

* * *
Тормыш дәвам итә. Исән кеше өчен яшәү туктамый. Дус кызлары белән май демонстрациясеннән кайтып килгәндә, аларны хәрби киемдәге егетләр туктатты:
– Кызлар, сез ялгыш институтныкылар түгелме? – дигән булып, – күңел кылларын чирттеләр.
Күмәкләп йөргән, авылчарак киенгән, кемузардан кычкырып сөйләшкән, кем һәм каян булулары маңгаена язылган кызларның егетләрнең чегән кебек төгәл әйтеп бирүләренә, кыек атып, туры тидерүләренә исләре китте. Күпләрнең йөрәгенә шушы бер җөмләдән генә торган сорау ук булып кадалып кереп утырды һәм бер күрүдән гашыйк булу шуннан башланды.
– Кая ашыгасыз, кызлар?
– Сезне озатып куярга буламы?
– Иртә бит әле әллә офицерлар клубына кереп, концерт карыйбызмы? Безнекеләр чыгыш ясый анда.
Зәңгәр каймалы фуражкага зәңгәр погоннар кайсылай тап килә, формалары гәүдәләрен ничек җыйнак һәм төз күрсәтә. Щушы ук шәһәрдә училище тәмамлаучы вертолетчылар икән бит.
Шаярып кына башланган танышу мәхәббәткә әверелде. Хәрбиләр ике сөйләми. Тулай торакта шул заманның лаеклы үзенчәлекле бәйрәме – студентларның кызыл туе үтте.
Дипломын кулына алган көнне Зәйтүнәнең Наил белән беренче тапкыр икәүдән-икәү шәһәр урамы буйлап йөргәне уйларына йөгереп керде. Көпә-көндез, яп-якты, кояш кыздыра, юл читенә утыртылган җырларда җырланылачак юкәләр, Уфа тулы кеше. Аны булачак иреннән башка берәү дә күрми. Биек үкчәле ак туфлиләрдәге кызның кояш нурында янарга өлгереп, аның төсен үзенә йоткан төз аякларын капрон оеклар бизи. Өстендә түше бераз ачык, итәге чак кына тездән өстәрәк итеп, тәнгә сылашып торган шома тукымадан үзе теккән күлмәк. Соңгы мода белән киселгән чәчләре маңгаена төшеп тора. Саргылт керфекләр кара сөрмәгә, иркәләп елмаерга торган иреннәр ал иннеккә буялган. Наил кулларын кызның биленә куйды, үзенә якынрак тартты. Зәйтүнә берәүдән дә кыенсынмады, тирә-яктагыларны күрмәде, игътибар итмәде. Егет татлы иреннәргә үрелде. Әмма Зәйтүнә беренче үбешүдә тойган хисләрне тоймады, кочаклаган кулларның да кайнарлыгы сизелмәде, тавышы да элекке кебек ук йомшак түгел. Шулай да ул бәхетле иде. Ирексездән Гамир искә төште. Бүләк иткән мизгелләре өчен эченнән генә аңа рәхмәт укыды. аларны кабат-кабат хәтеренә алачак, чагыштырып караячак әле.
* * *
Авыл үзенчә яши. Анда ял да, бәйрәм дә юк. Җәй дә, кыш та бертөрле эш кайный. Фермада сыерларңы саумый, җиргә икмәкне чәчми калдыра алмыйсың. Кем әйтмешли, үткер ягы белән балта явуга карамастан, эшкә чыгарга кирәк. Эштән кайткан Гамир, мунча кереп алгач, клубка чыгарга әзерләнде. Кешелеккә кия торган бүреге белән фуфайкасын, атасы басып биргән пимасын киде, алыштыргысыз дусты гармунын култык астына кыстырды һәм, бусага төбенә җиткәч, туктап, әнисенә борылды:
– Инәй, мин мунчага өстәдем, искә алырсың.
– Төн уртасында нинди мунча инде тагы ул?..
– Инәй, мин бүген кәләш алып кайтам, – дип, берәгәйле әйтеп, ишекне шапылдатып ябып чыгып китте. Әнисе «ә» диялмәде, «җә» дә диялмәде, өтәләнә-өтәләңә, килен, каршыларга әзерләнергә тотынды.
Гамирның авылларына килеп эшләп йөрүче фельдшер кызны урларга иде исәбе, тегесе күрше районга авылларына кайтып киткән. Гармунын тарткалап, яшьләрне бераз биетеп утырды. Егетләр белән кыюлык өчен бераз тамак чылаттылар. Гамир бүген эштә ишеткән мәзәген сөйләп, көлдереп алды.
Клубның кызыгы китә башлады. Кайсылары парлап таралыша ук башлады. Бер карарга килергә кирәк.
– Безгә кертерсең, – дип, гармунын күрше малаеңа бирде. Кайтып, капка каршысында торган корыч «ат»ының моторын бау белән урап тартып кабызып, күрше Усманскига китте. Таң атар вакыт җитеп килә. Берәүнең дә уты юк. Авыл йоклый. Рәйфаләр йорты турына барып туктады. Ишек шакыган тавышка йорт хуҗасы чыкты:
– Кем йөри, йокы бүлеп? Ни кирәк?'
– Бу – мин. Ахуннан Гамир. Кызың чыгып кына керсен әле.
– Кайсысы?
– Кечесе.
Тәрәзәдән ут яктысы төште. Минут үттеме-юкмы, йокысыннан юньләп уянып бетмәгән Рәйфә күтәрмәгә чыгып басты. Башында куян мамыгыннан бәйләңгән ак шәл, өстендә гади якалы, әллә ничә ел апасы кигән пальто, аягына әнисенең төпле пимасын эләктергән.
– Мин озакка түгел. Өстемдә юка. Нәрсәгә кирәк идем?
– Мин дә ашыгам. Тракторга кереп утыр, аннан әйтермен.
Утырулары уңаена сүндерелмәгән трактор кузгалып китеп, урамның очына барып чыктылар.
– Кая алып барасың? Мин бит урыннан гына, өстемдә күлмәгем дә юк.
Рәифәнең аяк астына каз мамыгыннан тутырылган мендәр салып каршы алдылар. Гамир кызны киемнәре белән бергә чаршау артындагы түшәккә кертеп салды. Кышкы таң атканчы, егет авылында – Гамир өйләнгән, кызныкында, Рәйфә, апасын калдырып, кияүгә киткән дигән яңа хәбәр таралды. Төшкә ике яктан да туган-тумача җыелып, зур табын корып, никах укыттылар. Яшь гаилә туган нигезгә кендеге белән ябышып, пар күгәрченнәрдәй, гөрли-гөрли яшәп китте.
Наилне эшкә Кавказга тәгаенләделәр. Кавказның нинди матур урын икәнен ничек кенә сурәтләмә, күзе белән күрмәгән кешегә аңлатып булмый. Курорт шәһәре Зәйтүнәгә – туган авылын, әкият итеп сөйләнгән Каф таулары – туган ягыныкын, иге-чиге күренмәгән Кара диңгез аңа кечкенә инешне алмаштыру алмады. Чит илләрдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан булуың мең артык дип, бик белеп әйткәннәр икән. Ул Башкортстанын сагынды. Сагынган саен, күзеннән тозлы яшь акты. Күгәрченнәр пар булсалар да, теләсә кайдагы әзер ояда гөрләп яши алмый икән. Улын тудырырга ире белән бергәләп үз якларына кайттылар. Гадәттә, ил сагында торган яшь хәрбиләргә балалары туар алдыннан, чираттагы ялларын биреп, туган якларына кайтырга рөхсәт итәләр. Күзләрен йомып, авызын тутырып ачып, иркен һава сулагач, Зәйтүнәнең күңеле булды, башкача туган якны ташлап, беркая да барырга теләмәде. Ире никадәр генә үгетләсә дә, ул иярмәде. Күпмедер вакыттан, улы үсеп килгәндә, Наил кире кайтты. Отпускасы бетәр алдыннан хатыны утырган кәнәфи алдына килеп тезләнде, башын аның тезләре өстенә салып:
– Зәйтүнәм, зәйтүн гөлем минем! Мин, сандугачың, син булмагач, кайда кунып сайрармын? Синсез мине Кубага җибәрмиләр. Кисмә минем канатларны. Китик бергә. Анда булганнарны башка беркая да озатмыйлар. Рәхәтләнеп яшәрбез Уфабызда. Миң үзем укыган училищеда дәресләр бирермен, син, теләсәң – шифаханәдә, теләсәң дәваханәдә эшләрсең, теләсәң, үзең кебек сылу кыз алып кайтып, өйдә утырырсың, – дип, погоннары төсле зәңгәр, яше тамарга торган мөлдерәмә күзләрен төбәп үтенгәч, ирең кайда – урының шунда, дигән тәрбия алып үскән татар хатын-кызы, чемоданын тутырып, Кубага очты.
Канат ныгыткан парны Уфа колач җәеп каршы алды. Илнең гаилә таркалырга тиеш түгел дигән боерыгын тормышка ашырып, бөтен шартлар тудырылып, аларны эш урыны, фатир көтеп тора иде. Сиксәненче еллар азагында берничә көнгә Наилне курсантлары белән хәрби укулар практикасына озаттылар. Хәрби сер булганлыктан, кая очканын офицер үзе дә белмәде. Килеп төшкәч, Ташкентта җир тетрәгәндә туган җимерекләрне торгызырга китергәннәрен аңлады. Чыгасы җаны шунда булгандыр инде...
Аның гәүдәсен алып кайткан көннең төнендә дә, бүгенге кебек, йоклый алмый, боргаланып, саташып яткан иде Зәйтүнә. Әз генә черем итеп алганда, озын озак куркыныч төш күрде. Имеш, Наил биек тауның яры астында, зур-зур ташларга тотына-тотына, өскә менәргә тырышып үрмәли. Инде генә мендем дигәндә, өстеңә тауның яры ишелә дә төшә, ишелә дә төшә Менә аның куллары таштан ычкынды. Ишелгән балчыклы ком башта аны тезгә чаклы, аннан билгә кадәр күмде. Зәйтүнә тау өстеннән күреп тора, ярдәм итә алмый. Кычкыра – ишетүче юк. Яр һаман ташкындай ишелә: балчык Наилне муенына кадар каплады, башыннан ук күмелеп аста калгач, Зәйтүнә үзе кычкырган тавышка куркып уянып китте. Мендәре күз яшьләренә манчылып чыланып беткән. Башкача ятып тормады, транспорт йөри башлау белән, Наилнең эш урынына юл тотты. Анда иренең хәрби эш башкарганда, батырларча һәлак, булуын җиткерделәр.
... Зәйтүнә, хаклы ялга чыккач, Уфадагы фатирын бикләп, кайчандыр очарга өйрәнсен дип, оясыннан төртелеп төшерелгән кош баласыдай, үзен чыгарып җибәргән Ахунга кайтты һәм җыйнак кына өй сатып алды. Ихата яме булып йөрсеннәр дип, каз-чебеш үстерде, Иптәшкә үзе ашаганны ашатып асраган песие бар. Көне шулар белән үтте. Тик төне озын булды. Түшәмгә карап яткан күзләре тәрәзәгә борылды. Кинәт яшен тизлеге белән озын итеп йолдыз атылды. Зәйтүнә бер мизгелгә яшьлегенә кайтты. Төнге авыл урамы. Янәшәсендә Гамир басып торгандай булды. Башына килгән бу уйдан оят булып китте, һәм ул уйларын кычкырып куарга тотынды:
– Җә, юләр мин, уйларым белән сөйләшәм, – дип торып утырды. Барып утны кабызды. Кулына Коръән китабы алып, көйгә салып, сузып, сүрәләр укырга кереште.
Фото: artfile.ru