

«Туганым табылды, туганым!»
Шаһиәхмәтнең шатлыгы күңел кәсәсеннән тулып, дөньяга ташый иде. Бу хәбәрен ул кемнәр белән генә уртаклашмады, урамнан олысы узамы, кечесеме, башындагы кәпәчен әле маңгаена шудырып, әле түбәсенә «элеп», һәм, әлбәттә инде, чамасыз горурланып:
— Карале син, туганым табылды бит, — дияр иде. Кеше: «Әйбәт, әйбәт», — дип хуплап үтә дә китә, ә менә хатыны Җәвидә, кичә искереп иртән тагын «яңарган» яңалыктан тәмам туйды. Ул туйса да, ир туймады, «туган» дигән сүз кабатлаган саен җанга рәхәтлек бирә, аның көч-кодрәте арта, мәгънәсе тирәнәя иде. Туган! Кушкаен төсле бер тамырдан яралган игез! Билгеле, кечкенә генә авылда әлеге хәбәр тиз таралды. Аны ишетмәгән адәм заты калмады. Адәмнәр генәме, куактагы чыпчыкларга хәтле «туган, туган» дип чыркылдаша иде.
— Чакырма да! Никакой кунак. — Хатыны иренең шатлыгын таяк кебек урталай бөгеп сындырырга маташты. — Җәй корысында мунча буратабыз!
— Оял әзрәк! — диде Шаһиәхмәт. — Бердәнбер абыемны күпсенмә! Синекеләр авыл тутырык. Кайсы капкага орынма, җә энең, җә сеңелең!
Җавидәсенең теленә шайтан төкергән иде:
— Минекеләрнең нәсел-нәсәбе билгеле. Ә менә синең абый дигәнеңнең атасы кем дә, анасы кем!
— Анасында эшем юк! Безнең әтиләр — утак, Җәүдә! Нәсел ир-ат ягыннан исәпләнә.
— Шырагай син, Шәймәт, валлаһи. — Ызгыш-талашның бәләкәй варианты — әйтеш-үртәш вакытында икесенең дә исемнәрендә хәрефләр кыскара иде. — Теләсә кемгә ышанасың. Аферистыр әле. Мәрхүм кайнатам ягада улым үсә димәде бер дә.
— Әти үз эченә бикләнгән. Әнидән кыен ашамас өчен яшергән. Әни, мәрхүмә, синең сымак вакчыл иде бит. Хәтәр көнләшә дә иде. — Моңарчы Җәвидәсе белән һәр нәрсәне уртага салып киңәшкән, бәхәсле урыннарын аның белән килештергән, ә кайбер мәсьәләләрдә юл биргән ир акыл бизмәнендә үлчәде: әгәр хәзер җебесә, туганының чыраен да күрмәячәк. Ачудан кашлары тартышкан Шаһиәхмәт бала башы хәтле йодрыгы белән өстәлгә сукты. — Теге ни... Җанымны көйдермә, Җәүдә! Абый кайта! Бездә күпме яши, ун көнме, өч атнамы, ике аймы — иртә-кич аш-суың әзер булсын!
Хатын кинәт кенә дулаган иреннән шүрләсә дә, үзенекен куәтләде:
— Кайната миңа да серен ачар иде. Без аның белән дус-тату идек, Аллага шөкер!
Шаһиәхмәт, чебен куган төсле, кулы белән селтәнде:
— Бәйләндең тәки! Авызына теле сыймаган килен белән серләшергә әтинең башына тай типмәгән! Әни белән ызгыштырып аерттырыр идең, ә! Әни үлгәч гөнаһын яшермәде әти. Гөнаһ дип, арттырдым ахры. Көнчыгышта зур төзелештә эшләгәндә Кадрия исемле кыз белән таныша ул. Никах укыталар. Малай туа. Аңа Наил дип исем ку куштыралар. Бабай: «Без авырыйбыз, улым, кайт», — дигәч, әти үзе генә кайтып китә, чөки хатыны, синең шикелле киребеткән, шәһәрне лә авылга алыштырмыйм, ди. Әтигә ахырдан хат та яза: «Кияүгә чыктым, безне оныт», — дип. де Әти шулай итеп әнигә өйләнә! Үткәндәге хәлләрне белгертү юк инде, тегеннән дә эзләү юк. Вәт аркылы да торкылы сызылган язмышлар!
Ул, ышандыңмы инде дигәндәй, хатынына карады.
Җәвидә исә һаман үзенекен сукалады:
— Кайнатай әкиятләр ярата иде. Аның кушаматы да әкиятче Барый. «Бабай, теге маҗараңны сөйлә дә, бу маҗараңны сөйлә», — дип ва урамда бала-чага сырып ала иде үзен. Син инде сабыйлардан күпкә артык, атаң шыттырган борчакны һаман ашап туймыйсың, шырагай!
— Әти моның ише әйберләр белән шаярмас. Йом иләк авызыңны, Җәүдә! Минем абый бар! Нокта!
— Йоммаган кая инде.
Хатыны бүтән бәхәсләшмәде. Җәвидә аның туганын өнәмәсә дә, табибә кызлары Ләйсән тү әтисенә теләктәш иде. Рәхмәт яугыры, интернет дигәненә «фәлән елда туган Наил Бари улы Кирамовны эзлибез» дип кыска гына белдерү язгач, менә сиңа могҗиза, өч айдан хәбәр дә килгән. Башта Шаһиәхмәт Көнчыгышка үзе барырга уйлады, шулай дип «пәрәвез челтәре»нә хәбәр дә юллатты, ләкин нияте Наил тарафыннан хупланмады. Фатирыбыз бәләкәй, дигән.
Гаепләмәде ул. Ятим үскән бала ата малына туенмагандыр шул. Аның каравы, энесенең йорты галәмәт зур: дүрт бүлмә белән җәйге веранда ике дистә кешене сыйдыра. Әмма: «Өчегезне дә кунакка чакырабыз», — дигән тәкъдимгә дә туганы эремәде. Билетка акчалары юк икән. И-и, кире кагарлык сәбәпмени бу! Абзарда симергән ике үгез: берсен иткә озатса — кайтырына да, китәренә дә җитә. Ләйсән белешкән, юлга өчесенә (хатынына, улына) утыз мең кирәк, ди. Үгез ике бәясенә артыграк сатылып, акчалар Көнчыгышка «очты». Тилмереп көткән җавап та алынды: ниһаять, туган абыйсы кайта!
Тавыш юньлегә илтмәс дигәндер, тыртайган Җәвидәсе дә җайланды. Казан белән авыл арасы илле чакрым, Ләйсән ял көннәрендә генә әнисенә булышыр иде, димәк, кадерле кунакларны җиренә җиткереп сыйлау хатыны җилкәсендә. Гәрчә суыткычта тартма-тарма ит сакланса да, хуҗа сарык чалдырды. Аш төрләндерер өчен балык хәстәрләсәң дә ярыйсы.
— Район кибетендә туңдырган камбала күрдем, ул тәмле, кылчыксыз, — диде Җәвидә.
— Абыйга биш былтыр бозда катырылган үләксә ашатмыйбыз, Сөлчә елгасыннан үзем каптырам, — дип Шаһиәхмәт камбала кебек үк «биш былтыр»гы кармакларын барлады.
Күз генә тимәсен, нәрсәгә генә тотынмасын, һәрберсе уңайга ятты. Димәк, абыйсы ипле-җайлы кеше. Сөбханалла, кармак ташлау белән балыгы да ярты чиләк булды. Дөрес, алар вак, ярты гына уч, әмма «эсвежий»!
— Моны ни кыздыр, ни пешер, шыр кылчык, — дип зарлана-зарлана ярты көн тәңкә кырды Җәвидә.
Чисталык-пөхтәлек ягыннан алар икесе дә уңган: өйдә хатын һәммәсен дә тәртипләп торса, абзар-кура, ишегалды, бакча ише «мәмләкәтләр» ир карамагында иде. Инде сарай идәннәре ялт иттереп себерелгән, олау-олау тирес түгелгән, койма кырыендагы бармак очы хәтле кычыткан йолкынган, кыскасы, иң бәйләнчек комиссия килеп тикшерсә дә, күзгә кырып салырлык чүп бөртеге тапмаслык дәрәҗәдә хуҗалык җыештырылган. Туктаусыз тырма-сәнәк күтәреп чапкан Шаһиәхмәткә Җавидәсенең генә эче поша иде:
— Әлләү, без патша көтәбезме соң?
— Абыйны көтәбез, ул патшадан олырак. Әгәренки туганым әти белән миңа охшаса, һавада тирбәлгән кар бөртеген җиргә кундырмыйча авызы белән җыячак. Безнең нәсел шундый, аппагым. Син дә иренмә, өйалды баскычын мунчалага кер сабыны сөртеп ю!
— Баскычта эскәтер җәеп чәй эчмәсләр әле!
Иренең сүзен теленә абындырып екмаса, хатынының күңеле булмый иде.
Баскыч, аппагым, ир-ат өчен изге урын! Әтисе чордашы Гайнан абзый белән сәгатьләр буе шунда гәп корып утырыр иде. Башта алар кычкырып-кычкырып дөнья хәлләре турында сөйләшә. Радиодан фәлән әйткәннәр, телевизордан фәлән дип күрсәткәннәр. Америка бик каты «тукмала». Ул дәҗҗал атом-төш коралы белән янагач, күмәк хуҗалыктагы сыерлар сөтен «киметте» (Гайнан абзый ферма мөдире). «Һи, синеке чепуха, шул Әмрикә кортларны ялкауландырды, быел балның чыгышы аз», — ди әтисе. (Ул — умартачы.) Чордашлар җир шарын «урап» күрше Кәкре Күл авылына күчә. Анда нәселле атларны җигәләр икән. Мәгънәсез халык! Аннары баскычтагы тавышлар әкренәя. Монысын чит-ят колак ишетмәсен! «Яшь чакта икебезнең дә йөрәкне җилкендергән Бибигайшә тәки ялгыз картая. Чибәрлеге белән масайды. Безне тиң күрмәде. Сайланды. Минеке аңардан көнләшеп үлә, Гайнан. Минеке дә, Барый дус!»
Алла кушса, Шаһиәхмәт белән абыйсы да, әтиләре кебек, икәү генә шушы баскычта серләшер. Бүген заманалар үзгәрде, кем дошман, океан артындагы илләрме, үзеңнекеме? Өздереп кенә әйтүе кыен. «Пенсия яшен арттырды, дәҗҗал Әмрик», — дип авылда бердәнбер эт ялкавы Сафа гына сүгенә хәзер. Абый кеше энекәшеннән акыллырактыр, чөнки ул баш бала. Шуңа күрә Шаһиәхмәт күбрәк аны тыңлар. Нәсел-нәсәпләре турында, әлбәттә инде, берәмтекләп энекәш сөйләр.
Йорт-җир «ялтырый», ә тимер капка «калтырый», аның буявы кубып, «бите» шадраланган иде. Капка — хуҗаның йөзе.
— Чү, чү, — диде хатыны. — Абый, дия-дия, миең шулпаланды ахры. Яңасына заказ бирдек ләбаса!
— Анысы ай ярымнан гына өлгерә, Җәүдә.
— Өлгермәгәе соң! Ашарга сорамый әле. Буяу кыйбат, нәрсәгә шулай расхутланырга ди. Кассадагы акчаны кузгатмыйбыз. Мунчага ул.
Кузгатмасаң ни! Кибетчеләрнең әҗәтләр теркәлгән «Кара дәфтәре»яшәсен. Шаһиәхмәт шунда исемен яздыртып ун савыт зәңгәр буяу юнәтте. Иске капканың шадралары тигезләнмәсә дә, әз-мәз матурайды шикелле.
Ләйсән шылтыратты: «Әти, туганнар Казан аша кайта. Поезддан каршыладым. Авылга кадәр такси ялладык».
Фото: moe-online.ru
(Ахыры бар).