Чәчмә әсәр
17 Декабря 2022, 17:39

Марс ЯҺҮДИН. Тегермән ташлары. Бәян (1)

«Репрессия корбаннарының балаларына акча бирәбез, диләр. Миңа нигә аларның акчасы, әтине кире кайтармагач...

Марс ЯҺҮДИН. Тегермән ташлары. Бәян (1)Марс ЯҺҮДИН. Тегермән ташлары. Бәян (1)
Марс ЯҺҮДИН. Тегермән ташлары. Бәян (1)

Язның караңгы төне иде. Тавышсыз-тынсыз гына авыл өстенә үк килеп җиткән болыт чирүен берәү дә күрмәде. Кинәт ике офыкны тоташтырып яшен угы сузылды. Болай да уч төбедәй авыл тагын да кечерәеп, чиксез киңлекләр уртасында югалып калгандай булды. Бер-бер артлы берничә ядрә шартлавын хәтерләткән көчле күк күкрәве, әйтерсең, авыл йортларын җәһәннәм чоңгылына алып атты.

Мич башындагы йомгак, сүтелә башлап: «Әни!» – диде. Тавышында курку катыш ялвару иде. «Кил, кызым, яныма», – диде әнисе йокы аралаш. Йомгак тәгәрәп кенә сәке өстенә төште дә әнисенең куенына чумды. «Әни, синнән ипекәй исе килгән кебек», – диде кыз. Ашказанындагы бүреләр, улап кына калмыйча, тырнаша ук башлады.

Болытлар өстеннән ядрәләр төялгән арба дөбер-шатыр тәгәрәп узды. Бала әнисенә ныграк сыенды. Әнисе: «Җамаяк төбендә бераз алабута оны калган иде бугай әле...» – дип нәрсәдер әйтмәкче иде, өлгерми калды. Тоташ дивар булып килүче яңгырның эре-эре тамчылары тәрәзә пыяласына сыланды. Мизгел үтүгә, такта түбәгә инде чиләкләп үк бәрә иде. Кызның абыйсы да, башын күтәреп: «Бу ни бу?» – дигән иде, әниләре: «Йоклагыз, йокла! Яңгыр. Игеннәр уңар, туйганчы ипи ашарбыз. Алла боерса...» – диде. Ә үзалдына: «Мәктәп морҗаларын тагын җебетә икән», – дип борчылып куйды.

Ире Гәрәй фронтка алынып, аның урынына Турай мәктәбе директоры булып калгач, тынычлыгын җуйды Хәят. Мәлҗерәп төшә торганнардан түгел ул, авырлыклар гайрәтен генә арттыра. Ләкин хәзерге эшен алай ук мәшәкатьле булыр дип уйламаган иде. Әллә инде һәр эшкә бар булган көчен актыккача биреп эшләргә күнеккәнгә шулаймы бу? Гәрәй бит барысын да җиңел генә, уйнап кына эшли иде кебек. «Нишлисең шул мәктәбеңдә, өйгә кайтып та күренмисең?» – ди иде иренә. «Сөяркәм бар», – дип шаярта иде тегесе, һавасы ук башка булган икән ул вакытларның.

Ирләр әзерләп киткән утын сугышның икенче кышын чыгарга җитмәде. Утын проблемасы фаҗигагә әйләнде. Классларда кышкы киемнән утыралар, язу каралары туңа. Хәят, мәктәп мичләренә ягар өчен дип, салам сорап барды. Колхоз рәисе Шаһи: «Сиртмәле карават та сорамыйсыңмы? Колхоз маллары ач. Әнә, үзеңнең лапас түбәңне ягып җылыт мәктәбеңне», – дип сүгеп чыгарды. Заманында Сираҗи бай салдырган лапасның такта түбәсе дә ягылып бетте, аның юан-юан бүрәнәләре дә яртылаш сүтелеп ягылды. Ә кыш һаман үтмәде. «Хәят, нигә утын кими?» – ди башлады әнисе. Көн дә иртән мәктәпкә утын кыстырып бара иде. Укучылар да чыбык-чабыктыр, салам учмасыдыр алып киләләр...

Таң беленеп килгәндә Хәят сыер саварга чыкты. Кичәге дәһшәтле болыттан теткәләнеп беткән ямаулыклар гына калган иде. Хатын, әсәрләнеп, тыңлап торды. «Нигә елга шулкадәр шаулап ага?» Карашы тау астына төште. Үз күзләренә үзе ышанмады: «Тегермән! Тегермән кайда?»

Күрше Миңниса әби капка төбенә чыгып баскан иде.

– Хәят, тегермәнне ташу алып киткән бит, – диде.

Көтү куарга чыккач, яңа хәлләр ачыкланды. Тегермәнче Мөхәммәтҗан бабайны да таба алмыйлар икән.

– И-и... күрдем мин аны. Бу нинди мәхшәр дип пәрдәмне күтәрсәм, куркуымнан егылып китә яздым. Чиләкләп койган яңгырны сөзеп, карамчык үтеп бара. Атлавыннан таныдым, шул, Мөхәммәтҗан бабай иде. Киемнәре лыч су. Бер чабатасы, баулары өзелеп, баткакта калды, әйләнеп тә карамады.

– Тегермәннең юшкәсен ачарга ашыккан инде. Өлгермәде микәнни?

– Шул хәлсез карт кына кузгатырлык нәрсә идемени ул? Өстәвенә су да килеп тыгылгач...

– Үзе кайда икән соң хәзер?

Бу вакытта инде Мөхәммәтҗан бабайның какча гәүдәсе тегермәне кочагында талгын гына Идел дулкыннарында тирбәлә иде...

 

* * *

Рәйсә әбинең беренче тәэссоратлары бу: яшенле яңгыр, тегермәнне су алып китү, һәрвакыт ашыйсы килү. Мич башыннан тәгәрәп төшеп, әнисе куенына сыенган йомгак. Балачагын Рәйсә әби шулай күз алдына китерә.

Тәбәнәк кенә буйлы, сиксән яшенә җитеп килүче бик тере бу әби беренче сүзләре белән үк тетрәндерде: «Репрессия корбаннарының балаларына акча бирәбез, диләр. Миңа нигә аларның акчасы, әтине кире кайтармагач... Табигате сагындыра авылымның, ә кайтасым килми. Аягым атламый. Кешеләр кире какты. Шул үзәкләремне өзә...»

Рәйсә әби сөйләгәннәр турында күп уйланып йөрдем. Аның язмышын кешеләргә җиткерәсем килде. Иннек-кершән якмый гына, Рәйсә әбинең үз сүзләре белән сөйләсәм, хакыйкатькә каршы килмәм шикелле тоелды.

– Нигә алып кердегез кеше балаларын, суеп ашарга җыенасызмы?

– Ни сөйлисең, энем? Укытучы гаиләсе бит без, – ди әни.

Чүпи Гарифының балалары ачтан үлде. Тегермәнне су алып киткән көннәрдә  Әхмәтҗаннарның биш баласы кибән төбендә калган ашлыкны ашап үлде. Күп бала, юкә кабыгы ашап, эче катып үлә иде.

Классыбызда өч кыз иде, шуларның икесе тифтан үлде. Түбән очта бер өй. Рәхилә апаның кызы Зөлхәбирә янына уйнарга йөрим. Гыйният абый урында ята. Аңарда тиф икәнен бала каян белә инде? «Бәрәңге кими», – ди әби. Мин ташый идем Рәхилә апаларга. Бәрәңгене пешереп тә тормыйлар. Пешерү түгел, юып тору да юк. Алып килү белән тиз-тиз авызларына тыгалар да йоталар иде.

Мин чирли башладым. Янам. Бүлниска илтергә ат юк, булганнары да күтәрәмдә. Кул чанасына салып, әни алып китте. Ике ай бүлниста яттым. Әни мине алырга килде. Кочаклап алды, янына утыртты. Нәрсәдер сөйли. Ә мин ишетмим...

Ижтамакка сөт сатарга йөри идек. Шунда әни мине госпитальда эшләүче бер врачка күрсәтте. Врач җентекләп карады да: «Бәлки, үлүе яхшырак булгандыр, ишетми бит бу бала, колак барабаннары шартлаган», – ди. Мин ничектер аңладым шуны, ишетмәсәм дә.

Җәйге айларда әнием балалар бакчасында эшләде. Балаларны нәрсә белән туендырырга? Аларга бит салам ашатып булмый. Күрше авыл басуларыннан черегән бәрәңге җыябыз. Әни үзебездән бәрәңге ташый. Сыерыбыз бар, көн дә сөт биреп тора. Сыер безне ач үлемнән коткарды. Хәтирә апа белән әнкәй (саламны урлап та ташыганнардыр инде) сыерны саклап кала алдылар. «Бер генә стакан сөт бир әле», – дип керә иде күршеләр. Сепарат сөте эчәбез, мае налог исәбенә хөкүмәткә.

Бакча балалары чирли, әнидән күрәләр, ул гаепле. Һәдия апаның кызы Наҗия, чирләп, бакчага бармады. «Ул бармагач, мин дә бармыйм, әни», – дидем дә калдым, Һаҗия, мин, Зөлхәбирә тегермән буасына су коенырга төштек. Чөкердәшеп кенә уйныйбыз, йөзәргә маташабыз. Көлә-көлә су сибешә идек, Һаҗия юкка чыкты. Зөлхәбирә белән икәү каттык та калдык. Су буе тып-тын. Һаҗия юк. Ахирәтебез шулай батып үлде. Әниемне бик озак суд юлында йөрттеләр, Һаҗияне кызың төртеп төшергән, дип. Шуннан соң Һәдия апай безгә мәңгелек дошман булып калды.

Җиде яшем тулмаган иде әле, мәктәпкә бардым. Шура апай иң алгы партага утыртты. Әни мине куып кайтарырга кушкан. «Мин үзем куалмыйм бит инде; белеп калсалар, икебезгә дә эләгә», – дигән. Шура апай кумады. Мин колагымны сузып кына тыңлап утырам. Шура апай кычкырып сөйли. Балалар: «Нигә шулкадәр кычкырасыз, апай, без бит ишетәбез», – диләр. Ә мине саңгырау дип әйтми. Өстәмә дәресләр үткәрә иде минем белән. Еллар үткәч, азрак ачылды колак...

 

Фото: gas-kvas.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас