Чәчмә әсәр
19 Декабря 2022, 16:57

Марс ЯҺҮДИН. Тегермән ташлары. Бәян (Ахыры)

Усал идем. Егетләрне тиң күрми идем үземә, йөрми идем алар белән. Кимсенә идем, ачуым килә иде. Ирдәүкә кушаматы да тактылар инде миңа.

Марс ЯҺҮДИН. Тегермән ташлары. Бәян (Ахыры)Марс ЯҺҮДИН. Тегермән ташлары. Бәян (Ахыры)
Марс ЯҺҮДИН. Тегермән ташлары. Бәян (Ахыры)

* * *

Утыз ел авылыма кайтмадым. Кайтасы килә, аланнары, чишмәләре, елгалары сагындыра. Ә кайта алмыйм, нәрсәдер тота. Авыл карт әбиләрнең тирән җыерчыкларына охшаган ерганаклар арасында утыра, матур да түгел кебек. Тик, нигәдер, төшләремә кереп саташтыра. Яшьлек җырларын артык хискә бирелеп тыңларга куркам – тынычлыгым кача, күңелем читлектәге кош сыман үрсәләнә башлый.

Чаллыга килеп урнашкач, Ижтамак санаториена путевка бирделәр. Автовокзалга бардым. Чаллы-Ижтамак автобусы Турай аша үтә. Авылыма гап-гади маршрут автобусы йөримени? Моңа кадәр белмәгәнмен дә, әле генә бу миңа мәгълүм булган кебек, башым әйләнеп китте. Шулай җиңел генә булганмыни кайтуы? Билет алдым. Автобуска сак кына керәм: бәлки, анда минем авылдашларым бардыр. Танырмынмы берәрсен? Мине танырлармы?

Менә авылым... Күршебез Камал апаның кызы Бәрия янына кайттым. Төн уртасына кадәр истәлекләр диңгезендә йөздек. Иртән торсам, Бәрия әйтә: «Рәйсә, төнлә мәктәп янган бит», – ди. Классташым – Тау асты Гаскәр янып үлгән. Балачактан бөкре иде ул. Бөкре дип тормаган, «мәктәп яна бит!» дип түбәсенә менеп киткән. Яртылаш янган түшәм ишелеп төшкән.

Элекке колхоз персидәтеле Шаһи абый янына кердем. Кузгалалмый урында ята.

– Син дә шушы көнгә төштеңме? – дидем. – Сигез сарыгыбызны алып киткәндә әни, «берәр сарыгымның йонын булса да алыйм, балаларның кышкылыкка бияләе юк», дип, сиңа күпме ялынды. Син нәрсә дидең? Халык дошманы хатынына колхоз сарыгы йонын бирергәме, дидеңме?

– Хәтерләмим. Кем соң син? – дигән була.

Милиция Корбан. Куллары калтыравын тыяр өчен таякка таянган.

– Сезне генә күрергә кайттым, – дим. – Курчагымны нигә ярдың икән син, анда бернинди корал юклыгын белә торып.

Аңламадымы, ишетмәдеме, миңгерәү кеше сыман дәшми тик тора.

Әти урынына куелган Әхмәров абыйны да очраттым.

– Син кем, Хәят кызы түгелме? – ди.

Авылга кайткач, бу кешеләрне күрүемә үкенмим. Аларның шәүләләр генә булып калуы башка кешеләргә карата күзләремне ачты. Мине юатучылар да бар иде бит. Әниемне «Гитлер хатыны» дип атаган Һәдия апайның улы, классташым Миңлерахман: «Әнине гафу итегез», – диде. Сугыш вакытында печән чабарга, җыярга чыга идек. Шул малай: «Куйма инде Рәйсәне ирләр белән рәттән», – ди иде бригадирга. Ә мин Һәдия апайның комганына борыч, әрем сала идем. Үч алам, имеш. «Гафу итә белү – үзе зур бәхет», – ди иде әни. Мин аптырый идем: ничек гафу итәсең шундыйларны? Ә бүген Миңлерахман: «Әнине гафу итегез», – диде.

Явыз кешеләрдән генә тормаган икән авыл. Печән өсте, Камал апа җырлый-җырлый аш пешерә. Шаука Фәкыя дә бик моңлы җырлый иде. Сугыш вакытында алар җиткән кызлар иде. Фәкыя соңрак поездга тапталып үлде.

Ике карчык. Чәки карчыгы кендек әбисе иде. Минем әбине табибә Мәликә диләр иде: сынган, тайган, пешкән, салкын тигәннәрне дәвалый. Урыс урманыннан җиләк, үлән җыеп киптерә. Тентүдә өй түбәсенә менеп китте Корбан. «Монда ниндидер төргәкләр», – ди. «Тимәгез, минем төргәкләр анда», – ди әби. «Ә, син сихерче дәмени әле? Нигә бүлниска бармыйлар?» Ә бүлнис бездән егерме чакрымда.

Мәликә әбине унсигез яшьлек кыз чагында алтмыш яшьлек картка бирәләр. «Минем бер генә кызым бар», – ди бабай. Барып керә әбием. Сәкедә унике яшьләрдә кыз бала утыра, чәче-башы тузган. «Бу синең олы кызың булыр», – ди бабай. Бер малай килеп керә. «Ә бу кем?» «Бу да безнеке», – ди бабай. Тагын бер малай күренә. «Монысы кем тагын?» «Монысы да безнеке». Өченче малай килеп кергәч: «Бусы да безнеке, Мәликә», – ди бабай. Әбием Дәүләт бабайдан ике бала таба: минем әнием һәм аның сеңлесе Хәтирә апа. Әлеге өч малайның өчесе дә сугышта үлә. Ә әбигә пенсия булмады, син тапкан балалар түгел дип.

Изгеләр чишмәсе янында басып торам. Утыз ел гомер үткән дип кем әйтер: шулай ук тыныч кына, әкрен генә ага, суы да элеккечә телеңне йотарлык. Бервакыт, Изгеләр чишмәсе ерак дип, Ат чишмәсеннән генә алып кайткан идем суны. Әби эчеп карады да, Ат чишмәсеннән бит бу, дип тетмәмне тетте генә...

Усал идем. Егетләрне тиң күрми идем үземә, йөрми идем алар белән. Кимсенә идем, ачуым килә иде. Ирдәүкә кушаматы да тактылар инде миңа. Беркөнне кичке уеннан соң Миңлехан исемле егет: «Озата барыйммы?» – ди. Ияреп килә бу. Капка төбенә җитү белән йөгереп барып тупса өстенә менеп бастым да: «Кыз озату кызыкмы, кыз озату кызыкмы?» – дип, егетне үчекли-үчекли биергә тотындым. Арыслангали дигән егет тә моны бакча башыннан күреп торган икән. Әби чыгып: «Нигә кеше баласын мәсхәрәлисең?» – дип, кыйнап алып кереп китте. Икенче көнне Миңлехан ике тәпиемнән тотты да коега тыкты: «Ник мыскыл иттең?» «Шаярдым гына бит», – дим, көләм. Шунда кулларын ычкындырса?..

«Тимә аңа, Хәят апай кызы бит ул», – диләр иде. Әти-әнигә карата хөрмәт бар иде. Нигә шул югалды икән? Габденур, әнинең укучысы, ул ничек теле әйләнеп әйтге икән: «Мин халык дошманы хатынын ипи өстендә алып бармыйм», – дип.

Менә Тегермән аланы. Куе үләнне ерып бара идем, нәрсәгәдер абынып, егылып китә яздым. Өсләренә мүк кунган ташлар. Тегермән ташлары түгелме? Шулар бит! Үземнең «Тегермән бәете» юллары исемә төште:

Иртә белән чыкса авыл халкы,

Ышанмыйча торды баш кагып.

Тегермәне белән бергә киткән

Мөхәммәтҗан бабай да агып.

Алабугада укыган чак, беренче курс. Авылга кайткач, уенга чыктым. Әйләнеп биибез. Укытучы Сорур апай килеп керде. Керде дә мине түгәрәктән төртеп тә чыгарды. Аптырап калдым: «Нигә?» «Синең атаң кем, анаң кем? Нигә әле син Турай клубында уйнап йөрергә тиеш?» – ди. Әти өстеннән язучыларның берсе дә шул Сорур апай булган икән. Ә ул үзе бәхетсез булды...

Хәзер инде бернәрсәдән дә курыкмыйм... Аллага шөкер, яшәлде... Балалар үсте... Күрәчәк булган инде...

 

Фото: a-s-buro.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас