

Менә ул юк... Ниндидер ике аяклы ерткыч аның башына җиткән.
Ишекне ачып җибәрү белән агарынып өнсез калган хатынына да игътибар итми залга узды Әүхәт. Лимонны идән уртасына салды да хәлсезләнеп креслога ауды. Аның өчен, гүя, дөньяның мәгънәсе югалган иде.
Бераздан хатынның калтыранып сулкылдавы ишетелде. Тавышка йөгереп чыккан алты яшьлек улы келәм уртасында яткан Лимонны күреп бер мәлгә катып калды, аннан соң ачыргаланып эткә ташланды да аның канлы муеныннан кочаклап үбә-үбә ярсып еларга тотынды.
— Ли-мо-оон! Ли-и-мон! Ниш- ләт-те-ләр си-не, Ли-мо-о-он-н... Үл-мә ин-де, Ли-мо-он. Терел инде, Ли-мо-он! Әт-ти, әт-ти-и...
Әүхәт улының бу кыланышын әрнеп күзәтте, әмма аны ничек юатырга, ничек тынычландырырга да белми иде ул. Үзе дә аның хәлендә инде, юк аннан да авыррак халәттә иде ул. Йөзендәге мускуллары тартышып-тартышып куйды, төйнәлгән кашлары астыннан караган күзләре сагыш, әрнү, нәфрәт чәчте. Бераздан аның йөзе яуланмас кальгага, күзләре боз диңгезенә әйләнде. Ул урыныннан авырлык белән кузгалып телефонга юнәлде.
— Ике табут кирәк,— диде кырыс тавыш белән.— Лимонны үтергәннәр. Подъезд алдында. Үтерүчене табыгыз.
Өйдәгеләр кинәт килгән кайгының тәүге шаукымын үткәреп, бераз тынычлана төште. Әүхәт инде үзен кулга алып, юынып, киемнәрен алыштырып өлгергән иде. Кыңгырау шалтырады. Табут китерделәр. Лимонның гәүдәсен залдагы келәмгә төреп табутка салдылар да, хуҗалары соңгы тапкыр хушлашкач, өйдән алып чыгып киттеләр.
— Икенчесе кайда? — дип сорады Әүхәт килгән егетләрнең берсеннән.
— Тегендә. Анысы үтерүчегәдер бит инде?
Әүхәт дәшмәде. Бераздан кырыс кына сорады:.
— Кем?
— Җитдиләр арасында юк. Тикшердек. Бәлки, очраклы хәлдер?
— Очраклы хәл?! — диде ул, һәр иҗегенә басым ясап.
— Гафу итегез... Тиздән ачыкланыр.
— Барыгыз. — Монысын ул әтиләрчә ягымлылык белән әйтте. Егетләрнең эшеннән канәгать иде.
Димәк, көндәшләренең эше түгел. Бәлки үз хезмәткәрләре арасыннандыр? Әүхәт күңеленнән генә иң якын кешеләрен барлады. Ләкин бер кемне дә аерып алалмады, шикләнсәң барысыннан да шикләнергә, ышансаң ышанырга мөмкин, һәр солдатның кесәсендә генерал погоны ята.
Телефон шалтырады. Трубканы алып бераз торуга Әүхәт бөтенләй үзгәрде. Ул гаҗәпләнүнең үзе иде.
— Кем? — дип сорады ул үз колакларына үзе ышанмыйча. — Безнең Нәгыймме?! Аскы каттагымы? Малаен? Ярый.
Соңгы сүзен ул бөтенләй тыныч тавыш белән әйтте. Әле генә ишеткәннәре Әүхәтнең аңына сыймый иде. Аның белән бер подъездда яшәгән Нәгыйм, мескен генә бер бәндә... Гомере эчендә бер егетлек эшләргә дә тәвәккәллеге җитмәгән бозау ир... Ни үзен, ни гаиләсен карый алмаган бер булдыксыз... Бу чынлап та Әүхәтнең башына сыймаслык хәл иде. Бу Лимонны яңа туган бозау сөзеп үтергән, яисә, песи талаган дигән кебегрәк яңгырый иде. Ләкин Лимон үлгән һәм аңы Нәгыйм ерткычларча үтергән. Ни өчен? Лимон аның улын тешләп алган. Ни өчен? Ул бит үз подъездында яшәгән бер генә кешегә дә тими, аларны ничектер үзенеке итеп карый, дус күрә, аларга ышана иде. Ә бала-чагага бөтенләй зыян итми иде Лимон. Алар белән уйный, шаяра. Әмма тырнамый да, тешләми дә иде. Бәлки, Нәгыймнең улы аңа үзе барып ябешкәндер. Әйтик, таш ыргыта яки чыбык белән тондыра. Лимон бер түзә, ике... һәм... Мәхлук бит ул.
Икенче табутны үтерүче өчен сораткан иде Әүхәт. Лимонның башына җиткән кеше үзе дә гүрдә ятарга тиеш! Ул моны гадел хөкем дип карый һәм үз уеннан кире кайтмаячак иде.
...Табутта Нәгыймнең үле гәүдәсе ята. Кара кайгыдан хәлсезләнгән хатыны әле һаман да үксеп-үксеп елаган улын кочаклаган да калтыранган куллары белән аның башларыннан-битләреннән сыйпый, тынычландырырга тырыша... Ә Нәгыйм ята. Аңа барыбер...
Моны күз алдына китерүдән Әүхәт үз-үзеннән чирканып куйды. Юк, Нәгыймнең хатынын, баласын кызганудан түгел. Ул урам буенда нәни балаларны кыйнап йөргән пәһлеванны, тычкан белән алышучы арысланны уйлады. Нәгыймне үтерү — аның үзе кебек мескеннәргә генә мөмкин булган түбән һәм чиркангыч нәрсә. Әүхәт моны эшләсә, үз үзен ихтирам итүдән туктар иде. Әүхәт — арыслан, ул тычканнар белән түгел, ә үз тиңнәре белән алышыр һәм җиңәр өчен туган. Ә Нәгыйм нәрсә? Яшәсен әйдә. Төптәнрәк уйласаң, аның гомере үзе үк җәза түгелмени? Шунда Әүхәтнең башына кызык фикер килде, ул хәтта сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды...
Нәгыйм үзенең нинди хәтәр гамәл кылганын соңарып кына аңлады. Болай итәргә ярамый иде. Әүхәт ишеләрдән үч алуы өчен сөенүен курку хисе алыштырды. Андыйларга ышаныч аз, көтмәгәндә-уйламаганда үтереп ташлаулары, кыйнап имгәтүләре бар. Балаңа яки хатыныңа зыян салырга да күп сорамаслар. Юкка гына бәйләнде әле ул. Югыйсә, улының ярасы яра дип әйтерлек тә түгел бит. Чынлап тешләмәгән инде ул, чынлап тешләсә өзеп тә чыгарыр иде.
Ләкин моның өчен генә үкенмәде ул. Үзе иң явыз җәлладларча үтергән эт кызганыч иде аңа. Карышса, сугышып маташса да алай ук булмас иде әле. Гаепле кеше сыман мөлдерәп карый иде бит ул. Нәгыйм балтасын күтәргәч тә, качырга, каршылык күрсәтергә ниятләп тә карамады. Әйтерсең лә үзенең җинаять эшләгәнен белә, үкенә һәм теләсә нинди җәзаны да кабул итәргә әзер иде. Нәгыйм үзен иң аяусыз, иң кабәхәт, иң хыянәтчел бер бәндә итеп тойды. Нәгыйм кебекләрнең җитешсез тормышында, ярлы һәм бай кешеләрнең үзара мөнәсәбәтендә бу этнең ни гаебе дә, ни гөнаһасы бар иде инде?!
Ул үз-үзенә урын тапмады. Җанын әрнү һәм үкенү өзгәләде. Кылган хатаңны төзәтеп булмаячагын аңлау ут өстенә ялкын өстәде. Әле этнең мөлдерәмә тулы, эчкерсез карашлары, әле канга батып тартышкан гәүдәсе күз алдына килде. Бер гаепсез эт бит, бер гаепсез эт... Шул мәхлук урынына Әүхәтнең үзен үтерсә дә болай булмас иде, билләһи...
Нәгыйм төнне йокысыз үткәрде. Ә иртәсен өчесе өч якка, улы бакчага, хатыны белән үзе эшкә киттеләр. Эштә .дә шомлы уйлардан арына алмады. Кылган җинаяте өчен Әүхәт үч алыр, ул үч алмаса, Ходай Тәгалә җәза бирер сыман тоелды. Төш узуга башы тубалга әйләнде, күз алдында төрле төстәге ут шарлары биеште. Эш эшләрлек рәте юк иде аның, авырып торам бугай дип, китәргә рөхсәт сорады.
Өенә кайткач, йокы даруы эчеп булса да, бераз онытылып, хәл алып торыр. Югыйсә, гел болай уйланып, якты дөнья белән бәхилләшүең дә бар.
Подъездга җиткәч, адымын тизләтте. Әүхәт белән очрашудан да, җинаять урынында асфальтка таралып каткан канны күрүдән дә курка иде ул. Лифт төймәсенә басты, әмма аның төшүен көтеп тормыйча, баскыч буйлап йөгерде. Тыны кысылды. Калтырана-калтырана ишекне ачты. Бер нәрсәгә дә игътибар итмәстән ваннага кереп, битләрен юды. Ничектер җиңелрәк булып китте. Кухняга керде. Шүрлектән үзенә кирәкле даруны алып, берничә төймә капты,аны салкын су белән йотып җибәрде. Йоклап алырга кирәк. Йокларга, ял итәргә. Даруның хикмәтеме, буыннары йомшара, тәне изри башлады. Йомшак түшәккә аву нияте белән йокы бүлмәсенең ишеген ачты. Ачты да шундук шып туктап коточкыч тавыш белән кычкырып җибәрде. Бүлмә ишеген шапылдатып ябып, залга ташланды. Буыннары тартмаудан чайкала-чайкала бер-ике адым атлады да идән уртасына сузылып төште. Бераздан гырлау тавышы ишетелде. Ул йоклый иде.
Ә йокы бүлмәсендә, киң караватның нәкъ Нәгыйм йоклый торган төшендә, авызын киң ачып, кара төстәге буш табут тора иде.
Фото: feedinspiration.com