилә Хәмитовна халыкка иярде.
Замның каймак ашаган песи кебек канәгать йөзле бичәсе тун кесәсендәге «чики»ен — бәләкәй шешәдәге аракысын капшап, үзенә эчәргә дус эзләргә кереште. Шешәдәшләр күп иде: зам хатыны, сам хатыны булып куймагае!
Радмир Фазылович котырган буранның шомлы авазлары астында Курагач белән мәңгегә хушлашты...
Шатлыгыннан җилкенеп торган йөрәген авырлык белән тынычландырып, йөзенә кайгылы чырай чыгарып, Фәзилә Хәмитовна кызларына борылды. «Соңрак. Котылуның рәхәтен, ирекнең тәмен соңыннан татырмын. Тагын аз гына түзәргә. Аз гына...» Кызының зурысы, бер тамчы судай Радмирга охшаганы, усал карашларын күптән әнисе ягына ташлый иде инде. Ул барын да аңлый шул. Кияүдә хәзер. Бәләкәе Фәзиләнең нәкъ үзе, кадерлесе, иркәсе, унике генә яшьлек Лира, ихлас итеп елый. Ул берни белми, берни аңламый шул. Аның өчен әтисе дөньяда иң яхшы кеше.
Бу авыр халәттән, өйдәге буталыштан тизрәк арынырга теләп, Фәзилә Хәмитовна оста итеп чирлегә сабышты да, салпы ягына салам кыстырып, мактап, мәетнең өчен, җидесен үткәрү мәшәкатьләрен Радмирның сеңлесенә йөкләде.
Иртәгәсен, авыз ачып бер җылы сүз дә дәшмәгән кызы Алиса кияве белән яшәгән шәһәренә кайтып китте.
Бәләкәчен тынычландырып йоклаткан хатын берүзе калды. Егерме елдан артык Ходай биргән дәртен, энергиясен басып, иренең күләгәсе астында яшәргә, үзенә хыянәт иткән, күрә алмаган кешесе белән ястык бүлешергә мәҗбүр булган Фәзилә, ниһаять, ялгызы гына киң караватка сузылып төште. Аның шатлыгына, ләззәтенә тышта инде икенче көн туктамый улаган буран гына комачаулый иде.
(Дәвамы бар.)
***
Автор турында
Гөл Мирһади (Гөлнара Шәймөхәммәтова) – шагыйрә, прозаик, 2011 елдан Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы. Башкортстанның Балтач районы Түбән Карыш авылында 1971 елның 23 апрелендә дөньяга килгән. 1988 елда Югары Карыш мәктәбен көмеш медальгә тәмамлап, Башкорт дәүләт педагогия институтына укырга керә. Ун ел Габдулла Галиев-Батырша исемендәге Югары Карыш урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта. Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы. Төрле елларда Балтач районы хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе, “Балтач таңнары” район гәзите хәбәрчесе, район Мәдәният сарае директоры булып эшли. Районның Мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр өчен реабилитация үзәген җитәкләде, әлеге вакытта мәгариф бүлеге җитәкчесе.
З. Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында “Алмалы үләннәрем” шигырьләр һәм җырлар, “Адашкан сер”, “Төш” повесть һәм хикәя җыентыклары, балалар өчен “Өйрән хуҗа булырга!”, Казанның “Ак бүре” нәшриятында “Уйларым-сәйләннәрем” китаплары дөнья күрде.
"Килмешәк" повесте -- "Тулпар"да элегрәк басылган әсәрләреннән.