

-3-
Ир-атка кисәтү ясаса килешмәс, җиңгәсе йөри һаман сөлгегә уралып.
— Җәүдә, килендәшеңә берәр нәрсә кигез, — диде ул.
— Өр-яңа халат бүләк иттем, әллә кызу микән? — дип җиңгәсе артыннан бакчага кергән хатыны агарынган иде.
— Син ул якка ялгышып күз ташлама тагы. Анадан тума чишенгән Маша кызына.
Велосипед сөйрәгән Денис пәйда булды. Ярышта катнашкан диярсең, егет еш-еш сулый иде.
— Пап, аларның кибетләре ябык.
«Пап»ның болай да караңгы чырае тагын да каралды.
Кунаклар кибет эзли икән, димәк, хуҗаларның сые сыек.
— Бездә ревизия, сезгә нәрсә кирәк соң? — диде ул. Ата белән ул бер-берсенә карашып алды.
— Шоколад, браток. — Абыйсы көлемсерәде.
Туганнары өчен кош сөте саварга әзер энекәш хатынына боерды:
— Суыткычтагы шоколадларны апчык!
Кич белән, кыяр-помидорларга су сипкәндә, Шаһиәхмәт нәрсәгәдер китереп басты. Чытырт! Үлән арасындагы өч кап шоколадны изде, хәерез!
— И шырагай инде син, валлаһи. Ышандың, эйеме? Шоколад — сәбәп кенә. Малаен аракыга чаптырды абыең! Машасы ух-вах килә. Баш чатный, ди.
«Син хаклы», — дип Җәвидәсенең сүзен җөплисе, югыйсә. Ә ул абыйсын яклады:
— Синнән аракы сорамыйлар бит! Айнык бит Наил. Яхшы гына сыйла, синең эшең шул. Иртәнге ашка тавык тутыр!
— Абыең өйдә тәмәке пошкырта. Сасы исеннән күңел болгана.
Хатынының бу зары да хупланмады:
— Синекеләр дә паровоздан ким пуфылдатмый!
Җәвидәнең агай-энеләрен яманларлык идемени! Җизни дип өзелеп торалар, нинди генә йомыш белән барсаң да, сәгате-минуты белән гозерең үтәлә. Их, бияләй авызыңа чөй кагасыңмы соң?
— Синекеләр... тәртипле шул, Җәүдә. Ә безнеке ата тәрбиясе күрмәгән. Әти белән үссә, болай кыланмас иде. Бервакыт, унөч яшемдә малайлардан күрмәк гәзит кисәгенә төреп махра суырганда тотылдым, әти төпчеге белән иренемне яндырып, тәмәкедән тиз биздерде.
Кунакларны авыл белән таныштырырга вакыт иде. Уңган хуҗабикә иртән үк тутырган авык пешерде, ашагач, рәхмәт димәсәләр дә, гхҗалар канәгать иде. Алардан сыйлау!
Җиңгәсе тән каралтырга бакчага юнәлде, Денис телефонында казынды, абыйсы теләр-теләмәс кенә энесенә иярде. Кырынган-юынган, Шаһиәхмәтнең күлмәк-чалбарын, кара түфлиләрен кигән чиста-пөхтә Наил белән урам әйләнгәндә күкрәк киерелеп, баш югары чөелергә тиеш иде. Күрегез, күр, аның туганы бар! Әмма тыкрыкка борылгач та, абыйсы адымын әкренәйтте:
— Иртүк кая аппарасың, браток?
— Авылны иңләп-буйлап чыгабыз, абый. Мәчет урыны — безнең бабайлар нигезе. Карарсың.
— Чуртымамы миңа ул?!
— Соң... — Шаһиәхмәт аптырады. Эчендә җаны булган кеше нәселе белән кызыксына бит инде. — Соң... зиратта әти күмелгән... Рухына дога кылырбыз.
— Мине анда-монда тарткалама, браток! Нигезе дә, зираты да — соңрак.
— Йөрик инде бераз, абый. Сине күрсеннәр!
— Кемнәр күрсен?!
— Авылдашлар инде, абый.
— Мин сиңа кәмитче аю што-ли? Түфлиләрең аякны кыса. Әйдә, өйгә!
Велосипед «иярләгән» Денис кукшаңгы сыман безелдәп аларны узып китте. Табак-савыт юган Җәвидә:
— Бәй, тутырган тавык ашказаныгызда җайлашмады да бит, ник болай тиз? — дигәч, Шаһиәхмәт авыр сулады:
— Түфли кыса, ди. Галуш кына кигезәсе иде.
— И шырагай, — хатыны аның битенә су тамчылары чәчрәтте. — Аяк савыты тап-таман аңа. Йөз грамм салса, дөньясы да киңәя әле. Салыр да, малае, күрше рус авылы ничә чакрым, аларда кибет эшлиме, дип төпченде.
Бу юлысы ул абыйсын якламады. Үткен пәке белән сыдырган сыман йөрәк әчешә иде. Нишләп газиз туганы белән аралар җылынмый икән? Наил җиде йозакка бикләнгән сандык шикелле, аңа һичничек ачкыч яратып булмый. Җәвидә белән бер алдына, бер артына төшеп күпме генә ярарга тырышсалар да, һаман чырае җимерек.
Ат җигеп кырдан печән чабып кайткан ир бакчада шыпырдашкан тавышлар ишетеп колагын шомрайтты.
— Кемнәр анда? — диде ул хатынына.
— Кемнәр, кемнәр, имеш! Синекеләр! — Җәвидә бүртенгән иде. — Әбәткә бәрәңге белән сарык кабыргасы дәмләткән идем, суына инде.
Маңгаендагы тирен кәпәче белән сөртеп Шаһиәхмәт бакчага атлады. Шомырт агачы күләгәсендә өчәү кәефләнә! Ашъяулык итеп җәйгән гәзиттә сындырылган кыяр кисәкләре (түтәл якын гына), нечкә муенлы шешә...
— О, браток! — Бикләнгән «сандык» шалтырап ачылды. Ачкычы да әллә кайда түгел, шешә төбендә генә икән. — Кил, безгә кушыл! Улым, абыеңа да тамыз! Очрашуыбызны юабыз, браток!
Шактый кызмача абыйсы түфлиләрне салмаган иде. Кысмый, дөньясы киңәйгән.
— Денис, молодец, күршегез Орловка-дан тапты. Сине беләләр һәм хөрмәт итәләр икән ул авылда. Дядя Степа дигән агайның көмешкәсен чөмерәбез. Бурычка биргән. Синең хакка. Акчасын түләрсең, браток.
— Мин эчмим! — Шаһиәхмәт абыйсының кулындагы пластик стаканны сугып очырды. Аның бөтен ачуы шунда сыеп бетте.
— Ишеттегезме? Ул эчми! — Абыйсы хатыны белән улына эндәште, әмма тегеләр илтифат итмәде, алар мәлҗерәгән иде.
— Әти дә эчмәде.
— Ишеттегезме, атасы да эчмәгән! Ха-ха! Нинди тәртипле халык! Ә без көн дә тамак чылатырга гадәтләнгән, чөнки без ярлы-ябагай, безгә әтиләр мал-мөлкәт калдырмады. Сиңа калдырганнар, браток. Кара, синдәге патша сарае кадәр йорт, абзар-кура, мунча, сыер, үгез, каз-үрдәк, тавык-чебеш. О-о, чын-чынлап син барин, Шаги... Шу-рик.
— Мин өч җирдә эшләдем, абый. Җир сөрдем, такта ярдырдым, өй түбәләре яптым. Бүген умарта асрыйм. Урманда умарталыгым.
— Ишеттегезме? Көрәк белән акча көри, ә үзе саран, абыйсына хөрмәт йөзеннән бер ярты жәлли.
— Эш саранлыктамыни, абый! — дип ачынды Шаһиәхмәт. Без — муллалар нәселе. Әти — мәзин иде, бик беләсең килсә!
Абый кешенең беләсе килми иде шул. Ул энесе кебек өзгәләнми, аңа туган ни дә, җиде ят ни — барыбер иде.
Баскычка чүгәләгән ирен хатыны юатты:
— Аттан ала да туа, кола да туа. Абый дип бетеренмә әле. Ялгыз түгел лә син. Мин бар, кызың бар.
— Монысы бит бүтән, — диде Шаһиәхмәт. — Без — бер ата балалары.
— Кичкә сеңелем ашка алмакчы иде. Ат арбасына төяп барсаң гына боларны.
Әпен-төпен атлап бакчадан Наил чыкты.
— Шаги... Шурик, браток, — дип абыйсы ың кырыена төртелде. — Ух, күңелле сездә!
Вот бу ял, ичмасам. Туфлиең тап-таман миңа. Әйдә, күрсәт, нигезегезне, зиратыгызны!
— Бу кыяфәттә урамда йөрмисең, абый! Син — исерек!
— Юк, мин җиңелчә генә кызмача, Шаги... Шурик! Исерек дуңгыз сазда ауный.
— Ятып йокла, абый. Мин умарталыкка киттем.
— Чур, мин дә синең белән!
— Кортлар хәмер исен яратмый, — диде Шаһиәхмәт. — Чагып үтерәчәкләр.
Иртән туганнарның өчесе дә агуланган тараканнарга охшаган, көчкә генә кул-аягын кыймылдата иде. Җәвидә ясаган куе чәйдән дә рәтләнмәде алар. Наил чөгендер борынын уып:
— Дядя Степаннан баш төзәтергә апкайт, Денис улым, — дигәч, Шаһиәхмәт катгыян:
— Моннан соң тамчысын да эчмисез! — диде. — Кичә Степан агайны капкаңа якын да китермә, дип кисәттем. Белә ул минем холыкны, ачуландырса — эләгә бит аңа.
Билгеле, ул тыштан гына гайрәтләнә, эчтә исә әрнү иде. Әтисе белән үссә, кешелек сыйфатларын җуяр идемени туганы, ә? Ватыгын вакытында төзәтеп, кыегын вакытында турайтып, улын нәсел дәвамчысы итәр иде әкиятче Барый. Һәм Наил Кирамов Николай Кирилловка да әйләнмәс, аның малае да Денис дип аталмас иде.
Кунаклар көнозын ахылдап-ухылдап йөрде. Хуҗа жәлләп йомшармады. Кичкә табан ул кыздырып мунча якты. Башка чарасы юк иде. Куып җибәрсә дә, намусы борчымас та. Ярамый! Әүвәл ул Наил белән Денисны, сөйрәп диярлек, мунчага илтеп ыргытты. Төтен сыман аксыл пардан идән тактасына кадәр изрәгән иде. Үлән төнәтмәсе белән пешекләгән себерке әле абыйсын, әле аның улын «тукмады».
Ахырдан икесен дә салкын су белән коендырды. Җәвидәсе нәкъ шундый ысул белән җиңгәсен дәвалады. «Тоткыннар»ны өч көн рәттән себерке белән «җәзалагач», хатыны шикләнеп:
— Үтермәбезме икән, Шәймәт? — диде.
— Үтермәбез! Ятып калганчы, атып калыйк, Җәүдә.
— Тәвәккәл инде үзең, Шәймәт.
Фото: protalismany.ru