

(Дәвамы.)
Ихата капкасын ачып чыгуы булды, аллы-зәңгәрле көчле яктылык... Бетте, бар да бетте. Ниндидер көч аның гәүдәсен коточкыч тизлектә әйләндерә башлады. Болар шулкадәр шәп тизлектә бернинди авыртусыз эшләнде. Ләкин Юныска бик озак тоелды. Тизрәк-тизрәк үлсәм иде, уйларым, сиземләвем бетсен иде дип теләк теләргә өлгерде. Ләкин күзгә күренмәгән җанын йолкып, умырып алгач та маңгаенда калган бер нокта белән уйлап ятканын тойды.
Юнысның җаны күк катына очты. Бу вакытта район үзәгендәге дәваханәдә Фәрис абыйның оныгы беренче тапкыр дөньяга аваз бирә иде. Ә һавадагы куе кара болытлар бер-берсенә бәрелешә-бәрелешә буталыштылар да дәррәү генә җиргә түгелделәр. Бар дөньяны тетрәтеп, күк күкрәде. Ә иксез-чиксез җиһанда соңгы сулышын алган Юнысның жан ачысы белән ыңгырашуы һәм дөньяга килгәнен хәбәр итеп аваз салган бала тавышы бергә буталып, кайтаваз булып яңгырады. Жиһан бу капма-каршы тавышларны тыныч кына кабул итә алмыйча, коточкыч тавышлар чыгарып, яшен ташларын чәлпәрәмә китереп ярсыды. Еландай бөгәрләнеп яшен чалтырады да чалтырады.
Бу гөнаһлы җирдә яши алган мәхәббәт кенә ни могҗиза беләндер меңнәрчә күзәнәккә таркалып җир йөзендә яшәргә калды. Соңрак ул Нәрисә үстергән малайның нәсел хәтеренә сеңгән Закир булып, Юнысның үле гәүдәсен кабергә төшергәч, беренчеләрдән булып, бер уч туфрак ташлаячак.
2нче бүлек
Фәриснең улы Сабир өйләнеп, матур гына тормыш башлады. Шулай дип шатланган иде әнисе Рәгыйдә дә. Яшьләрне чыгарып җибәрәсе дә килмәде. Килененә эшеннән фатир биргәннәр иде дә, улын, төрлечә сәбәп табып, анда яшәтмәде. Килен анда яшәсә, эштән качып яталар дип, улын котыртты. Нәрисә алар күршесендә яшәгән апасы янына килеп йөри. Язгөл исемле бу килен белән аралашып китте. Язгөл Нәрисәне якын күреп, эч серләрен бушатыр булды.
Ул сөйләгәннәрдән Нәрисәнең чәчләре үрә тора, Язгөлне кызганып эчләре өзелә. Башта Язгөл белән Сабир бик әйбәт яшәде: уллары, аннан соң кызлары дөньяга килде. Язгөл күрше авылда фельдшер булып эшли. Эшен бик яратып башкара, барысына да җитешергә тырыша. Авыл халкы гына түгел, бөтен район халкы ярата Язгөлне.
Ләкин тора-бара Сабир бик каты эчә башлады. Аңа түзәрлек түгел иде. Ләкин Язгөл түзде. Барысына да түзде. Кайнанасы Рәгыйдә киленен яратса да кеше баласы кеше баласы инде, аңа карата бик каты кыланды.
Бервакыт беренче баласына сигез ай булганда, Язгөл Нәрисәгә эченең бик каты авырта башлавына, кан китүенә зарланды. Шул килеш тә ун көн чамасы түзеп йөрде әле. Чөнки баласын калдырып китәсе килмәде. Кайнасына бер көнне дәваханәгә барам дип калдырып киткән иде. Капкадан кайтып керүенә һуштан язып егыла язды: сигез айлык бала көзге ачы җилдә өй күтәрмәсендә утыра, ике бармагын авызына капкан, йоклап китеп бара, өшегән. Еллар үткәч, кызыл курткадагы өшеп күгәргән сигез айлык баласы, инде кызы үсеп җиткәч тә, бүгенгедәй күз алдында килеп җаннарын өшетәчәк, төшләренә кереп сискәндереп уятачак әле. Ышандырып алып калды бит. Нигә инде күтәрмә төбенә ташлап китәргә, песи баласы түгел дә.
Язгөл сызланса да дәваханәгә бармый йөргәнен Нәрисәгә әйтте. Нәрисә аны тирги-тирги барырга күндерде. Барган иде, авырга калгансың, барыбер төшә дип, аборт эшләделәр. Сигез айлык баланы карар кеше юк дип, көнендә кайтты, табибларны тыңламады.
Икенче көнне, әмәлгә калгандай, бер машина утын китереп ихатага аударып киттеләр. Ире эштә, кайнасы килененең каян кайтканын белсә дә, кертешергә аны алып чыкты. Носилкага утынны төииләр дә утынлыкка кертеп өяләр. Ә Язгөлнең носилканы көчәнеп күтәргән саен авырту эчен ярып китә, гөжләп җылы кан ага.
Эх, кайнам соңгы утыннарын носилкага салмаса, әзрәк җиңелрәк булыр иде күтәрергә, дип уйлады. Юк шул, кайна каты, кызгана белми, өеп сала. Язгөл: “Әнкәй, Сабир кайткач кертеп бетерербез, эчләрем бигрәк авырта бит”, – дип карый. Кайнасы зәһәр елмая гына: “Хәзерге киленнәр шулай инде, эштән качарга гына булсын, тәмле ашарга ярата. Без сепарат сөте эчә идек синең кебек чакта”, – дип мыңгырдый. Әйтерсең лә аның миенә котырган шайтан кереп утырган да, килен кеше ким кеше дип такмаклап, аны котыртып утыра.
Кичкә килен көчкә хәлсезләнеп кереп ята. Ята да алмый инде, көйсезләнгән баланы төн буе карап чыгарга кирәк. Иренә әйтеп карый, эчем авырта дип, ул, больницага бар, ди дә эшкә китә. “Үлемем шулдыр инде, балам кемнәргә калыр инде”, – дип кайгыра Язгөл. Ята-тора йөри икенче көнне дә. Тагы дәваханәгә өстерәлә-өстерәлә барды. Карыйлар да саклан, ятып тор, дип кайтардылар. Ничек саклансын, ничек ятсын соң? Баланы карауны кайнанасы эшкә дә санамый. Аңа йөгерә-йөгерә эшләргә, эш арасында гына баланы карап, ашатып алырга кирәк. Баланы алып сөйгәнне, аның белән уйнап утырганны күрсә дә әрләшә башлый.
Кайбер чакны үзен Язгөл бәләкәй Габдулланы (Тукай) кеше күрмәгәндә генә назлап алган Саҗидәгә охшатып, яшьләренә төелә. Ә бит бу элеккеге заман да түгел, туксаныны еллар... Нигә әнисе аны шулкадәр йомшак, юаш итеп үстерде икән? Үз баласын да яклый алмый бит. Әти-әнисенә зарланып кайтасы да килми шул. Эх, исән терелсен генә, белер иде сәламәтлегенең кадерен. Баласы чит кулларга гына калмасын...
Икенче көнне чөгендер ташырга Миңнулла абый килде. Эре-эре чөгендерләрне капчыкка төяп, өй базына кертеп салалар. Язгөл бөтенләй хәлсезләнеп баласы белән өйдә ята. Баласын да көчкә генә торып карый. Ничә көн буе каны аккач, бөтенләй хәлсез. Чөгендер ташырга чыга алмый. Ә кайнасы аның хәлен белешү түгел, эштән качып ята, ди. Килеп керә дә дөп-шап идәннәрне дер селкетеп: “Үләргә ятамыни, ашарга да әзерләми”, – дип мыгырданып йөри. Күрше хатыны да ярдәмләшергә керде: “Язгөл нишләп ята?” – дип сорый. Кайнасы: “Бала карый”, – ди. Чирли бит, хәле авыр дип әйтергә теләми, киленне ялкау итеп күрсәтергә кирәк шул аңа. Кайнасының зәһәрлегенә чыдап ята алмый, Язгөл торып, идән авызына җыелган чөгендерләрне ыргыта башлады, күз аллары караңгыланып, эчен ут алганын тойды, башы әйләнеп китте. Сөйрәлеп, баласы янына килде. И эт җаны бу хатын кызда, диләр... Күпме интегүләр... Күрше авылдагы Сабирның апасы (рәхмәт яусын аңа) килеп больницага салмаса, белмим, исән калыр иде микән Язгөл?
Операция эшләтеп терелеп кайткач, Язгөл кызын яратып туялмады, исән калганына мең шөкер итте. Исерек иренә дә түзәргә тырыша. Кодировкага алып барсалар да, файдасы тими, эчә дә эчә анысы. Авылдаш хатыннар монда да килеп Язгөлгә серне тиштеләр. Синең кайнаң бертуктаусыз көмешкә койды, аны безнең ирләргә саттты, төнлә дә көндез дә. Әйтеп тә, тиргәп тә карадык. Тыңламады. Улы алкашка әйләнсен иде дип, әз каргамадык. Синең иреңә безнең каргыш төшкәндер”. Кайбер ирләр, акчалары булмаса, шикәр комын гаиләләреннән урлап, балаларының авызыннан өзеп, Рәгыйдәгә китереп сәмәйгә алыштылар. Рәгыйдә үзенең бертуган энесенең ике малаен да жәлләп тормады. Аларга сәмәй эчереп, эчкечегә әйләндерде. Хәтта Рәгыйдәнең үз әнисе Хәлимә әби дә: “Оныкларымны, бәбечләремне шул гына эчәргә өйрәтте”, – дип әрнеде. Язгөл кайнасына, күпме самогон койма, дип ялынып карады. Юк, тыңламады. Яшәргә акча кирәк бит дип, сатуын дәвам итте.
Ә исерек ирнең күрсәткәннәрен искә алсаң, чәчләр үрә тора. Ә кайнана дүрт фляга белән алмашлап коюын дәвам итте. Ә малаена абзарга чыгып, бер сәнәк тирес ташласа да, эш эшләде дип, эчәргә салып бирде. Ә тегесе исереп, бертуктаусыз тавыш чыгара.
Сабирның эчеп алса, күзләре дә сөзә торган үгезнеке төсле акаеп, кызарып тора. Ни туры килсә, шуны алып җибәрә. Күпме табак-савытны кырды. Җилек кебек тәмле итеп пешерелгән ашларны күтәреп бәрү аңа бернәрсә дә түгел иде...
Беркөнне озын кышкы кара төндә, исерек ир йоклап киткәч, Язгөл уйланып ята иде: кайда дөрес яшәми ул, ни өчен бу кадәр газаплар аңа гына, чәче белән идән генә себерми, ирен айнытыр өчен ниләр генә эшләми, нигә мондый яшәү, нигә тормышы һаман җайланмый? Шул вакыт кара төнне тагы да шомландырып, бүрәнәләр телгә килгәндәй, шарт-шорт килә башладылар. Тышта ачы суык. Язгөлнең ишеткәне бар суыкка бүрәнәләрнең шартлавы турында. Ә монда алар ничектер бер-бер артлы сайрашкан чикерткәләрмени, туктаусыз нидер сөйли башладылар. Яшь хатын куркып, колагын тотты, шулчак аның алдында үлгән биатасы пәйда булды. Ул, нидер әйтергә теләгәндәй Язгөлгә карап тора башлады. Язгөл бар көченә кычкырып җибәрде, тавышка кайнанасы сикереп торып утны кабызды. Нәрисәгә дә бу хәлне сөйләгәч, бүрәнәләр белән булган хәлне ул Язгөлгә бәян итеп бирде...
Бервакытны табакта кер юа иде Язгөл, исерек ир шул табакка итле ашны китереп аударды. Табакта йөзгән ит кисәкләренә һәм колготкиларга карап, Язгөл балалары белән бер көлде, бер елады. Икенче балага авырлы хатынына кул күтәрүдән дә тайчанмады ул. Ә Рәгыйдә урамга чыгып, улының киленне ничек акылга утыртканын шатланып сөйләде. Авыл халкы Рәгыйдәнең җиңел холыклы хатын икәнен белсә дә аптырап тыңлады, тозлы-тозсыз сүзләренә бик игътибар итеп тә бармыйлар иде.
Тик батыррак хатыннар гына: “Ни сөйлисең син, Рәгыйдә, оялмыйсыңмы? Килен дә кеше баласы бит. Нигә улыңны тыймыйсың?” – дип, каты-каты йөзенә чәпәүчеләр булды. Рәгыйдә килененең гайбәтен сөйләргә генә торды шул, күршеләргә дә гел аны ялкау итеп күрсәтергә тели. Бервакытны ахирәте белән сөйләшеп утырганнарын ишетеп, аптырап калды. Буялмаган идән сап-сары итеп юылган. “Идәнегезне кем юа, бигрәк сап-сары?” – дип сорады хатын. “Күрше авылдагы кызым килеп юган иде”, – диде Рәгыйдә, күз дә йоммыйча. Ә ул бит, килен юа, дигәнне ишетермен дип сорау бирде. Язгөл моны ишетеп егылып китә язды. Әле кичә генә авырлы килеш мүкәйләп йөреп, юкә мунчала белән ышкып юды бит.
Шушы вакыйгадан соң, бөтен кыюлыгын җыеп, кайнасына:
– Әнкәй, нигә син мине кешеләргә яманлап сөйлисең? Менә без бер кыз белән иптәш кызым Фирузаларга барган идек. Өйдә кайнасы үзе генә, Фируза магазинга киткән. Әйдә утырыгыз чәй эчәргә, дип утыртты. Кыстый-кыстый тәбикмәк ашатты, үзе мактый: “Фируза пешерде, ашагыз, ашагыз ди”. Чәй эчтек тә чыгып киттек. Юлда Фирузаны очраттык. “Тәбикмәгең тәмле булды”, – дибез. “Тәбикмәкне пешерә дә белмим, пешергәнем дә юк, кайнам пешерде. Ул шулай гел үзе пешергәнне, үзе эшләгәнне мин эшләде дип сөйләргә ярата”, – ди. Ә син, әнкәй, мин эшләгәнне дә эшләмәде дип, мине ялкау итеп күрсәтүдән тәм табасың”.
Моны ишеткәч Рәгыйдә: “Минем бер дә сөйләгәнем юк, миңа нахак бәлә ягасың”, – дип елый-елый, Язгөлнең үзен гаепләп улына сөйләргә дә оялмады. Кеше күзендәге чүпне күргән – үз күзендәге хөрмә агачын күрмәс, дип юкка гына әйтмиләр икән. “Кардәшеңне ул теләмәгән хәлдә сөйләвең гайбәт була. Әгәр дә чыннан да булган сыйфатын искә алсаң, гайбәтен сөйләгән буласың. Әгәр булмаган нәрсәне сөйләсәң, яла яккан буласың”, – дигәнне Язгөлнең җомга вәгазендә ишеткәне бар.
И Ходаем, кайнамның гөнаһларын ярлыкасаңчы, үземә түзәрлек көч бирсәңче, дигән теләк кенә тели белә иде шул ул чакта. Анын яшь күңелен туктаусыз хәсрәт бимазалады. Нәрисә сөйләгәннәр дә аңа тынычлык бирмәде. Язгөл өчен бу өйдән дә тынычлык каядыр кара урманга качкан кебек иде.
(Дәвамы бар.)