(Булган хәл)
Зәйтүнә төнне яратмый, чөнки аны йокы алмый. Күзләрен йомса, йокламаган килеш саташа. Шуңа ул, болай да чокыраеп, тирәнәеп, зураеп киткән күзләрең йоммаска тырышып, түшәмгә төби. Миендә, теләсә-теләмәсә дә, төрле уйлар туй итә. Алар бер балачакка йөгерә, бер яшьлеккә алып кайта, бер бүгенге картлыгына килеп төртеләләр.
Зәйтүнә Рим авылында туган. Ул авыл җир йөзендә юк инде. Туган якларын бик күрәсе килүгә карамастан, римлеләр нигез ташына утырып, сагынуын баса алмый. Хәтерендә, кечкенә инеш буенда урнашкан, тирә-ягы печәнлекләргә бай, вак-төяк сазлыклы яланлыкларын куаклыклар әйләндереп алган авылда нибарысы унсигез йорт иде. СССРның колач җәеп, тамыр тирәнәйткән иң көчле алтмышынчы еллар башларында, тиздән коммунизм төзибез дип, мәңгелек двигательне уйлап чыгарырга санаулы минутлар гына калганда, башка сыймаслык планнар кабул ителде. Хрущев колхозларны берләштерде, вак-төяк «перспективасыз» авылларны бетерде. Ул авылларда яшәүчеләр, кузагын ачып чәчелгән борчактай, төрле якка таралышып бетте. Күп кенә гаиләләр Усман, Кырткакул авылына, БашЦИКның Ахун бүлекчәсенә, район үзәге Бүздәккә күчтеләр. Зәйтүнәләрнең гаилә башлыгы, кызның бәхетенәме, «Мир» колхозына урнашуны хуп күрде. Абыйлары арасында малайларчарак уйнап үскәнгәме, төпчек булгангамы, кыз чибәрлеге өстенә бик шук та иде. Башта бу як егетләренә әллә ни сер бирмәгәдәй, читтән караганда, эре кыланып йөрсә дә, үзеннән бер сыйныфка югары укыган түгәрәк битле, сумала шикелле кап-кара көдрәрәк чәчле, бөркетнекедәй үткер карашлы гармунчы егет Гамир аның йөрәген тиз яулады. Зәйтүнәнең үзенең дә башкаларны якын китерәсе, егетне башканыкы итәсе кйлеп тормады.
Алар көн саен бүрәнәдән бурап салынган мәктәп ишеге алдында очрашты. Хәтта әллә ни сөйләшкәннәре дә булмады. Бары тизрәк яңа таң тууын, мәктәптә дәресләр башлануын теләделәр.
Берчак, язгы каникуллар башланыр алдыннан Гамир, бөтен кыюлыгын җыеп, кызны озатырга тәкъдим итте. Зәйтүнә каршы килмәде. Яз башының аяз айлы киче иде. Җилнең әсәре дә юк. Урамнар кардан арынмаган, ап-ак. Табигать тып-тын. Сөйләшә-сөйләшә, буш урамнан атлыйлар, күктән атылган йолдызларны күзәтәләр. Сүз йолдызлар, иртәгә керәсе дәресләр хакында. Икесенең дә тавышы матур. Бер-берсенә кызыклы әңгәмәдәшләр. Менә, ниһаять, күзләр очрашты... Матур мәхәббәтне хуплый торган, үлеп гашыйк булулар да үбешүдән узмый торган илебезгә Брежнев идарә иткән чор иде. Егет белән кыз бер-берсенә каршы яңа адым ясадылар. Аларның икесенең дә беренче тапкыр үбешүе иде бу. Кыз, канатланып, өйгә керде, урынга яткач, бүгенге шикелле, озак йоклый алмый ятты.
Кыз да, егет тә дәрес арасында чыңлаган кыңгырау чыңын көтеп алды. Тәнәфес вакытларында, икесе ике бәләкәй бинада укыганлыктан, берәүдән дә тартынмыйча, кинодагыча, мәктәп ихатасында очраштылар. Кыз тезелеп киткән тешләрен күрсәтер-күрсәтмәс, сизелер-сизелмәс кенә елмая, аска караган керфекләрдән сөю бөркелә. Янбашларына тиеп торган беләктәй юан, солы саламыдай аксыл чәч толымын кызыл ефәк тасма белән үреп, кершәндәй ак-ак итеп юылган кофтасы өстеңә салган. Дегеттәй кап-кара, бик килештереп үзенә үзе теккән итәге тезләрен каплар-капламас кына тора. Аягындагы туфлиләр тапалган чирәм читендә, икесе ике якка йөгерергә әзерләнеп торгандай, кыңгырау тавышын көтә.
Алар икесе дә яхшы укыдылар, макталып, укытучылар теленнән төшмәделәр. Сигезьеллыкны тәмамлагач, Зәйтүнә, кулына портфелен тотып – күрше авылның урта мәктәбенә, Гамир, костюм кесәсенә бер калын дәфтәр, эченә каләм салып тракторчылар әзерли торган һөнәрчелек училищесына юл тотты. Ул вакытта балалардан үскәч, кем буласың дип сорасаң, кызларның берсе – укытучы, икенчесе – табиб; малайларның берсе – тракторист, икенчесе шофер дип җаваплар иде. Авыл баласы башка һөнәр белмәде. Бу ике яшүсмер белән дә шулай булды. Гамир, – армия хезмәтеннән кайткач, җимертеп, тракторга утырды, кесә тутырып акча эшләде. Зәйтүнә Уфага китте, медицина университеты студенты булды. Сирәк очрашсалар да, мәхәббәтләре суынмады. Араларны җылытып, табак-табак бит тутырып язылган, хәрефе, сүзе саен гашыйклыкны белдерүдән ут кабып, ялкынланып янып китәрлек хатлар йөрде.
«Кайтсаң, башкача җибәрмим, урлыйм да куям», дип язган хәбәргә җавап итеп, беркеме булмаса да: «Читтән торып булса да укырга кермәсәң, сиңа кияүгә чыгып та тормыйм», дигән сүзләрне укыгач, Гамирның башына көтмәгәндә арттан, күсәк белән китереп суккандай тоелды. Ул моны миңа тракторист кирәк түтел, дип кабул итте. Чираттагы ялына кайткан Зәйтүнә янына барып йөрмәде. Кызы да горур тора белде. Араны тоташтырган күпер мәхәббәт утыннан кинәт кабынып, дөрләп янып, күмере генә торып калды. Күмер астыннан берәү дә ут эзләмәде. Юкка. Югыйсә кузының һич кенә дә сүнәргә исәбе юк иде.
(Ахыры бар)
Фото: placepic.ru