

Уфаның бу бистәсендә дә башкаларындагы кебек чуар халык яши иде. Берәүләре очын очка ялгап җан асрый, икенчеләре балда- майда йөзеп байлык туплый, һәм боларның берсе дә тыныч күңел белән яши алмый иде. Беренчеләре ярлылыктан арыну турында уйланып башын катырса, икенчеләре караклардан, адәм талаучылардан дер калтырап гомер сөрә, шул куркуларын бераз киметү өчен, бозау зурлык этләр асрыйлар иде.
Кичке якта урамнар, йорт аллары эт иярткән кешеләр һәм кеше иярткән этләр белән мыжгып тора. Ул этләр үзара сугышып китсә, хуҗаларының йөзендә алыш дәрте кабына, алар ярсу көярмәнгә әйләнәләр иде. Ә инде яраткан, мәхлуклары җиңеп тә чыкса, алар горурлыкның үзенә әверелә. Гомумән, янында эте булган адәм үзен башкалардан бер башка югарырак хис итә. Беренчедән, ул синең матди хәлеңне күрсәтә, икенчедән, эт ул — кодрәт, таяныч. Бер ым кагу белән, дошманыңны ботарлап ташларга әзер торган хайван янында кеше үзен КЕШЕ итеп тоя.
Ә үзләре эт асрамаган бәндәләр боларга нәфрәт белән карый. Бигрәк тә урам буенда уйнаган балалары өчен борчыла. Маэмай, тешләмәгән хәлдә дә, сабыеңны куркытып чиргә сабыштырырга мөмкин, һич югында... Нәниең күпме генә газиз булмасын, аның эт тизәгендә аунаган киемен юу әлләни зур ләззәт бирми. Шул ук вакытта, үз гаиләсен дә туйганчы ашата алмаган адәмгә, кемнеңдер этен затлы-татлы ризыклар белән сыйлавы коточкыч гаделсезлек булып күренә, ачуын кабарта иде. Шулай булса да, бу халык үз нәфрәтен ачып салырга ашыкмый, чарасыз сабырлык белән яши бирә иде.
Бер подъездда яшәүче Нәгыйм белән Әүхәт икесе ике төркемгә карасалар да, очрашканда исәнлек-саулык сорашып, дус-тату гына гомер сөрә иде. Әүхәт бозау зурлык этен сөйрәп подъезддан чыга, сөйрәлеп эштән кайтып килүче Нәгыймне күреп, ирененә мыскыллы елмаю куна, әмма күршесе якынаюга колачын җәеп дигәндәй сәлам бирә. Нәгыйм дә алчак йөзен кызганмый. Әмма Әүхәт машинасына кереп утыру белән (үзеннән бигрәк, этенең арткы урыннарга җәелеп урнашуы белән), чыраена ачуы бәреп чыга.
Ярлының байга нәфрәте, күршенең күршедән көнләшүе дөнья яралганнан бирле килә, һәм ул дөнья беткәнчегә кадәр дәвам итәчәк. Нәгыйм белән Әүхәт тә тыштан ялтырап, эчтән калтырап шулай озын-озак дус-тату гомер итәселәр иде.
Әмма көтмәгәндә-уйламаганда килеп чыккан бер вакыйга бөтенесен дә җимерде дә ташлады. Барысына да Нәгыймнең биш яшьлек улы сәбәпче булды. Ял көне иде бу. Урамда августның салкынча яңгыры сибәли. Мондый вакытта балаң урамга уйнарга чыктымы — кер юу машинаңны әзерләп куй. Шуңа да әнисе улын өйдә генә тотты. Иртәдән бирле «урамга чыгасым килә» дип такылдаган малаен «яңгыр туктагач уйнарсың» дип юатты. Тирә-якны томалап вак-вак сибәләгән яңгырның тиз генә үтмәячәген белә иде ул. Әмма кичке алтылар тирәсендә болытлар таралды, хәтта кояш та яңа гына уянган сыман томанлы күзләре белән җиргә бакты.
— Әни! Яңгыр туктады! — дип сөрәнләде шуны гына көткән малай. Ул арада урам буенда йөрүче бер-ике бала да күренде.
— Әнә, Артур да чыккан, Эльмир да чыккан,— дип чәбәкәй итте малай, — мин дә...
Башта каршы килергә теләсә дә, улының инде аякларына киеп өлгерүен күреп, әнисе тыелып калды. Йөрсен, әйдә, бүген барыбер кер юасы бар иде.
Улы чыгып сызуга вак-вак эшләр белән булашкан арада сәгатькә дә күз салып алды. Ире һаман юк. Төш вакытында ук мунчага дип киткән иде. Чират зур микән, әллә берәр иптәшен очратканмы? Хәер, ничек кенә булса да бераз тамак чылатып кайтачак инде ул, пинжәгенең яшерен кесәсендәге унлыкны эләктергән. Ярар, ул көн дә бәйрәм итми, әйдә, артыграк җибәрмәсә, зарар юк.
Нәгыйм артыгын гына түгел, ә бөтенләй салмаган иде. Кесәсендәге бөтәрләнеп беткән унлыкны учына йомып прилавкаларга күз аткалады атуын да, тик акчасын жәлләде. Болай да җитми әле, ичмасам, берәр файдага тотыныр. Тиздән менә улының туган көне. Болай уйлаудан аңа рәхәт булып китте, чынлап та, бераз кысыбрак тотканда, акчаның рәхәтен күреп була түгелме соң? Тәмәкене дә ташларга кирәк. Шулай уйлап, улына су сиптерә торган пистолет сатып алды.
Күптән кызыгып йөри иде, туган көненә бүләк итәр. Малаеның ничек сөенәчәген күз алдына китергәч, үзенең дә күңелен шатлык ялмап алды, адымнары җиңеләйде. Өйләренә килеп җиткәндә акчаны ничегрәк файдалы тотыну хакында уйлана иде ул. Кинәт колагына үзәк өзгеч тавыш килеп бәрелде. Күтәрелеп карауга йорт алдында аунап яткан улын, аның янында ырылдап торган таныш этне күреп, тәне эселле-суыклы булып китте. Ул кулындагы сумкасын ыргытып, улы янына йөгерде.
Эт урыннан да кузгалмыйча бер малайга, бер Нәгыймгә гаепле кешедәй ялварулы карап утыра бирде. Нәгыйм улын күтәреп алганда гына мескеннәрчә ырлап куйды.
— Тешләде-е-е, — дип үкседе малай, кара-кызыл төскә кергән күлмәк җиңенә ымлап. — У-у-у, авырта-а-а...
— Котырттыңмы соң әллә?
— Юу-ук, ул үзе-е-е, үзе-е-е...
Малай алдый иде.
Нәгыймнәрнең өендә этләр һәм аларның хуҗалары турында сүз еш була. Андый сөйләшүләр малайның да колагына керә иде. Әти-әнисенең сүзләреннән аның биш яшьлек акылы зур гәүдәле этләрнең барысы да начар,чөнки алар безгә тиешле тәм-томны ашый, урлашып һәм хәрәмләшеп баеган бәндәләргә табына, дигәнрәк нәтиҗә ясый иде. Шуңа күрә дә Әүхәт абзый беренче катта яшәгән бер танышына кереп, эте ялгыз калу белән, бу начар җан иясен акылга утыртмакчы булып, кулына күсәк алды.
Аның сүзләренә ышанды Нәгыйм, чөнки ышанырга тели иде ул. Малайның ярасы әлләни зурдан түгел иде, атна-ун көндә эзе дә калмаячак. Әмма Нәгыймнең күңел ярасы тирән иде. Гомер буе тир түгеп тә җитеш тормыш күрә алмавы, үзенең кемнәрдер тарафыннан алдану-талануларга чыдап яшәве һәм башка бик күп гаделсезлекләр озак еллар буена салган җәрәхәтләрне шәрран ачып ташлады әлеге хәл. Әүхәтнең һәм башка шуның ише тагын бик күпләрнең тәкәббер кыланышы, мәсхәрәле карашы, икейөзле елмаюлары күз алдына килеп басты. Үзе генә нужа бабай астында яшәү җитмәгән, хәзер изелү-кимсетелүләр улына күчә. Ул да гомерен шулай әтисе кебек үткәрер микәнни инде? Шушы уйлардан туган ачы нәфрәт үч алу теләге уятты. Ул кечкенә, әмма һавадагы тузан бөртеген дә бер селтәүдә икегә ярырдай үткен балтасын тотып, подъезд алдына юнәлде.
Акыллы эт хуҗасын көтеп һаман үз урынында утыра иде...
Әүхәт танышында озак кына торды. Уртак эшләре бар иде, шуны аткару турында җентекле план кордылар. Уйлары тормышка ашса, мул гына сумма кесәләренә керәчәк. Шуңа да күтәренке кәеф белән чыкты ул иптәшеннән. Шатлыгын тизрәк кем беләндер уртаклашасы килде.
— Лимон! Лимон! — дип чакырды ул мәйданчыкка чыгу белән. Этнең тавыш-тыны булмагач, йорт алдына атлады. Этнең канга баткан гәүдәсен күрүгә ни уйларга, ни кылырга белми катып калды. Лимонның, акыллы, шаян, көчле Лимонның менә шулай кан эчендә ятуына ышана алмады ул.
Лимон затлы нәселдән булган зирәк эт иде. Гади эчага бер танышыннан сатып алган иде аны Әүхәт.
— Алдамыйм сине. Менә күрерсең, мондый алтын өчен бу бәя генә аз әле. Сиңа дус итеп кенә, — дигән иде танышы. Тәү күрүгә үк күңеленә ошагач, Әүхәт сатулашып тормады. Әмма көчек үз бәясен азсынды, ахыры, кайткан көнне үк фәлән миллионлык коверны пычратып бер эшкә дә ярамаслык хәлгә төшерде. Хатынының затлы тунын өзгәләп ыргытты, импортный итеген чәйнәде. Шулай итеп, үз бәясен бер җиңел машина хакына күтәреп куйгач кына тынычлана төште.
— Ха-ха-ха... — дип чын күңелдән хахылдады саткан танышы, Әүхәтнең ризасызлыгын ишеткәч. — Бу гына пүчтәк. Бераз үссен әле, бише белән кайтарачак. Күрерсең менә... Но өйрәтергә кирәк инде бераз... Ә исемен Лимон дип куш син аңа... Ха-ха-ха...
Сүзләре дөрескә чыкты да. Бераз үсә төшкәч, тәртипкә дә өйрәнде, иң тугры һәм ышанычлы сакчысы да булды. Әүхәтнең мөлкәтен генә түгел, ә гомерен саклап калган чаклары да бар иде хәтта.
Шул Лимон менә кара кан эчендә ята. Әүхәт аның гомерен саклый ала алмады. Ул чүгәләп этенең канлы маңгаеннан сыйпады. Җилкәсе, муены, кабыргалары үткен балта белән чапкаланган. Бу кадәр ерткычлыкка кемнең кулы барды икән? Кем үтерде икән Лимонны? Ни өчен? Әүхәтнең акылы бу сорауга җавап эзләп чәбәләнде. Бу, һичшикшез, эшкуар көндәшләренең эше инде. Әүхәтне өркетергә телиләрме? Тик ни өчен бу кадәр ерткычлык? Нигә атып кына үтермәгәннәр? Безнең белән шаярма, бу хәлнең синең белән дә булуы бар диюләреме? Лимон ни сәбәпле шулай бик тиз бирешкән? Югыйсә, ул куркынычны әллә каян тоя торган сизгер җан иде бит. Димәк, монда Әүхәтнең үз әйләнәсендәгеләренең кулы уйнаган. Ачыкларга, тиешле чара күрергә кирәк.
Әүхәт яралы дустын яудан алып чыккандай Лимонны сак кына күтәреп авыр адымнар белән фатирына атлады. Лимон аның тугры дусты, көрәштәше, таянычы иде.
Фото: wallpaperscraft.ru