

-2-
Шаһиәхмәт кая басканын белмәде. Шкафтагы өр-яңа костюм-чалбарын киде-салды, киде-салды.
— Өстеңдәгесе дә кырт иткән бит, — диде хатыны. — Авыл кешесе кәчтүм кими дә әле. Муенчак та такмый, адәм көлдереп.
— Абый — шәһәр малае, культурный. Моның өстендә сәләмә димәсме соң, Җәүдә?
— Менә безнекеләр ашка чакырыр, шунда көязләнерсең.
— Абый төскә-биткә ниндирәк икән? Әтигә тартканмы, миңамы?
— Сиңа, сиңа! — Җәвидә «абый» сүзеннән тәмам гарык иде. — Кухняда ашыйбызмы? Бишебезгә биш урындык.
— Ниткән «кухня»?! Ишек төбендә кунак сыйлыйлар ди!
— Монда да түр ансы, — дип мыгырданган хатыны белән әрләшер чакмыни, күрешү минутларын якынайтып, диварда сәгать текелди. Тек-тек, тек-тек... «Абыеңкайта, абыең!»
Хуҗалар турга чыгып басты. Шаһиәхмәт, кулын каш өстенә куеп, олы юлны күзәтте.
— Маңгаена шакмак чәпәгән, такси бу, — диде ул. Аяк үзалдына биеде. Кара син, Җәвидәсе дә дулкынлана, алъяпкыч бавын бер бәйләп бер чишә.
— Токмачым изелмәдеме икән инде? Камырын өч йомыркага баскан идем үзе...
Иң беренче машинадан унҗиде-унсигез яшьләр чамасындагы ябык кына егет белән тәбәнәк буйлы хатын-кыз төште.
— Здрасьте...
Әһә, абыйсының гаиләсе. Алар артыннан ук туган буласы кеше күренде.
— Здрасьте...
— Абау, урман шүрәлеләремени, — дип пышылдады Җәвидә.
— Шыпырт, — диде каушаган Шаһиәхмәт. Чынлап та, өчәү имгәнеч кыяфәттә иде. Озын чәчләре җилкәсенә кадәр салынган егетнең чалбар балагын эт талаганмыни, тездән үк ертык, колагында әллә ниткән тимер алкалар аскан, муенында — бармак калынлыгы чылбыр... Җиңги дигәненең кофта уемы кендегенә кадәр уелган, бау белән бәйләгән кыска ыштаны да арт чүмечен яртылаш кына каплаган, ялангач тәненә җиңсез комбинезон кигән абыйсы да әкәмәт иде. Оялды Шаһиәхмәт, үзеннән оялды: кияү егетләре кебек көязләнмәсә инде. Кунакларга хөрмәт йөзеннән, дигәч тә... Ул хатынына пышылдады:
— Бар, токмачың изеләдер.
Очрашу шатлыгы көчлерәк иде, ир тилмереп көткән туганын кочаклады:
— Исәнме, Наил абый?! Тач әти икән.
— Что? — диде абыйсы.
Эһе, болар белән аралашыр өчен тел сындырасы икән. Хәер, баш миенең татар авазларына көйләнгән өлеше тиз тәрҗемә итә иде.
— Ну-ка, карыйк, — диде кунак. — Минем энекәш ниндирәк икән? — Әгә, прям начальник какой-то! Таныш, хатыным — Маша, улым Денис.
Капка төбенә хәмер катыш тәмәке исе таралды. Бу сасы ис өйгә дә ияреп керде. Поезд вагонында кемнәр генә юк, киемнәренә сеңгәндер, диде Шаһиәхмәт. Өс-башларын алмаштыргач, һава сафланыр. Тик менә алмаш киемнәре кайда икән? Машаның кулында җептән үрелгән җәтмә сумка гына иде. Нигә аптырарга ди? Ул абыйсы белән, Маша Җәвидә белән бер чама, киендерерләр. Шкаф тулы чүпрәк.
Җәвидә өстәлгә нәрсә генә тезмәгән, күз йөгерә, хатынның теле дә тәмле, йөзе дә ачык, ул, әнә, тәлинкәләргә төрледән-төрле салатлар тутыра-тутыра:
— Ачыккансыздыр, юл озын, ашагыз, аша, — дип кыстый. Тик кунаклар шымайган, берсе дә алдындагы тәгаменә үрелми, абыйсы уйнаган төсле кулындагы кашыгын әйләндерә иде. Шаһиәхмәт:
— Ягез, тартынмагыз, ни бары белән сыйланыгыз, — дигәч кенә алар, анда да теләр-теләмәс кенә, ашарга кереште. Ризык тәмсез дисәң, Җәвидәнең аш-суына тел-теш тидерерлекме соң!
Абыйсы белән җиңгәсен ару киемнәр тоттырып мунчага озаткан (Денис сарайга сөягән иске велосипедка атланып, урам буйлап «юыртты») хатыны:
— Нишләп кәефсезләнүләрен аңламадыңмыни, и шырагай, — диде. — Табынга аракы куймадык ич без. Боларга иң тәмле сый — бер ярты бит!
— Юкны лыгырдама, Җәүдә. Юлда арганнар.
— Лыгырдыйм шул менә. Махмыр дан интегә бичаралар.
Шаһиәхмәтнең барыбер үзенеке өстен иде:
— Көнчыгыштан тиклем ничә тәүлек поездда кайт әле син. Тынчу вагонда эчмичә исерерсең. Наил абый — әти малае! Хәмер — әтинең
дошманы иде. «Шайтан суы»н бусагадан да кертмәгез дигән әманәте исеңдәме?
— Исемдә, исемдә. Түлке аңа исерекләрне дә кертмәгез, дип өстәргә иде.
— Син, Җәүдә, минем туганнарымнан шикләнүеңне туктат!
Абыйсы мунчада озак юынмады. Чабынмаган да бугай, йөзе ап-ак. Алай да яшәргән кебек. Кат-кат күңелдә яңарган хыял, ниһаять, чынга ашты: ул туганы белән янәшә баскычта утыра.
— Авыз кипте, — диде Наил.
— Җәүдә, су бир! — дип кычкырды Шаһиәхмәт.
— Кирәкми. Исемнәрегез җайсыз сезнең, энем. Жа... Жа...
— Җәвидә, абый.
— Женя, короче. Синеке Шаги... Шаги...
— Шаһиәхмәт, абый.
— Шурик, короче. Миңа да Наил димәгез, Машадан уңайсыз. Николай мин.
— Безнең Барый әти кем инде?
— Борис!
Җәвидә чыгарган бер тустаган суны изүенә агыза-агыза үзе эчте Шаһиәхмәт. Юк, ул сусамаган, бәлки йөрәккә капкан ут (исемнәрегез җайсыз, имеш!) дөрләп күкрәген яндыра иде. Эчте дә, җиңе белән иренен сөртеп:
— Әти казыган чишмәнеке, — диде. — Йомшак.
Әмма су да дөрләгән ялкынны сүндермәде.
— Син безнең исемнәрне үзеңә яраклаштырма, абый. Тел үзгәртүең генә җитмәгән монда!
— Йә, йә, браток, сезнеке — сезнеңчә, безнеке — безнеңчә!
— Синең атың сезнеңчә дә, безнеңчә дә — Наил. Саф татарча!
«Бәхәсләшмә, бу тилмереп көткән туганың, әгәр ул рәнҗеп-үпкәләп китеп барса нишләрсең?» — дип, Шаһиәхмәт оста гына сүз йомгагын бүтән якка тәгәрәтте.
— Җиде буынның шәҗәрәсен төзедем, абый. Беренче бабай — мәзин, икенчесе — мулла, өченчесе — кызылмалчы. Без — Кирамовлар борынгыдан абруйлы нәсел саналган.
— Минем фамилиям — Кириллов, браток.
— Алай икән. Тәнең — тирең белән алышынгансың икән.
— Дәвам ит, браток. Теге сәүдәгәр бабай кайдадыр алтын-көмеш күммәгәнме?
— Күммәгән. Мәчет-мәдрәсәләр салдырган.
Абыйсы муенындагы юеш сөлгесен кулына чорнап тезен «кыйнады»:
— Ох, зря! Байлыгын оныкларына калдырмаган. Зря!
— Син нәрсә инде, абый? Аннан бирле күпм сулар аккан. Үзең ишәйтмәсәң, мал-мөлкәт артмый бит.
Туганы нәсел белән тамчы да кызыксынмады. Җәйге кояш җылытса да, баскычта салкыг иде. «Иңгә-иң терәп...» Хыялның бу өлеше акланмады бугай. Бәлки, Шаһиәхмәт ашыгадыр? Юлдан гына кайткан абыйсын тинтерәтә, Әле исем, әле нәсел... Туганлык җепләре ярты көндә генә ялганамыни?
— Тормышлар ничек? Сөйләп җибәр, абый.
— Нәрсә сөйлим? Маша белән пенсиядә без. Фатир кечкенә.
— Кайларда эшләдең?
— Син миннән отчет аласыңмы, браток?
— Болай гына инде, абый. Кызык өчен генә.
— Миндә кызык юк, браток.
Кайсы гына җиреннән башласаң да, әңгәмә черек бау төсле черт тә черт өзелә иде. Ике туганга аралашуы шулкадәр кыен микәнни?
Сөлге белән генә уралган җиңгәсе мунчадан чыккач, Җәвидә кунакларны өйгә чакырды:
— Әйдәгез, бал белән мәтрүшкәле чәй эчәбез.
— Чәй эчкән бар, — диде абыйсы, күңелсез генә. Хәзер аның кинаясе аңлашыла иде. Шаһиәхмәт аны җилтерәтеп урыныннан торгызды:
— Тагын эчәрсең. Коймакка бал сылап. Әти шулай ярата иде.
(Дәвамы бар).
Фото: loveopium.ru