

(Ахыры.)
...Исерек иргә кабынып китәргә күп кирәкмени? Кайтып кергәч, балаларга да бәйләнә. Бервакытны башлангыч классларда укып йөрүче төпчек малаен өстәл артына утыртып куйды да, акыра-акыра, өстәл төя-төя, үзендә булмаган акыл-нәсыйхәт өйрәтә башлады. Язгөл баласын курчалап килгән иде, аны акыра-акыра читкә бәреп кенә очырды. Йодрык кадәр бәләкәй генә балага дөньядагы иң әшәке, оятсыз сүзләр белән акырган, күзе акайган ир чын-чынлап, акылдан шашкан иде.
Ире чыгып киткәч, сөйрәлеп торып, баласы янына килеп, күтәреп алыйм дисә, кулы юешләнде. Бала утырган утыргыч, баласының чалбары юеш. Сабый куркышыннан астына иткән, ана кеше имәнеп китте, һәм шул көнне балаларын җыйнап, өйдән чыгып китте. Район үзәгеннән фатир белешеп яши башлады.
Сабир килеп, антлар итеп, тагы кайтты. Ничәдер айдан шул ук хәлләр кабат башланды. Юк, ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән керми икән.
Нинди генә юньсезлекләргә бармый иде ире. Язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Берзаман, ихатада нинди тавыш дип, атылып чыкты Язгөл. Караса, кемнеңдер казлары буадан кайтып килгәндә, ихатага килеп кергән. Сабир күзенә ак-кара күренми шуларны куа, нәрсә туры килә, шуны җибәрә. И мәхлуклар, мал бит инде алар. Кызганыч, кешенеке булса да. Әйткәнне ишетеп тә карамый. Ике бәләкәй бала, чарасыздан бичара шаһит булып басып тора. Кулындагы күсәк бер казның башына тидеме, мәхлук, балалар күз алдында бәргәләнә башлады. Кызы үкси-үкси йөгереп барып, җан биреп яткан казның ал канына буяла-буяла, кулына алды. Мескен каз аның кулында җан бирде.
Нигә шулай сыный икән Ходай, үз бәндәләрен, шундый тиран ир, җаһил әти биреп? Көзге яңгырлы елак көннәрнең берсендә эшләрен бетереп, Язгөл берүзе генә уйланып, ял итеп, түшәмгә карап ята. Түшәм тактасындагы һәр ботак урыны, һәр сызык, һәр уем аңа таныш. Ничә тапкыр белгән догаларын укый-укый, юкә мунчала белән ышкый-ышкый, күбекле су белән юганы, аннан соң теләкләр тели-тели чиста саф чишмә суы белән чайкатканы бар. Нигә соң аның теләкләрен Ходай кабул итми? Җан тынычлыгы белән яшәп булмый. Инде кайнасы белән Коръән ашлары да үткәреп торалар. Әнә түшәмдәге бер ботак уемы балыкка охшаган, ә монысы кеше ирененә охшаган. Кинәт Язгөл сискәнеп китте: аңа бер пар күз карап тора, әйтерсең лә тере, хәтта әнә берсе йомылып та алгандай булды, әнә берсе аңа күз кыса. Әйтерсең лә аңа кемдер, сиңа бу өйдә тыныч яшәү юк, дип кисәтә...
...Язгөл төпчек улы, кызы белән ындырда бәрәңге утый иде. Сыерлары унбиш көн элек кенә бозаулады. Шундый матур бозау. Балалар йөгереп барып яратып киләләр. Бозау да аларны күрсә уйнаклап чабулый, шаяра. Шундый шаян, яратып та, карап та туймаслык. Берүзе генә калгач, анасын юксынып, мөңгердәп кычкыра. Шул вакытта каяндыр эчеп-исереп кайткан Сабир аны ишетеп калды, йөгереп бозау янына керде дә, акырма дип, утын пүләне белән башына бәрә башлады. Балаларның кычкыруы, Язгөлнең акыруы аның канын гына кайнатты. Бозау тынып калды. Исерек ир, аңына килеп, бозауның башын күтәрде, тын алганы сизелмәде, ашыгып-ашыгып, бозауны селки башлады. Ләкин яшь малкайда яшәү билгесе сизелмәде. Балалар елый башлады, Язгөл елый алмады, тораташ булып катты. Исерек ирне берничек тә ипкә китерә алмаячагын ул инде күптән төшенгән иде. Боларны Нәрисәгә Язгөл елый-елый сөйли. Ә Нәрисә эчен бушатучы киленне тавышсыз гына тыңлый, кешегә чыгармый. Язгөлнең чарасызлыктан өмете сүнгән мәлләрендә җанын дәваларлык сүзләр табып, йончу күңелен чак кына булса да күтәрә белә иде.
Шулай итеп, Фәрис җиңел генә кулга төшергән карагай бүрәнәләрдән төзелгән догасыз өй беркемгә дә игелек китермәде. Шыңгырдап торган карагай өйгә Язгөлнең ике малаеның берсе дә, кызы да кызыкмады. Балачакларының иң ямьсез көннәрен, әтиләренең, нәнәләренең шәфкатьсез кылыкларын үзләренә сеңдергәнгәме, чит тә, шыксыз да иде бу нигез.
Язгөл, күңел һәм тән яраларыннан мантый алмый, бик еш чирли башлады. Күңеле генә түгел, тәне дә йомшак иде шул бахыркай киленнең, еш кына дәваханәдә ятты. Соңга табан бөтенләй дәваханәдә генә яшәгәндәй, аннан чыга алмады да. Балалары ике дә уйламый өйне ташлап чыгып китте. Ире Сабир кайчандыр гөрләп торган гаилә учагын притонга әйләндереп яши башлады. Шулай итеп, картайган Рәгыйдә эт типкесенә калды. Электән үк улы белән эчәргә кыенсынмаган кортка, аракы колына әйләнеп, бөтенләй бәйдән ычкынды. Икәүләшеп исергәнче эчтеләр.
Ә бер көнне авыл өстен кара төтен каплап алды. Авыл халкы өйләреннән сискәнешеп килеп чыкты да чытыр-чытыр янган өй янына йөгерде. Аның янына якын килерлек түгел, шифер чарт-чорт яна, тирә-якка нәрсәдер оча. Фәрис абыйның карагай бүрәнәләре ялкынланып-ялкынланып, сагызын агызып, чажлый-чажлый янды. Аның ялкын телләре, комсызланып күкне яларга тырышкандай, үрләп-үрләп котырды. Ахрызаман мәхшәре башлангандай, авыл зык купты. Ямьсез кара төтен күзгә күренеп кабара, кайный-кайный өермәләнә дә зур тизлектә өскә күтәрелә. Бу афәтне тыныч кына карау мөмкин түгел иде. Кемнәрдер Рәгыйдәне кызганды, кемдер каргады. “Үз башына ашкынды. Намазлык өстендә утыра торган карчык самогон белән булашты, авыл халкының күз яше белән уйнады, тәүбәсенә килмәде. Улын эчкегә сабыштырды, килененә явыз булды... Кеше оясын болгатты, ыштыр бит”. Күпме сөйләсәң дә тел сөяксез.
Янгын сүндерүчеләр килеп, өй эченнән яшәү чаткысы булмаган ике гәүдәне чыгарып кар өстенә салдылар. Күмерләнеп кара янган Рәгыйдәдә җан әсәре калмаган. Ә Сабирның караеп каткан гәүдәсенең кайсы жирендәдер жаны сакланып калганы сизелә. Ул көчкә иреннәрен әйләндереп, су сорады. Ашыгыч ярдәм машинасына салып аны район үзәгенә алып киттеләр. Аның дәваханәдә тәмуг газапларын кичереп, яшәр бер айлык гомере калган иде. Әгәр дә аны яшәү дип булса...
Авыл өстенә асылынып калган ачы төтен исе берничә көн күзләргә кереп, үпкәләргә сылашып халыкны җәфалады. Авыл шом пәрдәсенә төренде, күпләр төнлә йоклый алмый саташып чыкты. Бу хәл ифрат авыр да, гыйбрәт тә иде. Су буендагы өянкеләргә өерләре белән кунаклаган кара каргалар шундый каты һәм шомлы итеп, көн-төн дими, каркылдадылар да каркылдадылар.
Шулай, авылда күп учаклар янып сүнде, күп гомерләр күкрәп тынды. Язгөлнең малае эшкуарлык белән шөгыльләнеп, ныклы аягына басты, янгыннан калып, бөтен авылны шомландырып кара көеп утырган өйне бульдозер белән яр башына эттерде дә аның кырыена мәһабәт мәчет салдырды. Аңа “Язгөл” дип, әнисенең исемен бирде. Бу вакытка Язгөл дә әкренләп мантып, аягына басты. Игелекле бала: “Әни, син бу нигездә рәхәт күреп яшәмәдең. Урының хан сараедай мәчетнең түрендә булсын!”, – дип, мәчетне ачу тантанасында ак тасманы кисеп, авылдашларына мәчет бүләк иткәч, әнисен түргә кертеп утыртты.
Язгөлнең мәңге күрмәгән, бары тик хыялында гына йөрткән җан тынычлыгы хасил булды. Мәчетне салучы осталар арасында Нәрисәнең улы Закир да бар.
Изгелекне hәр кеше үзенең күңел таләбе буенча эшли икән. Көчле кешеләр гадилекләре, игелекле булулары белән аерылып торалар шул. Мәчетнең бүрәнәләре хәләл көч белән Караиделдән кайтартылган иде.
Авыл тынычланып калды. Дөнья үз җаен жайлап шулай ага бирде. Ә авылга ямь өстәп, азан моңы яңгыраганда, Нәрисә аны тыңлый-тыңлый, балаларына бәхетле хәерле гомерләр теләп, капка төбендә утыра